Логотип
Пар алма

Марсель Әхмәдуллин: «Мөлаемлык – хатын-кызның иң зур өстенлеге»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.


Марсель Әхмәдуллин, тамада. 
гаилә стажы – 13 ел; 
өч бала атасы. 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Соңгы арада хатын-кыз өчен бик тә дефицит булган бер сыйфатка игътибар итә башладым – ул да булса аның мөлаемлыгы. Хәзер хатын-кызлар аеруча да мөстәкыйльлеккә омтыла: ирләрдән дә уздырып, алардан да ашыгып дөнья көтә. Һәм шуңа күрә үзләренә табигать тарафыннан бирелгән йомшаклыкны, нәфислекне, табигый матурлыкны җуеп бара. Әмма ир-атны көч, гайрәт, лидерлык сыйфатлары белән гаҗәпләндереп тә, сокландырып та булмый. Безгә үзебездә булмаган сыйфатлар кадерлерәк. Менә шуның өчен дә хатын-кызның мөлаемлыгына, тыйнаклыгына, нәфислегенә моданы кайтарасы килә. Бу – аларның иң зур коралы югыйсә.

 Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Була гына түгел, үзенә генә хас бик күп үзенчәлекләрен гафу итәргә кирәк. Һәм шуларга күз йомган очракта гына уртак тел таба алабыз. Изге китапларда да язылган: хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яралган. Ә кабырганың кәкре булуын барыбыз да белә. Әгәр аны турайтырга теләсәң – сынганын да. Шуңа күрә, ничек бар, шулай кабул итәргә тиешбез. Инде төгәлрәк тукталсам, хатын-кызның бераз нәрсәнедер уйламыйчарак әйтүен, ашыгыбрак сөйләвен, ашыгыбрак нәтиҗәләр чыгарып куюын, эмоцияләргә бирелеп, башта ярсып алуын... Шушыларга күз йомып сабыр итә алсаң, барысы да үз урынына басачак. 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Сорауның бу рәвешле куелышы күңелемә ятып бетми... Чөнки кайчак «менә шулай беркайчан булмам, эшләмәм» дип әйткән очракта, киресенчә, тормыш нәкъ шундый ситуацияне каршыңа чыгарып куя. «Сүзеңдә торырсыңмы, тикшереп карыйк алайса», – дигән кебек... Шуңа бугай бу сорауга җавап бирәсем килми. Аннан кем инде без шулкадәр бер-беребезне гафу итмәскә?! Беребезгә дә мондый хак-дәрәҗәләр бирелмәгән. Алай уйлау тәккәбберлекне арттырадыр кебек тоела миңа. Тормыш андый очракларны китереп чыгармасын иде инде. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Аларның икесе дә бер үк кешедә очраса идеал вариант булыр иде. Җисмине булдырмый торып, тормышның рухи ягын гына алып барып булмый. Аны күпмедер дәрҗәдә тигезлисе килә. Шәхсән үзем өстенлекне эмоциональ яктан бай, сиңа бераз ялкын өстәп, рухландырып торучы кешегә бирер идем. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
 – Никахта ир белән хатынның дус булуы, миңа калса, тандем өчен бик кирәкле бер шарт. Ир-ат өчен хатын-кыз кем ул дигән исемлек шактый озын: партнер да,  хатын да, хуҗалык эшләрен алып барырга ярдәм итүче дә... Һәм, әлбәттә, дус та. Дус булмаса, баланска бер хилафлык килер – нәрсәдер җитмәгән кебек булыр иде. Хатыным белән безнең дә бер-беребездән яшерен серләр юк. Арабызда дуска хас булган бөтен сыйфатлар да бар. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Энҗе белән уртак танышыбыз таныштырды. Бу минем кызлар белән беренче чын-чынлап очрашуым, кыз белән егет булып беренче йөрүем иде... Әйе, тәкъдим ясаган көнемне хәтерлим. Туган көнем иде ул. Әллә нәрсә уйлап чыгармадым – мин андый романтик кеше түгел. Кремльнең Спасс манарасы янына алып бардым да, бөтен Казан күренеп торган калкулыкта аңа роза чәчәге бүләк иттем. Ә чәчәкнең таҗына йөзек куйдым... Ул: «Мин риза!» – дип җавап бирде. Туган көнемә иң зур бүләк шушы булгандыр. Моннан да зур бүләк алганым юк иде әле. Хәер, аннан соң кызларыбыз, улыбыз туды, аларны да бүләк итеп кабул иттем. Әмма яхшы хатын барыбер зуррак бүләктер: балалар үсә дә тарала, ә гомернең уртасын да, көзен дә җәмәгатең белән уздырасың. 
Никахыбыз Колшәриф мәчетендә узды. Кыз сорарга барганчы, әтисе белән күрешеп сөйләшкән идем инде: кыз бала өчен ата кеше җаваплы икәнен белә идем. Ә туебызны хәзер шаяртып: «Китапханәдә булды», – дим. Казан милли-мәдәни үзәгендә узган иде ул. Хәзер бит анда милли китапханә. Зур залда, купшы итеп үткәрдек – яшь чакта күңел пафослык та тели. Хәмерсез узды – шул ягы белән ул чакта үзенчәлекле булды. Хәер, ун ел алдан апаларның туе да эчемлексез булган иде инде безнең. Туйны Данир Сабиров алып барды. Эштән «Татарстан-Яңа гасыр» телевидениесе җитәкчеләре, дуслар, туганнар килде. Матур хатирә булып әле дә күңелдә саклана ул. Туйлар алып баруга күчүемә дә өлеш керткәндер. Өйгә кунак килгән саен туебызның видеосын карый-карый, Данирның текстын ятлап бетердем. Үзем алып бара башлагач, беренче мәлдә урыны-урыны белән аның шигырләрен сөйли идем әле. Бүген булса, никахыбызны да, туебызны да бергә кушып кына уздырыр идем. Никахта мәгънәле, кирәк сүзләр күп әйтелә – аны күбрәк кешегә күрсәтер идем. Ә загска барып теркәлү – рәсмилек кенә, мин аны бәйрәм итүне әле дә бик аңлап бетермим.  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Дөнья, чыннан да, шундыйга китте. Әмма хатынның күбрәк акча алып кайтуы, миңа калса, табигый күренеш түгел инде. Зурлап сөйләшә торган тема да түгелдер. Тик шулай килеп чыга икән, нишләтәсең. Хатын-кызның өйдәге зур миссиясенә каршы килмәгән очракта гына риза булыр идем мин моңа. Ул бит өйдә ниндидер зарядка, аккумулятор функциясен үти: бөтен кешегә җылылык тарата. Өйнең микроклиматы булып тора. Акча эшләү аркасында бу вазыйфасына хилафлык китерә икән, ул тапкан малның кирәге ташка үлчим генә, миңа калса. Чөнки хатын-кыз бирә алган җылылык күпкә кирәгрәк, күпкә кадерлерәк, күпкә кыйммәтрәк. 

 Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
 – Бераз сәеррәк күренеш, күңелгә бик ятмый, әлбәттә... Әмма шулай кирәк дип тапкан икән, ул аны ачыктан-ачык белдермәскә тиеш инде. Турыдан ярып әйтсә, бөтен эшне бозачак кына. Хатын-кызлар безгә караганда күпкә иҗадирак, аларда зирәклек, хәйлә дә җитәрлек, шуңа күрә бу очракта да читтән, ерактан урап килеп, үзләренә генә хас тактиканы куллансалар дөресрәк булыр. Кызыклы итеп, сиздермичә генә. Һәм шуннан соң ир-атның да аңа карата ниндидер хисләре уянып, ул беренче адымны ясарга мөмкин. Һәм күп вакыт: «Беренче адым минеке булды!» – дип уйлаячак әле ул. Мин үзем күптән безне хатын-кызлар сайлый дигән фикердә. Ул бит үзенең ана булу вазыйфасын да күз алдында тотып сайлый. Үзе моны белмичә дә – аң төпкеле белән. Шуңа күрә хатын-кыз ир-атны сайлау мәсьәләсенә үзе дә аңламыйча бик тирән карыйдыр. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Беренче чиратта төплелек, ышанычлы булу җәлеп итә торгандыр. Ир-атның саклаучы, терәк булуы кирәктер. Бездә әтиләр ягымлылыгын, әтиләр җылысын табуы да мөһимдер алар өчен. Ә йөз-кыяфәт икенче генә түгел, өченче, дүртенче урындадыр. Алда санаган шушы сыйфатлар – теләсә кайсы хатын-кызны ир-ат артыннан барырлык һәм хәтта декабрист хатыны итәрлек сыйфатлардыр.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Миңа калса, болар икесе ике төшенчә: артык чибәр – бер әйбер, артык көчле – икенче. Әлбәттә, болар бер үк хатын-кызда ук та булырга мөмкин. Артык чибәрлекне куркыта дип әйтмәс идем, әмма шүрләтә. Бу ир-ат өчен өстәмә  йөктер. Артык кыйммәт машина кебек инде ул: сатып аласың икән, аны карарга, тотарга да әзер булырга кирәк. Ә хатын-кызның үзе өчен ул чибәрлек – бәхетле булырга бер киртә кайчак. Өстәмә сынау чыганагы. Иң мөһиме – күңел матурлыгы дип саныйм. Чибәрлеккә бит күз тиз ияләшә – күрми башлый. Ә күңел матурлыгы гел сине иркәләп торадыр шикелле. Андый кеше янында агач күләгәсендә торган шикелле тыныч, рәхәт... Никах вакытында сизелә – чибәр кәләшләр үз бәяләрен белә. Иргә беренче мәлдә авыр да булырга мөмкин, аннан соң исә барыбер җайлаша, тигезләшәдер. Ә артык көчле хатын-кыз, юк, куркытмый. Әмма бу сыйфаты белән ул үзеннән ир-атларны этәрергә мөмкин. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Нигә хатыным нәкъ менә мине ир итеп сайлады икән дип уйлап куям еш кына. Нәрсәм белән җәлеп иттем икән аны? Кайчак сүзгә килгәндә карыйсың: без аның белән шулкадәр төрле. Әйткәнемчә, ир-атны бит барыбер хатын-кыз сайлый: читтән караганда гына без сайлаган, без танышкан кебек. 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный.
– Коткыга бирелеп, үземнең хаклы икәнемне беркайчан расларга җыенмыйм: бераздан барыбер йә ул кем хаклы, ә кем хаксыз икәнен аңлаячак, йә – мин. Бер кызык күренеш бар: андый ситуациядә юл куясың икән, тормыш шулай китереп чыгара – монысында юл куйган өчен икенчесендә ул сине өстенрәк итә. Шуңа күрә ситуация патшасы булырга җыенмыйм, омтылмыйм, җиңеләм. Һәм моннан бер читем дә кителми. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. 
– Хатын-кыз өчен көн саен ашарга әзерләүнең бик авыр мәсьәлә икәнен аңлыйм мин. Физик ягы гына түгел, интеллектуаль ягы да бар бит әле: көн туган саен: «Нәрсә әзерлим икән?» – дигән сорауга җавап эзли ул. Бик зур йөк бит бу! Без бу ягын уйлап бетермибез. Ә уйласаң, әллә нигә бер булса да, нәрсәгәдер заказ да бирергә мөмкин. Җайлы бит! Үзеңә дә төрлелек була. Һәрхәлдә, мондый ситуациядә үземнең ярсып китеп, хакыйкатьне табарга теләп, кискен рәвештә ниндидер гамәлләр кылганым юк. Хатын-кызның ашарга пешерү миссиясе –аңа бирелгән өстәмә вазыйфа. Әгәр ул аны эшли икән, без аңа рәхмәт әйтәбез, юк икән, башка юлларны эзлибез. Ә үзем нәрсәдер әзерләргә? Авыррак сорау. Мин гомер буе хатын-кызлар янәшәсендә яшәдем. Әти гел эштә, өйдә әни, ике апа, әбиләрем бар иде. Мине аш-су тирәсенә якын җибәрмәделәр, шулай итеп, пешерергә өйрәнмичә калдым. Бик кирәк булса, башыңа төшсә, тотынасыңдыр, тик андый иҗтыяҗ туганы юк әле. Инде ике кызым үсеп килә менә. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан.
– Хатын-кыз дөньяга чыга башласа, подиумга чыккан кебек җыена, әзерләнә, шуңа соңга кала бит ул. Американнар бу мәсьәләгә бик җиңел карый әнә: анда хатын-кызлар кроссовки, джинсы чалбардан, бизәнмичә дә үзен рәхәт хис итә. Ә бездә хатын-кызларга – өстәмә таләпләр, өстәмә йөк. Һәм мин моны дөрес дип санамыйм: урамга ауга чыккан кебек артык киенеп-ясанып, бизәнеп чыккан хатын-кызга башка ирләрнең дә күңеле, күзе төшәргә мөмкин. Өендә иске халаттан йөргән хатыны ир-атка икенче сорт булып күренүе, ә урамдагылар өчен матур булып тоелуы бу очракта гаҗәп түгел. Хатын-кыз беренче чиратта ире өчен чибәрләнергә тиеш дип саныйм. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 
– Иң мөһиме – күрсәтелгән игътибар. Ул бит аны чын күңелдән бирә, шушы әйбер сиңа туры килә дип уйлый. Бу – барысыннан да кыйммәтрәк. Ә үзем... Бүләк сайлау бик килеп чыкмый шул миннән. Ә Энҗегә: «Әйдә, нәрсә кирәк, алам», – дисәм, ул күңеленә рәхәтлек биргән әйберне түгел, кирәкне сорый. Чәчәкне дә берәр форсат уңаеннан гына бүләк итәм. Аңлыйм, бу – дөрес түгел, тик дөнья ыгы-зыгысы белән гел икенче планга кала... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар