Логотип
Шәхес

«Дөньяда сүземез бар»

Сүзебез – дөньякүләм билгеле тюрколог, шагыйрь күңелле галим, академик басмалар авторы, тәнкыйтьче, зур җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы МИҢНЕГУЛОВ турында.

Һәрбер студентның яраткан остазы була, ә ул барлык студентарның да яраткан укытучысы. Университет аудиториясеннән аның ораторларча остлык белән укыган лекцияләре күңелнең әллә кайсы кылларына кагылып, әдәбиятыбызның ерак чорларына, гасырлар төпкеленә алып кереп китә. Сәйф Сараи, Котб, Йосыф Баласагуни, Мөхәммәдъяр, Кол Галиләр турында сөйли. «Кыйссаи Йосыф», «Хөсрәү вә Ширин», «Җөмҗөмә солтан», «Нуры Содур» кебек борынгы гүзәл әсәрләр белән тәмам сихерләп, әллә нинди серле бер дөньяга күчерә. Шәкертләре – галимнәр, язучылар, тарихчылар, журналистлар, мәктәп укытучылары. Гасырларны тоташтыручы шәхес диләр аны! Гомерен татар халкына, әдәбиятына, татар теленә багышлаган зур галим. Филология фәннәре докторы, профессор. Татар әдәбиятын һәм мәдәниятен армый-талмый танытучы, әдәбиятыбызны борынгы чордан алып бүгенгесенә кадәр өйрәнүче, мөһаҗирлектәге татар матбугатын журналистларга кайтаручы, дәреслекләр төзүче, китаплар язучы... Сүзебез – дөньякүләм билгеле тюрколог, шагыйрь күңелле галим, академик басмалар авторы, тәнкыйтьче, зур җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы МИҢНЕГУЛОВ турында. Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника буенча Дәүләт премиясе лауреаты, «Халыкара ел кешесе»... Хатыйп абыйның дәрәҗәле исемнәрен дә, саллы фәнни хезмәтләрен дә санап бетерерлек түгел! Ә без – шәкертләре өчен ул һаман үз, гади, ягымлы, игътибарлы Хатыйп абыебыз. Кешелекле, ипле-җайлы, төгәл, тынгысыз, шаян телле, һәр студентын кайгырта белгән укытучыбызны олуг юбилее белән котлыйбыз! Сокланабыз! 

ТАМЫРЛАР. Минем өчен бик тә якын булган туган як – ул инде хәзерге Зәй районы Апач дигән авыл. Заманында ул Сарман районына кергән, берара Әлмәт районыныкы да булган. Кечерәк кенә авыл шушылай тегендә-монда йөргән. Шуңа күрә мине хәзер сарманнар да, әлмәтләр дә, зәйләр дә үзләренең якташы дип йөртә. Шушыны сөйләгәч, Ркаил Зәйдулла: «Хатыйп абый, өч районны имеп яткансыз икән», – диде. (Көлә.) Бу авыл кечерәк кенә. Әмма табигате бик матур. Тавы-тигезлеге дә, урман-елгалары да бар. Авылыбыздан 5-6 чакрым ераклыкта «Ромашкино» санаторие. Бер елны Әмирхан ага Еники үзенең ял йортында булып кайтуын сөйләп торды. «Мондый матур җирләр Башкортстанда гына дип йөри идем, баксаң, безнең Татарстанда, Ромашкино, Бохарай тирәләрендә дә гаҗәеп матур җирләр бар икән», – ди. «Соң, шулай булмыйча! «Ромашкино» санаторие бояр йортының утарына кереп урнашкан бит», – дим. «Аннан да ерак түгел Апас дигән авыл бар, анысы тагын да матуррак урында», – ди Әмирхан ага. «Апас дигәне Апач инде ул, минем туган авылым», – дигәч, «Бәхетле икәнсең», дип куйды. Апач гаҗәеп матур урында: буалары да булган, бер якта Такыя таулары, атаклы «Бояр сады» үзе генә дә ни тора... Кайбер өлкәннәр сөйләвенчә, элек «Бояр сады»нда ераклардан кайткан, якын-тирәдән җыелган эшләпәле егетләр-кызлар көймәләргә утырып, гитараларда уйнап-җырлап йөргәнәр. XVII–XVIII гасырларда ук булган инде ул авыл. Яртысы татар, яртысы керәшен бездә. Телебез, көй-моңнарыбыз уртак керәшеннәр белән. Кечкенәдән күңеңелемә бик тә якын алар. 

Әтием Йосыф Миңнегол улы Апачның атаклы Исрай, Батыршалар нәселеннән. Комбайнчылар, тракторчылар курсында укыган, МТСта эшләгән. 1944 елда 34 яшендә Белоруссия фронтында һәлак булган. Әтинең әнисе Фатыйма әби – Пати абыстай бар иде, ул 100 яшькәчә яшәде. Менә ул әйтә иде: «И улым, син бит крестьян, колхозчы баласы түгел. Нәсел-нәсәбең башында бит морзалар, руханилар», – дип... Аның сөйләве буенча, имеш, әти ягыннан борынгы бабайлар – морзалар – әүвәл Казан төбәгендә яшәгән. Казан ханлыгы җимерелгәч, аларның бер тармагы Мамадыш якларына, аннан соң хәзерге Түбән Кама тарафларына күчеп, шуннан Апачка килгәннәр. Икенче яктан, Фатыйма әбием Сарман якларыннан чыккан бик атаклы Морат Рәмзи белән якын кардәш икән. Моның шулай икәнен берничә ел элек Дамир Гарифуллин ачыклаган. Миңнегол бабай авылның хәлле кешесе булган. Тавышы бик көчле булган аның. Җыеннарда, сабан туйларында Миңнегол абый тавышы күрше авылларга кадәр яңгырап тора иде дип сөйлиләр. Минем дә бераз тавыш бар, әмма алай ук түгел (Көлә.) Менә шушындый гаиләдә үскәнмен. Әнкәй Гайнелхәят Шәйхелислам кызы – Сарман районының бик мәшһүр Сарайлы авылыннан. Апачка килен булып төшкән. Аны «чибәр абыстай» дип тә йөртәләр. Чибәр иде ул! Озын чәчле!Толымнарына чулпы тагып йөри!.. Чулпылары чыңласа, «Гайнелхәят килә» яки «Чибәр абыстай» килә – чулпысы чылтырый», – дип әйтә торган булганнар. Әти сугышта һәлак булып, әнкәй безгә – дүрт баласына әти дә, әни дә, президент та, политбюро да, прокурор да булды. Аның һәр сүзе безнең өчен катгый закон иде. Әнкәйгә без беркайчан каршы килмәдек.Ул безгә бер генә карый иде. Ничек шулай куя белгәндер ул – шаккатам. Үзе укыган кеше дә түгел югыйсә. Аның янына кайткач, үзем инде профессор булсам да, ниндидер бер курку була иде. (Елмаеп куя.) Ул безне гаделлеккә, үз хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, бер-беребезгә терәк булырга, яратырга өйрәтте. Гомеренең ахырына кадәр безнең өчен – ягъни диңгез кораблары капитаны булган абыебыз Миргалим, почта начальнигы булып эшләгән апабыз Гөлнур, профессор Хатыйп, Россиянең атказанган укытучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, шигырьләр язучы нечкә күңелле сеңлебез Хәнифә өчен – ул абруйлы зат, рухи терәк булды. Апам ике ел ярым элек вафат булды. Аның ике кызы минем юлдан китте. Җәлил бистәсендә тел, әдәбият укыталар. Уллары агрофирмада эшли. Миргалим исемле 1935 елгы бертуган абыем бик яшьли Урта Азия якларына чыгып китә, һөнәр училищесында укый, армиягә алына. Аннары капылт кына уйлый да, Ростов диңгез училищесына укырга керә. Одессадагы югары уку йортында һәм Новороссийскида югары диңгез училищесында белем ала. Севастопольдә яшәде, ерак сәфәрләргә йөрүче капитан булды. 200 дән алып 350 гә кадәр кешедән торган экипажның җитәкчесе иде. Дөньяның барлык диңгез-океаннарын диярлек иңләгән кеше. Абый чит телләрне дә яхшы белә иде. Ләкин беркайчан да татарлыгын җуймады. Казан татарларына караганда да әйбәтрәк сөйләшә иде. Өйдә гел татарча китаплар укыды. Музыка тыңларга бик ярата, моннан татарча кассеталар алып китеп тыңлый иде. Кызы да Казан университетында укыды. Кызганыч, абый узган ел ноябрьдә китеп барды. Менә хәзер сеңелем Хәнифә белән икәү генә калдык.

БАЛАЧАК. Әтисез авыр тормыш, ятимлек... Ләкин ничек кенә булса да, балачак минем өчен бик кадерле. Яз җитүгә яланаяк йөри идек. Балыкка барабыз, төрле үләннәр җыябыз... Кыенлыклар булса да, шушы балачак хәтергә ныграк уелып калган. Аның үз маҗаралары бар. Яшь кенә, бәләкәй генә булсам да, кызларга да күз төшә. Ләкин алар карамыйлар. Кызларны каратыр өчен бер һөнәр кирәк бит ул! Син матур җырлый йә бии белергә тиеш. Йә булмаса музыка коралында уйнарга кирәк. Боларның берсе дә миндә юк. Үзем өчен генә биим дә, җырлыйм да анысы. Ләкин минем бик тә гармунда уйныйсым килә иде. Безнең якта гармунчылар көчле инде! (Канәгать калып.) Гармун уйныйсы килә, ләкин юк бит инде. Үсә төшкәч, гармун да алдым, ләкин кызык түгел иде инде... Урта мәктәп үзебездә юк. Мин күрше Пидәр (Федоровка) җидееллык мәктәбендә укыдым. Ул Зәй районына керә. Алга таба укыйсы килә, әмма урта мәктәпләр ерак. Сарманга барсаң – ерак, Зәйдә рус мәктәбе, Әлмәт тә ерак... Фатирда торып укыр өчен акча юк. Сигезенчедә укыйсым килсә дә, авылда калырга булдым. Бәләкәйдән үк әнкәйгә булышып, колхоз эшенә йөрдем. Бер елны әнкәй белән икәү 7 гектар урак урдык. Бу бит инде рекорд! Шуңа бик аз гына әҗерен бирделәр. Әле миңа күрше авылдагы рус мәктәбендә дә бераз укырга туры килде. 1 сентябрьдә башкаларның мәктәпкә китүләрен күреп, лапаска чыгып үкси-үкси елаганым хәтердә. Укырга барасы килә, дәвам итәргә мөмкинлек юк... Шуннан әнкәй: «Бар, урыс мәктәбенә булса да бар инде», – диде. Пидәрдә җиде класс бетергәч, Бохарай мәктәбенең рус классына бишенчегә генә алдылар. Миңа кызык булмады, чөнки бишенче класс программасы таныш иде инде. Җитмәсә, рус малайлары белән сугыша идек. Бәләкәй генә булсам да, сугышкаладым мин... Өч атна йөргәч, ташладым укуны. Колхозда эшләдем, урман кисүләргә йөрдем, фермада да эшләргә туры килде. Бер елдан соң катгый рәвештә хәл иттем: Сарман районы Иске Кәшер мәктәбенә укырга барачакмын. Район үзәгеннән 12–15 чакрымда, Әлмәт белән ике арада ул. Бөтен тирә-як авыллардан килеп укыйлар шунда. Дүртме, бишме параллель сигезенчеләр бар иде. Шул мәктәптә укыдым, өч ел уку дәверендә Кәшердә дистәләгән кешедә фатирда тордым. Шуңа да минем бер сыйфатым бар: кая барсам да, берни таләп итмим, бар булганына риза. Атнага бер кайтып киләм. 25 чакрым араны җәяү үтәм. Өч урман аркылы чыгасы. Бүреләргә дә очраган булды, төнгә дә калынды. Кыш көнендә чаңгы белән йөрдем. Барып, көнендә кайткан чаклар да бар иде. Шуңа мәктәп күләмендә чаңгы ярышларында да алдынгы урыннарда идем. Район күләмендә ярышларда да катнаштым. Йөгерү, озынлыкка, биеклеккә сикерү буенча да махы бирмәдем. Көчле, традицияләргә бай иде Кәшер мәктәбе. Укытучылары әйбәт иде! Директоры Сәхипҗан абый Гыйбадуллин, Дамир Гарифуллинның абыйсы Әсгать абый Гарифуллин, Гандәлифә, Мөнәвәрә апалар... Газдалов абый физикадан укытты. Моннан берничә ел элек Кәшер мәктәбендә минем белән очрашу оештырдылар. «Менә, Хатыйп абый, сезнең сабакташыгыз чыга», диләр. Бер әби инде! «О-о! Мөнҗия! Хатыйп абыегызның симпатиясенең берсе шушы инде!» – дим. Мөнҗия якынрак килде дә, пышылдап: «Хатыйп, алдашма, син мине түгел, Галияне яратып йөри идең!» – димәсенме! Шаккаттым: Галияне яратып йөргәнемне беркем белми дигән идем, белгәннәр икән! (Көлә.) Уку чоры кызыклы, истәлекләргә бай булган. Пекарня эшләгәндә ипи бар, эшләмәсә ач та тора идек. Әнкәйнең туган авылы Сарайлы ерак түгел, 7-8 чакрым гына. Әби-бабайларга кайта идем. Алар инде коткара. Гел ярдәм итәргә тырышалар иде. Бик яхшы укып бетердем, Мин бер кызны яратып йөри идем. Ул миннән алда укыды, КАИга барып керде. «Хатыйп, син дә КАИга кил, бергә укырбыз» –, ди. Шунда барырга ниятләп йөргәндә югары уку йортына керер өчен ике ел производствода эшләргә кирәк дигән карар чыкты. Билгеләрем көмеш медальгә иде. Ләкин медаль документлары озак йөри, ә минем Урта Азиягә китәсе бар. Ике «5»лемне «4»легә әйләндереп гади аттестат алдым да Урта Азиягә китеп бардым. Колхозда гына калырмын дигән идем. Абыең янына бар, диде әнкәй. Таҗикстанның Ленинабад шәһәренә (хәзерге Хөҗәнд) киттем, Миргалим абый шунда хәрби заводта сварщик булып эшли иде. Мин баргач, аны армиягә алдылар. Мин бер сигез ай булдым заводта, әле һөнәрем юк, шуңа төрле эшләргә йөртәләр. Безне мамык җыярга җибәрделәр. Виноградны беренче күргәч ташланганымны хәтерлим. Тәмам чирләгәнче ашап, икенче көнне күрәсе дә, ишетәсе дә килми башлаган иде... Мамык җыйдык. Мактап газеталарга да яздылар. Сменага 60 кило мамык җыйганым бар. «Рабочий Миннегулов установил рекорд», – дип язып чыктылар! Шунысы кызык: 1978 елда Дүшәмбегә стажировкага баргач, тагын мамык җыйдым әле. Анда шундый тәртип, сентябрь-октябрь айларында студентлар мамык җыя. Мин дә алар белән киттем. И студентлар өйрәтә инде ничек җыярга! Алъяпкычны менә шулай бәйлисең, ызанга менә болай басасың, мамыкны менә шулай аласың, дипләр. Мин аларга мамык җыюым турында гел сөйләмәдем. Берзаман алга киттем. Рәтнең икенче очына ук барып та чыктым. Шаккаттылар. Минем бит инде тәҗрибә бар. (Көлә.) Политехникумга укырга да кергән идем бит. Әнкәй авырый башлагач, кайттым инде. Клуб мөдире булып, колхозда да эшләп, 1959 елда университетка укырга кердем. Телне, әдәбиятны, тарихны яраттым мин. Колхозда вакытта шигырьләр, мәкаләләр яза башладым. Район газетасында, өлкә газеталарында басалар. Тәнкыйть мәкаләләре дә язам. Бер колхоз председателе бар иде. «Бу Миңнегуловның авызын ничек томаларга?» ди икән. Мавыгып киттем шулай. 

УКУ. Минем бер якташ бар иде, Емельянов Петр Денисович. Ул Зәй, Чаллы газеталарында эшләде. «Хатыйп, син бер дә аптырап йөрмә! Бар да татар бүлегенә кер. Анда укыганнар теләсә кайда эшли ала!» – ди бу берчак. Аның сүзен тыңлап, 1959 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә имтиханнар тапшырдым. Бер урынга алты кеше! Биш ел шунда укыдым. Татар теле укытучылары җитмәү сәбәпле, дүртенче курста безне төрле төбәкләргә укытырга җибәрделәр. Миңа Пенза өлкәсе Белинский районы Качкару авылы эләкте. Шунда бер ел татар теле һәм әдәбияты укыттым, кичке мәктәптә немец теле дәресләре алып бардым. Безнең группа бик көчле иде. Зөфәр Шәйхетдинов шигырьләр яза, бик матур җырлый, баянда уйный. Соңрак ул Саба райкомында икенче секретарь булып эшләде. Драмалар язучы Әнүр Исмәгыйлев берара Камал театры җитәкчеләренең берсе булды. Кайбыч егете Малик Хәйруллин университетка кергәндә үк немецчә иркен сөйләшә иде, инглиз телен дә өйрәнде. Параллель рәвештә чит телләр факультетында да укыды. Шагыйрь һәм тәрҗемәче Әдхәт Синегулов та безнең төркенеке иде. Лена Таҗиеваны беренче курстан соң Ленинград университетына гарәп теле буенча укырга җибәрделәр. Күренекле шагыйрә Клара Булатова ике еллап безнең белән укыды. Дәрестәге җавапларын да ул тезмә формада әйтә иде. Әгерҗе ягы кызы Розалия Миңнуллина атаклы укытучы булып китте, СССР Верховный Советына депутат итеп сайланды. 3 нче курста безгә Уфа университетыннан күчкән Рәдиф Гатауллин килеп кушылды... Егетләр күп, кызлар аз иде. Без күтәрелеш чорында укыдык. Бездән түбән курсларда да әдәбият-сәнгать юлыннан китәчәк студентлар белем алды. Казбек Гыйззәтов, Тәлгат Галиуллин, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимовлар... Ә укытучыларыбыз нинди көчле иде! Хатыйп Госман, Нил Юзиев, Диләрә Тумашева, Зәет Мәҗитов, Гомәр Саттаровлар... Иске татар язуы, фарсы теле дәресләрен Мостафа Ногман алып бара. Химкорпуста Мостафа ага дәресендә утырабыз. «Дошманнар күренмиме анда? – дип сорый укытучыбыз сак кына. – Менә әле Рөстәм абыегыз белән җыр яздык». Һәм шыпырт кына аның Рөстәм Яхин белән бергә язган яңа җырын өйрәнәбез. «Дошманнар» дигәне деканат кешеләре була инде. (Көлә.) Әйбәт укыдым. Курс эшенең берсен Мансур Хәсәновтан, икенчесен Гази Кашшафтан яздым. Диплом эшемнең фәнни җитәкчесе Нил абый Юзиев иде. Нил абый белән Хатыйп абый мине Мәскәүгә, М. Горький исемендәге бөтендөнья әдәбият институтына аспирантурага да җибәрергә тырышып карадылар, ләкин бармадым. «Татарстан яшьләре» газетасында, радиода эшләп йөрдем бераз. Комсомол өлкә комитетына инструктор итеп тә чакырдылар. Укучылар белән эшләү тәҗрибәм бар дип, мәктәпкә барырга карар кылдым. Сарман районы Теләнче Тамак мәктәбен сайладым. Зур авыл, элеккеге Ворошилов районы үзәге. Минем туган яктан да ерак түгел. Чаллыга кадәр пароходта кайтырга булдым. Шунда рус теле кафедрасы профессоры Әнвәр абый Ахунҗановны очраттым. Хатыны, безне чит ил әдәбиятыннан укыткан кырым татары Нелифер Абдуллаевна Асанова белән Мәскәү–Уфа пароходында Башкортстанга кайтып баралар. Хәрби оркестр уйный. Дирижеры – полковник. Сугыш ветераны Әнвәр абый аның белән дә уртак тел тапкан. «Талантлы студентым, киләчәктәге аспирантым», – дип, минем белән дә таныштыра. Икенче көнне Чаллы пристанена җитәрәк оркестрны палубага тездерде. Трапны куйдылар. Чемодан белән мин төшәм. Шунда оркестр туш уйнап җибәрде! Гомеремдә беренче тапкыр тантаналы музыка астында траптан төшеп киләм. Халык шаккатып карап тора. Төшкәч кенә бер таныш очрап: «Их, барысы да әйбәт, чемоданың гына искерәк иде», – ди. 
 
УҢЫШ. Теләнче Тамакка бардым. Мәктәп директоры Иван Кириллович Тумриев белән дәресләрне бүлештек: мин тарих укытачакмын. Директор туган авылга да илттереп куйдырды. Ә бераздан мине Сарманга райкомга чакырып алдылар. Ул вакыттагы райком секретаре Мөҗип Таҗиевич Низамиев: «Сез инде партиядә дә икән. Мәктәптә эшләү тәҗрибәгез дә бар. Сезне Чукмарлы мәктәбенә директор итеп җибәрәбез», – ди. Риза булдым инде. Аяз Гыйләҗевның туган авылы, Әзһәр Габидиләр авылы. Бик тәртипле, әдәпле авыл! Анда бик күп нәрсәгә өйрәндем. Колхозның партком секретаре дә булдым. Шунда гаилә корып җибәрдем: Рәмзия апагыз белән өйләнештек. Аннары КПССның Сарман районы комитетына, партия мәгариф кабинетына мөдир итеп эшкә алдылар. Фатир да бирделәр. Мине идеология секретаре итеп әзерлиләр иде. Нөркәй совхозына директор булырга да кыстап йөрделәр. Тик нигәдер күңелем кайта башлады. Җитмәсә, Казанга аспирантурага чакырып торалар. Җибәрмәскә тырышканнар иде, обкомда эшләүче Мансур Хәсәновичның йогынтысы зур булды: Казанга килдем. Татар әдәбияты кафедрасында ассистент булып эшли башладым. Кызыл Позиция урамындагы 1 нче тулай торакта урын бирделәр. Шунда гаиләм белән сигез ел яшәдем. 1967 елның ноябреннән мин – университет укытучысы. Студентларга борынгы әдәбият, методика буенча дәресләр бирәм. Аудиториядә Тәүфикъ Әйди, Җәмил Зәйнуллиннар, бу нәрсә әйтер микән дигән кыяфәттә утыралар. Шуннан Хатыйп Госман гыйльми эш темасы итеп миңа XIV йөз шагыйре Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнүне бирде. Мин аны юньләп белми дә идем, кереп киттем. Тарихны, әдәби бәйләнешләрне өйрәнергә керештем. Һәм 1972 елда «Сәйф Сараиның тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре» дигән темага кандидатлык диссертациясен якладым. Татар әдәбиятының Шәрык (төрки, гарәп-фарсы) әдәбиятлары белән бәйләнешен тарихи нигездә шактый өйрәнергә туры килде. Ә 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Поэтика һәм үзара багланыш мәсьәләләре»)дигән темага докторлык диссертациясе якладым. Төрле җәмәгать эшләре башкарырга, куратор булырга туры килде, тарих-филология факультетының партбюро секретаре, халык контроле... филология факультетының декан урынбасары, татар әдәбияты кафедрасы мөдире...Тарткан атка өяләр шулай! (Елмая.) Фәнне инде гел алга куйдым. Минем бер гадәт бар: иртә ятып, иртә торам. Сигезенче яртыларда ятам да, төнге икеләрдә инде торам. Күп язган әйберләрем иртәнге дүрт, алтыларларга кадәр. Алтын Урданы, Гаяз Исхакыйны тирәнтен өйрәндем. Аннары төрле җирләргә командировкаларга, стажировкаларга барырга туры килде. Мәсәлән, Ленинградта ике мәртәбә өчәр ай булдым. Мәскәүдә, Ташкентта, Дүшәмбедә... 90 нчы елда мине Мәскәүдән өч айга Хельсинкига җибәрделәр. Мөһаҗирлектәге үзебезнең милләттәшләр янында, фин-угор җәмгыятьләрендә чыгышлар ясадым. Төркиягә күп йөрелде. Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан, Кытай, Финляндияләрдә халыкара конференцияләрдә 100 дән артык фәнни докладлар белән чыгыш ясарга туры килде. Ярты гасырдан артык эшләү дәверендә татар, рус, төрек, үзбәк, инглиз, казакъ, төрекмән телләрендә меңгә якын хезмәтем дөнья күрде. Күптән түгел Казанның 11 нче татар гимназиясендә минем исемдә узган «Дөньяда сүзебез бар» Халыкара фәнни-гамәли конференция без башлаган эшнең күп санлы укучыларда, яшьләрдә дәвам итүен күрсәтте. 

МӘХӘББӘТ. Мин каникулга кайтканда, Ул безнең авылга туганнарына кунакка килгән иде. Кунак кызы! Ничек инде озата бармыйсың! Аксыл чәчле, зәңгәр күзле бу кызның исеме Рәмзия икән. Заманында Карагандада студент чагында «Мисс Караганды» конкурсында призлы урын алган. Сарман районы Яңа Имән авылында туса да, Салкын Аланда балалар йортында үскән. Бу авылда Мирсәй Әмир үзенең атаклы «Миңлекамал»ын язган... Рәмзиянең әтисе сугышта һәлак була. Әнисе сугыш елларында колхозда бригадир эшен башкара. Ашлык кибәне яна башлагач, махсус ут төрткәнсең дип, сәяси яктан гаепләп, Карагандага, Аяз Гыйләҗевлар утырган Карлаг төрмәсенә җибәрәләр. Рабига апа төрмәдән чыккач, Карагандада төпләнәләр. Рәмзия Караганда пединститутының физматын тәмамлый. Планетарийда эшли. Без аның белән ике ел хатлар алыштык. Татарча да, русча да яза, казакъча да белә. Бик күп укый, күп белә. Табигыйлеге белән җәлеп итте. Кыланмый, үзен гади тота. Ипле. Татарча матур сөйләшә. Җырларыбызны ярата. Университетны тәмамлагач, әйдә, Рәмзия, туган якка кайт, дип чакырдым. 1964 елның августында өйләнештек. Чукмарлы мәктәбендә ул физика, математика укытты. Казанга килгәч, исәпләү техникасына күчеп, бүлек начальнигы да булды. Хәтта фатирны да Рәмзия алды. 

ДУСЛАР. Минем дошманым юк. Туры әйтә торган гадәтем бар. Үпкәләсәләр үпкәлиләр, ләкин ачу саклап йөрмим. Студент елларындагы дустым Рәдиф Гатауллин – Рәдиф Гаташ белән бүгенгәчә дуслар без. Яшьтән үк мине «мелла» дип йөртә. Сөйләшмичә калган көнебез юк. Бер-беребезгә төрттереп тә алабыз, шундук аңлашабыз да. 1963 елда 3 нче курста бергә укый башладык, тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Хатлар да алыштык әле. Имеш, мин аңа: «Рәдиф, без нинди бәхетле! 20 елдан соң без коммунизмда яшәячәкбез!» – дип хат язганмын. Практикага Пензага киткәч, Буада практика үтүче Рәдифкә миннән әнә шундый хат килеп төшкән. (Көлә.) 

МАВЫГУ. Чаңгыда күрше авылга йөрүләрем махсус шөгыльләнү түгел иде. Барырга, кайтырга кирәк булды. Ленинабадта яшәгәндә Светлана исемле бер кыз белән таныштым. Без яшь чакта марҗа кызлары белән йөрү бер мода иде инде (Көлә.) Акыллы гына кыз. Паркка танцыга бардык. Бераз йөргәч, кызны озата барып өенә кертеп җибәрдем. Кайтканда каршыма өч егет килеп чыкты. Нишләп йөрисең, дип бәйләнәләр. Кыз озаттым, дигән җавап ошамады: «Кем рөхсәт итте?» – дип янадылар. Берсе шундый каты итеп касыкка китереп бирде – тын алалмый тордым! Икенчесе арттан китереп сукты. Чак һушымны җыеп торып йөгердем. Шундый гарьләндем! Бу хәлне бер танышка сөйләгән идем, «син бокска йөр, бокска йөрсәң, ике-өч кешегә каршы торып була», – ди. Бокс түгәрәгенә йөри башладым. Рингка да чыккалыйм. Бер көнне мине ярышка куйдылар. Светлананы да чакырдым. Бәләкәйрәк кенә бер егетне миңа каршы куйдылар. Бәрәм моны, дим инде. Кем белсен аның икенче разряды да булганын. Китереп орды борынга берзаман! Кан китте. Чәчрәп чыгып, перчатка кигән ике кул белән башына тондырдым! Тәгәрәп китте дә спорт мәктәбенең кузла тәгәрмәчләре янына барып төште! Башыннан кан ага башлады. Тренер бокс перчаткаларын тартып алды. «Больше здесь не появляйся!» – дип куып чыгарды. Файдасы тиде барыбер дә. Бокста көндәшеңнең күз карашын күрү бик мөһим роль уйный, аның ни уйлаганын белеп була. Ә минем инде «близорукость» башланган иде.

Хәзер күбрәк өй мәшәкатьләре белән яшим. Ризыкларны үзем алып кайтам, үзем пешерәм, үзем ашатам. Керләр юам, өйне җыештырам. Кызганыч, Рәмзия өч елдан артык инде урын өстендә, кызым да инвалид.

Элегрәк концерт-спектакльләргә йөрергә ярата идем, хәзер сирәгәйде. Төрле чараларда катнашырга тырышам. Газета-журналларга язам, радиодан чыгышлар ясыйм. «Тәртип» радиосында ун ел инде «Әдәби мирас» тапшыруын алып барам. Чит илләрдә еш чыгышлар ясап кайтам. Аны фән өлкәсендәге эшләрем дип тә, мавыгу дип тә әйтергә була. 2018 елда Пекинда зур фәнни конференциядә катнаштым. Төркиягә күп йөрдем. Истанбул, Әнкара, Коньяларга... Соңгы вакытта Казакъстанга күп тапкырлар бардым. Анда миңа карата аерым мөнәсәбәт! Чөнки алар мине Казакъстан кияве дип йөртәләр. Алар кияүләрне бик якын итәләр!

АКЧА. Акчага исем китми. Мин моны ихласи әйтәм. Беркайчан да акча дип эшләмәдем дә. Шул яшәрлек булса, җитә. Карап торам инде кайчак кешеләргә: берәр эш кушсаң, оештыра башласаң, күпме түлиләр, дип тотыналар. Минем беркайчан да берәр эшкә алынганда акчасын сораганым юк. Сиңа һаман да тормыш тәҗрибәсе кермәгән әле, ди Рәмзия апагыз. 

БАЛАЛАР. Чукмарлыда яшәгәндә 1965 елда улыбыз Булат туды. Волгоградта хәрби хезмәттә булды. Казан төзелеш-архитектура институтында укыды. Төрле урыннарда эшләде. Хәзер Госстандарт системасында. Кызыбыз Гөлназ 1967 елда Сарманда туды. Казанның 131 нче физика-математика мәктәбен тәмамлады. Спорт мәктәбендә гимнастика белән шөгыльләнде. Аннары Ленинградтагы Лесгафт исемендәге физик культура институтын бик яхшы билгеләргә тәмамлады. Сигезенче класста ук СССРның спорт мастеры иде. Гимнастика буенча күп мәртәбәләр Татарстан, Ленинград чемпионы булды. Россия җыелма командасы әгъзасы. «Игры доброй воли» ярышларында катнашты. Кызыбыз куанычлар белән бергә кайгы-борчулар да китерде. 1989 елның җәендә очраклы рәвештә җиденче каттан егылып төште. Ленинград телевидениесенең «600 секунд» тапшыруын алып баручы: «С седьмого этажа упала девушка необычной красоты», – дип хәбәр итә ул көнне. Баш сөяге, мие зарарланган, аяклары сынган, хәтер югалган, ярты якны паралич суккан иде. «Мондый очракның 98,3 проценты үлем белән төгәлләнә», – дигән иде аны караган профессор. Инвалид булып калса да, үлемне җиңә алды Гөлназыбыз. 

КУРКУ. Алай бик курыккан юк минем. Балачакта да куркып калганым булмады. Малайлар белән сугышкан чаклар да булды, бүреләргә дә очрадым... Кәшердә тугызынчыда укыган чак. Атна саен өйгә кайтасы килә. Калын-калын урманнар үтәсе бар. Кайчак төнгә дә калына. Көз. Аякта чабата, аркада капчык. Тиз-тиз атлыйм. Караңгы төшә һаман. Бер урманны үтеп, икенчесенә җиткәндә, берничә метр ераклыкта гына – бүре! Ул арада чыбык сынган тавыш ишетелде – тагын бер бүре! Өнсез калдым. Әнкәй, әби өйрәткән догаларны укый башладым. Йөгереп качып булмый, алар тиз чаба. Бүреләр ташлануыннан кот алынган хәлдә каршыдарак торган бүрене узып киттем. Арттан килгәннәре ишетелми. Адымнарны кызулаттым. Борылып караган идем, ике бүре дә урманга кереп китте. Йөгерә-йөгерә кайттым. Өйдәгеләр көтеп торган. Әнкәй кайнар бәрәңгеләрне алга куйды. «Нәрсә булды, улым, чигәңдә ак чәчләр күренә», – ди. «Бернәрсә дә булмады», – дип кенә әйттем. Бүреләр турында сөйләсәм, мәктәпкә җибәрмәс дип курыктым.

Үзем турында. Мөмкинлекләр булган минем, ләкин тулысынча файдаланып бетермәгәнмен. Артык турылык, туры сүзлелек бар миндә. Аннары кешегә төрттереп әйтә торган гадәтем дә бар. Якланып, кыланып та куйгалыйм. Аның бераз сәбәбе дә бар. Әхмәдбик дигән бер шагыйрь XVIII–XIX йөз араларында яши. Аның бер шигыре бар:

Аһ итәрсәм, яндырырмын галәми,
Сабыр итсәм, кемсә дә белмәс хәлеми.
Мәгънәсе болайрак:
Аһ, дип әйтсәм, эчемдәге ялкын галәмне яндырырлык, 
Сабыр итсәм, минем беркем дә хәлемне белми. 

Синең эчеңдәге кичерешләр беркемгә дә кирәк түгел. Шуңа күрә хәзер эчтә кайнаган вакытта да бик сиздермәскә тырышам. Менә шушы вакытта килде-китте сүз сөйләсәң, бераз җиңелрәк. Үземне белгәннән бирле мин хәрәкәттә, эштә, укуда. Булдыра алган кадәр халкыма, милләтемә ярдәм итәргә тырышам.

Фото: Анна Арахамия

Теги: Хатыйп Миңнегулов Хатыйп Миңнегуллов биографиясе Хатып Миннегуллов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар