Логотип
Милләттәш

Кәләпүшле остаз

Диләрә ТЕМЕРБУЛАТОВАны очраклы рәвештә генә Телеграмда таптык. Үз аккаунтында журнал турында пост куйган. Сөйлә­шеп киттек. Аның белән аралашкан саен соклану хисе арта барды. Татарлар мәркәзеннән йөзләгән ча­кры­м ераклык­та туып, ту­ган теленең каде­рен белеп яшәгән, аны өйрә­нер һәм саклар өчен бар тырышлыгын куйган татар­ның затлы бер баласы ул.

Саратов өлкәсенең Ершов районы Югары Үзән авылына әби-бабалары­ның кайчан килеп утыруын төгәл генә белми Диләрә. Бер әбисенең тамырлары Казан татарларына барып тоташуын гына белә. Ике генә урамлы туган авылы бүген инде юк. Аңа 5 яшьләр булганда әти-әнисе Саратовка күченә­ләр. Авыл бетә, ә шәһәрдә башка тормыш, башка мохит. Авылда гел туган телендә генә сөйләшкән Диләрә белән русча сөйләшә башлыйлар. Әти-әнисе шулай итеп шәһәрләшә. Ул гына да түгел, кызны православие гимна­зия­сенә укырга бирәләр. Сәбәбе татар­лар арасында популяр инде – бала яхшы югары уку йортына керә алсын. Бүген моны күз алдына да китереп булмый, әмма Диләрә балачагын рус фольклор ансамблендә, чир­кәү хорында җырлап үткәрә. Гимна­зия­гә батюшкадан кала, хәзрәт тә килә торган була. Хәзрәтнең бер килүендә үсмер Диләрә аның янына бара. Якын кешесенең авырган вакыты. «Дога кылыгызчы, мин аны ничек эшләргә белмим», – дип әйтә ул хәзрәткә. «Мин кылырмын, әмма синең үзеңә дә дога укырга кирәк. Бик җиңел ул, якшәмбе мәчеткә кил, өйрәтермен», – ди хәзрәт. Ислам дине турында берни белмәгән, аны катгый кысалардан тора дип күз алдына китергән үсмер мәчеткә юл тота һәм анда барып кергәч, җылы атмосфера тоеп гаҗәпкә кала. Ул ямь күңеленә шундый якын була: һәр ял саен Аллаһ йортына йөри башлый. Якын кешесе дә терелә. Аллаһы Тәгалә кызның догаларын ишетә... Югары сыйныфларда инде ул тормышының элеккечә булмасын белә.  Башына яулык та япкач әти-әнисе бераз куркуга кала. Үсмерлек чоры бит. «Борчылмагыз, бернинди радикаллык булмас. Мин алтын урталыкта яшәрмен. Югары уку йортына да керермен, аны тәмамлармын да», – дип тынычландыра кыз аларны һәм сүзендә тора. Гагарин исемендәге Саратов дәүләт техник университетына укырга керә. Ә менә университет тәмамлау өзелә яза…


Университетның соңгы курсларында укыганда дини белем биргән уртак укытучысында булачак ире белән таныша. Танышкан көнне үк алар өйләнешәчәкләрен аңлый. «Арман янында шундый бер тынычлык тойдым. Әтием янәшәсендә басып торган кебек...» – дип искә ала ул минутларны Диләрә. Тик әти-әнисенә әйтергә батырчылык итми. Рамадан үтеп китсен әле дип көтеп тора. Ә аннан соң... Ә аннан соң әтисе, бу хәбәрне ишетеп, шок хәленә килә. Бердәнбер кызы мәчеттә балалар укытып йөргән имамга кияүгә чыгам дип әйтә бит! Җитмәсә, безнең милләт кешесе дә тү-
гел – казакъ. Җиде яшькә зур. Хәзер кем булачак аның кызы?! Диләрә бик рәхмәтле әти-әнисенә. Кызлары сай­­лаганга теләктәшлек белдереп яшәгән әти-әнисе тормышының бу чорында да аңа ирек бирә. «Соңыннан зарланасы булма, бу үзең сайлаган язмыш», – ди әтисе. Казакъ егете белән татар кызы гаилә кора. Аллаһы Тәгалә аларга баланы да озак көттерми бирә. Диләрә әле университет та тәмам­ла­маган. Әмма яшьләрнең куанычлары чиксез була. Бала бит ул! Күкрәк баласы белән өйдә утырган Диләрә үзенең диплом эшен төгәлли. Җиңел башламый алар гаилә тормышын: арендалап яшәгән фатир, Арман гаилә­сен ашатыр өчен таксида да, төзе-леш­тә дә эшли... Бер-бер артлы балалары туа: Сафия, Мөхәммәд, Идрис. Диләрә, тормыш мәшәкатенә күмелеп, балалар үстерә. Сабыйлары белән сөйләшкәндә бер уй тынгы бирми: ул бит туган телен белми, туган телендә сөйләшми, балаларынаүз телен өйрәтә алмый…

Дусларына кунакка баргач, әти-әниләре Миләүшә апа белән Рөстәм абый Абдульма­новлар үзара да һәм балалары белән татарча сөйләшүен ишетеп, ниндидер бер җылылык били Дилә­рәне. Ерак­тагы бер яктылык рәхәтлек хисе бирә. Һәм ниятли Дилә­рә: ул туган телен өйрәнәчәк. Бу уен казакъ иренә дә әйтә. «Туган телемне белсәм тагын да бәхетлерәк булырмын, эчке бер терәк сизәрмен кебек», – дип аңлата иренә. Арман һич кенә дә каршы килми. 
Диләрә балаларын якшәмбе мәктә­бенә мәчеткә йөртә, укытучылары Әлфия апаның матур итеп татарча сөйләшүен ишетә. Мөгаллимнән татар телен өйрәтүен үтенә. Әлфия апа аңа бушлай татар теленнән дәресләр бирә башлый. «Туган телең хәтереңнән җуелмаган. Балаларыңа татарча әкият укы, аш-су әзерләгәндә татарча язылган рецептлар куллан», – дип киңәш бирә аңа остазы. Болай да сай гаилә казнасыннан акча бүлеп алып, Казан­нан татар телендә бик күп китаплар кайтарталар. Иренең бу теләктәшлеген Диләрә беркайчан да онытмаячак. («Аллаһка шөкер, ирем терәк», – дип кат-кат әйтте Диләрә сөйләшү барышында – Ч. Г.) Көндез балаларга укыйсы әкиятне рус теленә тәрҗемә итә, кичен сабыйларына кычкырып укый. Беренче укыган әкиятләре әле дә истә: «Аюкай-йомшаккай». Татарча берни аңламаган балалары башта ки­реләнә, тыңларга теләми. Ә Диләрә үҗәт! Үзе дә ныклап белмәгән туган теленә балаларында мәхәббәт уята ала. Кызларын татар гимназиясенә укырга бирәләр, уртанчы уллары быел менә беренче сыйныфка бара, Идрис исә татар балалар бакчасына йөри. 


Баштарак туган телдә бик авыр сөйләштем, – дип сөйли Диләрә. – Ниндидер бер оялу хисе дә бар иде. Кибеттә балаларга татарча эндәшсәм, бөтенесе миңа борылып карар шикелле. Безнең урамда бик күп татар әбиләре яши. Аларның татарча сөйләшкәннәре бөтен урам­га яңгырап тора. Алар оялмый бит, нигә мин уңайсызланам әле дип уйладым. Аннан соң тартынуны бетерергә Әлфия апа да ярдәм итте. Элек татарча сөйләмемнән әти көлә дә иде. «Телисезме, юкмы, әмма мин һәм оныкларың татарча сөйләшәчәк», – дидем. Үҗәтлегемне беләләр. Мин татарча сөйләшә башлагач, әти белән әни дә кабат туган телебезгә күчте. Әти телефонына татарча клавиатура да йөк­ләде. Татарча язышабыз хәзер аның белән. Оныклары белән дә татарча сөйләшергә тырыша. Туган телемне белү ниндидер бер көч бирә кебек. Үземне сакланган кебек тоям. Мин бәхетле. Кызым­ның татар гимна­зия­сендә укуы да нык булыша. Бергәләп өй эшләре эшлибез. Әйе, җиңел түгел, әмма кирәк. Гимназия директоры Венера Салихова тудырган татар мохите телебезне өйрә­нергә илһамландыра. Бәһасез зур эш башкара гимназия коллективы. Рәхмәтлемен аларга. Тагын шуны әйтәсем килә: катнаш никах та,
күп балалы әни булу да, көнкүреш мәшәкатьләре дә тел өйрәнү өчен бернинди киртә тудырмый. Бары теләгең генә булсын! Мин хәтта кер үтүкләгән арада да татар телен өйрәнәм: татар фильмнары карыйм. «Тапшырылмаган хатлар» бик ошады. Миңа карап ирем дә туган телен өйрәнү турында уйлана башлады. Казакъ телен белми ул. Мин аны илһамлан­ды­рам ахры. Аннан соң хәзер аның бизнесы да Казакъстан белән бәйле. Партнер­лары белән бер телдә сөйләшсә тагын да яхшырак бит инде. 


Диләрәнең шөгыле дә милли мәдә­ният белән бәйле: керамика остасы ул. Бу сәләте әтисеннән күчкән. Марат абый Мәскәүдә сәнгать университетын да тәмамлаган. 15 ел элек керамика белән шөгыльләнә башлый (фотоларның берсендә әтисе эш өстәле артында. – Ч. Г.). Хатыны белән бергәләп шәһәр символы төше­релгән декоратив тәлинкәләр ясыйлар. Дилә­рәнең үсмер чагы әтисенең эш өстәле тирәсендә үтә. Балчык белән эшләү серләрен шунда өйрәнә. Бала карау ялында күптөрле кул эшләрен өйрә­неп карый, тик урау юллар белән керамикага кайnа. Әмма билгеле бер ният белән: керамикага милли бизәк­ләр төшерә-чәк ул. Бу уен хупламаучылар да була. Рус шәһә­рен­дә кемгә кызык инде ул, диләр. «Без Россиядә яшибез, ә татарлар илдә сан буенча икенче урында тора. Ничек кызык булмасын инде», – дип, беркемне тыңламый. Казанга археология институтына казу эшләре вакытында табылган керамикадагы бизәк үрнәк­лә­рен сорап хат юллый. Аңа зур монография җибәрәләр. Һәм ул җиң сызганып эшкә керешә. Декоратив эшләнмәләр ясау белән генә тукталып калмый ул. Мастер-класслар да үткәрә башлый. Икенче белеме буенча Дилә­рә – тәр­бияче. Балалар белән эшләргә ярата. Ике рә-
хәт шөгылен бергә куша шулай. Бик күп осталык дәресләрен бушлай уздыра. Күп җирләргә чакыралар аны. Мирас булып калган үзе кадәр самоварын да күтәреп бара. Татар мәдә­ниятен җирлектә әнә шулай популярлаштыра. Урамда балалар янына йөгереп килеп исәнлә­шә. Өлкән­нәр инде аны яратып кәләпүшле остаз дип йөртә. Осталык дәресләренә милли кием-нән йөри Диләрә. Һәрва­кыт. Ерактан танып алалар үзен. Мил­ли киемнәрен сатып та ала, үзе дә тегә. Хәтта хәси-тәгә кадәр үзе ясап кигән. Көндәлек тормышта да милли бизәнү әйберләреннән йөри. 


«Без бик актив гаилә. Бөтен җирдә чыгыш ясыйбыз. Шуңа кызыма да, улларыма да милли костюмнар тектем. Хәтта фәнни конферен­цияләргә барганда да кызыма милли костюм кидертеп җибәрәм. Кем килгәнен бөтенесе белеп тор­­сын, дим аңа. Күрәм: болай киенү кызыма да ышаныч өсти. «Мин – ике бөек ел-
га, татар белән казакъның кушылдыгы», – ди ул. Үзем шулай өйрәт-тем – милләте белән горурлансын! Костюмым белән бик еш кызыксыналар. «Нин­ди эшләпә кидегез?» – дип сорыйлар. Бу – татар калфагы, дип, тарихын сөйлим. Күпләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең минем белән фотога төшәселәре килә. «Безнең яшьлекне искә тө­шер­дегез», – диләр. Милли бизәк­ләр төшергән керамистка шәһәрдә бер мин генә. Хәтта бик тыйнак, хисләрен күрсә­тергә яратмаган әтием дә бер көн­не: «Кызым, си­нең белән горурланам», – диде. Балчык белән эшләү күңел тынычлыгы бирә. Шул балчык аша кешеләрне үз халкымның мәдәнияте белән таныштырам, үзем дә өйрә­нәм. Татар мәдәниятенә кагылышлы бик күп китаплар яздыртып алдым. Күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Укы­ган саен сокланам гына. Тамыр­ла­рыбыз белән күперне тагын да ныгытып, әтием белән алты буыннан торган шәҗәрә төзедек»/ 


Диләрәнең өенә ай саен бер затлы кунак килә – «Сөембикә» журналы. Журналыбыз бик кадерле ядкарь-хәтер дә, үзенә күрә бер символ да аның өчен. Әтисенең әнисе Мөнирә әбисе дин тыелган заманнарда да Аллаһыдан аерылмаган. Ул чактагы һәр татар хатын-кызы кебек үк «Азат хатын» журналын яздырткан. Әтисе сөйләве буенча белә Диләрә: журнал битендә сан саен бер гарәп хәрефен өйрәткәннәр. Әбисе шуларны җыеп барып, китап итеп ясаган. Шулар буенча гарәпчә язарга өйрәнгән. Хәзер менә шул ук журнал буенча Мөнирә әбинең оныгы татар әдәби телендә укырга өйрәнә. «Ай саен минем өйгә татар мохите килергә тиеш дип уйла­дым һәм «Сөембикә»гә язылдым. Язманы яхшылап аңлар өчен берничә кат укып чыгам. Аңламаган сүзне сүзлектән эзлим. Журнал тотып әкрен­ләп укып утыруны медитациягә тиңлим», – ди ул. Менә шундый затлы татар баласы яшәп ята Саратов шәһә­рендә. Чит тө-
бәктәгеләргә генә түгел, без – респуб-ликада яшәүче татарларга да үрнәк ул, теленең, тамырларының кадерен белүче кәләпүшле остаз.

«Бу мәдәният миндә туктап калырга тиеш түгел дип вәгъдә бирдем үземә беркөн… Якыннарым белә: туган телем­дә сөйләшер өчен зур юл уздым. Әйе, әйе. Катнаш гаиләле, күп балалы әни булып төннәр буе репе­титор белән татар телен өйрәнү җиңел шөгыльләрдән тү­гел. Әмма... нәкъ менә телемне өйрәнү тамырларым белән ике арада күпер сала, көч бирә кебек. Әдәби сөйләмемне үстерергә «Сөембикә» журналы ярдәм итә. Әлеге журналны «Азат хатын» чагында әбием дә яздыртып ала иде. Бөтен милли төсмерләр җыелган анда. Бәхет»
Фотолар: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар