Илфат КАМАЛИЕВ, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры: «Бер-береңне тоеп, сиземләп, кайгыртып яшәү – өлгергән мәхәббәттер инде ул безнең. Шулай да хатын-кыз мәхәббәттә наз да көтә. Шуны да онытмасак иде».
«Мәхәббәт аңлашу яшьлектә генә килешә...»
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Илфат КАМАЛИЕВ, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, режиссер, Татарстанның халык артисты;
гаилә стажы – 17 ел;
балалары – Илүсә, Зөбәрҗәт.
– Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Зифа, озын буйлы, чибәр хатын-кызга кайсы ир игътибар итми калыр икән?! Тормыш тәҗрибәсе туплагач, эчке матурлыгын да күрә башлыйсың. Хатын-кыз юморны аңласын иде ул. Үзем тиз гашыйк булучан. Романтик кешемен. Дүртенче сыйныфта ук беренче тапкыр мәхәббәт утында яна башладым. Баштарак кызларның портретларын ясап, сумкаларына сала идем. Аннан шигырьләр яздым. Армиядән соң гыйшкым төшкән кызларга җыр багышлап, гитарада уйнап җырлый идем. Егермеләп шундый җырым бар иде. Хатыныма да яздым, истә генә калмаган инде...
– Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Аңлап бетермәүләрен, артык ышанучанлыкларын, кызып китүләрен... Кемгәдер гашыйк булуларына да күз йомам.
– Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Режиссер буларак, бер нәрсәгә үпкәм бар: кайбер хатын-кызны кинода төшертәсең, спектакльдә уйнатасың, ә алар бераз гына популярлашып китүгә, боларны инде оныта. Интервью биргәндә дә сине түгел, башка режиссерны мактый. Нечкә күңелле кеше буларак, хөрмәт сүзләре көтәм бит инде. Болай кылануларына күңелем кайта. Бу – үзенә күрә бер хыянәт. Ә мин хыянәтне кичермим.
– Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
Бик кызык сорау бу! Аның икесен бергә кушсаң булмыймы икән?! Хатыным Энҗе – комфорт тудыручы. Илһамландыручылар – тирә-ягымдагы хатын-кызлар, спектакльдәге партнерлар. Дөрес, Энҗе белән дә партнерлар булып уйнаганыбыз бар. Димәк, ул да рухландыра. Үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкарган артисткалар белән сәхнәдә дөньямны онытып уйныйм. Минем «хыянәтемә» Энҗе тыныч карый. Иҗат кешесе, бераз тилерәк булуымны белә. Алиһәләр – сәхнәдә уйнар өчен, яшәр өчен хуҗабикәләр кирәк.
– Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Ничә еллар буе янәшәңдә булган, бер ятакны бү лешкән кеше ничек дус булмасын инде?! Мин Энҗегә бөтен нәрсәне сөйлим. Безне хәтта бер-берегезгә охшагансыз, диләр.
– Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
Мин бит бик иртә өйләндем. 32 яшьтә үк! (Көлә.) Энҗене театр училищесында беренче тапкыр күргәч үк гашыйк булдым, әмма ул мине яратмады. Армиягә барып кайттым. Укуны тәмамлап, театрга эшкә килдек. Өйләнәм дип костюмнар тектергән идем, яраткан кешем бар, дип риза булмады. «Син миңа үзең килеп ялыначаксың», – дидем. Аны онытам дип, Чаллы театрына киттем, әмма оныта алмадым. Хатлар яздым. Юк, башка кызлар белән йөрмәдем түгел, йөрдем. Инде монысына өйләнәм, дип, әти белән әнигә кызлар да алып кайтканым булды. Әмма Энҗе күңелдән китмәгәндер, берсе белән дә никахка кадәр барып җитә алмадык. Кире Яшьләр театрына кайттым. Әти белән әнине җирләгән чак, күңелем төшенкелектә. Яңа ел алдыннан үзе килде дә: «Җитте болай йөрергә, өйләнешик», – диде. «Бу сүзеңне күптән көттем», – дидем. Озак та үтми өйләнештек. Хәзерге акылым белән Энҗенең миңа кияүгә чыкмавын аңлыйм. Яшь чакта бәйрәмнәр яраттым, йөремсәк идем. Ирек яраттым. Төпле түгелдер бу дип уйлагандыр... Аннары сәхнәдәге рольләрем аша тормыштагы Илфатны яраткандыр дип уйлыйм. Энҗе Энҗе инде ул!
– Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
Энҗене сеңлем кебек яраттым. Без гаиләдә малайлар гына идек. Әнидән гел сеңел сорадым. Бертуган сеңлемә охшатам мин аны. Элек мине әни караса, хәзер хатын карый. Энҗе әнинең вазыйфаларын алды.
– Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Кайтып керүенә чәй, каһвә ясап бирергә. Ашарына пешереп торырга. Ваннага кертеп аркасын юарга. Ир хатынга әйләнергә тиеш. Башка юл юк... (Көлә.)
– Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Гадәти хәл дип саныйм. Без бит роботлар түгел. Хис чыкмый калмый ул. Миңа гыйшкын белдерсәләр, үрә сикерер идем, уянып китәр идем. Бу бит иҗат итәргә үзенә күрә бер стимул.
– Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Ир-ат никадәр әдәпсезрәк булса, хатын-кызлар аңа шулкадәр ныграк тартыла. Бу – минем күзәтүләрем һәм моңа аңлатма бирә алмыйм. Әлбәттә, тырыш иратлар җәлеп итәдер. Ир кешедә бу сыйфат бар икән, аның янында курыкмый яшәргә була дип уйлыйм.
– Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Үземә түгел, рольләремә игътибар итсеннәр иде. Уйнавыгыз ошады, дип язган хатын-кызлар бик нык рухландыра иҗатта. Чынлап!
– Ир-ат белән хатын-кызның икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Хатын-кыз белән аңлашып яшәмәсәң, дөнья алга бармый инде ул. Бер-беребезне аңламау кайчак ачуны китерә. Машина йөрткәндә хатын-кызларның уң белән сул якны, газ белән тормозны бутаулары гына ни тора. Соң бу алгоритм, икене икегә тапкырлагач, дүрт булган кебек, гап-гади югыйсә. Ни өчен бутауларын ир-ат акылым белән аңлап җиткермим? Энҗе: «Син ачуланасың да, мин каушыйм», – дип, мине сәбәпче итә. Гомумән, хатын-кызның башында үзе генә белгән дөньясы бар. Аны башкаларга күрсәтергә теләми, аңлашылмаучанлыклар шуннан килеп чыга да инде.
– Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы?
Хаклы икәнемне расларга тырышам да, булмый икән, юл бирәм. Хатын-кыз белән сүз көрәштерүдән дә мәгънәсез эш юк. Хатын хаклы булса да, ачу килә бит кайчак. (Көлә.)
– Шундый очракны күзаллыйк әле: сез, ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
Күпчелек вакытта эштән бергә кайтып керәбез дә, икәүләп пешерә башлыйбыз. Минем эш – бәрәңге әрчү. Энҗе бик арса, үзем пешерәм. Аннан соң хатын-кыз хәйләкәр дә бит әле ул. «Син тәмле пешерәсең», – дип юмалый башласа, ничек каршы киләсең?! Мин пешергән ашны бик ярата хатыным. Безнең белән бергә Энҗенең әнисе дә яши, әбиле өйдә ашарга булмый калмый инде ул.
– Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
Ачу чыга инде. Машинага чыгып утырып, көтеп алҗып, чыгырымнан чыгар дәрәҗәгә җиткәнне сизгән Энҗе кайчак барган җиреннән борыла да башка тарафка китә. Артыннан барып утыртам. (Көлә.) Яратмыйм мин соңга калырга. Хатын-кызда сиземләү сәләте көчле бугай ул. Барасы җиргә Энҗе, ничек кенә булса да, вакытында килеп җитә. Гел аныңча була!
– Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләк-ләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
Бүләкләр бирешеп яшибез дип әйтә алмыйм. Энҗедән миңа иң кадерле бүләге – ике кызыбыз. Быел авылда мунча салдык. Хатыным: «Бу миңа иң зур бүләгең», – диде. Нинди бүләк бирешү, мәхәббәт аңлаткан да бик сирәк. Яшь чакта килешә әле ул, хәзер инде мәхәббәт дуслыкка әйләнде. Бер-береңне тоеп, сиземләп, кайгыртып яшәү – өлгергән мәхәббәттер инде ул безнең. Шулай да хатын-кыз мәхәббәттә наз да көтә. Шуны да онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк