Логотип
Милләттәш

«Үзебез сайлаган юл...»

...Юк, аларны да монда беркем көтмәгән, «Хуш килдегез!» – дип, кочагын җәеп каршы алмаган. Максатка, ә чынлыкта, билгесезлеккә беренче адым булган ул...

Әмма Зиләләр 14 ноябрьне – Монреальгә беренче тапкыр аяк баскан көннәрен беренче елларда гел бәйрәм итеп билгеләп үткәннәр.Әйе, китәргә мәҗбүр булу белән үзең теләп китүнең аермасы зур шул...
Зиләләр – мөһаҗирләрнең яңа буыны.

Китәргә дигән карар кабул итүләренең сәбәбен ул бик гади генә аңлата: «Яшь чак бит! Яңа дөнья, яңа илләр күрәсе килде...» Әти-әниләре аларның теләгенә каршы төшми: «Әйдә, яшьләр тузаннарын коеп кайтсын...» – дигәннәрдер инде.
Беркем көтми дисәм дә, баштагы ике айда аларны Ленарның бер дусты сыендыра – фатирының бер бүлмәсенә кертеп тора. Канада җирендә күргән калган барлык игелекләр исә Талип Күдәки исеме белән бәйле. 

Китәргә берничә көн кала, Зилә Бөтендөнья татар конгрессына сугыла, «Канадада татар оешмалары юкмы?» – дип белешә. «Бар! – дип җавап бирәләр аңа. – Яңа гына Монреальдә татар җәмгыяте теркәлде». Язмышның бер бүләге була бу. Моның шулай икәненә алар соңыннан кат-кат инаналар. 

Күңелеңә бер керсә, сагыну, юксыну хисеннән тиз генә котылырмын димә! «Рус кибетләре бар», – дигәч, эзләп табалар – бары тик анда гына сатып алып булган карабодай ярмасын, сельдь балыгын алып кайталар. Ә сагыну басылмый! Казанда чакта күз алдына да китермәгән нәрсә – татар кешесе белән аралашасы, татарча сөйлә­шәсе килә! Зилә конгресс биргән телефон номерын җыя...

Зилә белән Ленарга фатирга керергә ярдәм итүче дә, эшкә урнашырга иң беренче рекомендация бирүче кеше дә Талип Күдәки – Монреальдәге татар җәмгыятенең президенты була. Кытайда туган, аннан Төркиядә яшәгән. Канадага ул 1967 елны күчеп килгән. Хатыны Наилә ханым белән Монреальдә очрашып кавышалар. Биредә яшәү­че татарларны бер оешмага туплауга бик күп көчен салган кеше. Сабан­туй бәйрәмен, Корбан, Ураза гаетләрен зурлап үткәрүләрне оештыручы да – Талип абыйлары.
Ул чаклардан соң инде унике ел вакыт узган. Күргән-кичергәннәрен, ниләргә ирешелгәннәрен саный башлагач, Зиләгә аның бер гомер булып тоелуы аңлашыла, әлбәттә. 

«Беренче өч елы – сагыну еллары, – ди ул. – Күз яшьләре шактый еш түгелде. Әни бик елады. Мин дә... Гел телефонда идек: башта атнага бер сөйләштек, аннан ике-өч тапкыр аралаша башладык. Соңгы вакытта әни белән телефоннан көн саен, кайвакыт көнгә икешәр тапкыр да сөйләшеп тордым. Иртән кызла­рым­ның берсен – бакчага, икенчесен мәктәп­кә илтешли, аның номерын җыя идем... «Син икәнен беләм... Кызым, хәлләрең ничек?» – дип башлый иде ул сүзен...»

Ире белән икесе дә Монреальдә өр-яңадан студент эскәмиясенә утыралар – университетка укырга керәләр. Казан педагогика институтының чит телләр факультетын, француз-инглиз телләре бүлеген тәмамлаган Зилә... проектлар һәм финанслар белән идарә итү белгечлеген сайлый. Икенче дипломы маркетинг белән бәйле. Кызы Әдилә тугач, кичке укуга күчә. Ул лекция­ләргә йөгергәндә, баланы эштән кайткан Ленар карап тора. Ире үзе дә эшли дә, укый да. Болары да җиңел еллар булмый... «Әмма үзебез сайлаган юл иде бит бу, – дип тыйнак кына елмая Зилә. – Максатыбыз­га ирешү өчен шактый тырышырга туры килде. Хәзер менә алган бе­лемнәребезнең нәтиҗәсен күрәбез...»

2007 елны Зиләне авиация департаментының (Polls Royce Canada) коммерция бүлегенә бизнес-аналитик итеп эшкә алалар. 2008 елдан ул – милли банк (National Bank of Canada) хезмәткәре. Шәхси эшен ачарга да өлгергән – Зилә Optima­Tech Innovation Inc консалтинг компания­сенең генераль директоры. Шул арада тагын бер кат әни булган – кечкенә кызы Ками­ләгә инде өч яшь. Яшь ханым боларның барысына да ничек өлгерүен, әл­бәттә, үзе генә беләдер, әмма аның иңнәренә соңгы вакытта тагын бер зур вазыйфа салынган әле. Иҗтима­гый вазыйфа, җан, рух таләп иткәнгә алына торган вазыйфа. 

Бөтендөнья татар конгрессы ишеген соңгы кайтуында Зилә Миргалиева Монреаль татарлары ассоциациясе президенты буларак ачып керде. Талип абыйлары инде өлкәнәйгән, җәмгыять эшеннән читләшмәсә, гел булышып торса да, дилбегәне: «Син булдырасың!» – дип, узган ел ахырында Зилә кулына тапшырган ул. Ассоциациягә керүче татарлар Күдәки фикерен хуплап каршылаган. Монреальдә бүгенге көндә ике йөзләп татар гаиләсе яши, оешмага килеп теркәлгәннәре туксан гаилә икән. Эмигрантларның беренче дулкыны – Төркия белән Кытай­дан күченүчеләр. Икенче дулкын – 15–20 ел элек Россиядән килүчеләр. Казакъстаннан, Үзбәкстаннан, Мәскәүдән... Егермеләп гаиләнең тамырлары Казан белән бәйле. Мөһаҗирләрнең барысы да югары белемгә ия: күпләр зур предприятие­ләрдә эшли, килеп төпләнгәч, үз эшен ачып җибәргәннәр дә байтак. Тел белүе авыррак булганнар гына гадирәк эшләргә урнаша. 
 
«Татарстан — Франция­дән дә зуррак ил ул», — дип сөйлим. 

Тел дигәннән. Зиләләр яшәгән Монреаль шәһәре – Квебек провинциясенең башкаласы. Аларда француз һәм инглиз телләре дәүләт теле булып санала. Килүчеләрнең балалары да берьюлы ике тел өйрәнергә тиеш. Ягъни «билингв» булырга: ике телне дә бер дәрәҗәдә белгән кешегә шулай диләр. «Безнең балалар өчен татар теле кайчак алар өйрәнергә тиеш булган дүртенче, хәтта бишенче тел булып тора, – ди ул. – Әти-әниләрнең берсе итальян, испан яки румын булса – бигрәк тә. Россиядән күчеп килүчеләр шимбә көнне эшли торган рус мәктәплә­ренә дә йөри бит әле. Туган телне саклау вакыт-вакыт без – өлкәннәр өчен дә шактый четерекле мәсьәләгә әйләнә. Мәсәлән, мин үзем эштә көннең күп өлешен французча яки инглизчә сөйләшеп уздырам. Кичен өйдә русчага күчәм, чөнки ирем татарча белми. Кызларым белән, әлбәттә, татарча аралашырга тырышам. Балалар бакчасына биргәнче Әдилә белән дә, Камилә белән дә татарча гына сөйләшергә тырыштым. Әмма монда декрет яллары бик кыска – илле ике атна гына. Туганнар белән телефоннан туган телдә сөйләшү шуңа да көтеп алган иң рәхәт минутларга әйләнә». 

 
Татар телле имам Канада татарларына бик кирәк!

Зилә дөрес әйтә, мондый шартларда балаларны туган телгә уен аша, нәрсәдер белән бик кызыктырып кына өйрәтү мөмкиндер. Монреаль татар ассоциациясе комитеты әгъ­залары төрле юллар эзли. Айга бер җыелалар, җыелган саен – тел­лә­рендә шушы сүз. («Кайда очрашыйк икән?» – дигән борчулары да беткән менә: Зилә белән Ленар дүрт ел элек йорт сатып алганнар – ишекләре милләттәш­ләренә һәрвакыт ачык.)

Эзли торгач, уйлап тапканнар! Алар татарча... мультфильм төше­рәләр! Тукайның «Су анасы»н! Рәсемнәрне балалар үзләре ясый, рольләрне дә үзләре уйный. Кызык бит! Эш инде ахырга якынлашып килә. Дөрес, «артистлар» татарча шактый вата-җимерә сөйләшә. Әмма өлкәннәрнең моңа әллә ни исләре китми: дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарның кайда да үз шивәсе.

Ерак Россиядә яшәүче дәү әни-дәү әтиләре белән телефон, скайп аша сөйләшкәндә балалар татарча сүзләр кыстыра башлаган – монысы иң дулкынландырганы булган. Рус мәктәбенә йөреп, русча сөйләшә белүенә дә куанып утырганда, оныгың саф татарча: «Исән­ме­сез?! Хәлләр ничек?» – дип дәшсен әле! Гомумән, җәмгыятьтә үткән һәр чара өлкәннәрдән бигрәк балаларны күз алдында тотып оештырыла. 

8 Март бәйрәмендә, мәсәлән, татар аш-суларына конкурс үткәргәннәр, бергәләшеп караоке җырлаганнар. Әти-әниләргә алдан ук әйтеп куйганнар: «Су анасы» әкиятеннән улыгыз яки кызыгыз белән бергә утырып ун фигыль, ун хәбәр, ун сыйфат табыгыз – балалар бу сүз­ләр­нең ни аңлатканын белсен. Бергә җыелгач, балалардан ул сүзләрне әйттереп караганнар – «өй эше» өчен «бишле» алучылар шактый булган. Кызыклы гына тагын бер бирем: уникегә кадәр санаган вакыт эчендә Су анасының рәсемен ясарга кирәк булган. Кем нәрсәгә өлгергән, әмма кычкырып санаган вакытта саннарны бөтенесе дә ятлап калган! 

Сабантуйга Канаданың төрле провинцияләрендә яшәүче барлык татарларны чакыру, Америкадан да кунаклар көтү – болар да балаларның киләчәген уйлап кылынган гамәлләр. Татар «туганнарының» бөтен континентта барлыгын белсен­нәр, аралашсыннар, дуслашсыннар. 

Җәмгыятьнең «Туган авылыбыз» дигән проектны тормышка ашырырга тотынуының нигезендә дә шул теләк ята: Монреальдәге татар гаиләләре бер-берсен бер сала кешеләре кебек танысын, белсен, аралашсын – шатлыкта да, борчуда да бергә булсын. 

Ассоциациягә йөрүче яшьләрнең берсе – Талип Күдәкинең кече улы Илхан – май башында Татарстанга, татар теле буенча олимпиадада катнашырга килде. Казанга беренче тапкыр аяк басуы иде... «Рухланып, канатланып кайтты! – ди Зилә. – Менә ни өчен яшьләребезне татар­ның мәркәзенә – Казанга, татар лагерьларына җибәрәсебез килә. Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков безгә килгәндә дә, очрашу вакытында бердәнбер теләгебез дип шуны җиткердек: балаларыбызга татар лагерьларена бару мөмкинлеге тудырылсын иде». 

Канада – эмигрантлар иле. Монреаль – бигрәк тә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә елга бер тапкыр «чит илләр мәдәнияте» дигән атна уза. Бу чара вакытында һәр бала сыйныфташларын үз халкының мәдәнияте белән таныштыра. Зиләнең олы кызы Әдилә укыган класста балаларның тарихи ватаннарын санап чыгарга кул бармаклары җитми: Россия, Украина, Иран, Һиндстан, Румыния, Болгария... Балалар бакчасына йөргәндә Әдилә мондый бәйрәм вакытында дусларын әнисе пешергән кыстыбый белән сыйлаган. Татар чигешле алъяпкыч ябып, яулык бәйләп. Яратканнар! Мәктәптә исә әнисе белән икәү Татарстан турында зур проект әзерләгәннәр: Татарстан туграсы һәм әләме рәсем­нәрен, Казан шәһә­ре, Сабантуй бәйрәме, ат чабышлары күренешлә­рен куйганнар. Орен­бургның мамык шәлләре, чиккән мендәрләр, татар аш-сулары, милли костюмнар... Әдиләнең өстендә дә дәү әниләре бүләк иткән татар киеме булган. Французча ясаган чыгышын бүлеп, «Алмагачлары» көен татарча җырлап та күрсәткән. Татарча бии башлагач, классташлары аңа кушылып биеп тә караганнар. «Әле ул «Җанкаем-җанашым» җырын да бик ярата, – ди әнисе. – Машинада йөргәндә гел татарча җырлар тыңлыйбыз – Әдилә шуннан ота. Яңа дуслар белән танышканда кызымның үзен «мин – татар» диюе белән бик горурланам! «Татарча бу сүз, теге сүз ничек була?» – дип бик еш сорый ул миннән. Камилә телендә дә аерым-аерым сүзләр артып тора: «ипи-май», «чәй бетте», «карлыган»... Элеккеге СССР республикаларыннан килүчеләр арасында татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый. «Ана теле» проекты бу мәсьәләдә зур ярдәмче булыр дип уйлыйм». 

Соңгы вакытта Ленар белән Зилә Канадада «Татарстан» сәүдә йортын оештыру белән шөгыльләнәләр. Монреаль татарларының ассоциациясе президенты һәм Канаданың OptimaTech Innovation Inc консалтинг компаниясенең генераль директоры буларак, Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына шундый тәкъдим белән чыккан ул. Татарстан­ның АКШтагы сәүдә вәкиле Равил Нигъмәтҗанов та бу тәкъдимне хуплап каршы алган. «Ике ил арасындагы элемтәләрне ныгытуга үз өлешебезне кертәсебез килә, – ди Зилә Дамир кызы. – Машина төзелеше, логистика, информацион технологияләр, авиация промышленносте, авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү кебек өлкәләрдә инновацион һәм инвестицион проектларны тормышка ашыруда ярдәм итә алабыз. Россия базарын да, Канаданыкын да яхшы беләбез – мондагы бик күп эре компанияләр белән элемтәбез бар. Моңа кадәр Канада компаниялә­ренә генә консалтинг хезмәте күр­сәт­тек. Татар­стан Канададагы предприятиеләр белән эшләргә теләгән очракта, без аларга финанс һәм техник яктан бәя бирүдә булыша алабыз. Татарстанда җитештерел­гән продукцияне Канадада таныту, презентацияләр үткәрү, Татарстан предприятие­ләренә документация белән булышу да кулыбыздан килә. Канада ягы да Татарстанда оештырылган күргәзмәләрдә катнаша алыр иде. Без хәтта уртак предприятиеләр төзүне дә күздә тотабыз. Эшчәнлекнең бер юнәлеше – инвестицион проектлар булыр».

Соңгы вакыйгалар аркасында Канада белән Россия арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру катлаулырак булыр, әлбәттә. Әмма алар күңелләрен төшерми: бераз вакыт узар да, барысы да җайланыр, уй-ниятләре, һичшиксез, чынга ашар.

...Боларның барысына да ничек өлгерермен, дип борчылмый Зилә. «Миңа хәзер җәмгыять эшләренә баш-аягым белән чуму булышыр гына...» – ди. Мин аны бик аңлыйм. Күптән түгел әнисенең җәсәден туган ягына – Оренбург өлкәсенең Пономаревка районы Дүсмәт авылына кайтарып, җир куенына салып килделәр... «Булышырмын, кайтып җитсәм, ничек тә ярдәм итә алырмын дип уйлаган идем, – дип өзгәләнә ул. – Йөрәк өянәге... Аңына килмәде... Алтмыш бер яшь кенә иде әле. Бу – әтием өчен дә, энем өчен дә зур югалту... Бөтенебезгә дә кыен, миңа бигрәк тә... Иртәләрен: «Синме, кызым? Хәлләрең ничек?» – дип дәшүләрен озак юксынырмын...»

Әңгәмәбезнең башында: «Үзебез сайлаган юл...» – дигән иде ул. Әйе, гел шома гына тәгәрәмәсә дә, урыны-урыны белән сикәлтәле булса да, үзләре сайлаган юл бу... 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешенең максаты һәмм кыйбласы булса . аңа бернинди вакытлы уңышсызлыклар да куркыныч түгел . Искиткеч , соклангыч , зиһенле , уңган татар гаиләсе ! Бик шәп материал ! Рәхмәт , Гөлнур ханыма ! Башкорт булсам да - татарча житкерергә булдым тирән ихтирамымны , хаталары булса - кичерә күрегез инде . Чын , документаль кино ҡараған кебек хис иттем үземне . Гомүмән , сездәге очерклар журналистиканың иң югары дәрәжәсе , кәттә ноктасы ... Рәхмәт !

    Хәзер укыйлар