Логотип
Милләттәш

Ике авылга бүленгән туганнар

Төмән өлкәсенең Түбән Тауда районында Киндерле дигән авыл бар. Төмәндәге Киндерле белән Татарстандагы Кайбыч авылы арасында ике мең чакрым ара. Бер карасаң, аларны берни дә бәйләргә тиеш түгел кебек. Ә чынлыкта...

Чынлыкта алар үзләре уйлаганга караганда да бер-берсенә якынрак. 

Җан тартмаса, кан тарта, диләр халыкта. 
Дөрес сүздер ул. 

Югыйсә бер гасырдан артык вакыт узгач: «Безнең әби-бабаларыбыз кайчандыр сездән күчеп киткән булганнар», –- дип, шулкадәр ерак юл узып, Киндерледән бер төркем укытучылар Кайбычка кайтмас иде. 

Кайчандыр дип, сүз узган гасырның 1906–1907, 1921 еллары турында бара. 
Беренче төркем Кайбычтан Столыпин реформасы башлангач чыгып китә. Бәхет эзләп... Икенчеләре туган якларыннан 1921 елгы ачлык кузгата. 
Төмән өлкәсенең Түбән Тауда районы Киндерле авылына барып урнаша алар. Вакытлыча дип килүләр, гомерлеккә була – төпләнәләр. Туган якны «Рәсәй» дип сөйли башлыйлар: Рәсәйдә чак... Рәсәйдә шулай иде... Рәсәйгә кайткач...

Кайтулар гына бик сирәк була шул. Кайбыч сүзе, сагынуларга төренеп, күңел түрендә яши...
Гомер уза. 
Буыннар алышына. 

Еллар аяусыз – нәсел тамырларының эзен җую, туганнарны бер-берсеннән читкә чәчү, араларны өзү аңа берни түгел.
Кайбычтан бала гына булып киткән малайлар-кызлар да, Ходай биргән гомерләрен яшәп, инде ахирәткә күчкәннәр. Аларның мәңгелек йорты анда – ерак Киндерле авылында. 

Кеше гомерләре чикле, кыска, ә хатирәләр озаграк яши. Киндерле халкы өчен дә «Кайбыч» дигән атама һәрвакыт кадерле, якын булган. Ул телдән-телгә күчеп яшәгән! Каядыр анда – Рәсәйдә Кайбыч дигән җир бар, безнең тамырлар шуннан!.. 

Кайбыч гел үзенә тарткан. Киндерле урта мәктәбеннән бер төркем укытучыларны шушы тарту бу көннәрдә Кайбычка алып килде. Дөресрәге, алып кайтты. Туган ягына кеше килми, кайта бит ул! 

– Әминә тәтәм 1904 елны туган. Киндерлегә килгәндә аңа 3 яшь булган. Сара, Хәлимә исемле апалары, Габдулла исемле энесе дә булган аның. Кечкенәсе Киндерледә туган. Әминә тәтә дә, Хәлимә тә дә буйга бик кечкенәләр иде. Үсеп буй җиткәч, кияүләргә чыгып, балалар тапкач, алар апалы-сеңелле, кечкенә генә чемоданнарын тотып, ел да өйдән «Рәчәйгә» дип китеп бара торган булганнар. Кече Кайбычка кайтканнар, күрәсең... Тик икесенең дә кызлары тәтәләрнең ул чакта кемнәргә кайтканын белмиләр. Әминә тәтәм 94 яшендә үлде, Хәлимә тәтә дә 90 ны узып үлде. Кызларына мондагы туганнары хакында әллә берни сөйләмәгәннәр, әллә алар сөйләп тә, болары оныткан. Без дә бала гына идек, берни сораша белмәгәнбез. Шулай итеп элемтәләр өзелгән, Кайбычтагы туганнарның берсе турында да белмибез... Киткәндә балаларыма: «Беләсезме, мин бит сезнең Әминә тәтәгез туган авылына барам», – дидем. Юл буе башымда бер уй: безнең әби-бабайлар Себергә кадәр ничекләр барып җиткәннәр?! Күз алдыма да китерә алмыйм... Анда бит аларны әле кочак җәеп каршы да алмаганнар... 

Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Рәхмәтулла кызы Калиева сөйли моны. 
Алга китеп булса да әйтим, арада бары тик Мөнирә ханым гына Кайбычтагы туганнарын тапты. Алар очрашырга, сөйләшергә дә өлгерделәр. Бүгенге көндә Олы Кайбычта яшәүче Нурания апа үзләренә кунакка кайтып йөргән Әминә һәм Хәлимә тәтәләрне дә хәтерли булып чыкты.  

Киндерле кунакларын Кайбыч зурлап каршы алдылар. 
Кайбычка җиткәнче, Кошман мәктәбендә тукталдылар. Башта «Тиенкәй» балалар бакчасында булдылар. Кунакларны иң элек чәкчәктән түгел, ә юкадан авыз иттеләр. (Юка – Кайбычның бренды!) Чәй табынына иң элек кыстыбый килде. Киндерледә дә аны якмыш диләр икән. Нәкъ Кайбычча! (Андый уртак сүзләр сөйләшкән, аралашкан саен күбрәк табыла торды!)

Кошман мәктәбе белән Киндерле мәктәбе арасында килешү төзелде: моннан соң алар аралашып яшәячәк. Кунакка йөрешеп! (Сүз уңаеннан, Киндерле урта мәктәбендә бүгенге көндә 128 бала белем ала. Кызганыч, соңгы елларда күрше рус авылларында мәктәпләр ябылган да, алар барысы да укырга Киндерле мәктәбенә килгәннәр. Алар белән бергә мәктәпкә рус теле дә килгән – тәнәфесләрдә аралашулар да рус теленә күчкән.  Әмма татар теле мәктәпкә дәрес буларак керә – 56 бала үз туган телен фән буларак өйрәнә.)

Төмән кунаклары Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашырга, районның ике музеенда булырга, мәчете белән танышырга да өлгерде. 
Ә аннан сәфәрнең иң дулкынландыргыч өлеше җитте: Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы урамнарын әйләнделәр. Әби-бабаларының туган авыллары... Алар эчкән чишмә сулары... Алар күргән кырлар-урманнар... 

...Төмән кунаклары өйләренә кайтып җиттеләр инде. Безне бөтен авыл озатып калды, дигәннәр иде. Шулай каршы да алганнардыр. Ә телдә гел Кайбычтыр...
Инде аралар күпкә якынаер дип өметләнәбез. Киндерле мәктәбе укытучылары Фирүзә Булатованың, Фазилә Гыйльманованың, Альбина Бакиеваның һәм: «Безнең нәсел тамырларын да табып кайтыгыз!» – дип калган башкаларның да Кайбычта туганнары табылмый калмас.

Анысы инде вакыт эше генә: Кайбыч  районының тарих укытучылары шушы юнәлештә эзләнүләр алып барачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар