Логотип
Мәдәният

Мәхәббәтем аңа булышсын!..

Һич икеләнмичә әйтә алам: бүгенге көндә Илгиз ФАЗЫЛҖАНОВ дөньядагы иң талантлы ювелирларның берсе! Халыкара конкурсларда Гран-прилар яулаган, үз брендын булдырган... Эшләре Лондон һәм Нью-Йоркның аукцион йортларында сатылган, «Мәскәү Кремле» музейлары һәм Мәскәү Алмаз фонды коллекцияләрендә, төрле илләрнең шәхси коллекционерларында сакланган... Мәскәүдә һәм Парижда үз галереясы булган... «Bovet» легендар сәгатьләре өчен уникаль циферблатлар ясаучы бердәнбер Россия ювелиры ул. Аның эшләрен таныйлар! Соңгысы – зәркәнче өчен иң зур бәя... Бу исемлекне бик озак дәвам итә алам, әмма Илгиз, беренче чиратта, минем иң якын кешем – ирем...

Илгиз белән 1997 елны таныштык без. Очраклы рәвештә булды ул. 

Минем медицина институтын тәмамлаган елым иде. Соңгы курста укыганда Парижда ике ай буе француз теле өйрәнергә мөмкинлек туды. Онытылмас көннәр булды ул... Казанга кайтуга, сәяхәттән алган тәэсирләрем белән уртаклашырга дус кызым янына киттем. Ә аның дусты – модельер: ул безнең икебезне дә бер ювелир танышын туган көне белән котларга дәште. Шулай итеп, без Илгиз белән аның туган көнендә – 28 мартта, Казан Кремлендәге остаханәсендә таныштык. Мин шунда ук аның күзләренә игътибар иттем: карашы арыган кешенеке иде... Ул үзенең кызы үсүе, тик гаилә тормышы барып чыкмавы турында әйтте, ә аннан иң мөһим яңалыгын җиткерде: «Пуатьеда узачак Халыкара антиквар салонда коллекциямне – эмаль ысулы белән ясалган бизәнү әйберләрен күрсәтәм», – диде. 

Сүз үзеннән-үзе Франциягә күчте. Минем яраткан темага! Яңа гына аннан кайтуым, француз телен белүем турында әйттем. «Их, нигә без бераз гына алдарак танышмадык икән?! Инглиз телле тәрҗемәче белән килешү төзергә өлгердем шул», – дип уфтанды ул. 

Без шулай саубуллаштык. Ярты елдан соң аның остаханәсендә кабат күрешкәнгә кадәр булды ул саубуллашу. Очрашуның анысы да очраклы килеп чыкты. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан Кремлендә урнашкан иде әле ул чакта. Ординатурага укырга керүем турындагы кәгазьләрне аларга тапшырырга кирәк иде миңа. Кинәт кенә яңгыр ява башлады. Ышыкланыр өчен иң якын җир – таныш ювелирның остаханәсе иде... 

Илгиз мине онытмаган булып чыкты. «Сине бик еш исемә төшердем», – дип шаккаттырды. Туйга чакырулы иде ул көнне Илгиз, мине дә анда үзе белән бергә барырга күндерде. Өстемдәге киемем рәсми очрашулар өчен булуын да (министрлыкка киләм бит!) киртә дип санамады: аның нибары бер бизәнү әйбере костюмымны үзгәртте дә куйды... Аннары инде без бәхетле гаилә кордык. Юк, алай тиз түгел, Илгиз үзенең илһамчысы булуыма тәмам төшенгәч кенә. Әмма «бер күрүдән гашыйк булу» дигән гыйбарә безгә барыбер туры килә дип саныйм...

Илгиз Яшел Үзән шәһәрендә туып-үскән. Гаиләдә дүрт ир бала алар! Әтисе белән әнисе сөйләве буенча, ирем кечкенәдән үк мөстәкыйль булган. Аны бер түгәрәктән икенчесенә берәү дә җитәкләп йөрмәгән. Хәер, моңа вакытлары да булмаган: әтисе эштән кайтып кермәгән, ә әнисе эшләгән дә, шундый зур гаиләне карарга да өлгергән: ашарга пешергән, кер юган, өйне чисталыкта тоткан. 

Илгиз – мәктәптә активист, пионер, комсомол оешмалары лидеры була. 8 яшендә шәһәрнең сынлы сәнгать мәктәбен ул үзе эзләп таба, рәсемнәрен үзе алып бара – шулай итеп укырга керә. 6 ел буе шәһәрнең икенче почмагында урнашкан сәнгать мәктәбенә йөреп белем ала. Әмма моңа өйдәгеләр әллә ни игътибар итми бугай: бала-чага ни белән шөгыльләнмәс. Шуңа күрә дә Илгизнең киләчәген сәнгать белән бәйләргә теләвен ишетү әти-әнисе өчен көтелмәгән хәл була. 

Мөршидә кайнанам бу хакта болай дип сөйләгән иде: «Ул рәссам булырга телим дигәч, мин хәтта утырып еладым. Әгәр дә заводка эшкә урнашса, күңелем тынычрак булыр иде. Хәрби булырга теләсә дә шатланыр идем әле. Тормыш алып бару өчен ничекләр акча эшләр бу бала дип кайгырдым...»

 Әмма улларының теләгенә алар каршы төшмәгән. Казан сынлы сәнгать училищесы Илгизгә иҗат белән шөгыльләнү өчен төп нигез биргән. Армиядән соң инде ул үз иҗат юлын эзли башлый... Шул вакыт Таҗикстанга зәркәнче һөнәренә өйрәнергә җибәрү өчен бер төркем туплыйлар: кемдер бара алмый кала, һәм аның урынына Илгиз китә. Тик Таҗикстандагы сәяси вакыйгалар Илгиз һәм аның тагын бер дусты өчен дә авырлыклар, хәтта үлем куркынычы аша Казанга әйләнеп кайту белән тәмамлана.

 Тик ул инде илнең ерак почмагында яшәүче бер зәркәнченең ничек эшләвен бераз булса да күрергә өлгерә... Үзе ясаган беренче бизәнү әйберләрен сатып алучыларга Илгиз бүгенгәчә рәхмәтле, чөнки шуңа күрә генә ул иҗатын дәвам итә алган...

Биш ел буе ул борынгы Болгар тарихын, алардагы ювелирлык сәнгатен өйрәнә. Музейларга барып мәгълүматлар туплый, архивлардагы борынгы бизәнү әйберләрен кабатлап ясап карый. Танылган сәнгать белгече Розалина Шаһиева белән «Мәскәү Кремле музейлары»на барып, анда сакланучы Казан таҗы белән таныша һәм аның миниатюр күчермәсен иҗат итә – ул Казанда саклана. Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Милли музеенда, элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәге коллекцияләрендә дә аның эшләрен күрергә мөмкин. 1994 елда Исламабадта узган мөселман дәүләтләре яшь ювелирларының I Халыкара ислам фестивалендә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән Коръән тартмасы, хәситә һәм беләзек тәкъдим итеп, беренче дәрәҗәдәге Гран-прига лаек була. Аннан инде үз әсәрләрен иҗат итә башлый. 

1998 елда Франциядә узган Халыкара салонга инде без бергәләп әзерләндек. Моңарчы медицина белән бәйле күргәзмәләрдә генә эшләгәнем бар иде, ә бу  бөтенләй башка өлкә. Илгиз миңа үз һөнәренең серләре турында сөйли, ә мин аны французчага өйрәтәм... Барысы да бик уңышлы узды, сатып алучылар да булды. Илгизне хәтта Франциягә эшкә чакырдылар. Калыгыз, остаханә әзер, диделәр. Без анда ике ай булдык: Антибтан – Ниццага, аннары Парижга киттек. Безнең алда ачылмас ишекләр юк иде кебек: Cartier Ювелир йорты офисы бусагасын атлап кердек. Таныштык. Бер айдан шалтыратып, алар Илгизне үзләренә, дизайн департаменты экспертлар советына чакыруларын хәбәр иттеләр: Cartier Ювелир йорты Илгиз Фазылҗанов белән эшләргә әзер иде. 

Казанга кайтуга улыбыз Кәрим туды. Шатлыклы көннәр башланды, әмма шул ук вакытта 1998 ел кризисы да килеп җитте. Сату кимеде – кешеләр булган алтыннарын да ломбардка тапшыру җаен карады... Илгиз ул чорда күпләп көмеш бизәнгечләр ясады. Базар янындагы кечкенә павильоннан сатып алырга була иде аларны. Соңрак ул тагын алтын бизәнү әйберләре ясый башлады, әмма аларда ярым затлы ташлар гына кулланды. 

2000 ел ахырында бер рус-француз журналыннан графиня Доминик де Рокморель-Голицына хакында язма укыдым, аның электрон адресын таптым. Белеме буенча сәнгать белгече, ювелир һәм коллекционер ханым Россиядәге антиквар һәм заманча ювелир бизәнү әйберләре белән кызыксына иде. Димәк, безнең белән! Озакка сузмыйча, аның белән элемтәгә кердек, ул шунда ук тиз арада килергә вәгъдә итте. 2001 ел башында аның белән Казанда очраштык. Илгизне ул заказларга күмде: яңа эшләнмәләр өчен рубин, сапфир һәм зөбәрҗәт ташлар калдырып китте. Ә тагын бер атнадан Илгизнең Казан Кремлендәге остаханәсеннән ул ташларны урлап чыктылар... Тикшерү бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Без исә дүрт ел буе бурычыбызны түләдек һәм барысын да яңадан башладык...

 Мәскәүдә «Ювелир-2000» Халыкара ювелир күргәзмәсе бара. Яныбызга көтмәгәндә күргәзмәнең техник директоры Илгиз Садретдинов килде. Һәм ул безне шунда ук киләсе ел чарасына чакырды. Шулкадәр урынлы һәм кирәк булды бу чакыру! «Ювелир-2001»дә Илгизнең эшләре дипломга лаек дип табылды, бик күпләр аның белән якыннан да таныштылар: клиентлар артты. 
Бихисап бухгалтер кәгазьләре белән бәйле эшләрне алып бару гаиләбездә минем өстә иде. Белемем җитмәвен аңлагач, Казан дәүләт университетының икътисад факультеты каршындагы курсларга укырга кердем. 2002 елда мине Италиягә стажировкага җибәрделәр. Виченцадагы ике ювелир фабрикада стажировка үттем. Һәм аларның берсе нәкъ шул көннәрдә зур күргәзмәдә катнашты. Минем өчен шундый кирәкле тәҗрибә булды ул. Илгиз дә улыбыз белән яныма кунакка килде. Водородлы эретеп ябыштыру аппараты эшенә шул вакыт төшенде.

Казанга кайткач, үзебезнең шәһәр беренче мәртәбә миңа инде кысан тоелды... Реконструкция булу сәбәпле, Казан Кремлендәге остаханәсез дә калдык. Яңа остаханә таба алмадык. Илгизне Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул итмәделәр. Кабул итәргә нигез юк, диделәр... Эшебезне шәһәр үзәгендәге офиста дәвам иттек. Һәм шул вакыт Илгизне Швейцариядә узучы Baselworld Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакырдылар. Әлеге күргәзмә инде 70 ел буе уза һәм аның тарихында Россия беренче тапкыр катнаша икән! Исемлеккә кердек керүен, тик катнашу өчен биш мең доллар кирәк иде. Без күтәрә ала торган сумма түгел иде бу... 

Бер ишектән икенчесенә йөреп, җитәкчеләрдән булышуларын сорыйм: күргәзмәгә куйган барлык эшләрне Швейцариядән кайткач Казан музейларына бүләк итәчәкбез, дим. Кызганыч, тәкъдимебезгә уңай җавап булмады... Кәеф бөтенләй төште. Үзем ничек тә түзәрмен, әмма Илгизнең кәефен төшерергә ярамый иде миңа: иҗат дәрте сүнмәсен... Тәвәккәлләдем: бер кулыма – улымны, икенчесенә сары чемоданымны тоттым да, Мәскәүгә чыгып киттем. Илгиз дә машинага иң кирәк-ле эш коралларын төяп, безнең арттан юлга кузгалды...

Башкаладагы беренче ике елны томан эчендәгедәй генә күзаллыйм хәзер. Акча җитми, Илгиз көне-төне эшли, бер күргәзмәдән кайтабыз, икенчесенә чыгып китәбез... Улыбыз Кәрим ул чакта машинада гына яшәде бугай: кая барсак та, аны үзебез белән йөрттек, чөнки бакчага илтергә-алып кайтырга вакытыбыз юк иде. Мондый тормыштан тәмам арыдык. Яшермим, үзебезне, дөресрәге, Илгизнең иҗатын беркемгә кирәксез итеп тойган мәлләр дә кичердек... 

Икәү бергә булганга, араларыбыз җылы, дус-тату булганга гына бик күп кыенлык-ларны җиңеп чыга алдык. Ике елдан соң тормышыбыз җайланды, улыбыз 1 нче сыйныфка укырга керде, иремнең беренче гаиләсендә туган кызы да безнең янга Мәскәүгә килде. Илгиз Мәскәүдә узган зур-зур күргәзмәләрдә катнаша башлады, күп мәртәбәләр төрле конкурсларда җиңеп чыкты. Һәр күргәзмә яңа танышлыклар өстәде, хезмәттәшлек артты, яңа мөмкинлекләр ачты. 

Тагын шунысы да аңлашылды: Илгизнең юлы – эксклюзив бизәнү әйберләре ясау, аерым клиентлар белән эшләү. 

Иҗат иткән әсәрләренең бер «тискәре ягы» бар: аларны тиражга куеп – күбәйтеп булмый иде. Һәркайсы – бердәнбер! Бик күп бриллиантлар сибеп эшләнгән бизәнү әйберләре – алар бары тик кыйммәтле бизәнү әйберләре генә. Ә Илгизнекеләр башка...
 Ул һәр эшендә күптән килгән традицияләрне дә саклый һәм шул ук вакытта үз уйларын, үз фәлсәфәсен дә җиткерә. Заказга тотынганчы, башта аның булачак хуҗасы белән очраша, аннан кыскача булса да үзе хакында сөйләвен үтенә: психологик портретын, образын ачыклый. Әйе, аның һәр эше уникаль! Әсәрләреннән коллекцияләр җыю – аның өчен түгел. «Сәнгать – башкалар өчен булырга тиеш, әгәр әсәрең-не үзеңдә саклап калырга телисең икән, бу үз-үзеңә чик кую белән бер», – дип саный ул. 

2006 елда икенче улыбыз туды. Күп балалы гаиләгә әйләндек! (Алга китебрәк булса да әйтим: балаларыбызның өчесендә дә рәссам сәләте бар. Әгәр әтиләре юлыннан китәргә теләсәләр, остаханә ишекләре алар өчен һәрчак ачык.) Мәшәкатьләр бермә-бер артты, әмма барыбер күңелле еллар иде ул. Фирмабыз яңа, уңайлы остаханәгә ия булды. 2007 елны Илгиз иң яхшы эшләнмәләренең фотосурәтләре, эскизлары кергән беренче китабын нәшер итте. Китапны үзе төзеде, ә мин кереш сүз яздым. Ул елның ахырында шуны да аңладык: Илгизнең эшләренә алтын-бриллиант дип карап, аларны кыйммәтле яхталар, автомобильләр белән берлектә тәкъдим итү – безнең өчен түгел. Аныкылар – сәнгать өлкәсенә генә карый. 

Инде без катнашкан күргәзмәләр дә елдан-ел кызыклырак, дәрәҗәлерәк була барды. 2007 елда Илгиз техник яктан гаять катлаулы хезмәтен – «Карабүрекләр»не («Снегири») иҗат итте. Аңардагы тоемлау хисенә кат-кат шаккатасың: эшендә бернәрсә дә артык түгел, шул ук вакытта ким дә түгел... Иремнең 35 яшемә бүләге иде бу... Әлеге асылмалы бизәк «Алрос» үткәргән конкурста җиңү яулады. «Карабүрекләр» 2010 елны Мәскәүдә «Ювелирное обозрение» журналы оештырган бәйгедә дә җиңде! Бу безнең үз-үзебезгә ышанычны тагын да арттырды. 

2011 елда «Карабүрекләр» Гонконгта узган Ювелир дизайны халыкара конкурсында катнашты. Россиянең әлеге бәйгедә беренче катнашуы! Утыз илнең йөз егерме бер ювелиры арасыннан финалга нибары сигез оста үтте. Шул исәптән, Илгиз дә! 

Финалистлар нәрсә сурәтләүләрен һәм аны нинди техник ысуллар кулланып иҗат итүләрен аңлатып бирергә тиешләр иде. Кар өстендә генә ачык күренгән карабүрекләрнең безнең яртылаш кыштан торган илебез өчен нинди кошлар икәнен башкаларга аңлату авыр иде. Тик миңа: «Сез тәрҗемәче була алмыйсыз», – диделәр. Илгизгә беркетелгән тәрҗемәче исә... яртылаш татар кызы булып чыкты. Без аның белән әле дә аралашабыз. Ниһаять бүләкләү тантанасы башланды. Номинантларны, гадәттәгечә, исемлекнең ахырыннан игълан итә башладылар. Сигезенче, җиденче, алтынчы... Менә ике кешене генә атамый калдылар: Илгизне һәм Кытай дизайнерын. «Гран-при һәм «Чемпионнарның чемпионы» исеменә лаек булды...» 

Илгизнең кытайлар өчен авыр әйтелешле исем-фамилиясен укыганда, йөрәгем күкрәгемнән сикереп чыга дип торам. Бу мизгелне беркайчан да онытмаячакмын! Безнең өчен бик мөһим җиңү иде ул! Шулкадәр кыенлыклар аша узган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән, эшен ничәмә тапкыр нульдән башлаган Останың лаеклы җиңүе иде.

2013 елны Кытайда узган бу конкурска Илгиз тагын да җитдирәк итеп әзерләнде, тагын да күбрәк дулкынланды. Тыштан сиздермәде, әлбәттә, әмма күреп торам: ул беренче урын алу турында гына хыяллана. Мин исә дулкынланмадым дисәм дә була – аның уңышка ирешәчәгенә шикләнми идем. Алкалар һәм йөзектән торган җыелмасын ул «Күбәләкләр» дип атады. Сюжеты табигатьтәге сирәк күренеш – кояш тотышына корылган. Эмальнең эңгер-меңгерне хәтерләткән төсмерен булдыра алды ул. Бу төсмер кояш тотылгандагы табигать халәтенә туры килде, һәм күбәләкләр дә, кояш яктысы күренү белән, очып китәрләр төсле иде... 

Эмаль дигәннән. Илгизне ювелирлар арасында «эмаль короле» дип атыйлар. Кайнар эмальне зәркәнчеләр һәрвакыт кыйммәтле ташлар белән бер рәткә куя: ул алардан төсе, балкышы, матурлыгы белән һич калышмый. Гаять катлаулы эмаль ысулына исә Илгиз үзлегеннән өйрәнә. Аның иҗатында техник ысуллар бихисап һәм ул аларның барысына да үзлегеннән төшенгән. Эш коралларын Илгиз үзе ясаган. Бүген ул башка ювелирлар хыяллана да алмаганны эшли: эмаль белән алтынны бергә куша. Эмаль – 850 градуста, ә алтын 900 градуста гына эри башлый. Монда иң мөһиме: мизгелне тотып алу – алтын артык эресә берни дә килеп чыкмый. Төсләр белән дә шулай: билгеле бер төс эмальнең калынлыгына, мичтә күпме яну вакытына да бәйләнгән. Зәркәнчеләр гомер-гомергә кызыл һәм ал төстәге эмальләрне урап узган, хәтта мәшһүр ювелирлар да аны бик кулланмый. Кызыл эмальнең мичтә үз-үзен тотышы бары тик останың эчке тоемлавына гына бәйле. Монда барысын да секундлар хәл итә. Ә Илгиз шушы катлаулы кызыл төсне дә бик рәхәтләнеп куллана. Ул – чын виртуоз! Бу биеклеккә аны таланты, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге күтәрде.

 Кайнар эмаль ысулы белән ясалган бизәнү әйберләрен беренче тапкыр 1997 елда, Пуатьедагы Халыкара антиквар салонда французларга тәкъдим итә ул. «Эмальне әле генә кулланана башладым, дисезме?» – дип шаккаталар. Француз журналы аның хезмәтләрен узган гасырда ясалган эшләр дип аңлап: «Күптән мәрхүм бер талантлы Россия ювелирының әсәрләреннән торган күргәзмә ачылды», дип язып чыга. Ялгышуларын аңлагач, кат-кат гафу үтенәләр... 

Ә Кытайда узган ул күргәзмәдә Илгизнең «Күбәләкләр»е кабат җиңде! Бу юлы инде призны алып кайттык та киштәгә куйдык һәм... Илгиз башка конкурсларда катнашмаска карар кылды. 2014 елда Гохранның «Россия. XXI гасыр» ювелир сәнгате конкурсы өчен генә искәрмә ясады ул. Коллекциясе кабат Гран-прига лаек булды һәм ике ай буе Мәскәү Кремлендә, Россиянең Алмаз фондында экспозицияләнде. Бу – бөтен Россия күләмендәге зур уңыш иде!

2014 ел ахырында «Мәскәү Кремле музейлары» Илгизнең биш әсәрен сатып алды. Иң мөһиме: аңа Мәскәү Кремлендә – Успенская звонница бинасында күргәзмә ачарга тәкъдим иттеләр! Могҗиза кебек булды ул. Ниһаять күптәнге хыялым чынга ашты... «Мәскәү Кремле» дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры Елена Гагарина чит ил кунаклары белән очрашканда, бер ханым Россиядәге танылган ювелир белән күрешергә теләвен белдерә. Шуннан соң Елена Юрьевна Илгизнең остаханәсенә килде. Һәм иремнең иҗаты белән танышкач, шәхси күргәзмәсен ачарга үзе тәкъдим итте. Бу гади очраклылык түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең безгә ярдәме иде... Күргәзмәгә әзерлек ике ел буе барды. Ул Илгизне яңа коллекция иҗат итәргә этәрде. Гомумән, аның иҗат юлы «шушы күргәзмәгә кадәр» һәм «күргәзмәдән соң»га бүленде. Илгиз моңарчы дөньядагы иң мөһим ювелир форумнарында катнашты: Гонконг, Лас-Вегас, Базель, Виченца, Токио, Париж, Женева, Монако... Ләкин бер генә күргәзмә проекты да аны Мәскәү Кремленеке кебек илһамландырмады. Бу иҗат дәртенең әле күп елларга сузылуын телим. 

Кайчак аның куллары тудырган эшләргә карыйм да, инде моннан да матуррак, нәфисрәк, моннан да тәэсир-лерәк бизәнү әйбере булмас дип уйлыйм. Күпмедер вакыт уза, һәм Илгиз миңа яңа эшен күрсәтә: тагын да ныграк шаккатам! Аңардагы фантазиянең, ул күргән, тойган матурлыкның, аңа килгән илһамның чиге юк икәнен аңлыйм... Бик күпләрнең – матурлык яратучыларның, сәнгать белгечләренең, зәркәнчеләрнең һәм коллекционерларның һушын алырдай ювелир эшләнмәләре инде бик күп булса да, ул үзенең иң матур әсәрен инде иҗат иттем дип санамый. Безгә аны күрергә язсын. Ул гаҗәеп эшне тудырырга мәхәббәтем көч бирсен! 
Динә НАСЫЙРОВА сөйләгәннәрне Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА язып алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берэр ижат эшен курсэтэсегез калган

    Хәзер укыйлар