Такташ... Зәңгәр күзле, саргылт чәчле бу трибун шагыйрьне, мәхәббәт җырчысын, аның романтик, лирик шигырьләрен яратмау мөмкин түгелдер. «Алсу», «Урман кызы», «Нәни разбойник», «Мокамай», «Зәңгәр күзләр», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Киләчәккә хатлар»... Барысы да хәтердә, барысы да кадерле... Шигырьләрен Такташның үзе укуы исә – тагын да тәэсирлерәк, ритмлырак, хислерәк булган диләр «...миндә көчле Байроннар җаны» дип язган Такташ кыска гына гомерендә мәхәббәт лирикасында мәңге онытылмаслык эз калдырган бөек шагыйрь ул. Аны яратканнар, үзе дә ялкынланып гашыйк була белгән. Безгә, «Сөембикә» журналында эшләүчеләргә, ул тагын да якынрак.
Һади Такташ – «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре булган дип горурланабыз. Шагыйрь язмышы, ул табынган гүзәл затлар, илһам биргән музалары турында да сүзләр булмый калмый. Ике тапкыр өйләнгән, язмыш шуклыгыдыр, җитмәсә, ике хатынының да исемнәре Гөлчирә... Хәер, редакциядә Һади Такташ белән бер өстәл артында утырып эшләгән тагын бер Гөлчирә бар әле. «Азат хатын»ның редакторы Гөлчирә Гафурова ул. Шагыйрь томышындагы Гөлчирәләр нинди булган соң? Истәлекләр, хатирәләр, хатлар, фотолар... Аларга әллә никадәр сер, тарих, кабатланмас образлар сыйган. Нәкый Исәнбәт заманында менә ничек әйткән:
«Такташ хатыннардан уңмады. Беренчесе артык кыю булды, наган тагып йөрде, Такташны санлап бетермәде. Икенчесе артык йомшак иде...» Вакыйгалар кинокадрлар кебек күз алдыннан уза. Ә Такташ шигырьләре күңелдәге фильмны тагын да баета, романтик мелодрама эчендә каласың.
«Азат хатын» редакциясендә 1923 ел. Казан уку йортларының берсендә студентлар кичәсе бара. Яшьләр шау-гөр килеп почта уены уйныйлар. Гөлчирә Гафурова атлы туташка да бер-ике генә строфа шигырьдән торган язу килә.
Зал читенә килеп сөялдең дә,
Урталыктан сине эзләдем.
Ник эзләдем инде,
Барыбер бит
Миндә түгел иде күзләрең.
Имза урынында – номер. Бу номер сары чәчле, зәңгәр күзле, өстенә вельветка кигән урта буйлы егет – шагыйрь Һади Такташның күкрәгенә кадалган. Гөлчирә аны шундук танып ала: берничә ай элек педагогика техникумына Гадел Кутуй белән бергә килеп, шигырьләр укыган Һади Такташ!
Ә бу кичне исә Такташ яңа гына язган шигыре «Зәңгәр күзләр»не укый.
Ул каты «къ» авазын мишәр акценты белән йомшак «к» итеп сөйли. Егеттә әле яшьлек оялчанлыгы да бетеп җитмәгән. Шигырен укыганда кызарып китә. Шаян, шат күңелле, тапкыр сүзле булганы өчен яшьләр дә ярата шагыйрь егетне. Ә берникадәр вакыттан соң, 1926 елда инде Гөлчирә Гафурова белән Һади Такташ «Азат хатын» редак-циясендә эшли башлыйлар. Мәзәк сүз сөйләргә яратучы егет журналны тарату буенча шәһәр-авылларга чыгып китә. Үзен шәп оештыручы итеп таныта. Командировкаларда вакытта Гөлчирәгә ниләр эшләргә кирәген өйрәтеп хатлар да яза. Гадәттәгечә, шаян сүзләр белән. «Кайтмый йөрим әле, кызык итим үзеңне, ачуымны да китергән идең, җаның чыксын», – дип, хат ахырына язган сүзләрен Гөлчирә көлә-көлә укый. Чыннан да, алар эш буенча каты гына бәхәсләшкән булалар, шуны искә төшергән Такташ.
Яшь егет белән яшь кыз арасында үзара симпатия булуы да гаҗәп түгел.
Шагыйрь Такташ миңа тәкъдим ясады!
Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина хакында шагыйрьнең дуслары, туганнары күп истәлекләр сөйли. Төскә-биткә чибәр, һәркемнең исендә калырлык матур кыяфәтле, чегән кызлары кебек кап-кара, яшькелт күзле, чая, үткен... 20–30 нчы еллардагы партияле хатын-кызларча фикер йөртә. Алексеевский районы Көрнәле авылында мулла гаиләсендә туып-үскән Гөлчирә кыю, тәвәккәл, сүз эзләп кесәгә керми торган шаян кыз була.
Сөйләүләренә караганда, бервакыт Казанда бик билгеле өч шагыйрь – Хәсән Туфан, Һади Такташ һәм Гадел Кутуй – Болгар номерларында дусларча гәп корып утыралар. Хатын-кызларның игътибар үзәгендә булсалар да, әле берсе дә өйләнмәгән икән. Фәлсәфи сөйләшүләре җай гына гаилә кору темасына кереп китә. Һәм шундук бер карарга киләләр: кичекмәстән тиз арада өйләнергә кирәк! Өчесенә дә! Антлар әйтешеп, куллар кысышып, башка кинәт килгән шушы уйны тормышка ашырыр өчен тәвәккәл адымнар белән кузгалып та китә алар. Туфан белән Кутуйның ул ниятләре юлда ук парга әйләнеп оча. Ә ялкынлы, давыл кебек ургылып торган Такташ үз дигәнен итми калмый инде! Кирәк бит, җитмәсә, каршысына яшь бер чибәр кыз килә. Такташ шундук таныш булмаган кызга тәкъдим ясый... Кара чәчле студент кызны, бәлки, Маяковский мәхәббәте Лили Брик даны кызыктыргандыр. Тикмәгә генә Такташны Маяковскийга охшатмыйлар бит!
Ул танышу турында хәзер легендалар сөйлиләр. Такташның улы Рафаил бу хакта менә ничек яза:
«Әни, рабфак тулай торагына кайткач, бүлмәдәш кызларына әлеге гадәттән тыш хәбәрне ярып сала: «Шагыйрь Такташ миңа тәкъдим ясады!» – ди. Кызлар ышанмыйлар, көлә башлыйлар. «Ул танылган шагыйрь! Аның артыннан Казанның иң чибәр артисткалары чаба! Ә син кем? Рабфак чебеше...» – диләр. Әнинең ачуы килә. «Ах, шулаймы?! Хәзер ышанырсыз...» – дип гөлтләп кабына да бүлмәдән чыгып йөгерә һәм Такташ яшәгән чарлакка барып та керә. «Кызлар ышанмый... Әйдә, үзең бар, кызлар алдында кабатла тәкъдимеңне...» – ди. Такташ, озак уйлап тормастан, кыз белән тулай торакка бара һәм Гөлчирә Хәмзинага өйләнергә теләвен җиткерә. Ул сөйләгән арада, әни бар булган әйберен бер кәрзингә тутыра да, икәүләп шагыйрь яшәгән чарлакка кайтып китәләр. Әнигә ул вакытта 16 яшь тулган гына була әле...»
Гаилә тормышы әнә шулай башлана. 1927 ел. Бервакыт Гөлчирә белән Такташ арасында мондый тамаша булып ала. Такташның кәләше Гөлчирә Хәмзина яңа күлмәк сатып алып кайткан. Тукымасы да шәп, төсе дә аллы-гөлле, әмма чабуы ерык. Нәкъ арт яктан ярты аршын чамасы икегә ерылган. Театрга тамаша карарга барырга җыеналар. Һади киенеп, галстук тагып, тройной одеколон сөртенеп чыга. Күлмәкне күреп шакката: «Галя, син нәстә, әллә ертык күлмәк киеп театрга, да?..» – ди. Тегесе, яңа мода ул, ди. «Ташла, пожалуйста, сурьезно әйтәм. Арттан күренә», – ди ире. «Ади җаным, син не понимаешь, бу – французская мода», – дип, һич сүзен бирми хатын. «Галя, тыңла. Ничек залдан үтәргә? Анда интеллигенция, Фатих Сәйфи, Нигъмәтиләр, Болак арты татарлары. Сал, кимә!»
«Ни за что!» дигән катгый җавап яңгырый. Икенче көнне шагыйрьнең «Җырым сиңа булсын» дигән шигыре туа.
Әйтче, кызый, болай киенергә
Нинди шайтан сине өйрәтте?
Инде тездән узган күлмәк итәкләрен
Ертык ясау нигә кирәкте?
Сине Алсу итеп
бирергә телим
«Әти белән әни «бар чагында – бүредәй, юк чагында – шүредәй» дигәнчәрәк яшиләр. Әти гонорар-фәлән алып кайтса, өстәл тулы ризык, ә инде акча бетсә, хет авызыңны шүрлеккә куй! Кызганыч, гаилә тормышы берничә ел гына дәвам итә. Әнинең Мәскәүдә укыйсы килә. Әти исә аны Казанда калырга үгетли. Бер дә тиктормас, тынгысыз җан була шул әни.
Бик тере, җитез булганы өчен иптәш кызлары аны «Чаткы» дип йөртәләр хәтта. Сүзен сүз итеп, тәки Мәскәүгә китеп бара! МГУның юридик факультетын 1933 елда тәмамлап чыга», – дип яза Рафаил Такташ истәлекләрендә. Такташның Гөлчирәгә язган мондый хаты бар:
«Галя! Ничек аңларга? Инде ике атна үтте – синнән бер хәбәр дә юк... Әллә бик якын дуслар безне оныттырдымы? Инде дүртенче хатымны язам. Әни өч хат язып җибәрде. Җиде хатка бер җавап булырга тиештер бит инде. Белмим, тагын нинди сәбәпләр бардыр. Без исән-саулар. Сине бик сагынам. Бүген төнлә төшләремә кереп беттең. Рафуш йөри. Хәзер зур әйбергә тотынмакчы булам. Кичә шигырь белән романымның өч главасын яздым. Роман булып чыгармы... Роман героинясына синең характерны салырга уйлыйм. Кайбер юлларын язам.
Коридордан басып Алсу килә,
Үзе көлә, үзе сөйкемле;
Үзе усал, үзе болай бер дә
Усал кебек түгел шикелле.
Үзе дәрес тыңлый, үзе бер дә
Тыңламаган кебек итенә;
Үзе профессорга карамый да,
Үзе аның борынын кәкре итеп
Төшереп куя дәфтәр читенә...
Һәм башкалар...
Сине Алсу итеп бирергә телим. Ничек килеп чыгар. Казанда без дә акчасыз. Перспектива күренми. Рафуш үсә. Хәзер шытырдатып ике телдә сөйли. Татарлар белән – гел татарча...
Сине бик сагындым. Романымны язганда гел синең рәсемең чуала.
Хат язмавың мине артык борчый.
Тиздән туныңны җибәрермен.
Хуш. Яратам. Такташ».
Гөлчирә күңелен акча, власть биләп ала, гаилә тормышына караганда шулар ныграк тарта. Гөлчирә Хәмзина аерылып Мәскәүдә кала, карьера ясый, юстиция өлкәсендә билгеле зур түрәгә кияүгә чыга. Картайганчы тәвәккәл, башбирмәс холкын саклый.
Кабат Рафаил Такташ истәлекләренә күчик.
«Өч-дүрт яшемә кадәр мин әтием белән яшәгәнмен. Әти урамдагы иясез эт-мәчеләрне кызганып өйгә алып кайта, ашата-эчертә, тәрбияли. Бу инде әнинең Мәскәүдә укыган вакытында була. Шул эт-мәчеләр белән уйный- уйный мин тимрәү авыруы йоктырганмын. 1929 елда әти белән әни бөтенләй аерылышканнар... 1930 елда әни, Казанга кайтып, мине алдап-юмалап Уралга алып китә. Анда ул прокурор булып эшли. Әтинең үлү хәбәрен дә шунда – Уралда ишеткәнбез. Әни сөйләвенә караганда, бик моңаеп, ямансулап йөргәнмен. 1933 елда әнием Хәбиб Байбурин дигән кешегә кияүгә чыга. 1934 елда без Кырымга күчәбез. Бермәлне Кырымда әни белән шундый хәл булган. Алар югары Кырым юлыннан автомобильдә баралар икән. Бормалы-сырмалы ул юл бик тар, урыны белән упкын читеннән үк үтә. Шундый борылмаларның берсендә әниләр каршы килүче машина белән чак бәрелешмиләр. Шофер рульне упкынга борып өлгерә. Машина мәтәлеп төшеп китә... Ләкин, бәхеткә, тау битендә үсеп утырган бер наратка эләгеп, асылынып кала. Әни прокурор бит, каршы машинада дошман-фәлән булгандыр дип, браунингын тартып чыгара да теге машинаның тәрәзәсенә ата. Өстәге машинадан ике кеше чыга: берсе – танылган киноактер Алексей Баталов, икенчесе ниндидер хатын-кыз икән. Баталов үзләренә хатын-кыз атканын белгәч гаҗәпкә кала, әнинең кыюлыгына сокланып бетә алмый. Алар, машиналарына утыртып, әниләрне бер санаторийга алып баралар. Баталов белән сөйләшеп утырганда, әнинең кул астына бер кәрзин йомырка туры килгән. Бик дулкынланган булган, күрәсең: сөйләшкәндә шул йомыркаларны ала да идәнгә бәрә,
ала да бәрә икән әни! Ә Баталовның соклануына чик-чама юк! Ул әнине үзе белән кинога төшәргә чакыра хәтта. Әни бик чибәр иде яшь чагында. Бераз гына озынча йөз, киң маңгай, дегет кебек кара куе чәчләр, яшькелт күзләр... Әнисе ягыннан әбисе литовка булган, яшькелт күзләренең төсмере шуннан күчкәндер дип уйлыйм...»
Шагыйрь хатыны нәкъ шундый бай рухлы булырга тиеш!
Гаиләсен саклап кала алмасын аңлагач, Такташ 1928 елда икенче Гөлчирә белән йөри башлый. Исемнәре бер булса да, алар бер-берсенә һич охшамаган, икесе ике төрле. Икенче Гөлчирәгә 19 гына яшь була әле.
Гөлчирә Мансурова Актаныш рай-оны Яңа Әлем авылында туган.
Яңа Әлемдә аларның бабалары – ахун хәзрәт Лотфулла Мансуровларның ике катлы таш борынгы утарлары утырып калган. Инде еракта яшәсәләр дә, туган нигез, Агыйделле Актаныш гел сагындырып, кайтырга ымсындырып тора икән... Гөлчирәнең затлы нәселдән булуын бер карауда ук тоясың: ул бик сөйкемле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, үзе итагатьле. Балачактан гарәп
язуын, төрек, рус телләрен өйрәнә. Әтисе Хәйреланам Мансуров Максуди, Исхакый, Терегуловлар укыган Казан укытучылар семинариясендә белем ала. Әнисе Өммегөлсем исә морза Колбарисовлар нәселеннән. Алар Орскида яшәгәндә, әтисе училищега җитәкчелек итә, әнисе шунда укыта. Гөлчирә аларның өченче баласы, бердәнбер кызлары. Шушы төбәкнең бик күп атаклы кешеләре – татар байлары, артистлар, шагыйрьләр, Закир һәм Сәгыйть Рәмиевләр бу гаиләгә еш кунакка килеп йөриләр. «Галиябану»ны сәхнә-ләштерәләр. Йомшак матур тавышлы Гөлчирәне дә сәхнәгә чыгаралар, булачак олы артист Хәким Сәлимҗанов белән дә спектакльләр уйный. Габдулла Кариев артистлар эзләп махсус бу якларга килә, Гөлчирәне дә театрга чакыра. Тик кызның әтисе риза булмый.
Шагыйрь озатып йөргәндә, Гөлчирә инде Казан университетының медицина факультетында 1 нче курста укый. Акыллы яшь туташ университетта абруй казана. Университетның 125 еллыгына әзерләнеп йөргәндә Такташ белән якынаеп китә. Ак колонналы университет барысына да шаһит!
Әнә Такташ Гөлчирәне университеттан каршы ала. Университетның ул чактагы ректоры Гыйлем Камай – Такташның дусты. Шагыйрьнең ул тирәдә еш булуына ул да игътибар итә. Менә Такташ белән Хәсән Туфан университет коридоры буйлап атлыйлар. «Мин сине шундый бер кыз белән таныштырам әле!» – дип очына Такташ, Гөлчирәне шагыйрь дустына күрсәтәсе килеп. Ә каршыларына очраган сөйкемле кыз... исәнләшми дә узып китә! Һади тәмам югалып кала. Кызның оялудан шулай эшләгәнен аңламый.
Ә көннәрдән бер көнне ул әлеге тыйнак кызга тәкъдим ясый.
1930 елның ноябрендә Такташ Гөлчирә Мансуровага өйләнә. Шагыйрь, ниһаять, эзләгәнен таба: тәртипле тормыш, гаилә җылысы, наз, кайгырту... Гөлчирәнең сабакташы Н. Магницкая истәлекләрендә дус кызының Такташ белән яши башлагач, сөенеченнән балкып, искиткеч бәхетле булып йөргәнен яза: «Шагыйрь хатыны нәкъ шундый бай рухлы, якты йөзле, ачык күңелле булырга тиеш дип, аның өчен куана идек».
Мине сагын!
Такташның сөеклесенә – Актанышка язган хатларыннан кайнар хисләр ташый. Хатынына ул Гөлчәһрә дип дәшә.
«Гөлчәһрә Такташева-Мансуровага.
1931 ел, 25 июль. Казан.
Кыйммәтлем Гөлчәһрә! Сәламнәрем барып җитсен сиңа.
...Бу хатым җавапсыз калмасын! Хисләрем чолгасын сине!
Кымыз эчәсеңдер, су керергә йөрисеңдер, ятып торасыңдыр, ә мине сагынмыйсыңдыр. Мине сагын! Миңа хат яз! Мин җырлар тудыру өстендә утырам. Сине сагынам.»
Менә тагын бер хат.
«Гөлчәһрә Такташева-Мансуровага.
1931 ел, 18 август. Казан.
Сөеклем Гөлчәһрә! Бүген сагынып көткән хатыңны алдым. Булмаса, инде йөрәккә авыр була башлаган иде.
...Үзем бертөрле торам. «Киләчәккә хатлар»ның өченче хатын язып бетердем. Ләкин үземә ошамый, озын төннәрне шул хатны язу белән, сине уйлау белән уздырдым. Нигәдер бик сагына башладым үзеңне. Минем хакта һичбер тынычсызланма, бәгърем, синнән аерылган минутларымны эшкә күмелеп уздырдым. Дөрестән дә, элекке балалык беткән, гакыллыланганмын, һәм хатын-кызлар минем өчен үзләренең элекке төсләрен югалттылар бугай. Алар хәзер берсе дә сине һәм үземнең җырларымны алмаштыра алмыйлар. Йөрәгемнең иң җылы хисләре сиңа, бары сиңа гына булсын!»
Такташ хатынының әнисе Өммегөлсемгә дә хатлар язган, аны «әни» дип атаган. Гөлчирәнең Актанышта озак торуына борчылып, «Бала тудырырга Казанга кайту кирәк, монда табиблар икесен дә әйбәтрәк карар» дигән фикерен дә яза.
Гөлчирә баланы Зур Кызыл урамындагы больницада таба. Ул вакытта Һади эшләгән редакция Ленин урамындагы Пассаж бинасында була. Такташ редакциягә килеп бер-ике генә әйләнә дә больницага китә икән. «Әллә ул баланы үзең табасыңмы?» – дип шаярта редакциядәгеләр..
«1931 ел, 12 сентябрь, Казан.
Гөлчәһрәм! Сине иң җылы хисләрем белән урыйм. Шатлыгым йөрәгемә сыймый. Ну и молодец син! Тәки миңа малай тудырдың бит! Инде терел, бәгърем! Авыр булмаса, малай турында яз әле. Кемгә охшаган? Күзләре нинди? Җылыймы? Бик дуслашып киттегезме үзе белән? Яз!
Икегезне дә үбеп – Һ. Такташ.»
Исем сайлау бик мәшәкатьле эш булып чыга. Шагыйрь, замана коткысына бирелептер, улына Аван дигән исем бирә, таныклыгына Авангард дип язалар.
Өммегөлсем бервакыт киявенең улын алып сөйгәннән соң кинәт кенә күңелсезләнеп калуын күреп аптырый. «Ни булды, Һади? Нигә борчыласың?» – дип сорый. «Болай гына, – ди кияве. – Озак яшәмәм кебек тоела. Шагыйрьләр озак яшәми бит».
Гомер ахыры якынлашуын сизгер, нечкә күңелле шагыйрь алдан ук тойган, күрәсең. 1931 елның 8 декабрендә бөек шагыйрь мәңгелеккә күзләрен йома. Нәни улын, яшь хатынын нинди авыр язмыш көткәнен белсә икән шагыйрь... Мансуровлар милләтчелектә гаепләнә. Гөлчирә Такташева нерв авыруларыннан иза чигә, медицина факультетыннан биофакка күчә. «Мин әниемне белә башлаганда ул бөтенләй башка, Такташ белән яшәгәндәге нур чәчеп торган Гөлчирә түгел иде инде. Тыйнак, бик горур. Үз эченә бикләнгән, серләрен теләсә кемгә чыгарып селкемәс. Кайчандыр Габдулла Кариев,
Таҗи Гыйззәт аны актриса булырга үгетләгәннәр дигәнгә ышанасы да килми. Ул гомере буе мәктәптә эшләде. Биология, химия укытты. Укыту эш-ләре буенча директор урынбасары иде...» – дип яза кызы, күренекле журналист Эльвира Кудрецкая үзенең истәлекләрендә.
...Гөлчирә, Гөлчәһрә... Алар икесе дә бик якын безгә. Ничек бар – шулай кабул иттек, сокландык, яраттык үзләрен! Икесе дә – Такташ гашыйк булып, яратып өйләнгән, шагыйрьне күпме иҗат газапларында яндырган, күпме шигырьләр яздырган татар кызлары бит! Искиткеч илһамчылар. Без Такташның әле мәхәббәт лирикасында, әле шаян шигырьләрендә алар белән очрашабыз кебек.
Нигә, нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, әй аппагым,
Керфек очларыңнан агалар?!
Алар – Гөлчирәләрме, башка берәүме – «Урман кызы» булып, җырга күчә, олы яратуның лейтмотивы булып яңгырый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк