Логотип
Пар алма

​Хатын-кыз бездән яклау эзли...

Рафаэль ШӘВӘЛИЕВ, Республика балалар клиник шифаханәсенең баш табибы.  
өйләнгән;
гаилә стажы – 20 ел;
дүрт бала атасы: кызлары – Сәйдә (КФУ студенты), Әдилә (10 нчы сыйныф укучысы), Дәлия (2 яшь),  улы Самир (7 яшь).

– Иң элек хатын-кызда сез нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Хатын-кыз ул әле һәрвакыт матур гына түгел, мөлаем, акыллы да булырга тиеш. Әдәпле дә... Тыйнак та... Юк, кайсы ягы белән җәлеп иткәнен аерым алып әйтә алмыйм. Боларның барысына да игътибар итәмдер, мөгаен. 

– Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Мин – балалар табибы. Бәлки хатын-кызларга мөнәсәбәтем шуның белән дә бәйледер. Аларга, беренче чиратта, тормышны дәвам итүчеләр, дөньяга бала тудыручылар итеп карыйм. Хатын-кыз бик көчле зат ул. Хәтта беренче карашка йомшак кына күренгән әниләр дә баланың гомере белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә бөтен җаваплылыкны үз өсләренә ала. Әйтик, «Операцияне балага хәзер ясыйбызмы, әллә көтәбезме?» – дигән сорау туса, ир-ат: «Әнисе нәрсә әйтер?» – дияргә мөмкин. «Әтисе ничек дисә, шулай булыр», – диючеләр бик сирәк. Шуңа күрәдер, хатын-кызларны һәрвакыт гафу итәргә була дип саныйм. Һәрхәлдә, гафу итә алмаслык нидер кылган хатын-кыз очраганы юк юлымда. Ә хыянәт... Тормыш кино түгел, чынбарлыкта барысы да күпкә катлаулырак. Хатын-кыз бу адымга бара икән, аны моңа нәрсәдер этәрә. Бу көнгә килеп җиткәнче, гадәттә, бик күп вакыйгалар була. Яратканда һәм яратылганда башкалар турында уйламый ул. Шулай булгач, аның бу адымын нигә хыянәт дип атарга? Мин шулай дип уйлыйм.


– Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Бу сорауга җавап бирдем инде. Әйткәнемчә, гафу итмәс бернәрсә дә юк! Иң мөһиме: гаиләдә агрессия булырга тиеш түгел. Ә сүзгә килү, фикерләр төрле булу һәр гаиләдә булгалыйдыр. Боларның барысын да вакытында уртага салып сөйләшергә кирәк. Күп кеше әйтмичә, эчендә саклап йөри. Моннан да начары юк. Бергә булырга дип хәл иткәнсең икән инде, аңлаша белергә дә өйрәнергә кирәк. Ике-өч бала булгач башка берәүне эзләп китүчеләрне бөтенләй аңламыйм. Логика күрмим! Ир-ат йөрәге белән генә уйлаган очрактыр бу... Үзең үзгәрмисең икән, барысы да яңадан кабатланачак бит. 

– Хатын-кызлар икегә бүленә: җыештыручылар һәм пешерүчеләр. Сезгә  аның кайсы якынрак? 
– Кем әйтә аны?! Минем тормыш иптәшем алай бүленми. Ул мине илһамландыра да, миңа барлык шартларны да тудыра. Бездә генә түгел, мәхәббәткә корылган барлык гаиләләрдә дә шулайдыр ул.  

– Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Була ала! Булырга тиеш тә. Мәхәббәт янына дуслык хисләре дә килеп кушылмаса, мөнәсәбәтләр үсүдән туктый. Һәр гаилә үсәргә, алга таба барырга тиеш – моның исә чиге юк. Бер пар да: «Безнең мөнәсәбәтләр иң камил ноктага җитте: балалар таптык, үстердек, кеше иттек, ә хәзер үзебез өчен яшибез», – дияргә тиеш түгел. Кызганыч, тормышта андый гаиләләр дә очрый шул... Әмма үзең өчен генә яшәргә ярамый бит. Дөрес түгел бу! Кемгәдер җылы биреп яшәргә кирәк. Һәм ул җылыны һәрвакыт үзең башкалардан алырга теләгәннән күбрәк бирергә кирәк. 

– Хатыныңа ничек тәкъдим ясаганыңны хәтерлисеңме? 
– Без Зөһрә белән урамда таныштык. 1 апрель иде ул. Без укыганда ул көнне яшьләр Камал театры янына җыела иде. Бер университетта белем алганыбызны, Зөһрәнең Казан кызы икәнен белдем... Ә җәен Актаныш шифаханәсендә стажировка үткәндә, мин аны кабат очраттым. Ул да Актанышка практика узарга кайткан. Аның әтисе Актанышныкы икән, әбисе монда яши, Зөһрәнең мәктәптә укыганда бөтен җәйләре бездә узган! Аның монда туганнары минекеннән дә күп! Шул очрашудан без аерылмадык инде. 
Ничек тәкъдим ясаганны хәтерлим дисәм дә, мин махсус көнен сайлап, «минеке бул», дип әйтмәдем. Танышуга бергә буласыбызны белә идек инде, әти-әниләрнең хәер-фатихасын гына алу кирәк иде. Аларның рөхсәтен алгач, бер елдан соң, 6 нчы курсны тәмамлагач, өйләнештек. 
Актанышта туйларны бөтен гореф-гадәтләрен саклап үткәрергә тырышалар. Безнең як халкы моңа бик зур әһәмият бирә. Туебыз бик кызык узды, моның өчен әти-әниләргә бүгенгәчә рәхмәтлемен. Туйдан соң икенче көнне яшь киленгә су юлы күрсәттек. Безнең туйга дип әтинең дуслары махсус бер чишмәне яңарттылар. Бу эшләрне башлап йөргән Инсаф абый хәзер дә ул чишмәне карап тора. 

– Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Уйлап чыгарылган легенда гына бу. Юк, ир кеше берничек тә кемгәдер охшатып сайламый хатынын. Синең гомерлек парың кем буласы күкләрдә язылып куелган, аны Аллаһы Тәгалә әллә кайчан хәл иткән була бугай инде. Безгә бары «очраклы рәвештә» очрашасы гына кала... 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Элегрәк, эшкуарлык тормышыбызга болай киң итеп кермәгәндә, шәхеснең үсеше өчен ниндидер чикләүләр булганда, тәртип, әйе, шулай иде: ир-ат малны күбрәк табарга тиеш дип саналды. Ә хәзер вазгыять күпкә үзгәрде. Хатын-кыз акчаны шактый күбрәк эшләгән гаиләләр дә байтак. Әмма шул ук вакытта ир-ат анда түбәнсетелми, кимсетелми. Безнең үзебезнең дуслар арасында да бар андый парлар. Башкалардан берни белән дә аерылып тормыйлар. Бәхетле гаиләләр хәзер матди байлыкны беренче урынга куймый, рухи кыйммәтләр аларда югарырак санала. Алар бер-берсен шуның өчен хөрмәт итә. Бер-береңә юл куярга өйрәнү, һәр мәсьәләдә дә ике якны да канәгатьләндерерлек чишелеш таба белү, үз-үзеңне үстерү, рухи яктан баю, партнерыңны шаккаттыра белү – болар акчага бәйле түгел. 
Дөрес, ир-атның бу җаваплылыкны аңлы рәвештә үз өстенә алмавын мин хупламыйм. Хәзер бит ир-атлар арасында гаиләнең иминлеге, муллыгы никадәр мөһим икәнен аңламаучылар, аңларга теләмәүчеләр дә шактый. Әйе, ир-ат табучы булырга тиеш, әмма, әйткәнемчә, бу – хатын-кыз акча эшләмәскә тиеш дигән сүз түгел. Бигрәк тә аның уңышка ирешү мөмкинлекләре зуррак булса. Ә гомумән алганда, ир-атлар позицияләрен югалтып баралар хәзер. Күп өлкәдә! Бигрәк тә – гаиләдә. Балалар тәрбияләүдә катнашмыйлар. Нәтиҗәдә, балада: «Әти бернәрсәне дә хәл итми», – дигән фикер формалаша. Әнә шифаханәбезнең теләсә кайсы бүлегенә, теләсә кайсы палатасына кереп, балалары белән ятучы әниләр белән сөйләшә аласыз: яртысының ире, бала авырый башлау белән, гаиләдән качкан. Бигрәк тә диагноз җитди булганда. Мин аларның бу адымын акларлык бер сәбәп тә тапмыйм. Алга таба хәлләрнең ничек буласын күз алдына китерергә дә куркыныч.  

–  Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Әйбәт карыйм. Без танышканда да, беренче булып, минем янга булачак хатыным үзе килде... Ак атка атланган принц килә дә мине кияүгә чакыра дип көтеп утыру әкият бит ул. Бернәрсә дә эшләмичә көтеп утырып кына торсаң, тормышыңда берни дә үзгәрмәс. Бәхет өчен көрәшергә кирәк! Аңа таба беренче адымны үзең ясау гаеп була алмый. Бәхетле булырга һәркайсыбызның хакы бар. 

– Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
– Рухи һәм физик көч. Табигатьтән шулай килә – хатын-кыз ир-атта яклау эзли,  ә ир-ат моны тәэмин итәргә  тиеш. 

– Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыңа игътибар итүен көтәсез?
– Сер түгел, күбрәк хатын-кызлардан гына торган коллективны җитәклим. 2 мең 300 хезмәткәр бездә, шуларның чиреге генә ир-ат, калганы хатын-кызлар... Үземне һәрвакыт аңлауларын телим, билгеле. Мин астыртын түгел, башкалардан да шуны көтәм. 

– Ир-ат артык чибәр һәм көчле хатын-кыздан курка. 
– Чираттагы мифларның берсе бу. Дуслар, танышлар арасында бик чибәр парлар бар. Куркып, бер-берсенә якын килә алмый торсалар, бу гаиләләр барлыкка килмәс иде. Аннан бу логика буенча, безнең барлык гүзәл затларыбыз да ялгыз калырга тиеш булып чыга. Алай түгел бит. Әгәр хатын-кыз кияүгә чыкмаган икән, анда сәбәп бөтенләй башкада. 

– Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар...  
Хатын-кыз йөрәге белән уйлый. Логика таләп ителгән җирләрдә дә алар йөрәк белән эш итәчәк. Эчке сиземләү аларда бик көчле һәм хатын-кызлар аны тыңлый белә. Шуңа да, безнең белән чагыштырганда күп вакыт алар үзләрен ышанычлырак тота. Ә ир-ат үз йөрәген сирәк тыңлый – икеләнүләр дә аңарда күбрәк. 

– Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә? 
– Яшьрәк чакта бу сорауга башкача җавап бирер идем, мөгаен... Гомер бик кыска, безгә бирелгән вакыт бик аз. Хәтта әйткәләшергә дә вакыт юк! Аннан, ниндидер бер кечкенә, юк кына нәрсә өчен хаклы булуыңны исбатларга омтылу – бу бит гомернең кыска бер аралыгында була торган хәл. (Озын дистанциядә без, әлбәттә, бер-беребезне аңлыйбыз!) Һәм әлеге кыска дистанцияләрнең озынлыгы кешенең үзеннән тора. Беркем дә аерылышуга барып җитәм дип башламый бәхәсне. Әмма, кызганыч, кайберәүләр бу дистанцияне тоймый кала... Юктан гына чыккан тавыш аркасында сукмаклары аерылган гаиләләр азмы?! Менә шуның өчен дә бәхәсләшүнең мәгънәсен күрмим. Дәшми калуың хәерлерәк. Һәм барысы да әйбәт булачак. 

– Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора... 
– Минем белән беркайчан мондый хәл булмаячак. Беренчедән, мин эштән бик соң кайтам. Икенчедән, юк, Зөһрә болай эшли алмый. Тәрбиядән дә тора бит бу... Аннан безнең гаиләдә шундый тәртип: кем өйгә иртәрәк кайта, шул нидер әзерли. Олы кызлар да шулай, өйдә ашарга юк икәнен күрәләр икән, шунда ук әзерләргә керешәләр. Миңа кайтырга туры килсә – мин дә шулай. Нәрсә әзерли беләмме? Камыр белән генә дуслыгым юк, башкасын булдырам болай... Якшәмбе кухняга, гомумән, мин хуҗа. Иртүк торам да әзерлим. Моны барысы да белә. Кибеткә, базарга барып, азык-төлекне дә үзем алып кайтам. Хәзер улым Самир да минем белән бара, аннары икәү пешерәбез дә. 
«Хатын ирен эшкә озатып калырга тиеш», – дип. Тиеш түгел! Кайда язылган шулай дип?! Моны һәркем, һәр гаилә үзе хәл итә – үз бәхетен үзе төзегән кебек... Әйе, өйдә диктатура да урнаштырырга мөмкин. Андый диктатор хатыннар да бар. Иренә: «Эшең 5 тә бетә, син 6да өйдә булырга тиеш», – дип таләп куючы. Мондый хатыннарның ирләре беркайчан да тормышта уңышка ирешә алмаячак. Зөһрәдән ялгыш та андый сүз ишеткәнем юк.

– Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. 
– Минем хатыным 10 минутка соңара. Һәрвакыт! Аның белән кая гына барырга җыенсак та! Барасы җиргә соңга калган чаклар да булгалады. Һаман шул 10 минутка инде... Башта, яшьрәк чакта, көрәшеп карадым, билгеле, хәзер – юк: өйдән чыгып китәсе вакытны теге ун минутны өстәп кенә әйтәм.  

– Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
– Без бүләкләрне һәрвакыт икәү бергә алабыз. Аерым алсак, ни кирәген башта сорыйбыз. Зөһрә дә, мин дә кирәкле әйбер генә бүләк итәргә кирәк дип саныйбыз. Бер-беребезгә генә түгел, туганнарга да файдалы бүләкләр генә алырга тырышабыз. Чәчәкләр... Әйе, аларны бүләк итәргә яратам! Бер сәбәпсез дә дия алмыйм, гадәттә, бер сәбәбе була инде аның. Кызганыч, тик бик тиз сулалар... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар