Логотип
Шәхес

«Яшьлек миңа өч мәртәбә килде»

Адәм баласының күңеле канатлы, гомер юлы исә сикәлтәле-кантарлы. Күкләргә күтәрел­гәндәй очынган вакытлар да, абынып егылып борынны канаткан чаклар да була.
Бик бәхетле дип саналган кешеләрнең дә гомере тоташ шатлык-сөенечләргә генә уралып узмый. 
Тормышта нәрсә күбрәк: сөенечләреме, көенечлә­ре­ме?.. Бу, әлбәттә, тәкъдиреңә ни язылган булуга бәйледер. Әмма кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Иң беренче чиратта, аның яшьлегендә дөрес юл сайлавына бәйледер бу. Нинди эшкә аеруча сәләтле икәнеңне аңлап, күңелеңә ятышлы һөнәр сайлап алу мөһим. 
– Тәпи йөри башлаганчы ук телең ачылды, – дигән иде миңа әнкәем. – Сәке түрендә бертуктаусыз тәтелдәп утыра идең.

Киләчәктә тел тегермәне тартып тамак туйдырачагым шул чагымнан ук беленгәндер, күрәсең. Әмма мин әдәбиятка шактый соңарып килдем. Ник алай булгандыр, үзем дә аңламыйм. Башлангыч классларда ук шигырьләр язып, аларны сәхнәдән укый идем, мәктәпнең стена газетасын чыгаруда башлап йөри идем югыйсә. Хәтта пьеса да язып карадым.

Педагогия училищесында, институтта укыганда музыка коралларында – скрипкада, мандолинада, пианинода, аккордеонда уйнарга өйрәндем. Кичәләр үткәргәндә бик актив булдым, спектакльләр куйганда катнаштым. Парашюттан сикерү түгәрәгенә йөрдем, хәтта бер тапкыр сикердем дә. Шахмат уйнарга ярата идем, институтның чемпионы булдым. 

Редакциягә юлны Казан педагогика институтының өченче курсында укыганда гына таптым. «Яшь сталинчы» газетасында беренче мәкаләм басылып чыкканнан соң мин инде Матбугат йортына эземне суытмадым. Диплом алгач, «Чаян» журналында биш ел корректор булып эшләдем, аннары мине «Азат хатын» журналына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакырдылар.

Язу сәләтенә ия булган татар хатын-кызы өчен моннан да яхшы урын дөньяда юк. Газеталарда, нәшриятта эш тыгыз, журнал исә айга бер генә чыга, язар алдыннан ныклап фикер тупларга, язганыңны кат-кат төзә­тергә вакыт бар. Без анда дүрт иҗади хезмәткәр идек: җаваплы секретарь Марс Шабаев (соңрак аның урынына Габдулла Шәрәфетдинов килде) һәм өч хатын-кыз: Диләра Зөбәерова, Кояш Тимбикова һәм мин. Бауман урамындагы атаклы Матбугат йортының икенче катындагы ике бүлмәдә утырабыз, Язучылар берлеге идарә­сенә юл безнең турдан уза. Ишегебез гадәттә ачык тора, идарәгә килгән-киткән олы язучылар тукталып сәлам бирәләр, күп очракта кереп, сөйләшеп утыралар. Ниләр язуыбыз белән кызыксыналар, кулъязмаларыбызны бик теләп укырга алыналар, фикерләрен әйтәләр. 

Әдәбиятта беренче адымнарын атларга омтылган яшь каләм иясе өчен бик зур мәктәп иде бу! 

Беренче елларны күләмле әдәби әсәрләр язу турында хыялланырга батырчылык итми идем әле. Бу хакта миңа редакторыбыз Асия Фәридовна Хәсәнова әйтте:
«Мин сине язучы булырсың дип уйлыйм», – диде. 

Ул безнең редакциянең Язучылар берлеге белән бер партия оешмасында торуына да иреште. Тукай исемен­дәге клубта уза торган җыелышларда исемнәре мәктәп дәреслекләреннән укып күңелгә сеңеп калган шәхесләр белән янәшә утыра, трибунадан чыгышлар ясый идек. 

Журнал Татарстанныкы гына булып саналса да, Асия Фәридовна аны дөнья мәйданына чыгаруны максат итеп куйды. Һәм без моңа ирештек тә. Ул дүрт йөз мең данә тираж белән басылып чыга һәм татарлар яши торган һәр төбәккә барып җитә иде. Татарлар зур тарихлы, дәүләтле, уңган, батыр, акыллы, дус халык – без менә шушы хакыйкатьне укучыларыбызга сеңдерү өчен тырыштык. Чын күңелемнән ышанам: ул елларда бу журнал милләтебезне туплауга зур өлеш кертте.

Ул чакта әле интернет юк, телевидение яралып кына килә, радионың да радиусы бәләкәй. Мондый шартларда җырчыларыбызның, артистларыбызның фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез булды, әлбәттә. Әмма алар да ерак төбәкләргә теләгәнчә еш бара алмыйлар иде. 
Ибраһим Гази, Атилла Расих, Мирсәй Әмир, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов биргән киңәшләрне һаман исемдә тотам.

Журнал исә ай саен килә! Милләттәшләребезгә тарихи ватаннан яңа хәбәрләр китерә. Иң сөенечлесе: яңа җырларның сүзләрен генә түгел, ноталарын алып килә. Татар өчен милли җыр-моң туган тел белән янәшә йөри бит ул. Милләттәшләр төрле кыйтгаларда концертлар куйганда яңа җырларны безнең журналдан алалар. Калфаклы сандугачыбыз Сара апа Садыйкованың гына да күпме җырлары халкыбызга нәкъ менә безнең журнал аша барып иреште! Милләтебезнең йөзен билгели торган һәммә сыйфатлары турында мәгълүмат бирелә иде журналда. 

Халкыбызның каймагы – күренекле шәхесләре турында да... Дан казанган батырлар, зур ачышлар ясаган галимнәр, табиблар, әсәрләре халыкның мәхәббәтен казанган язучылар, композиторлар, рәссамнар, танылган артистлар. Күпме яшь талантлар беренче булып безнең журнал аша танылды! 
Хәзерге белән чагыштырганда юка гына иде журналыбыз, сары гәзит кәгазендә басыла иде. Әмма йөз меңнәрчә укучыларыбыз өчен җан азыгы иде ул. 

Фән докторлары исеменә лаек булган татар хатын-кызларын барладык, күбесе белән тыгыз элемтә урнаштырдык. Минем үзем өчен арадан берсе – медицина фәннәре докторы, профессор Зәйнәп Нәҗип кызы Якубова бик якын кешегә әверелде. Үз өлкәсендә исеме бөтен СССРга гына түгел, хәтта чит илләргә дә мәгълүм шәхес иде ул. Совет хатын-кызлары комитеты әгъзасы. Аның янында мин үземне бик кечкенә кебек хис итә идем. Ә ул мине үзенә тиң күргәндәй сөйләшә! Берзаман аның хакында «Советская женщина» журналында мәкалә чыгарырга планлаштырдылар. Аны Мәскәүнең үзеннән килгән журналист язды. Аның язганнарын танышу өчен алдан Зәйнәп апага җибәргәннәр, ул исә укып чыккан да, редакторга: «Бу язма миңа ошамады, минем хакта Мәдинә Маликова язсын», – дип хат җибәргән. Аның теләген үтәмәделәр, әлбәттә, әмма минем өчен бу сүз орден алганнан дәрәҗәлерәк тоелды. 
– Мәдинә, роман яз син, вакыйгаларын мин сөйләрмен, – диде ул берзаман. Мием түнеп китте дисәм дә, арттыру булмастыр. Чөнки хикәяләрем, повестьларым басылып килсә дә, роман язу турында хыялланмый идем. 
Эшкә тотындык без. Әледән-әле очрашабыз, ул сөйли, мин күңелемә сеңдереп барам...

Роман 1983 елда «Казан утлары» журналында «Ак давылда тал бөресе» дигән исем астында, бер елдан соң «Шәфкать» исеме белән китап булып басылып чыкты. Аның татар телендә хатын-кыз язучы язган беренче роман икәнлеген мин соңрак кына белдем. 
 
Әдәби иҗат өлкәсендә дә елдан-ел үсә килдем кебек. Әледән-әле күләмле әсәрләрем чыгып тора, пьеса­ларым театр сәхнәләрендә уйнала. 

Бу хәл мине тирән уйга да салды. Ничек инде ул алай? Халкыбызда талантлы кызларга беркайчан да кытлык булмаган бит! Минем әнкәем, мәсәлән, шигырь чыгарырга ифрат оста иде. Хәзерге вакытта яшь талантларны барлаганда кызларның күплеге күзгә ташлана. Ни сәбәптән моңарчы бер татар хатын-кызы да күләмле әсәр язарга алынмаган? 

Шушы сорауга җавап эзләп, мин үткәннәргә борылып карадым, әби-әниләребезнең яшәешен күзалларга тырыштым. Совет власте хатын-кызларны ирләр белән тигез хокуклы дип игълан иткән итүен. Әмма табигать-нең үз законнары, хөкүмәт куша дип кенә алар үзгәрми. Сәламәт хатын ел аралаш буйга уза. Бездән алдагы чорларда йөклелектән саклану-котылу чаралары булмаган. Хатын кеше гомере буе йә көмәнле йөргән, йә бала имезгән. Балаларының күбесе үлгән. Андый ананы ир-ат белән бертигез санап буламыни? 

Бервакыт мин Әмирхан абый Еникидән: «Яшь талантларның күпчелеге кызлар, ә язучылар берлегендә алар уннан бер генә. Нишләп алай икән?» – дип сораган идем. «Кияүгә чыгалар да югалалар», – дип җавап бирде ул. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин «Кояш күпере» исемле повестемны укып чыккач: «Хатын-кызга яшәү, ир-ат белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак икән», – дигән иде. Аңарчы ул бу хакта уйлап та карамаган! 

Хәер, ирләрнең кайсы гына моны уйлап баш катыра икән? Күңеле белән ул үзенең хатын-кыздан өстенлеген һәрдаим тоеп яши. Табигать аның буен озынрак, беләген көчлерәк итеп яраткан. Әмма акыл, зиһен үткенлеге, хисләр тирәнлеге һәм кайнарлыгы ягыннан аларның хатын-кыздан өстенлеге исбат ителмәгән әле. 

Зәйнәп Якубова кебек талантлы, киң карашлы табибларның тырышлыгы белән безнең буынга баланы тансык булганда гына табарга һәм сәламәт үстерергә, нәтиҗәдә хатын-кызларга үз талантларын ачарга мөмкинлек туды. Бәхетемә, минем гомер шушы чорга туры килде. Менә нилектән «Шәфкать» – хатын-кыз каләме белән иҗат ителгән беренче роман булган да! 

«Азат хатын» журналы хатын-кызларның иҗатта ирләрдән һич тә калышмаганын исбат итте. Без һәммәсеннән уздырдык – тиражыбыз татар матбугатында иң зурысы иде. Хезмәтебез югары бәяләнде дә: миңа, башка каләмдәшләрем белән беррәттән, журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Гомеремнең чәчәк атып, җимешләнгән чоры журналның иң данлы чагына туры килде. Хәзер инде ул вакытларда бергә эшләгән язучылардан бер мин генә исән калдым. Хезмәттәшләремнең арабыздан киткәненә шактый еллар узды – урыннары җәннәттә булсын. 

...Журналда мин егерме өч ел эшләдем. Килде бер көн, яраткан эшемнән китәргә мәҗбүр булдым. Кудылар дип әйтә алмыйм, әмма нык гарьлән­дерделәр. Матбугат белән җитәкчелек итүче бер яшь кеше: «Хатын-кыз коллективын кулда тоту өчен ир кеше кирәк!» – дип йөземә бәреп әйтте. Әгәр минем урында ир кеше булса, аны Язучылар берлеге яклап чыккан булыр иде. Ләкин анда да миңа шул ук сүзләрне кабатладылар: хатын-кызлар белән ир кеше җитәкчелек итәр­гә тиеш. Кайсы яхшы эш урынына сайлаганда, син ир затыннан, шуңа күрә эшкә алмыйбыз, дип әйтәләр икән?

Пенсия яшем дә җитмәгән килеш, мин өйгә кайтып утырдым. Күп тә үтмәде, илдә зур үзгәрешләр башланды, авыр еллар килде, әдәби әсәрләр язып тамак туйдыру мөмкинлеге бетте. Өлкән каләмдәшләрем мисалында күреп тора идем: иҗади байлыклары арткан саен, аларның абруе да югарырак күтәрелә, әдәби бүләкләре, язучы буларак мактаулы исемнәре арта. Мин исә бу яктан караганда буш кул калганмын булып чыкты. Киресенчә, китте чигенү, артка тәгәрәү: Язучылар берлегендә идарә әгъзасы идем, аннан төшеп калдым. Әдәби журналның редакция әгъзасы идем – аннан сыздылар. Проза секциясенең җитәкчесе идем – үземә әйтеп тә тормыйча гына урыныма башка берәүне – билгеле инде ирләр затыннан – куйдылар. 

Мин боларны бик авыр кичердем. Яшем өлкәнәеп килгәндә, яшьлегемдәге кебек юллар чатына чыгып баскан кебек тойдым үземне...

...Анда-монда сугылганнан соң, күңелемә ятышлы яңа шөгыль таптым – «Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте» оештырдым. «Шәфкать» исемле роман язган кеше бит мин – нигә әле мохтаҗларга ярдәм итү белән шөгыль­ләнмәскә! Моның өчен хезмәткәрләр ялларга, транспорт булдырырга туры килде. Төрле курсларда укыдым, машиналар белән йөк ташу буенча диспетчер дипломы, шоферларның юлламасына медицина тамгасы куярга хокуклы шәфкать туташы таныкнамәсе алдым. Һәм яшьләр белән беррәттән җигелеп эшкә керештем. 

Авыр елларда оешма аша меңнәрчә мескен-фәкыйрьләргә ярдәм күрсәттек. Хөкүмәт безгә акча бирми иде, без хәллеләрдән сорап алып, хәлсезләргә өләштек. Яхшы кешеләрнең күплеге хәйран калырлык иде. Чечняда сугыш барганда өч тапкыр халыктан җыелган ярдәмне зур-зур фураларга төяп, гуманитар колонналар җитәкләп, Татарстан байракларын һәм Кызыл Ай флагларын җилфердәтеп, меңнәрчә чакрым юл үттек... 

Безгә кадәр дә, бездән соң да җөмһүриятебездән дөньяның төрле кыйтгаларында фаҗигагә юлыккан халыкларга күп-күп ярдәм җибәрелә. Алар Россия дәүләте исеменнән, Кызыл Хач байрагы астында илтеп тапшырыла. Үз республикабыз исеменнән, милли-дини йөзебезне билгеләгән Кызыл Ай байрагы астында, уннарча фуралар тезелеп, кайчан да булса тагын шундый озын юллар үтә алырлар микән? Без, башка халыкларга ярдәм кулы сузу белән бергә, үз халкыбызның зурлыгын, игелеклелеген күрсәтү өчен дә тырыштык. 

Шунысы уйга сала: нишләп безнең гайрәтле ир-егетләребез, хәләл көч белән тапкан малларын гуманитар колонналарга төяп, башка халык исеменнән, ят байрак астында озата икән? Без, хатын-кызлар, игелекне үз хал­кыбыз исеменнән эшләп булганны исбатладык бит инде! 
Бу оешмада мин бик зур тормыш мәктәбе үттем. Һәм киләчәктә язачак әсәрләрем өчен мая тупладым. 

Шөкер, илдә сугыш тынды, халыкның хәле яхшырды. Шушы минутта ярдәм өмет итеп бусагабызны атлап кергән ач-ялангачлар күренми башлады. 
Миңа гомеремдә өченче тапкыр үземә яңа юл табарга һәм аннан яшьләр белән беррәттән атларга кирәк булды. Хәер, элекке һөнәремә кире кайттым, дисәм дә ярар иде. Коралым шул бер каләм бит. Әмма журналда эшләгәндә баш очымда юл күрсәтүче, киңәш бирүче, эш белән тәэмин итүче һәм хезмәтем өчен әҗерен түләүче бар иде. Хәзер андый ышык-канат юк. 

Хәзерге көндә китап кибетләренең киштәләрендә сигез исемдәге китабым тезелеп тора: алар тузан җыеп ятмый, сатылалар. Мин аларны кемнәрдәндер матди ярдәм сорап алып түгел, үз хисабыма бастырып чыгарам. Ел саен берне, ә кайчакта икене дә. Алар үз-үзләрен аклап кына калмый, каләм хакы да китерә. Күпләр акча юклыктан, чыккан китапларның сатылмавыннан зарлана. Татар китап укудан бизде, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу нахак сүз. Әдәбият сөючеләрнең яңадан-яңа буыннары үсеп тора, матур әдәбиятка, кызык китапка ихтыяҗ зур. Матур, кызык кына булсын, яз да яз! 

Һәм мин укучыларымның күңеленә хуш килерлек әсәрләр иҗат итәргә тырышам. Күпләрдән: «Сезнең китапларны укып үстек!» – дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Беренче итеп, гадәттә, «Шәфкать» романын телгә алалар, ул мәктәп һәм медицина көллиятләре программаларына кертелгән. Иң куандырганы: аны кибетләрдән хәләл акчаларына сатып алучылар хәзер дә бар. 

Гомер уза тора, китапларны язу гына түгел, сату белән шөгыльләнә башлавыма да унбиш ел тула икән. Үзенә күрә бер юбилей. Шуңа өстәп, үземнең дә юбилеем якынлашып килә – сиксән яшемне тутырам. Үткән­нәргә борылып карап, баштан узганнарны күз алдыннан уздырам, эшләгән эшләремне барлыйм. Мондый очракта иң беренче итеп гаиләңне уйлыйсың, билгеле. Ул яктан зарланырлык түгел: ирем – шагыйрь Әхмәт Рәшитов белән тигез картаябыз, ике ул үстердек, алар инде шактыйдан үзбаш яшиләр. Иҗади байлыгым турында кыс-кача шуны әйтергә була: тугыз романым, шактый санда повесть-хикәяләрем басылып чыккан икән. Егерме сигез китабым (дүртесе Мәскәүдә рус телендә) нәшер ителгән, биш пьесам театрларда куелган, «Сөембикә» исемлесе Тинчурин театрында хәзер дә уйнала.

Әдәби әсәрләрнең гомере озын. Китапханәләрдә китаплар озак еллар саклана, аларны яңадан-яңа укучылар алып укый. Язучы өчен зур куаныч бу. Иҗатым үз бәясен алды, дип санарга була. Тик кайсы яктан карыйсың бит... Яхшы язучыларның әсәр­ләре укучылар тарафыннан гына түгел, рәсми яктан да бәяләнә. Бу нисбәттән исә бер дә мактанырлыгым юк икән бит.
Заманча әйткәндә, мине күпмедер дәрәҗәдә бизнес-вумен дип атарга да буладыр. Чөнки һәммәсенә бер­үзем: язучы да, нәшир дә, сатучы да. 

...Бер төркем язучылар авылларда укучыларыбыз белән очрашулар үткәреп йөри идек. Арада мин иң өлкәне. Җитәкчебез аерым-аерым сүз биргәндә һәр язучының исем-фамилиясен, нинди әдәби премиягә лаек булганын әйтә. Чират миңа җиткәч кенә, аның авызыннан нибары өч сүз чыга: «Мәдинә Маликова, язучы». Кырык өч ел элек бирелгән «Язучылар берлеге әгъзасы» дигән таныкнамәдән бүтән бернинди әдәби бүләгем дә юк икән бит минем! 

Моннан дүрт ел элек «Татарстан язучылары – әдәби премия лауреатлары» исемле саллы китап басылып чыкты. Анда 173 язучы турында мәгълүмат бирелгән. Бу исемлектә мин юк. Сорамагансыңдыр, диючеләр булыр. Сорап та карадым, әмма һәр очракта берәр ир-егет миннән лаеграк дип табылды. 

Журнал – вакытлы матбугат. «Азат хатын» да үз чорында калды, хәзерге яшьләрнең күпчелеге анда басылып чыккан, күп меңнәрнең күңелен кузгаткан язмалар турында белми, минем дә аның битләрендә урын алган мәкалә-очеркларым онытылды инде. 

Ә менә андагы хезмәтләрем өчен бирелгән мактаулы исемнәр, журналистларның иң зур бүләк-премиясе калды, алар укучыларым алдында абруемны нык күтәрә.  Ни бәхет – хезмәт юлымны мин «Азат хатын» журналында башладым, шунда үстем, чыныгу алдым! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар