Логотип
Пар алма

Алмаз Нургалиев: «Мәхәббәт – дуслыкның бер күренеше генә»

Алмаз НУРГАЛИЕВ, режиссер: «Без, ир-атлар, үзебезне көчле җенес дип санасак та, хисләр һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә хатын-кыз күпкә көчлерәк дип уйлыйм».

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 


Алмаз НУРГАЛИЕВ, режиссер;
 гаилә стажы – 16 ел; 
Дүрт малай әтисе (15, 13, 4 һәм 2 яшь). 

 

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Бу сорауга төгәл җавабым юк. Барысы да синең яшеңә бәйләнгән: яшьрәк чакта бер нәрсәгә игътибар ителгән, хәзер – башкага... Күпчелек очракта мин башта хатын-кызның берәр кимчелеген күрәм. Әйтик, артык бизәнгәнен һәм шунда ук: «Нигә кирәк икән бу кадәр буяну?» – дип уйлыйм. Табигыйлекне югалтмыйча, шуңа аз гына матурлык өстәүгә берни дә җитми! Шундыйлар ошый... Ә Алсуга килгәндә, иң элек аның да кимчелегенә күз төшкән иде. Беренче тапкыр күргәндә алдагы бер юл чәче буялган иде аның. Мин шунда ук: «Чәчен болай бозу нигә кирәк булды икән инде?» – дип уйладым. 
 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Хәйләкәрлеген! Без, ир-атлар, үзебезне көчле җенес дип санасак та, хисләр һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә хатын-кыз күпкә көчлерәк дип уйлыйм. Ул бөтен вакыйгаларны да үзенең йөрәге, җаны аркылы уздыра. Балалар тормышындагы һәр яңалыктан да хәбәрдар. Ә мин күп нәрсәне белеп бетермәскә дә мөмкин. Эшемнең бөтен нечкәлекләрен хәтерлим – һөнәрем буенча шулай туры килә, ә өйдәге хәлләрне менә белмим. Гомумән, күпчелек ир-ат шулай эш дип яши... Сизәм: мине борчымас өчен Алсу кайвакыт нәрсәнедер яшереп кала. Акыллы хәйлә дип саныйм моны. Кайчак хәтта сөенеп тә куям: шундый оста эшли ул моны. Безне: «Әти кеше кырыс булырга тиеш, соңгы сүз – әтинеке, гаиләдә төп авторитет – әти», – дип үстерделәр. Әлеге тәрбияне Алсу белән үзебезнең гаиләдә дә дәвам итәбез. Әмма мондый тәрбиянең кире ягы да бар. Бала үсеп буйга җиткәч, кырыслык аркасында ата белән бала арасы ерагаерга да мөмкин. Бу чорда ике араны көйләү әни җилкәсенә төшә. Әйткәнемчә, Алсу моны шундый оста башкара. 
 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Алдауны! Чынлыкта ул хәйләнең бер төре, тик начар ягы. Үземне хөрмәтләмәүне дә гафу итмәс идем. Хыянәт тә алдауга керә. 
 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Икенчеседер. Безнең дүрт бала, димәк, беребез гаиләгә игътибарлырак булырга тиеш. Әйткәнемчә, күпчелек иҗат әһелләре кебек үк, мин дә үз эшемә чумган. Әйтик, вакытында «Җәлил укулары» бәйгесенең төп башлап җибәрүчесе, үткәрүчеләрнең берсе булдым. Өч ел дәвамында берничә йөз финалистның нинди шигырь сөйләгәнен хәзер дә беләм, йөзләрен хәтерлим. Шул ук вакытта, гаиләдә ир балалар тәрбияләгәч, дәресләрен карау, тәртипләрен тикшерү минем өскә төшсә дә, гап-гади әйберләрне – кайсы баланың нинди түгәрәккә, кайчан барасын онытырга мөмкинмен. Менә бүгенге көндә Әзһәр абый Шакиров турында фильм төшерәбез. Мин хәзер 60–70 нче елларда яшим. Бөтен уем шул хакта: ул чактагы Казан нинди булган, кешеләр ничек киенгән, ничек ял иткән... Ә дөньяда ниләр булып ята, күршебездә кемнәр яши – аларның бөтенесен дә хатын белә. Миңа шулай җайлырак. 
 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә! Мәхәббәт – ул дуслыкның бер күренеше. Ә дуслык – үзеңә ниндидер бер файдалы кешене эзләп табу. Шундыйлар, гадәттә, уртак телне тиз таба. Уртак эшләре булган гаиләләргә шуңа да көнләшебрәк карыйм: аларда дуслык төшенчәсе бик нык чагыла. Алар, гадәттә, бертөрлерәк тәрбия, бер төрле белем алган; эшләре төгәл бүленгән: хатын-кыз бухгалтерияне алып бара, ир таба, җитәкли... Без Алсу белән икебез ике дөнья кешесе, ләкин бер-беребезне аңларга тырышып яшибез. Күпчелек очракта минем тәрбияне кабул итәргә тырышуы өчен Алсуга рәхмәтлемен. Аның баш июедер инде бу... Клип эшләгәч, фильм төшергәч, иң беренче булып Алсу фикерен җиткерсә дә, эштәге проблемаларны бүлешкәнем юк аның белән. 
 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Алсу белән без урамда таныштык. Кышкы бер матур көн иде. Мин ул көнне хастаханәдән чыктым. Нәрсә дип барып дәштем, ни сорадым икән, анысын хәтерләмим... Ә ничек тәкъдим ясавым, әлбәттә, истә. «Әйдә, өйләнешәбезме?» – дидем. Төрлечә кыланып тәкъдим ясаулар минем өчен түгел. «Нәрсәгә кирәк?» – дип карыйм мин аларга – исем китми. Без Алсу белән озак очрашмадык – дүрт ай тирәсе генә. Әти-әни белән бердәнбер таныштырган кызым ул булды. Аңа кадәр кем белән йөргәнемне дә белмәделәр. Ул елны туган көнемне туган ягымда уздырырга булдым. Шунда Алсуны да әниләргә алып кайтып күрсәттем. Кыз озату Казанда – Алсу туып-үскән Каравай бистәсендә булды. Икенче көнне иртәнге сәгать өчтә үк Актанышка, туйга чыгып киттек. Беренче тапкыр кайтучылар юлның озынлыгына шаккатты. 
 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Алайга китсә, кыз бала да әтисенә охшаган егетне сайлый, диләр бит. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам – мин хатынымны әнигә охшатып эзләмәдем. Мондый нәрсә уемда да булмады. Аларның үзара мөгамәләләре бик яхшы һәм бу, беренче чиратта, әнинең уңышыдыр. Миңа калса, безнең әни кем белән дә уртак тел табар иде. 
 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Безнең дә төрле вакытлар булды. Ләкин Алсуның «мин синнән күбрәк табам» диюен ишетмәдем. Бу хакта борчылуым да булмады. Тормыш бит бу: бүген уңыш береңә күбрәк елмая, иртәгә – икенчеңә. Әйе, кемдәдер мал табу сәләте күбрәк. Ләкин иртәгә кем кемгә таяныч буласын беребез дә белми. Икең арасындагы мөнәсәбәтләр тотрыклы икән, гаилә нинди генә очракта да нык буладыр. 
 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Ничек итеп белдерә бит әле ул аны?! Әгәр турыдан-туры бәреп әйтсә, дөрес аңламаска мөмкиннәр, кыз баланың үзенә зыян гына килергә мөмкин. Әлеге дә баягы хатын-кызга гына хас хәйләкәрлеген эшкә җигәргә тиештер ул: җайлап кына, ир-ат сизми дә калырлык итеп белгертергә тиештер. Миңа калса, аларның күпчелеге шулай эшли дә бугай. Без, ир-атлар, «үзебез каратабыз» дип уйлап яшибез. Ә чынлыкта кем белән булырга икәнен хатын-кыз үзе сайлый, үзе хәл итә! 
 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Ир-атның шөгыльле булуы кызыктыр аңа. Яраткан эше яки хоббие, мавыгуы... Ә ир-атның матурлыгы хатын-кыз өчен беренче урында түгелдер. Син, әлбәттә, пөхтә киенергә тиеш, ләкин табигый матурлык төп игътибар үзәгендә була аладыр дип санамыйм. 
 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Андый теләгем юк югын... Чөнки электән үк матур сөйләвемә, тәмле телле булуыма игътибар итәләрдер дип уйлыйм. 
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Дөреслек бардыр бу сүздә. Андый хатын-кызга карап: «Моның инде, мөгаен, берәр кешесе бардыр, – дип уйлыйсың. – Синең кебек йолкыш аңа нәрсәгә кирәк?» – дисең. Бу – яшьлектәге фикерләр. Хәзер, әлбәттә, алай уйламыйм инде. 
 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Безнең Алсу бик пөхтәлек ярата, мин сөйләргә теләгән хәл шуның аркасында килеп чыккандыр инде. Берсендә җиде клипка заказ бирделәр. Әле бу эшкә беренче тотынуым дисәм дә була. Бер ай эчендә эшләргә кирәк иде аны. Ниһаять, барысын да төшереп бетердем, монтажга тотындым. Бишесен монтажлаган да идем инде. Ә беркөнне, өй җыештырып йөргән җирдән, Алсу минем компьютерга да тәртип салырга тотынган. Яңа папка ачканда «новая папка» дип чыга бит, минем алар барысы да шулай гына язылган иде: «новая папка № 1», «новая папка № 2», «новая папка № 3»... Алсу моны дөрес түгел дип тапкан һәм төзәтеп чыккан – папкаларга матур исемнәр кушкан. Ә монтаж программасы, папканың исемен үзгәрткәч, файлларны кайдан алганын күрми башлый. Ул вакытта чәчем бар иде әле – чүт чәчемне йолкып бетермәдем... Хәзер булса алай ук борчылмас та идем, ә ул чакта үзем дә өйрәнчек кенә. Барысын да киредән эшләргә туры килде. 
 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. 
– Безнең 80 процент тормыш минем сүз белән барадыр. Дөресрәге, мин шулай уйлыйм. Ә чынлыкта... Элегрәк кием-салым алырга без гел бергә чыга идек. Бөтен ир-ат кебек мин дә кибеттә йөрергә яратмыйм. Хәтта башым авырта башлый. Ахыр чиктә кызып ук китәм. Ә Алсу... Ул үпкәләгән кыяфәт чыгара һәм мин: «Әйдә, әйдә, нәрсә кирәк, алабыз», – дип, аны юатырга керешәм. Бу да юл бирү дип аталадыр, мөгаен. Ә башка вакыт, өйдә үземне, чынлап та, хаклы дип саныйм икән, шуны төрле юллар белән аңлатырга тырышам. 
 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. 
– Үтереп ашыйсы килгәндә: «Өйдә ашарга бармы?» – дип шалтыратып сорыйм. Юк икән, шаурма коткара – юл уңаеннан алып кайтам. Тәмле дә, туклыклы да. Ашыгыч булмаса, кайтып тиз генә үзем пешерәм. Ләкин соңыннан мыгырдап йөрергә мөмкинмен... Алсуга болай бик авырлык китермәскә тырышабыз: идәнне, савыт-сабаны күптән малайлар юа, энекәшләрен дә карашалар. Гаиләдә балалар хәтерләп калырлык гадәтләр, йолалар булырга тиеш дип саныйм, мәсәлән, туган көннәр үткәрү. Иманым камил, туган көннәрендә әниләре ясаган торт, краб таякчыкларыннан салат һәм мин пешергән пицца гомерлеккә исләрендә калачак. Балачак дигәндә, үзем әбекәйнең шәңгәсен шулай искә төшерәм, әнинең бәлешләрен, өчпочмагын, бишбармагын... Һәм Алсуның да аларны нәкъ әни кебек пешерүен көтәм. 
 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. 
– Бездә киресенчә – һәрвакыт мин соңга калам. Пунктуаль кеше түгеллегемне сез үзегез дә соңга калуымнан сиздегез инде... Театрга, концертка җыенсак та, Алсу мине, гадәттә, ишек төбендә басып көтеп тора. Тик минем бәхеткә, кая барсак та, ул чараны соңарып башлыйлар. «Ашыгып килгән булсак, басып торыр идек әле», – дим.
 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 
– Минем өчен иң авыр әйбер – бүләк сайлау. Туры китерә алмам дигән курку бар. Ә Алсу, киресенчә, барыбызга карата да бик игътибарлы. Бездә шундый тәртип: бөтен бүләкләрне дә ул ала. Осталыгым булмагач, 8 Мартта да, туган көнендә дә: «Сиңа нәрсә алыйм?» – дип үзеннән сорыйм башта. Чәчәкләрне дә бала тудыру йортыннан каршылаганда гына алып барган бар. Үлгән чәчкәләрне кабул итеп бетерә алмыйм... Гөлләр бүләк итү дөресрәктер, әмма өйдә бик күп инде алар хәзер безнең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар