Логотип
Шәхес

"Кайнар сәлам белән, үбеп, улың..."

Бу юллар Фатыйма апа Ильскаяга багышланганнар.
Аның улы Фуат Бакиров Ватан сугышы башлануга армия сафына алына Һәм ике елга якын Саратов шәҺәренең 2 нче танк училищесында укый, кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Әлеге хатта телгә алынган очрашу — аларның соңгы очрашулары була.

Гомеренең соңгы көннәрендә миңа Фатыйма апа янында бик еш булырга туры килде. 1984 елның көзендә аның сәламәтлеге шактый какшап китте, мин аның хәлен белергә көн дә килеп йөрдем, чөнки аны ялгызын гына калдырырга ярамый иде. Бу эштә миңа артистка  Хәлимә  Искәндәрова да теләктәшлек белдерде. Ноябрь башларында хәле шактый авырайгач, Ильская больницага ятарга ризалык бирде, Һәм 5 ноябрь көнне без аны чиста, җылы палатага илтеп урнаштырдык. Хәлимә белән чиратлашып, тәүлекләребезне аның янында уздырдык.

Октябрь революциясенең 67 еллыгына багышланган бәйрәм көннәре иде. Сигезенче ноябрьнең иртәсендә мин тагын аның янына бардым. Ул сөтле чәйне эчә-эчә миңа болай диде: «Әй, Рәшидә, бүген бит минем улымның үлгән көне, ул 1943 елның 8 ноябрендә сугыш кырында Һәлак булды». Тетрәнеп киттем. Мөлдерәмә яшьләр тулган кара күзләре миңа туп-туры карап торалар, гүя аның бөтен җаны улы белән сөйләшә иде. Шунда ул: «Әгәр Фуатым исән булса, үзе, балалары да минем яныма килерләр иде», — дип көрсенеп куйды.

Ул көнне без бик озак Фуат турында сөйләштек... Фатыйма апаны юатырлык сүзләр эзләдем мин. Юк, андый сүзләр юк иде. Әмма шул көнне күңелемә беркетеп куйдым: мин кайчан да булса бу хакта кешеләргә сөйләргә тиешмен, Һәм хикәятем танылган артистка Фатыйма Ильская — Ана турында булачак.
15 ноябрь таңында Фатыйма апа вафат булды.

Ул ялгыз яшәде Һәм, якыннары булмау сәбәпле, тиешле органнардан килгән вәкилләр аның квартирасындагы әйберләрне исәпкә алдылар. Шул чакта идәндә, бер почмакта саргаеп беткән газетага төрелгән кечкенә генә төргәкне күреп алдым. Комиссия әгъзалары аңа игътибар итмәделәр, аларны фәкать бәяле әйберләр генә кызыксындыра иде, төргәкне мин актардым. Анда нәкъ миңа  кирәк  бай­лык — баланың анага, ананың балага язган хатлары иде. Сугыш чоры хатлары.
Беренче хатын улы Саратовка барып җиткәнче үк, юлда язган:

 «Хәзергә  юлыбызда  тынычлык,  ә  күңелдә ниндидер дулкынлану бар. Рух күтәренкелеге димме.  Теләк бер генә — яхшы уку. Хәзергә шул. Улың Фуат. 3/VII.41  ел», — дип  тәмамлаган аны.

«Әнием, — ди Фуат бер хатында, — театрда эшләр ничек бара? Декадага әзерләнәсезме? Барысы турында да яз. Җибәргән акчаңны алдым. Рәхмәт.  Хатны сирәк яза дип миңа ачуланма, кайбер көннәрдә хәтта кырынырга да вакыт җитми.
Кайнар сәлам белән, үбеп улың Фуат.

1/VIII.41 ел. Саратов».

«Әнием! Гафу ит, минем хатым бик кыска булыр. Хәзер без илебезнең бер заводында «авырган» машиналарны (танк­лар) төзәтәбез, үз кулларың белән аларны «терелтү» бик зур горурлык өсти. Тиздән имтиханнар башлана — барлык төрдәге автомашиналар буенча белемебезне күрсәтергә тиешбез. Күчтәнәчләреңне дуслар белән бергәләп авыз иттек.
Үбеп Фуатың.
29/VIII.41 ел
».

Кайчагында мин уйга калам: бу сугышта безнең бөек җиңүебезне нәкъ менә шушы ышаныч тәэмин иткәндер дә. Анага мәхәббәт, Ватан-анага мәхәббәт аша сугарылган ышаныч. Фуатның хатлары, әйтерсең лә, минем әлеге фикерне раслау өчен дә язылганнар. Менә тагын бер хаттан өзек:

«Әнием! Оборона наркомы приказы буенча безнең училищега яңа тәртип кертелде: безне хәзер техник кына түгел, ә командирлар итеп тә әзерлиләр. Уку программасы тагын ярты елга сузыла, Һәм Һәр курсанттан отлично билгеләргә генә уку таләп ителә. Безнең училище үзенең әҺәмияте ягыннан илебездә бер генә! Хәзер Совет Армиясе өчен бик әҺәмиятле булган «машина»ны өйрәнәбез, 12.1.42 ел».

Фатыйма Ильская улына язган хатларын ни сәбәптәндер күчереп яза торган булган. Аларның кайбер караламалары шушы ук төргәктә сакланган. Шуларның берсе генә дә илаҺи артистканың олы җанлы ана да булуын аңлау өчен   җитә, минемчә.

«Минем кадерле Фуатигым!
Курку белмәс сержантка шулай гади генә итеп дәшүемне гафу ит?! Синнән алган хат Һәм телеграмма өчен бик шатландым, мин аларны кат-кат укып чыктым, кечкенә кызчык шикелле, хәтта өстәл әйләнәсендә сикергәләдем дә.
Сине өлкән сержант дәрәҗәсе алуың белән котлыйм! Бу хәрби дәрәҗә минем өчен бик горур яңгырый. Син аны аңларга тиешсең!

Мин сиңа хәзер бер яңалык әйтәм: «Таймасовлар» спектакле тәмамлангач, минем янга, сәхнәгә, бер лейтенант менде Һәм үзен: «Мин Тәлгать Бакиров», — дип таныштырды. Ул синең әтиеңнең энесе — Шакир   улы. Мин синең якын туганың булуга бик шатландым Һәм аны өйгә чакырдым. Без бергәләп сиңа хат яздык. Аңа синең рәсемеңне  бирдем. Кайчан да булса сезнең очрашуыгызны бик телим. Бу очрашу мине бик дулкынландырды. Мин аны тыңладым, ә күз алдымда син булдың, йомшак-җылы тавышың колагымда чыңлады. 

Үзем әйбәт яшим. Сугыштан килгән Һәр уңышлы хәбәр безне куандыра. Без хәзер театрның үз бинасына күчтек.  Лопе-де-Веганың «Печән өстендәге эт» комедиясен куябыз.
Кадерле Фуатик! Безнең аерылышуга 6 ай булды, вакыт уза. 
Фуат! Мин сиңа ноябрь Һәм декабрь башларында йөзәр сум акча салган идем, алдыңмы? Тагын салырга җыенам… Минем өчен борчылма, улым, хәзергә әйбәт яшим. Мин фәкать синнән озаграк хат булмаса гына борчылам.
Кадерлем минем, сиңа уңышлар телим, шатлыклы очрашуларга кадәр, үбеп ӘНИЕҢ. 4/1.42 ел. Казан
».

Гаскәри бурычын намус белән үтәүче Фуатны 1943 елның июнь башларында хәрби эш белән Горький шәҺәренә җибәрәләр. Ә аннан кире Саратовка кайтышлый, Фуат Казанга кереп, берничә көн әнисе янында була. Инде бу очрашудан соң язылган хатны язмамның башында китергән идем. Ул хаттагы: «Белмим, тагын кайчан да булса Казанга кайта алырмынмы? Бер генә сәгатькә, хәтта минутка гына булса да!..» дип язылган юллар Фатыйма апа йөрәген сыкратып тордылар. Әйе, ананың газиз баласын ничек югалтасы килсен соң?!
Хатлар килә тора.

«Минем кадерле әнием! Мин сиңа телеграмма аша үземнең Тула шәҺәреннән берничә километр читтә икәнлегемне хәбәр иткән идем. Мин монда яңа танк алдым. Син моның нинди зур бәхет икәнлеген аңлыйсың­мы?!
Машина алгач, мин 4 көн, 4 төн аны тикшердем, көйләдем. Минем шулай эшләвемне күреп бөтен подразделениебез рухланып эшләде. Мин Һәрвакыт, алда торган каты сугышларда дошманга каршы тора алырмынмы, аны чигенергә мәҗбүр итәрменме, тормышның шушы каты сынауларына чыдармынмы, дип уйлыйм. Мин үземнең кыска гына тормыш биографиямә күз салам. Училищеда алган командирлык белемемне, сугыш сабакларын искә алып, ышанып әйтәм: “Әйе, мин чыдармын, бу сынауда мин җиңүче булып чыгармын”, — дим.
Әнием! Минем озак язмый торуыма ачуланма.  Мин  яхшы, хәтта бик яхшы яшим. Ашау да әйбәт. Мин Һәр көнне сөт сатып алам.
Минем вакытлыча адресым: г. Тула, ст. Хомякова б/н 4.
Сәлам белән, сине кочаклап үбеп, улың ФУАТ. 
24.08.1943 ел
».
Ах, бу ана йөрәге... Ул еллардагы хат алу шатлыгы... Әм­ма синең газизең ут эчендә бит. Аны тәүлекнең Һәр секундында үлем сагалый. Сыкранган йөрәкне басарга ярый әле эш бар. Иҗат эше. Фатыйма апа да берсеннән-берсе гүзәл сәхнә образлары иҗат итә Һәм кичләрен тамашачылар алдына чыга. «Король Лир»да — Корделия, «Ромео Һәм Джульетта»да — Джульетта, «Печән өстендәге эт» коме­диясендә — Диана, «Чын мәхәббәт»тә Гөләндәм булып 
уйный.
Сугыш елларында тормыш беребез өчен дә җиңел булмады, ләкин Фатыйма апа Һич тә зарланмады, Һәрвакыт кешеләр арасында иде. Без кырык өченче елның көз айларында Фатыйма апа йөзендә әйтеп-аңлатып булмый торган сагыш күрә идек. Урамнан узган яшь офицерларның аңа үз улы булып күренүен дә, аларга эндәшәсе килүен дә сизә идек.

«Минем  кадерле  әнием!
Хатны сирәк яза дип ачуланма, без бик зур тизлек белән фрицларны куабыз. Ә элемтә подразделениесе безне куып та җитә алмый. Синең хәлләреңне, иҗади уңышларыгызны бик беләсем килә. Көннәрем зур дулкынлану белән уза. Дошманнан азат иткән Һәр шәҺәр, Һәр авылда фашистларның вәхшилеген үз күзләрең белән күрү — тетрәндерә. Авыллар яна, ашлык яна. (Ничек ул явыз барысын да яндырып өлгерә?!) Хәтта гөнаҺсыз сабыйларны да утка ыргыталар, яшь кызларны Һәм үсмер малайларны Германиягә куалар. Украина әче күз яше түгә. Безнең гаскәрләрне азат ителгән Һәр җирдә хөрмәтләп каршылыйлар, яңа сауган сөт, ризыклар тәкъдим итәләр.
Зур сугышлардан соң без 3 көн ял иттек, шул арада мин үземнең яраткан машинам — танкны ремонтладым. Ул өр-яңа булды.
Мин хәзер гвардеец инде. Үзеңнең сәламәтлегең ничек, әнием?..
Сине кочаклап үбеп, синең көчле Һәм нык улың ФУАТ.
25.09.43 ел
».

«Исәнме, кадерле  әнием!
Озак хат язмавым өчен ачуланма? Безнең эш бик кызу шул: төрле авылларны азат итү, атышлар, походлар... Сиңа бу хатны юлда гына язам. Фронт юлында. ЗинҺар өчен борчылма-хафаланма, әнием, сугышка кергән Һәр кеше үлеп калмый бит. Ә мин соңгы вакытта үземдә бер яхшы сыйфат сизәм (минем кимчелекләрем дә бар, әлбәттә) — үз алдыма куйган бурычны үтәп чыгуга ышану көче.
Безнең соңгы сөйләшүебездә син миңа фронтка китәргә ризалык бирдең, шулай бит әнием! Мин синең ихтыярың, фатихаң белән алга барам.
Хатны язып бетерә алмадым, син мине гафу ит.
Кат-кат үбеп, гвардии кече лейтенант улың ФУАТ.
1.10.43 ел
».

Ул заманда хатлар озак йөриләр. Хаттагы печать буенча Фатыйма апа кулына бу хат 28 нче октябрьдә генә килеп керә.
Ана шунда ук утырып Фуатка хат яза:

«Исәнме, минем кадерле бердәнбер улым!
Чын күңелдән синең сугышчан тормышыңда уңышлар 
телим.
Улым! Ир йөрәкле батыр бул, дошманга каршы аяусыз көрәш.
Синең әниең, Октябрь революциясенә кадәр изелгән татар кызы, тормышта шактый авырлыклар күрде. Фәкать Бөек Октябрь генә безгә, изелгән милләтләргә, ирек, рух бирде. Бигрәк тә милли культураның үсүенә киң юл ачты. Татар хатыннары сәхнәгә иркен сулыш белән аяк бастылар.
Явыз немец юлбасарлары бездән бу байлыкны тартып алырга, безне кол итәргә теләделәр. Ләкин ул барып чыкмас! Безнең көчле армиябез аларны изге җиребездән куа. Џәм син, минем күз нурым, үзеңнең танкың белән аларны илдән ку, дошманны юк ит?! Минем өчен борчылма, мин исән-сау, Һаман эштә.
Командирыңа миннән сәлам әйт. Үбеп ӘНИЕҢ
».

«Минем   кадерле   әнием! Бомбага тоту, атышлар арасында сиңа хат язам. Мин исән-сау. Октябрь ае булуга карамастан, Украинада җылы Һава. Бу безне шатландыра.
Ашау яхшы, хезмәт хакым да 1302 сум. Күптән түгел сиңа 700 сум акча җибәрдем. Беләм, син ул акчага мохтаҗ түгелсең, шулай да мин синең тагы да яхшырак яшәвеңне телим. Сине яхшы котик мантода күрәсем килә. Синең бит бу күптәнге хыялың, әнием. Тиз көндә тагын 2500 сум җибәрермен, ал шул кара мантоны, ярыймы.
Әгәр тапсаң, «Әни» («Мама») дигән пластинка сатып ал, ул җырның сүзләре минем йөрәгемдә яши.
Бүген  газеталар караганда, татар телендә басылган газетага юлыктым. Бу армия газетасының җаваплы редактор урынбасары Риза Ишмуратов икәнен белеп гаҗәпләндем. Мин, әлбәттә, бүген үк аның белән элемтәгә керәчәкмен.
Әнием! Минем командирыма хат яз әле, ул бик яхшы кеше, мине бик хөрмәт итә, ул-бу була калса, ул сиңа хәбәр итәр. Аның адресы минеке кебек үк, тик часть командирына дигән сүзне генә өстәргә кирәк. Сине  кат-кат  үбеп,  гвардия сәламе белән, улың ФУАТ.  6.10.43 ел
».

Ә менә монысы, Фуатның соңгы хаты.

«Исәнме, минем кадерле әнием!
Бүген минем шатлыклы көнем, озак кына көткәннән соң, ниҺаять, синнән хат алдым Һәм, синең сау-сәламәт булуың­ны,  ялда да  булып  кайтуыңны белеп, шатландым. Берничә көн элек (алдан  җибәргән  700 сумнан тыш) сиңа тагын 1350 сум акча җибәрдем, бер 10 көннән тагын 2500 сум җибәрермен, зинҺар өчен минем үтенечемне үтә, үзеңә яхшы мех манто ал.
Мин сиңа озак кына яза алмый тордым, чөнки бик авыр, каты бәрелештә катнашырга туры килде. Йә, алла, мин ул сугыштан исән чыктым! Тагын 5 көннән бәйрәм булачак, Һәм син, әнием, дусларың белән бәйрәм тосты күтәргәндә, мине дә искә алачаксың, дип уйлыйм.
Иртәгә яки берсекөнгә Украинаның зур шәҺәрен алу өчен бик дәҺшәтле сугыш булачак. Мин ул сугышта да катнашачакмын. Без анда бөтен көчне салачакбыз. Әгәр мин ул сугыштан исән чыксам, димәк, бу минем бәхетем, димәк, 20-25 ноябрьләрдә бер 10-15 көнгә өйгә ялга кайтачакмын. Хәзергә шуның белән хатны бетерәм. Сине кочаклап үбәм. 
Тагын бер мәртәбә үбеп, улың ФУАТ. 2.Х1.43 ел
».

Фатыйма апа, әлбәттә, улының теләген үтәде. Ул яхшы котик манто-тун алды Һәм аны күз карасы кебек бүлмәсенең түрендә саклады. 
Күп тә үтми Фатыйма апага башка эчтәлекле хат килеп төште.

«Хөрмәтле иптәш  Ильская!
Украина халкын немец фашистлары коллыгыннан азат итү­дә барган канлы сугышларда сезнең улыгыз Ф. Баки­ровның Һәлак булуын тирән кайгы белән белдерәм. Ул 8.11.43 елда Фестов районы җирендә корбан булды. (Каберенең кайдалыгын соңрак хәбәр итәрмен.)
Бу безнең өчен бик зур югалту, ә ана йөрәге өчен, чын мәгънәсендә, илебезнең патриоты, батыр йөрәкле улының Һәлак булуы — тиңсез зур хәсрәт.
Бу юлларны язу миңа бик авыр, ләкин бу минем бурычым.
Иптәш Бакиров белән без дуслар идек, ул Һәрвакыт әнисен зур мәхәббәт Һәм җылылык белән искә ала иде, әгәр сугыш кырында ятып калса, сезнең өчен ни дәрәҗәдә зур фаҗига буласын аңлый иде. Андый очракта ул миннән сезне юатуымны үтенде. Ләкин сезнең кайгыгызны җиңеләйтерлек, ана йөрәген тынычландырырлык  сүзләрне каян табарга соң?
Мин фәкать шуны гына әйтә алам: сезнең улыгыз катнашкан дәҺшәтле сугышта бик күп авыллар Һәм меңләгән совет кешеләре фашист коллыгыннан азат ителде. Йөзләрчә фашист ерткычларын юк иттек, күпләрен пленга алдык.
Сезнең тирән кайгыгызны уртаклашабыз.
М. А. Лаптев. 8.11.43 ел
».

Ул көн Фатыйма апа өчен дәҺшәтле көн булды. Без аны ничек юатырга белмәдек. Ләкин олы йөрәкле ана үзендә көч тапты. Кич театрда «Гроза» («Яшенле яңгыр») спектакле барырга тиеш иде. Администрация спектакльне башка әсәр белән алмаштырырга уйлады, ләкин горур артистка Фатыйма Ильская бөтен көчен җыйнап: «Юк, алмаштырмагыз, мин уйныйм, минем бөтен тормышым — сәхнә, кайгымны да аның белән уртаклашам», — дип җавап бирде. Ул спектакльдә Катерина ролен башкаручы Фатыйма Ильская Борис белән саубуллашу күренешен күз яшьләре белән уйнады, йөрәгендәге бөтен хәсрәтен сәхнәгә салды. Без, спектакльдә катнашучылар, сәхнә артында аны күзәтеп, түзә алмадык, яшьләребезгә тыгылдык...
Љй саен, йорт саен кайгы иде ул коточкыч көннәрдә. Әлеге хат моңа дәлил.

«Хөрмәтле Фатыймага!
Минем ирем Һәм дустым, сезнең улыгызның командиры Михаил Андрее­вич Лаптевның рәсемен истәлек итеп җибәрәм. Алар икесе дә 1941—1944 елларда барган Бөек Ватан сугышында Һәлак булдылар.
М. Ф.
»

Сугыш беткәннән соң Фатыйма апа улының каберенә барды, озак вакытлар  Фуатның исән калган дуслары белән хәбәрләшеп торды.
Соңрак ул гарәп язучысы С. Җамалның «Фатыйма Сабри» драмасында карт ана — Фатыйма образын башкарды. Фатыйма Ильская — йомшак күңелле, горур, нык табигатьле ананың сагышын бик тирән итеп гәүдәлән­дерде.
Фәкать зур кайгы кичергән аналар гына шундый тирән хисләрне бирә ала, минемчә, олы мәгънәсендә Ил исемен йөртергә лаек булган Фатыйма Ильская кебекләр генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар