Логотип
Милләттәш

«Халык кызы! Өмет синдә генә...»

Төркиянең борынгы каласы Искешәһәрдә Төрек телевидениесе уздырган Беренче төрки дөнья җыр бәйгесендә Татарстаннан Алинә Шәрипҗанова катнашып, дүртенче урынга лаек булды.

Кайдан гына килеп чыкты соң бу кыз? Кай арада исемен диңгез аръягында ук яңгыратып өлгерде? Исеме яңа булгач, үзе дә яшьтер дип уйлыйм. Күрешергә иде бит. Әнә үзе дә ишегемнән кереп килә. Озын кара чәчләрен «ябынган» сылу кыз! «Халыкка кирәк, кызыксыналар», – дигәч, иренмәгән, сигез айлык улын йоклаткан да минем янга ашыккан.
 

Шагыйрь: «Мин шуларның тере мәхәббәте!» 

Бөтен сорауларга җавап табар өчен бер кич җитәр микән? Җитәрдер, япь-яшь кызыкайда ниткән биография булсын әле ул?!

Гадәтемчә, шундыен да сусыл, татлы, гүзәл җимеш биргән туфракны капшыйм, ягъни ерак әби-бабаларын хәтерләтәм. Алина сөйли: «Алина түгел, Алинә мин! Әнием ягыннан бабам – Анатолий Рудницкий милләте белән поляк, әбиемнең канында украин, кырымтатар геннары кушылган. Аларның кызы – минем әнием Любовь Анатольевна татар телен белми дә, белергә теләми дә торган кыз булып, кайдадыр Херсон тирәсендә үскән. Саратов ягы мишәрен – минем әтиемне яратып, аның белән Идел буена кайткан...»



Алинә сөйли, ә мин Байкал күле турындагы риваятьне искә төшереп утырам. Имеш, Байкалның 336 кызы күлгә су ташый, ә бер­дән­бер кызы Ангара гына суны һаман читкә алып китеп тора икән. Бай­кал күле – бай сулы, ягъни бай тарихлы, бай мәдәниятле без – татарлар ул. Тик риваять кенә безгә карата бүтәнчә «укыла». Безнең 336 балабыз гасырлар чарлаган талантын башка милләтләргә «агыза». Ә без исә, алар артыннан кул изәп: «Ул бит безнеке!» – дип ымсынып карап калабыз. Мөслим Магомаевмы? Анда безнең кан! Чыңгыз Айтматовмы? Ул безнеке! Бибигөл Тулегеновамы? Ул безнең кыз! Айвазовскиймы? Аның анасы кырымтатар!.. Бу исемлек чутсыз дәвам итә алыр иде. Таяныч кирәк булганда гына татарга сабышканнарны, татарга сыенганнарны ул исемлеккә кертмибез дә әле. 

Алинә менә Ангара икән. Суны читкә алып киткәне түгел, милләткә ташыганы. Алинә скиф-кыпчак даласына сибелгән орлыкның исәне – уянганы. Уятучылар, әлбәттә, әбекәйләр!
«Әтиемнең әнисе Камилә әбием, Камилә әбиемнең дә әнисе Хафизә әбием янында – Саратов тирәсен­дә­ге Кече Үзән авылында үтте җәй-ләрем. – Алинәнең ягымлы аһәңле, мишәр катылыгыннан азат татарчасы колагымны иркәли. Кызны тыңлавы рәхәт. Карасана, татар теле нинди затлы авазлардан тукылган – фәкать шигырьләр укырга, мәхәббәт аңлатырга, нечкә хис-тойгыларны ирештерергә җайлаш-кан асыл тел икән ләбаса. Күңелен җырларында түгү өчен Алинәнең нәкъ менә татар телен сайлавы шуңа күрә икән! – Әбилә­рем мине бик ипле, бик тәртипле, бик күндәм һәм догалы кыз итеп, мәхәббәт белән тәрбияләделәр. Алар минем канымдагы геннар чуалышын бар дип тә белмәделәр. «Син – татар кызы!» Шуның белән шул. Димәк, татар кызындагы бөтен сыйфатлар миндә булырга тиеш. 

Ә ул сыйфатлар – аш-суга осталык, чисталык, җитезлек, тырышлык, әдәплелек, олыны – олы, кечене кече итү, масаймау...»
– Барысы да синдә бар, әйеме?
– ...белмим инде. Кече Үзән авылы чишмәсеннән көянтә белән су ташыдым, керләр чайкадым, тәмле һәм тиз пешерәм. Безнең табыннан пәрәмәчләр, вак бәлеш-ләр өзелми. Менә бер кунакка килерсез әле, сынап, чамалап багарсыз.



Алинә әбиләр мирасын түкми-чәчми саклаган. Югалтса да, Саратов төбәге мишәрләренең чыкылдап торган каты авазларын гына югалткандыр. 
Әбиләр тагын кыз күңеленә үз йөрәкләрендә сакланган татар моңын салганнар. Камилә әбисе­нең, тәмам сагышланып, «Сарман»­ны сузуларын, Хафизә әбекәйнең мөнәҗәтлә­рен Алинә әле бүген дә нәкъ аларча көйләп күрсәтә ала. «Татар җыры» фестивальләрендә Алинә Шәрипҗа­новага дүрт мәртәбә «Алтын барс» китергән җырлы юлның башы шунда – Кече Үзәндә ләбаса. Югыйсә тимер юлчы әнисенең кызның сәләтенә исе дә китмәгәндер. Чөнки алар­ның нәсел-нәсәбендә җырлама­ган кеше юк. Җырлау аларда табигый халәт. Тик менә су сибеп тормаганда, яңгыры яумаганда иң әрсез гөл дә шиңә. Татар егетенең мәхәб­бәте, тормыш язган сценарийга үзгәреш кертеп, панна, яки гарна дивчина булып үсәсе кыздан татар сылукаен үстергән шифалы яңгыр булган. Әлбәттә, әти кешенең – өенә татар җыр тәлинкәләрен ташыган Наил Рәшит улының үҗәтлеге дә яраган. Әлбәттә, ул тәлинкәләрне куеп җибәргәндә өйне биләп алган, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев тавышы аша җанга үтеп кергән татар моңының да кодрәте зур.

Шагыйрь: «Җан иң әүвәл тотып алган бер көй китми икән, китми хәтердән».

Бәләкәй кызчык ул көйләрнең кайберләрен – «Күбәләгем», «Ашхабад» ишеләрен отып алып, Сабантуй мәйданына да алып чыга, беренче алкышларны яулый.
Наил Рәшит улы өйгә алдырган «самоучитель»ләр табигате белән музыкант әти кешенең үзенә генә түгел, кызы белән улына да файда иткәндер. Газиз моңнар читтә туган балаларның күңелен туган кавем кайтавазы булып алгысыткандыр. Ниһаять, милли моңнар­ның таҗ ташы – «Әллүки» 19 яшьлек Алинә Шәрипҗанованы 1997 елда Самарада узган «Сту­дент­­лар язы» сәхнәсенә алып чыгып, гран-при иясе иткән. Еракта калган ул яз онытылырлык түгел. Алинә башта рус җырын җырлый – зал алкышлый; икенчегә американ Барбара Стрейзанд репертуарыннан джазлы-блюзлы җыр – зал «браво» кычкыра; өченчегә – «Әллүки» – зал тып-тын кала, аннары аягүрә баса, аннары ишелә! Казан дәүләт сәнгать университетының 1 нче курсы студенты Самарадан гран-при отып һәм ... баеп кайта. Көнне көнгә ялгап яшәр өчен дуэт белән җырлап, икәү концертлар куеп йөргән апа белән энекәш өстенә (энесе Радик та матур җыр­лый, барабанчы да, төрле төркем­нәргә кушылып, сәхнәдә йөри) чикләвекле имән ава. Гран-приның гонорары баш әйләнмәле – 6000000! Дөрес, нольләрне сызгач, ул алты меңгә генә кала. Тик, барыбер, Алинәгә роликлы тимераяк алырга җитә. Ул җәйдә Чаллы урамнарында роликларда җилдергән кызны, бәлки, хәтерләүчеләр бардыр. 

Әйе, әйе, Алинә унбиш яшеннән Чаллы кызы. Сизгерлеге җитеп, Ершов шәһәре мәктәбендә алтын медальгә барган Алинәне кубарып, Чаллыдагы музыкаль лицейга алып кайтып урнаштырган өчен Наилә апасына (әтисенең апасы) рәхмәт.

Шагыйрь: «Тынгы бирми, яши миндә бер моң һәм чакыра туган ягыма».

Лицейга Сәнгать университетыннан килеп төшкән илчеләр исә чыгарылыш сыйныфында укучы кызның лирик-колоратур сопраносын ишетеп, уңга да, сулга да бер адым ясатмыйлар: «Синең урының бездә – Казан мәдәният һәм сән­гать университетында!» Бәлки, Консерваториядә булгандыр. Ләкин кыз үкенми. Беренче остазы Рәхилә Мифтаховадан да, гомерлек остазы, киңәшчесе профессор Венера Ганиевадан да уңдым дип саный. 

Уңгандыр. Алинәнең җырлау сәнгатендә ирешкән осталыгы шуңа ышандыра. Язарга керешкәнче Алинәнең җырларын тагын бер тыңладым – серен аңларга тырыштым. Ә сер бар. Йомарланып яткан песи баласы кебек йомшак, иркә, назлы аһәңнәргә бай тавышның кинәт көчәеп, егәрле җәнлек кебек югары регистрга «сикерүе», тыңлау­чыны тетрәндергәннән соң, буйсынган рәвеш белән, кабат наз йомгагына әверелүе тәмам әсәрләндерә. Бәлки, аның тавышын кояшның беренче нурлары уятуга, карлы челтәрне ярып йөгергән, аннары, отыры көчәя барып, ташкынга әверелгән кар суларына тиңлиседер. Аның җырлау рәвешендәге һәр мизгелдә кайнап чыгарга сәләтле тыенкы дәртне һәркем үзенчә, үз хисләре аша аңласын. Тамагындагы көчле тавыш белән йөрәгендәге моң бергә кушылган җырчының җырлау алымы бу. Тели икән, берәүнең генә йөрәгенә ау сала бу тавыш, тели икән, Мирей Матье кебек, мәйданны аягүрә бастыра ала.



Берничә халыкара конкурста җиңгәннән соң, Алинә югалып торды. Шомлы тынлык иде бу. Гәрчә ул болай да шәһәр-авыллар буйлап концерт куеп йөрмәгән иде. «Зөләйлә» төркеме белән генә дуслык корды бугай. Чакырган җиргә барып җырлап кайта да тагын өй тавыгына әйләнә. Хәзер бит аның Биектау районындагы бер авылда өе бар. Любовь Анатольевна Ершов­тагы өйләрен сатып килгәч, авылдан иске генә йорт сатып алган булганнар. Аннары, энесе Радик белән, тиенгә тиенне өсти торгач, яңа йорт җиткереп кергәннәр. Бакчалары, чәчәк түтәлләре... Йорт җанлы кешегә ни кирәк тагын?!. Тора-бара Алинә, өлкән яшьтә җырлап йөрү булмас, кебек киңәшләргә колак салып, «алтын парашют» булдырырга, ягъни һөнәр алырга кирәк дигән уйга төшә. Яңа һөнәр өчен тагын бер вуз кирәк. Тагын тырышырга... Шулай итеп, Алинә Шәрипҗанова юрист була. Дөресе – юрисконсульт. Шул кабинетта югалган икән ул безнең күзләрдән.

Шагыйрь: «Халык кызы! Өмет синдә генә, әнкә бул син илнең йөрәгенә. Бөтен өмет – сездә генә бары».

Әгәр җырчы дуслары, мәҗбүри­ләп диярлек, Уяндыкка – җырчы Алсу Сафинаның туган көн бәйрәменә алып бармаган булсалар, Алинә шул кабинетта, көйсез, кәефсез чиновник сыйфатында белешмәләр язып утырыр, бәлки, шунда озакка калган булыр иде. Уяндыкка килсә...
– Бөтен җырчы халкы шунда. Зәйнәпләр, Салаватлар шунда.Фирзәр абый да килгән, ә минем репертуарда аның җырлары бар. Кеше рәтеннән мин дә җырладым. Уратып алдылар җырчы дусларым: «Синең урының сәхнәдә – безнең арада!» – диләр. Үзем дә сәхнәне сагынган идем. Җырга кире кайттым. Милли мәдәни үзәк филармо­ниясенә урнаштым. Мәдәният министрлыгы чараларында еш катнашам. 

Остазы исә, Венера Ганиева, шәкертен күздән яздырмый: «Алинә, вакланма. Кемгә җырлыйсыңны белеп чык сәхнәгә. Син, банкетта җырласаң да, халыкка җырларга тиеш. Яхин, Сәйдәшев, Мозаффаров булсын репертуарыңда. Син белә-сеңме кем? Уникум!» Үзем бик хөрмәт иткән җырчының Алинә турындагы сүзләрен ишеткәч, рәхәт булып китте. Димәк, кызны югары бәяләп, ялгышмыйм икән. Әмма җыр саекмасын өчен аны мәхәббәт белән дә сугарып торырга кирәк.

Шагыйрь: «Кайсы гына чордан кычкырсак та, мәхәббәтнең сүзе өр-яңа».

Сезнең кышкы төндә тулган айның ак болытлар белән качышлы уйнаганын күзәткәнегез бармы? Искиткеч манзара! Алинәнең дә йөзе болыт арасыннан, «менә ул мин!» дигәндәй, балкып килеп чыккан тулган айныкы кебек яктырып китте. Димәк, хәзер Тулган ай берәр хәтер аланын яктыртып алачак.
– Мине озак таба алмадылар (тиң ярымны озак очрата алмадым дигәне). Казан бөкеләренә рәхмәт. Җаным мине шунда тапты. Милле­ниум күперенә кергәндә бик озак торылды бөкедә. Июль кояшы өтә генә. Вакытны әрәм үткәрмәс өчен җырларымны кабатлап утырам. Шунда күрәм: минем кызыл «Шевро­ле-лачетти» машинамны шундый ук маркалы кара машина кысрыклый. Сантиметрлап булса да, хәрәкәтләнәбез бит әле. Юл биреп тә карыйм. Юк, теге әрсез һаман мине җибәрми. Бер тотам калмый. Куркуга төштем. Ни булыр бу? Күрәсең, кара машинадагылар да минем сагайганны сизенде. Машинаның «төтенле» тәрәзәсе шуып кына ачылды. Йа Хода, елмая! Елмаюы шундый матур. «Курыкмагыз, мин үзем закон сагындагы кеше», – дигән була. Исем китмәгәндәй, җырлавымны беләм. Егет тә җырыма игътибар итте: «Син Алинә Шәрипҗановамы әллә? Минем яраткан җырчым бит ул!» Чаллы егете Айдар Шәйгарда­нов үзе дә музыкаль колаклы егет булып чыкты. «Юлда танышмыйм. Таныш түгел кешегә телефонымны бирмим», – дигәнемә каршы машинама үзенең телефон номеры язылган кәгазь ташлап китте. Икенче көнне тагын шул ук урында бөкегә эләктем. Сәгатьләр буе утыра торгач, шөгыль кирәк – теге матур итеп елмая белгән егет исемә төште бит. «Смс» юлладым. Ул шундук шалтыратты. Без аның белән бар яклап охшашканбыз. Айдарлы булып яшәү бик рәхәт!



Җыр табып биргән «Җаным» икән ләбаса Айдар. Алар инде өч ел бергә. Инде, әнә уллары Әмир үсеп килә. Исеме колагына азан әйтеп кушылган бу малай милләт агачында яңа – өметле яфрак. Әни булу да бик ошый Алинәгә. Әнә, йөзендәге ай тагын балкый.
– Җыр минем юлымны билгеләп бара сыман. Әмиремне тапканда табиб тиз танып алды: «Син безнең «Ак чәчәкләр» бәйрәмендә җырлаган кыз бит», – ди. Бәбиләгәндә табибың белән җылы мөнәсәбәтләр урнашу зур әйбер ул. Шундук үземне аның кулларына ышанып тапшырдым. Баламны бик җиңел таптым. Табиб: «Менә танышыгыз», – дип, улымны күкрәгемә куйгач, бер генә теләк теләдем: «Сугыш кына була күрмәсен!» Бала табу да, әни булу да миңа бик ошады.
– Бала имезү дәме?
– Анысы бигрәк тә ошый инде. Концерт күлмәкләренә сыймам дип кенә курыккан идем. Сыйдым бит әле. Төркиядә җырлап кайттым. Бер атна йөрелде. Әмиремә йөзәр граммлы кырык шешә сөт савып калдырдым. Шул җиткән, күкрәктән дә бизмәгән.
Кырык шешә! Алинәнең ана фидакарьлеге хакында тыңлаганда. Төркия телевидениесе бәйгесенең жюриена үпкәләп тә куйдым. Ярымфиналдан соң беренче урынга чыккан Алинәбезне финалда дүртенче урында калдыру өчен нинди хәйләләр таптылар икән? Үзләре дә уңайсызланганнардыр инде – «Музыкада танышу» номинациясендә бәллүр сын биреп булса да, бәхилләткәннәр.
– Әллә нинди премияләр алырмын әле. Җаным янымда булсын да, улым исән-сау үссен!.. И-и, бала икән ул иң зур бәхет. Тиңдәше юк! Җырлый-җырлый йоклатам мин аны.



Алинәнең «Лә илаһы-иллалаһы...» дип башланып киткән бишек җыры Ана догасына бәрабәр икән ләбаса. Бу догалы бишек җырын көйләгәндә җырчының тавышы, кытай ефәге кебек, сабый тәнен назлап сыйпап агыла торгандыр. Һәрхәлдә, Алинә ак кулларын йомшак канат сыман кагындырып, гүяки тезендәге баласын тибрәт­кәндәй итеп, җырлап күрсәткәндә миңа шулай тоелды.

Җыры да, бәхете дә гомерле булсын Алинәнең.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алинэгэ ижатында унышлар , гаилэсенэ бэхет телим ! Анын жырлавын бик ошатам .

    Хәзер укыйлар