Ир фикере
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Илшат ВӘЛИЕВ, җырчы;
гаилә стажы – 20 ел;
ике бала атасы (18 һәм 17 яшь).
Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Яшерен-батырын түгел, ир-ат белән мондый вакытта рефлекслары идарә итә: иң элек кычкырып әйтергә ярамаган урыннарга күз төшә. Әгәр кемдер: «Башта акылына, зирәклегенә игътибар иттем», – ди икән, ышанмагыз, бу дөрес түгел. Ир-ат болары хакында соңрак уйлый әле... Эльмираны беренче тапкыр күргәндә миңа 23 яшь иде. Мин ул чакта иң элек аның тыйнаклыгын күрдем. Чын авыл кызы, татар кызы... Күрәсең, миңа кайбер хатын-кызларда була торган әрсезлек ошамагандыр. Күзенә карагач, оялып, керфекләрен төшерә торган гадәте җәлеп итте булачак хатынымның.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Гомумән, хатын-кызны нәрсә өчендер ачуланырга да, аннан гафу итәргә дә кирәкми – аны яратырга гына кирәк. Ә җитди итеп әйткәндә, хыянәттән кала барысын да гафу итеп була. Дөрес, хатын-кызлар хыянәтне дә гафу итә ала диләр. Тик чынлыкта алар гафу иткән булып кылана гына. Җайлы бер очрак кына көтәләр: андый очрак чыгу белән кабат ир-атның башына сугып алалар.
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Бу сорауга җавап бирү кыенрак... Әле генә хыянәтне дидем диюен. 40 яшьләргә җиткәч ир-ат уйлана башлый: хатыннан һәм әнидән башка мин бу дөньяда кемгә кирәк соң, ди. Төптән уйласаң, балалар да безнең янда вакытлыча гына бит: бер көн җиткәч, чыгып китәләр. Картая-картая, аларга бурыч хисеннән генә кирәк булабыз... Шулай булгач, әгәр шундый хәл булса, гафу итми кала алыр идемме икән, дисең. Мөгаен, гафу итәр идем. Түшәк өчен хатын-кыз табып буладыр, ә менә яшәр өчен... Йөрәгеңне, күңелеңне аңлый торган, синең белән бер тарафка карап атлый торган кешене табу бик авыр. Инде без шундый парыбызны тапканбыз икән, бу – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләктер. Ә ир-атның кайсыдыр бу яшьтә яңа мәхәббәт эзли башлый икән, димәк, тормышта ул үз урынын тапмаган – барлык уйлаганнарын чынга ашыра алмаган дигән сүз. Әгәр үз өендә дөрес, яхшы мөнәсәбәтләр төзегән икән, аның мондый ихтыяҗы булмый.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Хатын-кыз илһамландыручы дигәндә, аның күбрәк үзен канатландырып тору кирәкмиме икән әле? Миңа, әлбәттә, шәхсән, аның комфорт тудыруы кирәк. Гаилә учагын җылы итеп саклавы, өйгә кайтып кергәндә якты йөз белән каршы алуы... Тормышта иң яратмаган әйберем – үземә игътибар күрсәтмәүләре. Яңалыкларым белән кызыксынмасалар, ничек хәлләрең, барып җиттеңме әле, ашадыңмы, юлга чыктыңмы кебек сораулар килеп тормаса, миңа рәхәт булмас иде. Синең өчен борчылмасалар, кайгырмасалар... Көтмәсәләр!
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Әлбәттә! Без хатын белән бик дус – бөтен әйберне уртага салып сөйләшәбез. Шулай гадәтләнгәнмен: миңа таң белән торырга кирәк. Һәм шунда ук тирә-юнемдә тормыш кайный башларга тиеш: плитә өстендә чәйнек җырлап утыра, балалар каядыр җыена... Иртүк өйдә шушы ыгы-зыгы булмаса, берең торып, икенчең әле йоклап ятса, мин дискомфорт кичерәм. Эльмира да моңа өйрәнеп бетте инде: мин уянам икән, ул да тора. Эшкә барасы булмаса да торып утыра.
Мин, гомумән, хатын-кызлар белән дусларча аралашырга өйрәнгән. Коллективта алар коллегаларыма – кул кысып исәнләшә торган кешеләргә әйләнәләр: безнең арада бернинди хисләр дә булырга мөмкин түгел. Инглиз телендә френдзона дигән сүз бар. Менә мин хатын-кызлар белән һәрвакытта да френдзонада: дуслык кына вәгъдә итә алам.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– 1999 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга килдем. Әле монда беркемне дә белмим, аралашыр кешем дә юк. Училищедагы курсташларым арасында да Казанны сайлаучылар бар иде: җай чыккан саен алар янына керәм. Менә шунда очраклы рәвештә генә Эльмира белән таныштык. Беренче күргәндә өстенә нәрсә кигән булуын хәтерләмим инде. Мөгаен, кыска итәктән булгандыр, ул чакта шулай киенә иде әле... 23 яшьтә генә булсам да, инде төпле фикерли идем: бу кыз миңа туры килә дип уйладым. Авылда үскән, егетләр белән чуалмаган, татарча сөйләшә, ашарга пешерә белә... Башта озак кына дуслар булып йөрдек. Аннары бергә яши башладык. Шундый заман иде инде... Әти-әниләр моны белүгә, болай ярамый, никах укытырга кирәк, диделәр. Шулай өйләнешеп тә куйдык... Эльмира, шаяртып: «Никахлашкан булсак та, синең миңа тәкъдим ясаганың юк бит әле», – дия иде. Беркөнне каяндыр чәчәк өзеп алып кайтып, чык миңа кияүгә дип, тәкъдим ясаганымны хәтерлим. Үзебез, әйткәнемчә, инде бергә торабыз. Шаярту булса да, истә калды ул.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Акыл белән алай дип сайламыйсың инде ул. Тик әни белән хатынымның охшаш яклары бик күп. Алар икесе дә Кысла йолдызлыгында туган – шуңа күрәдер, холыкларында да уртаклыклар бар. Ә менә уртак тел тиз таптылар дип әйтмәс идем. Әни 18 яшендә үк кияүгә чыгып, мине бик иртә тапкан. Шаяртып: «Без икәү бергә үстек», – дияргә яратабыз... Шуңа күрә ул миңа якын килгән һәркемгә көнләшебрәк карагандыр, бәлки. Тик мин ир-ат буларак үз гаиләмнең чикләрен катгый рәвештә куя белдем. Кайвакыт, бәлки, катырак та куйганмындыр – күбесе өчен үкенәм дә. Әмма бу кирәк иде, чөнки чик вакытында куелмаса, ир-атка гаиләсен саклау авыр. Бездә генә түгел, бөтен гаиләдә дә шулай бу. Әни белән Эльмира исә хәзер үзара бик тату.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Концерт эшчәнлеге шулай бит ул, руслар әйтмешли, «то густо, то пусто». Кайчакта өелеп килә, ә кайбер вакыт берничә ай бернәрсә дә булмый. Андый чакта сизәм – хатын миннән күбрәк ала. Аның үз бизнесы бар. Бушрак булганда, мин дә аның бизнесына үз өлешемне кертергә тырышам: техник яктан ярдәм итәм, киңәшләрем белән булышам... Әйе, бик күп вакыт аның табышлары минекеннән артып китә. Тик моны проблемага әйләндергәнебез юк, чөнки ул барыбер безнең бергә уйлап, бергә тапкан малыбыз. Акчабыз – уртак, тапкан малны бер-беребездән яшермибез.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Бәлки, бу күренешне аңларга, кабул итәргә кирәктер, тик мондый хәл минем күңелгә ятмый. Әгәр хатын-кыз беренче булып хисләрен белгертә икән, синең күз алдында аның дәрәҗәсе барыбер шунда ук бераз төшә. Килешәм, кыю булырга кирәк диләр хәзер. Тик тормыш үзгәрми бит ул, безнең аңа булган мөнәсәбәт кенә үзгәрә. Әле беркемнең дә астан өскә таба егылганы юк... Гашыйк булдым дип, миңа берәүнең дә беренче булып хисләрен аңлатканы булмады. Мәктәптә укыганда ук үземә чикләр куя белә идем. Кайдан килгәндер бу сыйфат миңа, белмим. 3–4 нче классларда укыганда ук кайбер кызларга карап болай уйлый идем: «Матур кыз! Тик моңа барыбер өйләнеп булмый, чөнки татар түгел. Өйләнеп булмагач, йөреп тә тормыйм». Югыйсә моңа берәү дә өйрәтмәде. Хатының татар булсын, дип әйткәннәрдер инде анысы.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Хатыным миңа гел: «Үз яшеңә караганда олыларчарак уйлавың белән җәлеп иттең», – дия иде. Хәзергеләрне белмим, ничектер. Чөнки күрәм, бүгенге кызларның акыллы кешегә алай исләре китми. Күбрәк әллә киемгә карыйлар, әллә үз-үзләрен тотышларына... Шундый шәп егетләр бар. Ялгыз хатын-кызларга күрсәтсәң: «Юк, минеке түгел», – диләр. Аларга нигәдер аңлашылып бетмәгән ир-атлар кызыграк.
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Фикерләремә, тормышка фәлсәфи карашымадыр. Чын гаилә кыйммәтләрен сакларга теләвемә. Шундый тормышта яшибез хәзер – барысы да җимерелә. Әгәр балаларга гаилә кыйммәтләрен, рухи кыйммәтләрне өлгергән чаклы биреп калдырмасак, киләсе буын башка булуы мөмкин. Алар инде болай да безнеңчә уйламый. Дөрес, кайчакта бу хәерлегә генә. Үземнең улым белән кызым киләчәккә миннән менә нәрсәне алмасыннар иде: артык тыйнак булу, бөтен кешене дә үзеңнән өстенрәк итеп тою, олы яшькә җиткәнче малай булып йөрү кирәкмәс.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Чибәрләр турында әйтә алмыйм, ә менә көчлеләре чыннан да ир-атны куркыта. Чөнки ул аңа зур бурычлар куя: ир-атка янындагы шул хатын-кыздан да көчлерәк булырга кирәк. Хатын-кызны түбәнсетү белән өстен була алмыйсың – акыл, зирәклек, булдыклылык ягыннан алдыру кирәк. Әйе, көчле хатын-кыз янында тик утыра алмыйсың – эш күп булачак.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Яши генә башлаганда хатын-кызны аңламаган чакларым бик күп булды. Мин бит дөрес эшлим, нигә соң мине аңлый алмыйлар дип аптырый идем. Аннары инде төшенә башлыйсың: менә болай итсәм, ул үпкәләячәк, аңа кыен булачак, болай дип әйтсәм, ул яратмаячак... Ниндидер проблема бар икән, мин аны уртага салып сөйләшү яклы. Ә Эльмира андый түгел, чөнки барлык хатын-кызлардагы кебек аңарда да эмоцияләр күп. «Үпкәләргә» дигән программасы кабынган икән, ул үз эшен эшләмичә бернинди логика ярдәм итмәячәк. Андый вакытта бер-ике сәгать сөйләшми торуың хәерле. Гадәттә, берни булмагандай беренче булып үзем барып дәшәм. Чөнки минем өчен ул таш элеп куйгандай авыр әйбер, аннан тизрәк котыласым килә.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Башта исбатларга тырышып карыйм. Әгәр китергән мисалларым, әйткән сүзләрем нәтиҗә бирми икән, димәк, көтәргә кала. Чөнки кайвакыт хатын-кызга әйткән әйберләр берничә сәгатьтән генә барып җитә. Ә менә бу минутта аңа барысын да кире кагу кирәк... Берничә сәгатьтән үк яки икенче көнне инде ул: «Ярый, синеңчә булсын», – дияргә мөмкин. Дейл Карнеги китапларын шактый укыдым элегрәк. «Әңгәмәдәшеңнең хаклы түгеллеген исбатларга тырышу – иң начар бурычларның берсе, чөнки ул сезне аның каршында дошман ясый. Башта аны хаклы булуына инандырыгыз, аннары минем әйткәннәр сезнең дөреслекне баетып кына җибәрә, дип ышандырыгыз», – ди ул. Мин дә шундый позицияне кулланырга тырышам, тик гел Карнеги әйткәнчә килеп кенә чыкмый.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Без икебез дә бер режимда эшлибез, еш кына арып кайтабыз. Ашарга пешерергә көч тә, теләк тә калмый. Кичә дә шулай булды, бүген дә шулай булырга охшап тора әле... Андый чакта икәү берәр кафега кереп ашап чыгабыз. Кайбер ир-атлар: «Пешерергә яратам!» – дип мактана. Тотынсам мин дә булдырам анысы – кулымнан килә, тик аш-су тирәсендә кайнашырга яратмыйм. Бөтенләй яратмыйм!
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Эльмира нәрсә алып бирсә, шуңа ризамын. Иң мөһиме – аның игътибары: минем хакта уйлап сайлаган бит ул бүләкне. Ә үземнең ул як аксый менә: хәтта туган көнен дә онытып җибәрә алам. Шуңа күрә үпкәләүләр дә булгалады. Хәзер инде төзәлергә, үземне тәрбияләргә тырышам – алдан хәстәрләнәм. Безне бит моңа өйрәтмәгәннәр. Элек туган көн үткәрү гадәте юк иде – нәрсә икәнен дә белмәдек. Салават абый: «Мин авылдан чыгып киттем, авыл гына миннән чыкмады», – ди бит әле. Барыбыз да шул... Кием сайлау буенча экспертым да – Эльмира. Мин үзем нинди киемне алырга да, аны нәрсә белән кияргә дә белмим. Җәй буе бер киемне салмый да йөри алам. Сәхнә костюмнарын сайлаганда да Эльмираның киңәшләреннән башка булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк