Логотип
Пар алма

«Бездә «теләкләр градуснигы» бар»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Журналист, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров белән шушы хакта сөйләшәбез.

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Данил СӘФӘРОВ, журналист, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе;
гаилә стажы – 11 ел;
өч бала әтисе: Сабир, Нәргизә, Самат.

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Чит хатынныңмы, әллә үземнең хатынныңмы? (Көлә.) Хатын-кыз тыштан тулаем матур булса, үз-үзен караган булса, бик күркәм инде. Карале, моның чәче матур, борыны нинди җыйнак дип анализламыйм, образны тулаем кабул итәм. Башкалар да шулай, күрәсең. Шуңа да бит кайвакыт хатын-кыз нәрсәсендер үзгәртә, әйтик, чәчен кистерә, ә ире моны аңламый да кала.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Көндәлек вак-төяк кимчелекләрен. Ә, бәлки, ул кимчелек тә түгелдер, син генә аны кимчелек дип кабул итәсеңдер...

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Һәр гафу итү-итмәү ситуациядән чыгып хәл ителә. Менә син хәзер әйтерсең «фәләнне гафу итмәм» дип, әмма син ул ситуациядә булмаган, шуңа күрә нәрсәне гафу итәчәгеңне яки итмәячәгеңне алдан берничек тә белә алмыйсың.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһам-ландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Сәер бүленеш... Өйдәге хатын ирне илһамландыра алмыймыни? «Алиһә» һәм «хуҗабикә» сүзләрен капма-каршы кую да аңлашылмый. Монда, беренче чиратта, ирне түгел, хатын-кызны уйларга кирәктер. Аңа ничек рәхәтрәк? Кемгәдер хуҗабикә тормышы белән яшәү комфортлырактыр. Ә кемдер чабышкы ат сыман ыргылып тора – аны өйдә берничек утырта алмая-чаксың. Холыклар төрле бит.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Була аламы түгел, шулай булырга тиеш тә. Дус та, сердәш тә.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Бәлки, онытыр идем дә, әмма Әдилә һәрвакыт искә төшереп тора бит. Кабан күле буенда булган иде бу хәл. Ә танышкан көнне беренче кар яуганы хәтердә. Мамык сыман карны машина өстеннән щетка белән бергәләп сыпырып төшергән идек. Романтика! Ә менә саннарга хәтер начаррак. Никах, туй даталарын искә төшерә башласаң, югалып каласың.

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр, шулаймы?
– Бу гайре табигый нәрсә түгел. Ир кеше балачактан үз гаиләсендә ниндидер модель күреп үсә. Анда исә һәр кешенең үз роле. Шул рәвешле аңа бу нәрсәләр сеңә.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Гаилә өчен куркыныч дип саныйм әлеге күренешне. Хәтта русчалап, риск дияр идем. «Безгә – барыбер, иң мөһиме – бер-беребезне яратабыз», – дип, күпме генә әйтсәләр дә, гаилә өчен бу – сынау. Чөнки әлеге ситуация ир белән хатын мөнәсәбәтләренең табигатенә туры килеп бетми. Бу мәсьәләдә төпченә башласак, борынгы заманнарга барып чыгарбыз. Күз алдыгызга китерегез: ир мәгарәдә, учак янында җылынып ята, ә хатыны аңа тунарга мамонт сөйрәп алып кайта...

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе бел-дерүгә ничек карыйсыз?
– Бер караганда, монысы да табигатькә бигүк туры килми сыман. Белмим... Кешеләрнең мөнәсәбәтләренә караптыр инде. Хатын-кыз ярата икән, ул аны барыбер ничектер әйтә, белгертә – эчендә калдырмый. Аның каравы, һич алдаусыз(дыр). Батырлык өчен «бишле» аңа! Ә менә ир кеше моны ничек кабул итә – анысы бөтенләй икенче мәсьәлә.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Тотрыклылык. Тагын – акыл. Ир-атның ниндидер бер үзәк кылы, «умыртка баганасы» булырга тиештер.

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Ир-ат өчен күп кирәкми: өйдә тынычлык булса, игәп тору булмаса, шул җитә. Ә инде хатын-кыз ир-атны үсендереп торса, «мамонтка ауга барганда» көч бирсә, бу бик акыллы хатын булыр.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Барысы да әлеге дә баягы табигатькә барып тоташа. Бу сорауга җавап – күбрәк хезмәт хакы алучы хатын темасында.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Әгәр сез бәхәсләшәсез яки матур гына фикер алышасыз икән, иң мөһиме – фикер эзлеклелеген, мантыйкны югалтмаска. Кайвакыт хатыным белән бәхәсләшкәндә шаярып әйтеп куям: «Синең белән сөйләшеп, колеямны югалттым, кире үз колеяма күтәреп алып куй әле», – дим.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Әгәр сүз ак һәм кара турында барса, моны исбатлау авыр түгел. Һәм хатыным бу исбатлауны, гадәттә, кабул итә. Ә инде ниндидер хисси әйберләр турында сөйләшсәк... Берәүгә берәү ошый, баганага терәү ошый, диләрме әле? Шуның кебек, монда хаклык юк. Элегрәк мин шундый «теләкләр градуснигы» уйлап чыгарган идем. Әйтик, хатынымның кинога барасы килә, ә минем – паркка. Нишләргә? Кем юл куярга тиеш? Үз теләгеңне «теләкләр градуснигы» белән үлчәп кара. Әйтик, минем паркка бару теләгем 5 балл гына, ә Әдиләнең кинога бару теләге 10 балл кебек хис ителә. Димәк, җыенабыз да кинога китәбез. Әлбәттә, икебезнең дә теләкләребез 10 балл булырга да мөмкин. Әмма андый очраклар сирәк. Монда иң мөһиме – алдаламау, ихлас булу. Әгәр һәр хисеңне 10 балл итеп күрсәтсәң, бу градусник эшләми, бик тиз ватыла.

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез, ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Өченче вариантны шундук сызып атабыз – аш-су пешерергә хирыс түгелмен. Бергәләп кафега чыгып китәбез, бернинди проблема юк!

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Соңга калу – хатын-кыз яки ир-ат сыйфаты түгел дип саныйм. Әмма тегеләре дә, болары да ачуны китерә. Минем үземнең дә кешенең ачуын китергән чагым бар. Сирәк кенә.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Менә бармагымда көмеш йөзек, аны хатыным бүләк итте. Мин үзем файдалы бүләкләр яратам. Сувенир, бизәк ише чүп-чарны яратмыйм. Гомумән, кайбер бәйрәмнәрдә бер-беребезне бүләксез калдырсак та, бернинди үпкә юк. Бөтен нәрсә бар, бөтен нәрсә җитеш, Аллаһка шөкер. Әмма календарь буенча фәлән көн килеп җитә дә, син бүләк бирергә ТИЕШ. Ярый да берәр идеяң булса: ул очракта бик теләп эзлим ул бүләкне, табам, сатып алам, аннан инде тизрәк тапшырасым килә...
Әйтәм бит, бар нәрсә дә бар, шуңа күрә бүләк эзләү еш кына проблемага әверелә. Ә календарь таләп итә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар