Логотип
Пар алма

«Ләйсән Хөснуллина ире...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. Илнар ХӨСНУЛЛИН, журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары. 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Илнар ХӨСНУЛЛИН, журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары. 
гаилә стажы – 15 ел; 
балалары – Зәйнәп, Аяз.

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Миңа калса, барлык ир-атлар да иң элек хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карый. Буй-сынына, күзләренә... Әле тавышы да бәреп егарга мөмкин бит! Аннан соң гына эчке дөньясына чират җитә. Җитмәгән чаклар да була...

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Юк-барга да үпкәләвен, кайбер нәрсәләрне онытып җибәрүен, шалтыраткач, җавап бирмәвен, телефоннан сөйләшеп, плитәдәге ризыкны яндыруын...

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Хыянәтне. Алла сакласын, хәтта балалар хакына да андый нәрсәне оныта алмас идем. Шундый кешеләрне беләм: ахырга кадәр гаиләләрен таркатмаска тырышалар. Тик ахыр чиктә барыбер өзелә андый мөнәсәбәтләр. Һаман саен шул вакыйганы искә төшереп яшәгәнче, нокта кую яхшырак түгел микән? Бу, әлбәттә, тәҗрибәсез кеше җавабы гына. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Әлбәттә, икесен дә якын күрәм. Ике сыйфат та булсын дип теләр идем. Инде берсен генә сайларга кирәк икән, икенчесен өстен күрәм. Безнең кебек иҗади, кеше белән күп аралаша торган эштә ир-атны илһамландыру-чылар болай да җитәрлек. Тик аның белән генә ерак китеп булмый. Өйдә җаның тыныч түгел икән, илһам гына җитми. Шәхси тәҗрибә шуны сөйли. Кайтуга ашарга пеш-кән, балалар тук, өс-башлары бөтен икән, бу инде үзе үк илһам бирә. Әнә шул матди як хәл ителмәгән икән, рух бик тиз сына. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Була. Бар туганнар гына ишетергә тиешле сүзләр, бар дуслар гына белерлек серләр. Ә хатын күңеленә болар-ның барысы да сыя. Барысы ук булмаса да, күбесе инде... Мәхәббәт ул хисләр өчен кирәк. Тормыш алып бара башлагач, дуслык та сынала. Бер өлкәдә эшләгәч, хатын белән дусларча сөйләшә торган темалар аз түгел безнең. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме? 
– Хәтерлим... Миңа ул вакытта 25 тулып киткән иде инде. Шуннан артып киткәч, төрлесен уйлый, артыгын сайлана башлыйсың. Күпне күргәч, күпне белгәч тә җиңел түгел бит. Хәтерлим, бакчада бәрәңге матиклый идек. Бездә шулай сөйләшәләр. Көтмәгәндә әти сүз катты: «Син өйләнергә җыенасыңмы соң ул?» Чәй эчәргә кергәч, Ләйсәнгә шалтыраттым. Мәйтәм, шундыйрак сүз чыкты бит әле. Нәрсә дип җавап биргәнен, соңрак ничек итеп рәсми рәвештә тәкъдим ясалганын бик хәтерләмим. Романтика бик юк миндә. Кыскасы, ике айдан өйләнештек без. Көтмәгәндә килеп чыккан вакыйга булмады инде бу, әлбәттә. Ләйсән белән өч елдан артык очрашып йөрдек, аның укуы тәмамланганны көттек. Булачак хатынымны, телевизордан карап, туганнар, ярты авыл белә иде инде. Ләйсән белән без «Шәрык» клубында таныштык. Анда атна саен диярлек чәй мәҗлесе оештыралар иде. Шунда чибәр бер кызның тәлинкә-чынаяк юып йөрүен күреп алдым. Күз шундук миңнәренә төште... Икенчесендә «Шәрык»ка әнә шул кыз белән танышу өчен махсус бардым. Хәер, аңа кадәр булачак хатыным турында хәйран гына мәгълүмат җыеп өлгергән идем инде. Бик тыйнак кыз булып чыкты ул. Баштарак хәтта озата кайтырга да рөхсәт бирми маташты. Ә аннары төнге автобус маҗаралары башланды... Ләйсәннәр шәһәр читендәге «Жилплощадка» бистәсендә яши иде. Казан халкы белә булыр: бигүк тыныч урын түгел. Әнә шуннан көн саен соңгы автобуска утырып, 10 нчы микрорайонга йөргән вакытлар булды. Хәзер егетләр йөри микән ул кызларын трамвай яки автобус белән озатып, билет алмаган акчага шоколад алып? 
Ләйсән телевидениедә эшләгәч, аны, әлбәттә, күп җирдә таныйлар. Моңа инде күптән ияләшкән. Төрле мәзәк хәлләр дә килеп чыккалый. Ике ел элек Актанышка, дусларга кайтып барышыбыз. Боларның күрше авылларында туктап, күчтәнәч алырга кибеткә кердек. Гадәти хәл инде: «Кем сез, нишләп йөрисез?» – дип сорашалар. Күрше авылдан гына булгач, дустыбызны таныйлар булып чыкты. Күңеле күтәрелеп китте моның. Миңа төртеп күрсәтә: ә моны таныйсызмы, янәсе. Җавап катгый булды: «Әйе, Ләйсән Хөснуллинаның ире Илнар, ике балалары бар, Казанда торалар». Сорасам, ИНН номерын да әйтеп бирәләр иде! 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Белмим... Ләйсәнне әнә шундый мантыйк белән сайладым дип әйтә алмыйм. Кем белә, бәлки, үзеннән-үзе шулай килеп чыгадыр, ир-егет үзе дә сизмәстән, кечкенәдән якын күргән кешесен эзлидер. Алай дисәң, килен-кайнана проблемасы бөтенләй булмас иде. Бер-берсенә охшаган кешеләр уртак телне җайлырак табарга тиеш бит инде.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Тагын да күбрәк тырышырга кирәк. Иң гади җавап шул булыр, әлбәттә. Тик барыбыз да белә инде: күбрәк мал табу өчен тырышлык кына җитми. Миңа калса, бу очракта күп нәрсә холыктан, тәрбиядән тора. Бар үзе бернигә ярамаган ирләрнең гомере буе көнләшеп, тегеләй, болай итеп хатынын изеп яшәгәннәре. Бар, авырып, урын өстендә яткан ирен еллар буе патшалардай күреп тәрбия иткән хатын-кызлар. Тагын бер фактор бар икән әле: кеше сүзе. Менә анысы бөтенләй малсыз калдырырга мөмкин инде. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Бик уңай карыйм. Ир-егетнең башын әйләндерә инде андый сүзләр, бер башка үстереп җибәрә, рәхәт була... Хатын-кыз заты бик оста файдалана аннан. Баш кына югалмасын. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Белмим. Төс-кыяфәт дип әйтер идем, шикле тоела. Оят булса да әйтәм: яшь чагында кызлар игътибарсызлыгыннан артык интекмәдем. Ә төс-кыяфәтем модельләр, спортчылар өммәтеннән түгел. Минем очракта сөйләшә белү һәм үҗәтлек йогынты ясагандыр, ахры. Шунсыз Ләйсән кебек кыз миңа карамас һәм хатыным булмас иде.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Теләсә кайсы хатын-кызның йомшак, нечкә урыны буладыр, дим. Барысына да җылылык һәм игътибар кирәк. Чибәр хатын-кызның үзеннән курыкмый ирләр, башкаларның да күзе аңа төшәр, дип шикләнә. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Сәгатьләр буе йөреп тә, кибеттән берни алмый кайтканын аңламыйм кайчак. Әле менә берничә көн элек Ләйсән телефонга язган: «Дару алып кайтырга кирәк». Кердем даруханәгә, сатучы кыз сорый: «Сезгә эчә торганымы, сылый торганымы, әллә башкасы кирәкме?» – ди. Хатынга шалтыратам, җавабы мондый: «Ә мин каян белим, үзең кара инде!» Иң кызыгы: хатын-кыз даруы сорый бу!

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? 
– Башта хаклы булуымны ничек тә исбатларга тырышам. Сүгенер чиккә җиткәч, туктыйм да, барыбер үземчә эшлим. Табак-савыт ваткан юк, шулай да бер мәртәбә яңа телефон сатып алырга туры килде. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арыпталып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора.
– Уйга калдырды әле бу сорау. Чөнки өйгә кайткач, ашарга берни булмаган чакны хәтерләмим икән. Беренчедән, соң кайтам. Икенчедән, кызыбыз мәктәптән кайтып, кабат чыгып киткәнче капкалап алсын дип, һәрвакыт ризык әзерләп калдыра Ләйсән. Өченчедән, бик уңган хатын эләкте миңа. Кафеларга да чыгып киткәлибез, пицца-фәлән дә китерткәлибез. Әмма андый көннәрдә дә ашарга пешерә хатын. Сәбәбен әйттем инде. Хәзер инде кызыбыз да кухняда озаграк тоткарлана башлады.
Кирәк икән, үзем дә пешерә алам. Шөкер, тәҗрибә бар. Төркиягә укырга киткәндә, дөресен әйтим, йомырка пешерүдән башкасын белми идем. Тегендә исә биш-алты егет бергә торабыз. Чиратлашып иртән һәм кич ашарга пеше-рәбез. Нәрсә эшләсәң – эшлә, әмма кичкә табында ризык булырга тиеш! Тора-бара төрлесенә өйрәндек. Бу тәҗрибә өйләнгәнче генә кирәк булды. Аннары кухняга ашау өчен генә керә башладым. Хатын кертмәгәнгә түгел. Кызыбыз Зәйнәп тугач, әби-бабай янында яшәп алдык. Кияү кеше, ничек инде, әбидән узып ашарга пешереп йөрсен ди?! Елга берәр мәртәбә ясмык яки фасоль ашы пешерсәм, зур вакыйга була ул бездә.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? 
– Бик тә. Бигрәк тә ерак юлга чыгасы, авылга кайтасы булганда. Көтәргә яратмыйм! Кыш көне җайлырак әле: алданрак чыгып китеп машина җылыткан буласың, төтен суыра торган начар гадәтем бар – анысы да вакыт уздырырга ярдәм итә. Ничек көрәшәмме? Бер хәйләле ысулым бар. Әйтик, «бөке»дә утырам, кайтып җитәргә әле ким дигәндә тагын ярты сәгать вакыт бар, ә мин «15 минут» дим. Әмма нәрсәдер эшләп кенә хатынны үзгәртеп булмый. Теләсә дә, үзгәрә алмас иде. Мин чыгам да машинага утырам, аның үзен генә түгел, балаларны да җыясы бар бит. Башта кызып китәм дә, аннары аңларга тырышам. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
– Без инде хәзер 15 ел бергә яшибез. Бүләкне ошый-ошамыйга түгел, кирәк яки кирәк булмаганга карап ала минем хатын. Мин, мәсәлән, азык-төлек кибетендә, базарда сәгатьләр буе йөри алам. Кием яки башка нәрсә сайлаганда түземлек 15–20 минутка гына җитә – чыдамыйм. Шуңа күрә соңгы вакытта бүләккә күбрәк кием эләгә. Ошамаган әйбер алганын хәтерлим. Бәлки, ошамаганны да ошатып кабул иттерә белү сәләте зурдыр минем хатынның?! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар