Логотип
Шәхес

Язылып бетмәгән портрет

Зөлфирә ТРЕГУЛОВА – сәнгать дөньясында танылган, абруйлы белгеч. Бик аз гына аралашкан арада без аның турында күбрәк белергә, ул яшәгән дөньяга төрле күзлектән карарга тырыштык. Журналист язган сурәт, бәлки, эскиз дәрәҗәсендә генә килеп чыккандыр.
Ни хәл итәсең, мәшһүр картиналар өчен дә элгәре эскизлар ясала. Безнеке – төрле жанрда, төрле стильдә...


«Шаһзадә Аккош» Казанга килде! «Гасыр даһие» дип исемләнгән күргәзмә кысаларында Казан эрмитажында тамашачыларга тәкъдим ителгән «Царевна-лебедь»» картинасы рәссам Михаил Врубельнең иң мәшһүр картиналары исәбендә йөри. Шуңа күрә бу картинаның Казанга килүе Татарстанның сәнгати елъязмасында истәлекле вакыйга сыман кабул ителде. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиеваның илнең иң мәшһүр музейлары белән багланышлар урнаштыру җәһәтеннән туган аралашулары Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман инициативасы белән дәвам итте.

Бар дөньядан яңа технология, үсеш юлларын барлап, аларны республикага китертү юлларын эзләүче Илбашыбыз да бу эшкә теләктәшлек күрсәтте. Бүтәнчә була да алмый. Чөнки әлеге проект дөньяның иң югары стандартларына таянып эшләнде, һәм ул Республикага музей эшчәнлегенә мөнәсәбәтле яңа эш ысулларын да алып килде. Бәлки нәкъ менә шушы нәрсә әлеге күргәзмәне уникаль итәдер дә. Третьяков галереясы директоры Зөлфирә Трегулова күргәзмә ачылышына Казанга килгәч, бу күргәзмәнең Россия киңлекләрендәге беренче төбәк проекты булуын гына искәртте, һәм аның Мәскәү, Санкт-Петербург кына түгел, ә бәлки дөнья стандартлары дәрәҗәсендә оештырылуын билгеләп үтте. Зөлфирә ханым эшне оештырудагы бу яңалыкның республиканың калган музейлары – ә аларның хәзинәләре «җанлы» экспонатларга аеруча бай! – эшчәнлегендә дә чагылмый калмасына өметләнүен дә белдерде. 



Безгә – гади тамашачыларга – бу технологияләрне чамалап алу җиңел булмас – бер-берсен баета торган төсләр һәм нурлар балкышында яктылыкның күп мәгънәле хасиятен дә без, бәлки, тоеп бетерә алмыйбыздыр. Әмма профессионаллар командасының биниһая олы хезмәтенең хикмәте дә шунда – тамашачы залга килеп керүгә үк XX гасыр башы атмосферасына чумсын, тарихи вакыйгаларга да, җәмгыятьнең яшәү рәвешендә генә түгел, бәлки сәнгатьтә, хәтта модада да, революцион саналган үзгәрешләргә бай ул заманның рухын тойсын өчен һәр деталь җентекләп уйлаган, дөрес итеп оештырылган яктыртуның һәр әсәрне «уйнатып» җибәрүе, экспозициянең гармониялелеген тәэмин итә икәнлеге бәхәссез. Тамашачы Казан эрмитажы күргәзмәсендә Третьяков галереясыннан килгән 50 картина белән бергә Казан рәсем сәнгате музееннан китерелгән 20 картина белән хозурлана. Төрле жанрларда һәм стильләрдә, төрле сәнгать чаралары ярдәмендә иҗат ителгән булсалар да, бу картиналар бердәм рух, бердәм мәсләк белән өртелгән. Үзәктә торган картина, әлбәттә, «Шаһзадә Аккош». Ә безнең өчен күргәзмәнең үзәк фигурасы – Зөлфирә Трегулова үзе. 


Модерн

Без иң әүвәле аны эшлекле, җитди, тәвәккәл, матбугат басмалары арасыннан «Коммерсантъ» газетасын гына сайлап укый торган ханым итеп күрдек. Аның вакыты юк – үзе өчен яңа булган чираттагы шәһәрдә күргәзмә ачуга ук аның, тиз-тиз генә кофе эчеп алып, шалтыратуларга, электрон хатларга җавап биреп, хәбәрләргә күз ташлап, һәртөрле сорауларга җәһәт кенә җавап биреп, тормышның тыгыз ритмыннан тайпылмыйча эшен дәвам итәсе бар. Ул әйләнешкә кереп киткән кыланчык сүзләр белән сөйләшкәнне яратмый. «Концепция» димәс, «фикер» дияр. Киемне үзебезнең осталарныкын гына кияр. Сәнгатькә килгәндә, – «безне-келәргә җитми!» дияр. Журналистларның провокацион соравы әзер: «Мәшһүр «Кара квадрат» чыннан да бөек әсәрме соң ул? Әллә надан булып күренергә теләмәүдән генә пьедесталга куелган әсәрме?» Зөлфирә ханым аздан гына ярсып китмичә кала. Әмма шунда ук үзен кулга алып, безгә – дилетантларга – «патшаның һич тә шәрә патша булмавын», ягъни Каземир Мале­вич­ның бу әсәре даһи әсәр булып, сәнгать дөньясында Рафаэль Санти­ның «Сикстин мадоннасы» белән бер рәткә куела торган әсәр икәнлеген төшендерә.
Профессионал шул Зөлфирә Исмәгыйль кызы! Дөнья­күләм танылган музейга директор итеп савыты буш кешене куймаслар! Алай гына да түгел – Зөлфирә Трегу­лова үз урынында! Хисләремне, аңа мөнәсәбәтем­не өндәү билгеләре белән көчәйтеп куйдым куюын, әмма аны ачып бетерә алмадык. Ниндирәк кеше ул, ни белән яши? Беренче чиратта – эш белән! Авангард стилендә!



Неореализм

Сәнгатькә чират тору? Бүгенге көндәме? Әйе, мөмкин хәл бу! Чөнки «акчага корылган», стресска төрелгән «җансыз» заманда да рухи азыкка ихтыяҗ бетмәгән! Данлыклы галереяга эләгү өчен тезелеп киткән озын-озын чиратларда чит илләрдән килгән туристлар гына түгел, бәлки үзебезнекеләр дә байтак. Төрле катлам вәкилләре бар анда – финанс ягыннан төрле мөмкин­лек­тәге кешеләр. Хәтта теге яки бу экспозицияне уздыруда ярдәм итеп, исемнәрен танытырга омтылган меце­натлар чираты да бар әле. Әйе, дәүләт ярдәме сизелеп торган заманда да сәнгать шундый хәйрияче­ләргә таяна. Илкүләм алганда, шөкер, иганәчеләр байтак икән. Бу изге эштә безнең үзебезнең данлы тарихыбыз бар! Һәм Европа, Америка илләрендә чәчәк атучы аерым бер катлам мәнфәгатьләрендә эшләп торучы хосусый галереялар бу тарихта зур урын алмый. Безнең бәхеткә күрә, илебездә сәясәт бер – сәнгать халыкка хезмәт итәргә тиеш! Музейлар арасындагы хезмәттәш­лекнең, меценатларны ярдәмгә чакыруның максаты да – халык белән сәнгать арасын якынайту өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалану, мәдәни байлыкны лаеклы итеп яшәтү, дөньяга күрсәтү, күргәзмәләрне дөнья­күләм дәрәҗәдә оештыру. Ә бит картиналарны бер илдән икенче илгә алып бару өчен генә дә гаять күп акча кирәк! Химаячеләр җәлеп итәргә тырышу ка­дә­ресе – үзе бер сәнгать. Монда югары профессиональ әзерлек кирәк. Нәкъ менә шушы картинаны күргәзмәгә кую, аны китертү яки сатып алу өчен акча түләгән кеше шулкадәр зур чыгымнарның асылын, максатын һәм дә ки үзе капиталын нәрсәгә салганын аңларга тели – һәм шуны аңлата белү сәнгать белгеченнән үзе бер осталык, белем таләп итә.

Халык шулкадәр зур чыгымнар тотып әзерләп, экспо­­зицияләргә «төреп» бирелгән сәнгатьне кабул итәргә әзерме соң? Кирәксенәме ул? Югары мәдәният кыйммәт­ләре фәкать үтә интеллектуаллар һәм кесәләре калын кешеләр өчен генә ләззәт алу чыганагы булып калмыймы икән? Киң катламның кызыксынуын уяту, халыкның «агылып» музейга баруын тәэмин итү өчен дә музей хезмәткәрләре армый-талмый хезмәт куя. Әйтик, Валентин Серов картинасы куелган күргә­змәне көнгә 2,5 мең кеше карады. Кешеләр, яңгыр дими, җил дими, чиратта тордылар. Залларның мөм­кинлеге булса, бу сан тагын да зуррак булыр иде. Димәк...


Акционизм

Әйе, хәрәкәт кирәк! Дөньякүләм танылган шедеврлар яки даһи дип аталган исемнәр кешеләрне күбрәк җәлеп итә, әлбәттә. Ә бит музей фондларында сакланган картиналарның күбесе игътибарга лаек! Гасырлар узган саен бәясе арта гына бара торган сәнгать әсәрләрен – кыйммәтле хәзинәне саклауны тәэмин итү генә җитми әле. Аларны халык хозурына тәкъдим итә, күрсәтә белергә, махсус акцияләр үткәрергә дә кирәк. Бу эштә дә тик тормыйлар! Третья­ков галереясының Мәскәү елгасына караган тарафтан да ишекләре ачылды. Кы­зыклы, затлы сувенирлар сатылучы музей кибете дә эшләп тора янәшәдә. Ише­галды ягында музыка фестивале үткәрелә... Мультиме­диа чаралары да хәрәкәткә китерелде. Тамашачыны компьютерыннан, социаль челтәрләрен­нән аерып, музейга китерү өчен алар яр­дәмгә килә. Арзанлы гына, әмма үтемле ролик «сән­гать­тән ерак торабыз» дигән кешеләрне дә кузгатып, музейга алып килә ала икән! Мәсәлән, видеода «терел­телгән» «Персик тоткан кыз» картинасының тизеры ярты миллион чамасы кешене җәлеп итте. Шуларның кимендә меңе музейга килде. (12 яшьлек Верочка Мамонтованың садәлеге, нәфислеге күңелне таң җиле кебек сафландырып алуы хак бит инде, әйеме?).



Галереяга интернет мәйданында гына да виртуаль экскурсияләр ясап алырга мөмкин – бар илләрдәгечә, андый мөмкинлекләр монда да тудырылган – әмма музейга килеп, картинаны үз күзләрең белән күрүгә җитәме соң?! Гасырлар катламын кичеп әллә ничә буын кешеләрне сокландырган картиналар белән хозурлану, шул заман рухын, кичерешләренең тәмен татып, картинага кереп калган кешеләр язмышы белән яшәп алу... – көндәлек мәшәкатьләреннән арынып, мәңгелек каршында туктап алу кебек бит бу. Тормышыбыз стресслар, ыгы-зыгы белән тыгызланган саен бу мизгелләр кадерлерәк тә әле. Моны тансыклаучылар да күбәя бара. Әйтик, Иван Айвазовский картинасы каршында, диңгезнең биниһая кодрәтен, ярсуын, мәһабәт иркенлеген, шашкын бәйсезлеген тоеп, тынсыз калуны ни белән чагыштырасы? (Ә бит Иван Айвазовскийның тамырында да татар каны аккан: әнисе Миңлегөл – кырымтатар кызы, әтисе әрмән кешесе). Хәер, һәр әсәрне һәркем үзенчә тоя, Диңгез белән һәр кешенең үз әңгәмәсе.
Һәр кешенең күңелендә үз дулкыны, үз давылы!
Әйе, мондый «Һава алыштырулар» һәркемгә кирәктер.
Әлбәттә, мондый мәшһүр музей җитәкчесенең һәр әсәр янында нечкәреп торырга вакыты юк. Аңа инде күбрәк финанс-хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәргә, һәр тиенне санап торган килеш тә галереяны гөрләтергә кирәк. Ләкин шулай да директорның йөрәк түрендәге төп урынны теге яки бу күргәзмәне ничегрәк корырга, хәзинәне табынга ничек «тәмле итеп кую» мәсьәләсе биләп тора. Күргәзмәнең идеясен аныклау, экспонатлар сайлап алу, килешүләр төзү, үз дигәнеңә ирешү юлларын табу өчен дөньяда булып тора торган мәдәни
һәм сәнгати яңалыклардан хәбәрдар булу гына аз, бәлки, иҗатчы да, дипломат та, хисапчы да булырга кирәк. Зөлфирә Трегулованың бу өлкәдә тәҗрибәсе бик бай – аның куратор сыйфатындагы иң беренче проекты ук – Вашингтондагы Смитсон институты белән бергә оештырылган «Мәскәү – хәзинәләр һәм традицияләр» дигән күргәзмә Изге ниятле уеннар кысаларында Сиэтл шәһәрендә 920 мең кешене җәлеп иткән.
 

Классицизм

Хатын-кыз нинди булырга тиеш? Идеал кем образында – «Шарга баскан кыз»ның һава сыман җиңел гәүдәсендәме, әллә «Билгесез ханым»ның серле карашындамы? Юк, юк! Хатын-кыз акыллы булырга тиеш! Һәм әле тагын чыдам да (бар йөкне үзеңә алып, аны «тартып» бару дигән сүз түгел әле бу!). Ул барысына да түзәргә сәләтле. Рус хатын-кызлары образларында болар барысы да чагыла. Әмма ләкин Иван Крамской­ның «Билгесез ханым»ы – өлге түгел! Ачык коляскада, вуальдән Аничков күперендә сурәтләнгән ханым һич тә югары даирәдән түгелдер. Лев Толстойның Анна Каре-нинасын кем генә күрә алды микән аңарда?! Трегулова өчен хатын-кыз идеалы «Сикстин мадоннасы» сурәтендә икән.
Безнең мадоннаның – Зөлфирә Трегулованың юка иңнәрендә нинди авырлыклар күтәргәнен белмибез без, әмма аның бу сынаулардан җиңеп чыга алганлыгы шик уятмый. Дөньяның һәм илнең зур-зур галереяларын җитәкләгән сирәк ханымнарның берсе беренче карашка гына җиңел адымнар белән болытлар өстендә йөзгәндәй, ихтирамлы карашларда коенып, атлап бара сыман. Мондый профессиональ уңыш һәм дәрәҗә җиңел генә бирелмәс. Әмма ул яулаган үрләр аңа тыенкы бер көч бирүче, рухи нурын, эчке матурлыгының яктылыгын балкыта торган фон, җирлек булып кына күренә. Бу үрләрне без дә, рәссам Рафаэль Санти сыман, пәрдә артына яшереп торыйк.
 

Импрессионизм

Төрле төсмерләр белән балкып алучы төсләрнең акварель җиңеллеге хатын-кыз сыны рәвешен ала. Ихтимал, бу хатын-кыз кичләрен ялгыз гына каршылый торгандыр. Әмма көннәре эш-мәшәкатьләргә күме-леп уза, аралашу, хәрәкәт, алга омтылыш тулы алар. Шәхси тормыш хакындагы сораулар нәфис томанда җавапсыз эленеп кала. Аның каруы, гаиләсе, балалары турындагылары салават күперендәге төсләр балкышына, җете төсләргә манылган. Алар – шатлык һәм горурлык чыганагы. Әни кешене тулаем биләп алган мавыгуны балалар аңлыймы, уртаклашамы? Әлбәттә, ул аларга да йоккан. Шулай булмаса, бер кызы Мәскәү университе­тының сәнгать белеме факультетын сайламас иде. Аерым яшиләр икән. Шуңа күрә әни кешедә иртәнге һәм кичке ашлар кайгысы юк. Кафе-рестораннар барында үзе өчен генә вакытын әрәм итеп тормый. Димәк, икенче җан ризыгына – китапларга вакыт күбрәк кала. Әлбәттә, ул укырга ярата. Рәсем ясый торгандыр дип уйлап та карамагыз. Көне буе бөекләр иҗаты арасында йөргәннән соң, батырчылык итеп,
кем генә кулына кылкаләм алыр иде икән? Әлбәттә, сәяхәт итәргә ярата.



Абстракт экспрессионизм

Зөлфирә Трегулова милли йөзне һәм милли сән­гатьне саклау тарафдары. Этнография темасын «изүче» һөнәрчелекне өнәп бетерми ул. Үзен «дөнья кешесе» дип таныган бу шәхесне ниндидер милли тамырларга бәйләп куярга тырышу да үзен акламас иде. Балтыйк буенда туып-үскән, бала вакытта Ленин­градка килеп йөргән (Эрмитажда беренче тапкыр 7 яшендә булган ул). Хәзер инде Мәскәүдә яши. Аның тормыш офыклары дүрт тарафка да караган. Әмма... төрки канлы әби-бабайларның милли ризыклары да хәтер күзәнәкләренә кереп калган. Ул хәтердә тагын бик тә кадерле булып уелып калган сүзләр дә бар. Аерым сүзләр генә шул... Аның каруы, латыш, инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Немец, француз, итальян телләрен дә кирәге чыккан кимәлдә белә. Җыйнаклык, өйгә кергәндә аяк киемен салу кадәресе дә татар әни өйрәткән әдәп. Зөлфирә Исмәгыйль кызы Трегулова портретындагы милли штрихлар шулардан артмый. Әлегә...
Әмма Казан... Казан аның йөрәгендә күмелгән милли орлыкларга шытым элдерде бугай. Һәрхәлдә, Казанда ул «минем кызларым Казанга килергә тиеш», дигән фикерне күңелендә ныгытып куйды. Әйдәгез, без бу портретны, үзебезнең милли өслүбтә, тәмамланмаган килеш калдырыйк.



Биографик белешмә
1955 елда Ригада кинематографистлар гаиләсендә дөньяга килә.
 1977 елда Мәскәү университетының сәнгать белеме бүлеген тәмамлый. 
 1993–1994 елларда Нью-Йоркта стажировка үтә.
 1998–2000 елларда А. С. Пушкин музеенда бүлек мөдире.
 2002–2013 елларда «Мәскәү Кремле» музей-тыюлыгы генераль директорының урынбасары булып эшли.
 2015 елның 10 февраленнән Дәүләт Третьяков галереясының генераль директоры.
 Ул күпсанлы халыкара күргәзмәләр кураторы сыйфатында Берлин, Бильбао, Венеция, Нью-Йорк, Лондон маршрутларында йөреп 
кайта.
 Күпсанлы бүләкләре арасында чит илдә бирелгәннәре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар