Сызылып киткән каш

Һәркайсыбыз иң беренче кешенең йөзенә, бигрәк тә күзләренә игътибар итә. Хатын-кызның йөзе мөлаем, күзләре тагын да нурлырак, серлерәк булып күренсен өчен аның кашлары килешле һәм матур булуы мөһим. Кашларны дөрес итеп йолкысаң, үз йөзеңә туры килерлек  каш формасын таба алсаң, хәтта йөз чалымнары да башкача күренә. 


Каш коррекциясе

Кашларны матурлауны нәрсәдән башларга? Кашның йөздә дөрес урын алу-алмавын билгеләүдән! Моны җайлы гына итеп ручка яки карандаш ярдәмендә билгеләргә була.

1. Карандашны вертикаль рәвештә туп-туры тотып, бер башын борын янына, икенче башын маңгаегызга куегыз. Карандаш белән каш сызыгы кисешкән урын – каш башланырга тиеш булган ноктаны күрсәтә. Әгәр ул ноктага кадәр үк каш бөртекләре булса, аларны йолкып ташлагыз.
2. Икенче ноктаны билгеләү өчен карандашның маңгайга яткан башын, күзнең уртасыннан узарлык итеп, чигәгә таба авыштырырга кирәк. Карандаш белән каш сызыгы киселешендәге нокта – каш бөгелеп китәргә тиешле урынны күрсәтә.
3. Әлеге ике нокта арасында кашны йолкыганда аны чигәгә таба бераз тарайта барырга кирәк. Әмма артыгын тырышып ташламагыз, табигый формасы да саклансын.
4. Өченче нокта – каш тәмамланырга тиешле ноктаны билгеләү өчен карандашның чигәгә юнәлтелгән башын күзнең тышкы почмагы яныннан уздырырга кирәк. Карандаш белән каш кисешкән урын – сезгә кирәк нокта. Әгәр кашларыгыз бу ноктада бетми икән, аны бераз кыскартсагыз әйбәт.


Кайсы йөз формасына нинди каш туры килә?

- Түгәрәк йөзле туташ һәм ханымнарга югарырак күтәрелеп торучы кашлар килешәчәк. Кашның борынга якын өлеше - киң булып, чигәгә таба тарая барса бигрәк тә. Шул ук вакытта кашларны ахырга таба артык юкартырга да ярамый. Кашның иң югары нокталарын чигәгә якынрак итсәң әйбәт. Мондый кашлар түгәрәк йөзне мөлаем һәм ачыграк итә.
- Овал йөзле ханымнарга кашларын горизонталь формага китерү киңәш ителә. Сыгылмалы итүне дә онытмаска кирәк. Кашларны бераз юкарту да урынлы, калын кашлар озынча йөзне кырыс итеп күрсәтә. 
- Шакмаклы йөзлеләргә юка кашлар һич тә туры килми. Аларга югары күтәрелеп торган, шактый нык сыгылмалы һәм озын кашларга игътибар итәргә кирәк. Гомумән, мондый кашлар универсаль дип санала һәм теләсә кайсы йөз формасына киешәчәк. 
- Йөзе өчпочмакны хәтерләтүче хатын-кызларга туры кашлардан баш тартырга туры киләчәк. Бераз югары күтәрелеп торган һәм салмак кына сыгылып киткән кашлар - алар өчен. Өчпочмакка ошаган кашлардан ера торыгыз, алар сезне елак итеп күрсәтәчәк.
- Озынча йөзле хатын-кызлар өчен идеаль вариант - туры кашлар. Алар йөзне түгәрәгрәкләтеп җибәрә.


Каш йолку серләре

1. Йолкыганда каш авыртмасын өчен аны башта парландырып алырга мөмкин. Бу очракта күзәнәкләр киңәя һәм каш бөртекләрен тартып алу җиңелрәк булачак. Кайнар суга манылган мамык куеп тору да йолкыганда авыртуны киметәчәк.
2. Кашлар арасындагы ара артык кечкенә булса йөз картрак күренә. Әмма артык зур ара да ямьсез булачак. «Алтын урталык»ны табыгыз.
3. Шунысын онытмагыз: каш линиясеннән астарак булган бөртекләрне генә йолкырга кирәк. Бу кагыйдә үтәлмәсә, кашларыгыз калынрак булып табигый линиядән аска таба куерып үсә башларга мөмкин. 
4. Формасы сез теләгәнчә булсын өчен, кашны башта үзегез теләгән формага китереп, карандаш белән сызыгыз. Ә йолкынырга тиешле бөртекләрне ак карандаш белән буяп куярга мөмкин.
5. Каш йолку эскәгенең япьләре яссы һәм очлы булганын сайлагыз. Ул сезгә иң кечкенә бөртекләрне дә йолкып алырга ярдәм итәр.

Онытмагыз: кашларга каш дип кенә карарга ярамый! Алар - сезнең йөзегезнең бизәге. Аларның нинди булуы тышкы кыяфәтегезне дә билгели, үз-үзегезгә мөнәсәбәтегезне дә күрсәтеп тора. 

Үзегез теләгән формага китерә алуыгызга ышанмасагыз, кашларыгызны матурлатуны белгечләргә тапшырыгыз. Матурлык салонында сезгә бу эштә бик теләп ярдәм итәрләр.

фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7777
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    3990
    5
    48
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3678
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4516
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6298
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»