Логотип
Милләттәш

​CIRQUE DU SOLEIL - КОЯШ ЦИРКЫ

2010 елның августында башкалабызга Дю Солей циркы килгән иде. Язмабызның герое Ләйсән бүгенге көндә - ике бала әнисе. Дю Солей циркында эшләвен дәвам итә. 

«Казанга мәшһүр Дю Солей циркы килә!» сөрәне шәһәр буйлап агып киткәнче үк, труппасында татар кызы – һава гимнасткасы Ләйсән Гаязова да бар икәнен белдек. 

Интернеттан Ләйсән Гаязова исемен эзләдем. Ләйсәннең, әлбәттә, челтәрдә үз сәхифәсе бар. Таныштык. «Казанга Дю Солей белән киләсең икән?» – димен. «Юк шул! Мин «Corteo» труппасында түгел, Монреальдәге «Varekai»да бит... Алай да, ялга дип, Татарстанга кайтам, Казанга килеп чыгасым бар», – дип җавап кайтарды Ләйсән. Күрештек...




Цирк килә! 

Казан кайный – безгә мәшһүр Дю Солей циркы килә! Нәрсә белән танылган ул? Дөрестән дә, шундый данлыклы микән? Без күнеккән цирктан нәрсәсе белән аерыла? Моны, һичшиксез, ачыкларга кирәк!
Беренчедән, Дю Солей классик циркттан тамашаның театраль булуы, ягъни спектакль рәвешендә күрсәтелүе белән аерылып тора. Икенчедән, биредә тере музыка уйный. Өченчедән, циркта җәнлекләр юк. Дүртенчедән... Ярый, санавыбызны туктатыйк, чөнки барыбер бармаклар җитмәс... 

Цирк унҗиде программадан гыйбарәт – һәр тамашада аерым сюжет линиясе бар. Труппаларның унысы дөнья гизә, калган җидесе Лас-Вегас, Макао, Орландо, Токио, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә төп­ләнгән. Циркның хуҗасы – заманында ут йотучы, факир, комик, аккордеонда уйнаучы Ги Лалиберте. Аның 1984 елда Квебекта оешкан циркында бүгенге көндә дүрт меңгә якын кеше эшли, шуларның бер мең тирәсе генә – артистлар. 

Дю Солейда «йомшаграк», «кайтышрак» номер дигән нәрсә, гомумән, юк. Цирк агентлары дөнья буйлап «иң-иңе» дип әйтерлек номер башкаручы талантлы гимнаст­лар эзли. Татарстан тамашачысын кабатланмас шоу көтә – моны сезгә бөтен дөнья тамашачысы раслаячак. 

Быелның 21 августыннан 26 сентябренә кадәр мәркәзебез Казанда Кояш Циркының иң романтик тамашасы – «Corteo» программасы күрсәтеләчәк. Дүрт атна эчендә цирк кырык дүрт мәртәбә чыгыш ясаячак. Һәр тамашаны өч меңгә якын кеше каравы көтелә. Тамашада күрсәтеләчәк оча торган такталар, «корея рамы», тимерчыбык өстендәге биюләр һәм башка могҗизага тиң трюкларны республикабыз тамашачысы әле моңарчы күргәне булмады.

«Corteo» тамашасы (итальянчадан «кортеж, тантаналы йөреш» дигәнне аңлата) клоун хыялында туган бәйрәм парады. Клоун үз җеназасын фәрештәләр күзәтеп торган карнавал буларак күз алдына китерә. Кечкенә белән зурны, комедия белән трагедияне, камил белән камилсезлекне янәшә кую клоунның эчке дөньясын ачып күрсәтә, аның көчле һәм шул ук вакытта көчсез булуына ишарәли. Клоунның миһербанлылыгы һәм гакылы һәрберебезнең күңелендә яшәгән кешелеклелек чаткылары турында искә төшерә. Кортежга кушылып уйнаган музыка кайвакыт моңсу, ә урыны белән көчле һәм уенчак. Монда туган иллюзия ниндидер реаль тормышның бар булуын шик астына куя...

Гастрольдә йөрүче труппалар – Дю Солей циркының зур горурлыгы. Килгән һәр җирендә (Казанда – Үзәк стадион каршысында) цирк шәһәрчеге төзелә. Монда тамаша узачак чатыр, кассалар, кухня, ашханә, мәктәп, офис трейлерлары, склад һәм башка корылмалар пәйда була. Циркка шәһәрдән су һәм телефон линиясе генә сорала, башкалары, хәтта электроэнергиясе дә –  үзенеке. Мәктәп дидек. Артистларның балалары да цирк белән бергә дөнья әйләнеп йөри, 
ә алар белән – укытучылары. Мәктәпне тәмамлагач, балалар урта белем алу турындагы дипломга ия була. Дәрес вакытында балаларга аркылы шпагатта яки тезен колак артына күтәреп утыру рөхсәт 
ителә – тыю мәгънәсез...



Цирк – үзе бер дөньяга әверелергә өлгергән. Аның үз законнары, традицияләре бар. Мисал өчен, цирк халкы үзләре өчен дә тамаша куя! Вакыты белән концерт оештырып, бер-берсенә башка талантларын да күрсәтәләр – кем чечетка суга, кем «авыр металл» башкара... Йә булмаса, хезмәт күрсәтүчеләр һәм артистларның гаилә әгъзалары цирк программасына, артистларның үзләренә пародия ясап көлдерәләр.
Канада циркы җитәкчелеге артистның беренче эш көненнән үк страховкасын булдыра. Тегенди-мондый хәл була калса, артист үз проблемасы белән күзгә-күз бер ялгызы калмаячак, страховкасы дәвалану чыгымнарын каплаячак.  Әгәр дә инде гимнастны көндәлек тормышы тәмам туйдырган икән, ул һөнәрен башкага алмаштыра ала. Моның өчен махсус курслар ачылган, белгечләр артистка яңа эш эзләп табачак – кемдер тренер булачак, кемдер офисларында хезмәт итәчәк. Кирәге чыкса, психолог ярдәм итәчәк... Цирк артистлары бәхетле булырга тиеш.

Һавадагы кыз

Ләйсән белән очрашу урыныбыз бик символик булды – Казан циркы янында. Баскычларына утырыштык. Татарчасын тәмам оныткан кызның русчасында да  инде акцент сиземләнә. 
– Тумышым белән мин Мурманск өлкәсендәге Никель шәһәреннән. Аннан Вятка Аланына күченеп килдек. Хәзер әти-әниләр шунда яши. Елга бер мәртәбә ялга кайтырга тырышам. Әти заводта эшли, әнием – медицина хезмәткәре. Башка бер цирк студиясендә укыган идем, ундүрт яшемдә генә Казан цирк мәктәбенә күчтем. 
Башка цирк мәктәпләреннән Казанныкы нәрсәсе белән аерылып тора соң?
– Профессиональлеге белән. Чит илләрдә аны бик белмиләр, әмма төрле конкурс-фестивальләрдә артистлары яхшы чыгышлары белән Казанны да, Татарстанны да таныта башладылар инде. Гомумән алганда, Дю Солей циркында Россиядән килүче бик күп артист чыгыш ясый. 

Ә син Дю Солейга ничек барып эләктең?
– Бу бәхетле очрак булды дисәм ялгышмам. Парижда узган бер цирк фестивалендә икенче урын яулаган идем. Шул вакытта мине күреп алдылар да инде. Казанга кайтып унберенче сыйныфны тәмамладым, эшкә урнашып бераз эшләп тә алган идем – эзләп таптылар. Дю Солейда эшләргә тәкъдим итеп шылтыратулары икән. Шунда ук ризалыгымны бирдем.



«Corteo» шоу тамашасын Казан­лылар күрер, ә син чыгыш ясаган шоу ниндирәк, нәрсә турында ул?
– «Varekai» тамашасы нигезендә әкият ята. Бер фәрештә канатларын югалтып, сәер бер җиргә килеп төшә. Анда төрле җәнлекләр, кошлар белән таныша, алар белән аралаша. Фәрештә бер чибәр кызны очратып, аңа гашыйк була. Мин алиһә образында – аларга мәхәббәт, дәрт бүләк итәм. Фәрештә белән кыз төрле маҗараларга юлыга, алардан чыгу юлларын эзли. Ахыр чиктә, әкияттәгечә, барчасы да бәхетле була! 

Дю Солей артистын ничек итеп тасвирларсың? Кем ул, нинди ул?
– Башкалардан аермасы да юк сыман... Без үз эшебезне яратып башкаручы артистлар. Безнең һәр тамашабыз беренче һәм соңгы мәртәбә башкарыла кебек. Нәкъ менә бүген килгән тамашачылар өчен! Рәхмәт китабында җылы сүзләрен калдыручы язмалар арасында бу фикер еш яңгырый. Димәк, чыгышыбыз саен максатыбызга ирешәбез дигән сүз!

Артистлар арасында нинди ырымнар таралган?
– О, алар күп! Мәсәлән, чыгышың алдыннан костюмың ертылган икән, аны тегү начарга юрала, тегәргә батырчылык иттеңме, теш арасына берәр җеп кыстырып тегәсе. Манежга чыгар алдыннан беркем дә юлымны кисәргә тиеш түгел. Кисеп үтә 
икән – кәефем төшә. Йә булмаса, номерымның барышын хәтеремнән кабатлаганда берәрсе килеп сүз кушса, нәкъ шунда ялгышырмын дигән курку туа, ул курку чыгыш­ның ахырына кадәр җибәрми. Иң мөһиме, цирк эчендә кулчатырлар ачып киптерелми, моны зур уңыш­сызлыкка юрау бар – без моңа бик җитди карыйбыз!

Дю Солей циркына билетлар бик кыйммәт...
– Шулай. Әмма үзегез исәпләп карагыз – мисал өчен, безнең программада гына илле биш артист, ут, музыка, шоу өчен кирәкле җайлан­ма-конструкцияләр белән эш итүче хезмәткәрләр саны йөз иллеләптер... Билетлар кыйммәт булса да, халык бик теләп килә.

Кайсы илләр тамашачысы алдында чыгыш ясадыгыз инде? 
– Америка Кушма Штатларын айкадык, Канаданың берничә шәһәрендә, Австралия, Европа илләрендә чыгыш ясадык. Киләсе елны Азиягә җыенабыз, аннары – Мексикага.
 
Тормышың шәһәрдән шәһәргә йөрүдән гыйбарәт икән, кунакханәләрдә яшәү, үз куышың булмау... Гаилә дә корып җибәреп булмыйдыр. Анда эшләгән алты ел буена мондый тормыш туйдырмадымы?
– Булачак иреңне йә цирк мохитеннән сайлыйсың, йә гадәти кешегә кияүгә чыгып, аны дөнья буйлап үзең белән ияртеп йөрисең инде. Башка чараң юк. Мин бу яктан бәхетле – сөйгәнем цирк хезмәткәре. Бер тамашада берничә ел дәвамында чыгыш ясаган артистка башка программага күчү мөмкинлеге дә бар. Алга таба Лас-Вегастагы труппага күчеп, йорт сатып алып төпләнәсе иде инде – булачак ирем белән бөтен уебыз шул хакта. Яңа баскычка күтәрелергә кирәк – үзем иҗат иткән тагын ике номерым бар, тамашачыга аларны да күрсәтергә вакыт җитте дип уйлыйм.



Репетиция, чыгышлар арасында ничек ял итәсең?
– Эшкә кадәр шәһәр паркларында һава сулап киләм, тарихи урыннары белән танышам. Дуслар белән очрашып күңел ачам, дискотекаларга йөрим – заман яшьләре кебек инде, бер аерма юк. Океанга барабыз. Спорт белән шөгыльләнәм – йөгерәм. Артист булуым өстенә, профессиональ тренер булырга телим. 

Син кырыс диета тотасыңдыр инде?..
– Ит ашыйм, җиләк-җимеш, яшелчә. Ә менә дөге, бәрәңге, макароннан баш тарттым. Баллы тәм-томнардан аерылып булмый һич тә. Шоколад дигәндә инде – күзләр ялтырый, куллар дерелди башлый. Диета дип атап була микән моны? Дөрес тукланудыр бу. 

Ләйсән, труппагызда тагын кайсы илләрдән килгән артистлар бар?
– О... АКШ, Италия, Испания, Англия, Украина, Белоруссия, Франция, Канада... Кытай балалары чыгыш ясый – шундый талантлылар!

Ә үзеңнең татар икәнеңне онытмыйсыңмы?
– Хәзер бу минем өчен мөһим түгел. Әби-бабаларым мөселманнар, тамырларымны онытмыйм. Татарстан турында сорашканда, белгәннәремне сөйлим. Мин үземне дөнья кешесе дип әйтә алам.



...Чит илгә күчеп киткән ватандашларыбызның бер өлеше балаларын, оныкларын милләтсез итеп тәрбияли. Милли кысаларны шәхес иреген чикли дип саныйлар. Син моны ничек итеп шәрехләр идең?
– Үземне «дөнья кешесе» дип атаганда, милли үзаң булу минем өчен әһәмиятсез дигәнне күз алдымда тотмадым. Нәкъ киресенчә. Җир шарын гизгәндә башка милләт кешеләренә үз мәдәниятем, телем турында сөйләү мөмкинлегем бар. Шул ук вакытта яңа илгә ияләшер өчен аларның мәдәниятләрен дә үзләштереп, традицияләрен кабул итеп карарга кирәк. Үзегез беләсез, дөньяның төрле якларында яшәүче кешеләрнең менталитетлары төрле, бер-беребезне аңларга теләмәү теге яки бу илдәге тормышыңны катлауландыра ала. Балаларыма да мин белгән кадәр мәдәниятем, динем, туган телемне җиткерергә тырышырмын. Шуларның кайсыларын үз итәрләр, саклап калырлар – анысы инде үзләреннән генә тора. Без һәркемнең сайлау хокукы булган дөньяда яшибез. Мин монда проблема күрмим. Һәр кеше үзенә кирәген сайлый. Чит илгә күчеп киткән кешеләр тамырларын оныта дип уйламыйм. Адаптация чоры һәркемнең үзенчә уза – кемгәдер яңа урынга ияләшер өчен, вакытлыча гына тамырларыннан читләшергә кирәктер. Әмма бу аларның каян килгәннәрен оныту, тамырларыннан аерылу теләге дигән сүз түгел.

Чит илдә туган җиреңдә ирешә алмаячак ни-нәрсәләргә ирешә алдым дип әйтә аласың?
– Эшемә булган мөнәсәбәтемдә. Дю Солейда чыгыш ясаган дәвердә мин профессиональ яктан бик нык үстем. Телләр дә өйрәндем. Анда мохит тә башка бит... Кайда да тор­мыш үзенең сабакларын бирә ул...

Бөтен дөньяга танылган циркта чыгыш ясаучы Ләйсән Гаязова, мачта гимнасты Руслан Хәкимуллин, жонглёр Ильяс Миң­галиев тамашачыны туган җирләрендә куандырсын, талантларын үзебездә күрсәтсеннәр иде. Татарстаныбыз, Казаныбыз үсә, дибез, цирк сәнгатенә дә тиешенчә игътибар күрсәтелгәч, безнең яшь йолдызларыбыз да инде читкә китмәс дип өметләнергә кала.

«Сөембикә», №8, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар