Хисләр ихлас булганда...

Газинур МОРАТ, шагыйрь;
өйләнгән; гаилә стажы — 31 ел; бер малай атасы.
Ә мин сине яратмаска булдым
Ә мин сине яратмаска булдым,
Яңартмаска булдым үткәнне.
Мәңге әрнер яраң булып калсын
Күзләреңнән сөеп үпкәнем.
Мәңге әрнер яраң булып калсын
Иренемә тамган яшьләрең.
Син үзеңчә дөрес сөеп кара,
Мин үземчә дөрес яшәрмен.
Мине көтеп тик ялгыша күрмә,
Йөрәгеңнән ыргыт чыгарып.
Ходай сиңа сабырлыклар бирсен
Сак-Сок сагышына чыдарлык.
Мин дә сине сагынмаска булдым,
Табынмаска булдым мәңгегә...
Сөюгә мин ясин чыктым бүген,
Кем озата барыр кабергә?
Озатучы, беләм, табылачак,
Кем ябышыр, беләм, көрәккә.
Тик мин сине борчымаска булдым,
Мин Сөюне күмдем йөрәккә.
Иң элек син хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Гәрчә халык әйтеме, чибәрлек туйда гына кирәк дип искәртеп торса да, ир-ат халкының күзе иң әүвәл барыбер да хатын-кызның йөзенә төшә. Нишлисең, табигать хатын-кызны гүзәл итеп яраткан шул. Шуңа күрә күпләребезнең гомере тышкы матурлыкка алданып уза да инде. Асылда, безнең бәхет тә, бәхетсезлек тә, чибәр чырайга багынып, аһ итүдән, башны югалтудан башлана бугай.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Гафу итәрлек тискәре сыйфатлар һәркемдә дә тулып ятадыр инде ул. Әйтик, без беребез дә гел дөресен генә сөйләп тормыйбыз. Дөнья булгач, ара-тирә алдашырга да туры килә. Дөресен генә әйткәндә, адәм баласының табигате үк шуңа көйләнгән. Өстәвенә, гаиләнең иминлеген саклау өчен дә кирәкле шәйдер бу. Никахның нигезен какшатмый торган вак-төяк ялганга сабыйларча ышанып яши алу сәнгате хатын-кызны да, ир-атны да бизи генә, минемчә.
Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идең?
Хатын-кыз, беренче чиратта, ир-атның тылын сакларга бурычлы. Хәрбиләрчә әйткәндә, әгәр ул, сакта торган килеш, үз белдеге белән «самоволка»га китеп бара икән, аны, билгеле, трибунал көтә. Бу очракта ярлыкауга исәп тоту да шактый кыендыр.
Хатын-кызлар икегә бүленә: җыештыручылар һәм пешерүчеләргә. Сиңа аның кайсы якынрак?
Күңелемә һәр икесе дә бик якын. Хатын-кыз һәм җыештырына, һәм пешеренә белсә, тормыш та көйлерәк барадыр. Әмма бу шөгыльләрнең берсен дә үз итмәүче ханымнар да юк түгел дип беләм.
Ир кеше өчен хатыны аңа дус та була аламы?
Заманында бер язучыбыз, «хатыныма һәм дустыма» дип багышлау куеп, хикәя бастырды. Ул чагында бу янәшәлек безгә, ничектер, сәеррәк тоелган иде. Гомер чигә-чигә, күрәсең, хәләлең дә бервакыт, хатын булудан бигрәк, иптәшеңә һәм дустыңа әйләнәдер. Һәрхәлдә, яшьрәк чакта хатынны дуска тиңләмәү хәерлерәктер. Дус – ул мотлак тугрылык дигән сүз. Ә хатының көннәрнең берендә, киресенчә, дустыңнан дошманың булып китмәс дип һич тә кистереп әйтә алмыйсың.
Хатыныңа ничек тәкъдим ясаганыңны хәтерлисеңме?
Гомер буе бер хатын белән генә яшәмәгәч, бу сорауга тәгаен җавап бирә алмамдыр. Ә менә һәр икесенә дә шигырь багышлавым хак. Һәм алар альбом шигырьләре генә булып чыкмады бугай – барысы да китапта дөнья күрде.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр...
Мин үзем әлеге фаразга ышанып бетә алмыйм. Әгәр без иш иткән ярлар гел әниләребезгә охшаса, илдә аерылышучылар саны кавышучыларныкыннан артып китмәс, дөньяда бу чаклы ятимнәр күбәймәс иде.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар...
Бу очракта хатын-кыз үзенең күбрәк мал табуы турында иренә бертуктаусыз тукып, аның исенә төшереп торырга тиеш түгелдер. Бергә дөнья көтәргә ниятләгәнсең икән, ир-атның болай да авырткан җиренә кабат-кабат орынмавың хәерле. Үземә килгәндә, мин хатынымның күпме акча алып эшләве белән беркайчан да кызыксынмадым.
Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсың?
Бик уңай карыйм һәм биш куллап хуплыйм. Чөнки үзем әлеге мәсьәләдә мокыт дәрәҗәсендә оялчан булдым. Үсмер чакта ук гыйшык тоткан кызыйга да, телне әйләндереп, бер кәлимә сүз әйтә алмыйча, тәмам чаларып, олыгаеп барабыз менә.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Хатын-кыз иң башта ир-атның аяк киеменә һәм муен чокырына игътибар итә, диләр. Белмим, бу ка-дәресе ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма һәр икесен дә чиста йөртергә тырышабыз.
Хатын-кызлардан үзең игътибар көтәсеңме?
Мин хәзер хатын-кызлардан игътибар көтеп утыру яшеннән узып барам инде, күбрәк үзләренә игътибар итәргә тырышам. Һәм бик еш кына: Кызлар кызыклана барган саен Кызыксызга чыга барабыз, – дип авыр сулап куям.
Ир-ат артык чибәр һәм көчле хатын-кыздан курка.
Ихтимал, куркытадыр. Юкса үтә чибәр дә, акыллы да хатын-кызларның берсе дә ялгыз калмас иде. Ә парсыз гүзәлләр, нигәдер, һәрдаим очрап тора. Үзләренә яр табарга әллә чибәрлекләре, әллә акыллары комачаулый – белмәссең.
Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар.
Икегә икене кушкач, дүрт икәнлеген ир-ат заты ачыклаган – бусы бәхәссез. Ә менә ике икең биш икәнлеген хатын-кыз гына дәлилли ала. Чөнки аның мантыйгында дөнья көтәр өчен бик тә кирәкле хәйлә микъдары зуррак. Бу сыйфат гүзәл затларыбызга тормыш авырлыкларын чагыштырмача җиңелрәк кичеп чыгарга да, сынмаска-сыгылмаска да булыша, аларны сабыр-түземле дә итә. Хәйләсез – дөнья файдасыз дигән тәгъбир дә әлеге «ике икең биш»не куәтли кебек.
Хаклы икәнеңне яхшы беләсең, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә?
Хатын-кызның хаксыз икәнлеген исбат итеп була, ләкин аның үзен шуңа ышандыру һич тә мөмкин түгел, дигән бер акыллысы. Мин үзем дә хатын-кыз белән сүз көрәштерүдән тыелам. Аз сүзленең гөнаһы азрак, ди безнең халык. Ул гаиләдәге һава торышына да турыдан-туры кагыла дип уйлыйм.
Ир кеше, ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора...
Әлегә андый очракның булганын хәтерләмим. Булган тәкъдирдә дә, тиз генә бәрәңге яки йомырка кыздырып алу кулдан килмәслек эш түгел. Анысын студент чакта ук өйрәнгән идек.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
Хатын-кызның төзәтенеп-ясанып беткәнен көтә-көтә көтек булганчы, үзеңә алдан киенеп куймау хәерле.
Ул әрле-бирле әвәрә килгән арада хет газета караштырып, хет телевизор карап юан. Шул чагыңда ачуың да чыкмас, чәчең дә агармас.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
Хатын-кыз кулыннан энәне дә, дөяне дә бердәй кабул итеп алам. Ә үзем, яшермим, бүләк сайлый белмим. Чөнки беркайчан да кибетләр буйлап сайланып йөрүне өнәмәдем.
«Сөембикә» журналы, № 4, 2015

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.