Логотип
Шәхес

Нәселебезнең йөзек кашы

Шагыйрә, драматург, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат ЗӘЙНАШЕВАның тууына быел 95 ел. Бу язмамда мин, күренекле шагыйрәнең туганы буларак, кайбер хатирәләрем белән уртаклашырга телим...

Шагыйрә, драматург, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат ЗӘЙНАШЕВАның тууына быел 95 ел. Бу язмамда мин, күренекле шагыйрәнең туганы буларак, кайбер хатирәләрем белән уртаклашырга телим. Гөлшат апа белән безнең туганлык болай. Аның әтисе Хисам абый белән әнием Маһруйның әнисе бертуганнар. Кемдер өчен ерак кардәшләр кебек күренсәк тә, чынбарлыкта без бик якын туганнар булып, гомер буе аралашып яшәдек. Гөлшат апабыз бик туган җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле зат иде. Шәхсән үзем татар әдәбиятын, сәнгатен, җырларын ихлас яраттым, хатыным Венера да шундый калыптан. Бу уртаклык нәселебезнең «йөзек кашы» булган Гөлшат апабыз белән безне тагын да якынайтты. 

Нәшриятта басылып чыккан һәр китабын – ә алар егерме өчәү – Гөлшат апа җылы автограф язып һәрвакыт безгә бүләк итте. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган «Илле җыр» китабында ул болай дип язган: «Кадерле туганнар, Марс, Венера, Алсу! Җыр яратасыз, парлап җырлап та утырасыз. Шулай җырлый-җырлый сау-сәламәт булып озак яшәгез, бәхетле яшәгез! Иң изге теләкләр теләп – Гөлшат апагыз Зәйнашева. 24.09.1988 ел». 
Кызыбыз 1963 елда, без әле Минзәлә районында яшәгәндә туды. Гөлшат апа тәкъдиме белән аңа Алсу исеме куйдык. Шул чакта Гөлшат апа бер генә кичкә безгә килде. Минзәлә драма театрына чираттагы яңа пьесасын да алып килгән. Дүрт чакрым араны ул кичен, кояш баеганда, юлы-ние белән яңа гына сөрелгән басу аша җәяү үткән. Соңыннан сөйләде: «Буразналар» җырының сүзләре күңелендә шул чакта, басуда туган икән. Күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи аңа дәртле, моңлы көй язды – ул җыр популяр булып китте. 
Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Чаллы кантоны (хәзер Тукай районы) Иске Теләнче авылында Әнвәр һәм Хисам Зәйнашевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Хисамның әтисе Хөснетдин Рәсәй армиясендә озак еллар солдат хезмәтендә була, 29 яшендә рус-төрек сугышында катнаша, батырлыгы өчен алтын медаль белән бүләкләнә һәм авылына кайта. Йосыф Хәлфин дигән байның кызы Хәлимәгә өйләнә, кәләш аңа мул бирнә белән килә. Хөснетдин үзе дә булдыклы кеше була: тиз арада бирнә акчасына ике катлы мәһабәт йорт җиткерә. Беренче катын кызыл кирпечтән сала: анда кибет урнаша. Йортның икенче катын нарат бүрәнәдән күтәрә: киң, күп тәрәзәле, якты итеп... Булачак шагыйрә Гөлшат шушы кояшлы өйдә туа. 1940 елларда ул йортта мин дә берничә мәртәбә кунак булдым. Узган елның сентябрендә кызым Алсу белән Гөлшат апа туган авылга кабат бардык, йорт нигезен фотога төшердек. Беренче каттагы кирпеч кибет һәм корылма әле исән, ә икенче каты инде сүтелгән. 
Хөснетдин хаҗи гаиләсендә җиде кыз, ике малай туа. Чибәр кызлары тирә-күрше авыл егетләренә кияүгә чыгып таралыша, төп йортта төпчек улы Хисам кала. Ул Зәй районы Биш Субаш авылы кызы Әнвәргә өйләнә, гаиләдә дүрт кыз (өченчесе Гөлшат), бер малай дөньяга килә. Хисам абый оста гармунчы, шигырь ярата, әңгәмәдәше белән сөйләшкәндә дә шигъри җөмләләр куша. Әнвәр апа һәрчак моңланып, җырлап эшләргә ярата. Әти-әнисенең шундый күркәм гадәтләре, нәсел геннары кеч-кенә Гөлшатка да күчкән, күрәмсең. 
Әтиле-уллы Зәйнашевлар 1917 ел инкыйлабына кадәр авылда бердән-бер кибет тоталар. Хөснетдин ага
өч тапкыр хаҗга бара. 1917 елгы Октябрь түнтәрелешеннән соң совет хөкүмәте хосусый сәүдәне катгый тыя: Зәйнашевларларның да кибетләрен тартып алып, сельпо дигән оешмага тапшыралар. Барлык кирәк-яракны Хөснетдиннең универсаль, бай кибетеннән сатып алып көн күргән авыл халкы кыен хәлдә кала, чөнки күп тауарлар дефицитка әйләнә. Зәйнашевлар совет хаки-миятенә каршы булмый. 1929 елда авыл халкын көчләп, колхоз оеш-тыралар, гаилә аңа кушыла: атын, мал-туарын, авыл хуҗалыгына кирәкле инвентарен колхозга тапшыра. Ә 1930 елда хәлле крестьяннарны «кулак» дип репрессияләү чаралары киң колач җәя. Бу кара исемлеккә 82 яшьлек Хөснетдин хаҗи да эләгә... Юлда ук үләчәк, дип, Хисам абый әтисен өендә калдыруларын сорый, аның урынына үзем китәм, ди. Аны биш елга хөкем итеп, Соловкига озаталар... Күп җәфалар чигеп, хөкем срогын тутырып, капчыгына Сталин рә-семле Мактау кәгазьләре салып, 1935 елда авылына кайта ул. Кайтса, әтисен, дүрт баласын, хатыны Әнвәрне өйдән куып чыгарганнар... Хәл җыярга да өлгерми кала: Хисам абыйны тагын кулга алып, икенче мәртәбә шул ук сөргенгә озаталар. Ул инде кире әйләнеп кайтмый... Әтиләре киткәч, 1935 елда бишенче бала – Фатыйма туа... 1989 елда Гөлшат апа әтисенең аклануы, реабилитация-ләнүе турында Татарстан прокуроры Кафил Әмиров имзасы белән белешмә алды. Биш бала атасын юк иткән өчен дәүләт аларга 8 мең сум (!) акча түләде: Гөлшат апа аны туганнарына өләште, үзенә бер тиенен дә калдырмады. 
Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән йорт-җирсез, ач-ялангач калган әнисе 2 яшьлек Гөлшатны иренең бертуганына – Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Маһнуй апага асрамага бирергә мәҗбүр була. Гөлшат бу гаиләдә ачлы-туклы үсә, апасының ире Хөрмәкәй эчүгә сабыша, еш кына тавыш чыгара, дәрес әзерләргә комачаулый. 
Башлангыч мәктәптән соң биш чакрым җәяү йөреп, Гөлшат күрше Хуҗәмәт авылында укый. 1942–1945 елларда Минзәлә педагогика училищесында белем ала: 14 яшеннән үз көнен үзе күрә. Кешеләргә идән юа, бәрәңге бакчаларын казый... Алар, берничә кыз, янгын сүндерүчеләр каланчасы астындагы җылытылмый торган бүлмәдә яшиләр. Кышкы салкыннарга түзәр чама калмагач, кирпеч ватыклары җыеп, Гөлшат кечкенә генә «голландка» миче чыгарып куя. Ул гел «биш»легә укый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, сәхнәдә җырлый, шигырьләр сөйли; үзе дә шигырьләр яза башлый, алар стена газетасында урын ала һәм район матбугатында басылып чыга... 
1945 елда Гөлшат, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Тырышлыгы белән аерылып тора: «бик яхшы» билгеләренә генә укый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, сәхнәдә моңлы итеп җырлый, шигырьләр сөйли. Аны «шагыйрә», «җырчы» дип йөртәләр. 
Әмма ул «халык дошманы» кызы... Беркөнне аны институт директоры Йосыф Туишев кабинетына чакыртып, тетрәндергеч хәбәр әйтә: «Гөлшат, мин сезне институттан чыгарырга мәҗбүр, НКВД таләп итә». Аны «халык дошманы» кызы булуда һәм институтка кергәндә әлеге фактны яшерүдә гаеплиләр. 2 яшьтә әти-әнисеннән аерылуга дучар ителгән ятим бала исә әтисен бөтенләй хәтерләми дә... 
Бу җан әрнеткеч вакыйганы яшь кыз бик авыр кичерә, әмма югалып калмый. Шунда ук Казан театр училищесына укырга керә. Берничә айдан соң институт директоры Гөлшатны эзләтеп таба һәм яңадан укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә. (Бик миһербанлы кеше булган Йосыф ага.) 1949 елда институтны тәмамлагач, бик җаваплы эшләрдә хезмәт итә Гөлшат апа. Татарстан радиосында 16 ел дәвамында башта әдәби-драматик, соңрак музыкаль тапшырулар мөхәррире була. Биредә ул язучылар, композитор-лар, күренекле сәнгать эшлеклеләре белән аралаша, үзе дә иҗатка кереп китә, җыр текстлары, шигырьләр яза. Аннан соң Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, кадрлар бүлеге башлыгы, язучыларның Тукай клубы директоры булып эшли, иҗатта да үрләр яулый. 
1953 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, Гөлшат апа белән мин якыннанрак таныштым. Ул чакта алар кызы Асия, ире Мөхәммәт белән Некрасов урамында ярымподвалдагы бик кечкенә бүлмәдә яшиләр иде. Ә мин аларга якын гына Маяковский урамында – якташым Лотфикамал апаларда көн күрәм. Гөлшат апаларга баргалый башладым. Бүлмә кысан булса да, киң күңелле апам мине якты чырай, тәмле чәй белән каршы ала, тормышым, укуым белән кызыксына. Кайчак ул җыелышка китә дә, мин Асияне карыйм, дәрескә әзерләнәм. Кулымда химия китабын күреп, берсендә 3 яшьлек Асия: «Бу нинди китап?» – дип сорады. «Химия», – дим. Шуннан соң ул мине «Химия абый» дип атады, килгәнне тәрәзәдән күрсә: «Химия абый килә!» – ди икән. Гөлшат апаларга сабакташым, дустым, музыка училищесы студенты Илһам Шакиров белән дә баргаладык, шул танышу алга таба аларның иҗади дуслыгына китерде.
 Студент вакытта Матбугат йортына – Тукай исемендәге язучылар клубында узган җомга кичәләренә бик теләп йөрдем. Гөлшат апа – аның директоры, кичәләргә гел чакыра иде мине. Бервакыт ул иҗат иткән «Рамай» пьесасын язучылар берлегенең драматургия секциясендә тикшереп фикер алыштылар. Гөлшат апа җыелышка мине дә дәште. Кызыксынып тыңлап утырдым. Утырышны күренекле драматург Таҗи Гыйззәт алып барды. Язучылар Мирсәй Әмир, Әнәс Камал чыгыш ясап, әсәрне хупладылар. Башкалар, җитеш-сезлекләрен күрсәтеп, тагын да камилләштерү юлларын атадылар. Гөлшат апа ул әсәрне яңа-баштан язып, театр сәхнәсенә менгерде. 
1958 елда институтны уңышлы тәмамлап, Яңа Юл районы дәүләт сортлар сынау участогында мөдир булып эшли башладым. Бәхетемә, ул бездә – хәзерге Тукай районы Иске Дөреш авылында урнашкан иде. Гөлшат апа белән элемтәбез исә өзелмәде. 1959 елда ул безгә кунакка кайтты. Хәл-әхвәл белешкәч, чәйләр эчкәч, әйтеп куйды: «Марс энекәш, басуларыңны күрсәт әле миңа». Без аның белән тарантаска утырып басу-кырларга юнәлдек. Август аеның кояшлы, матур көне, игеннәрне урып-җыю бара. Гөлшат апаны бөтен нәрсә кызыксындыра. Басуларда күкрәп үскән бодайларга соклана, игенчеләрне мактый. Мин әбәткә туктаган комбайнчыларга, шаяртып: «Менә, егетләр, сезнең хакта җыр язарга Казаннан шагыйрә Гөлшат Зәйнашева килде, сынатмагыз!» – дим. 
1960 нчы еллар башында Гөлшат апа сүзләренә композитор Мансур Мозаффаров көй язган «Менәргә иде Урал тауларына» җырының (аны консерватория студенты Илһам Шакиров башкарды) текстын өлкән язучылар А. Шамов, Г. Әпсә-ләмов, Ф. Хөсни, Н. Дәүли, З. Ман-сур пессимизмда гаепләделәр. Имеш, «Урал таулары биек түгел бит ул, коммунизм төзегән чорда шунда менәргә хыяллана икән Гөлшат Зәйнашева, менсен!» Бу – шигырьне бары тик сәяси караштан гына бәяләү иде... Яшь хатын-кыз шагыйрәгә ярдәм итәсе урынга, өлкән язучылар аны һәр җыелышта шул бер шигыре мисалында урынсыз тәнкыйтьлиләр, матбугатта да усал-усал фикерләр әйтәләр. Язучы Нәби Дәүли шушы популяр җыр сүзләренә, аның авторына каршы көрәшә башта. Әмма Гөлшат Зәйнашеваны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алу тәкъ-димен караган җыелышта чыгыш ясап, фикере үзгәрүе, ялгышын тануы турында әйтә, шагыйрәне Язучылар берлегенә тәкъдим итүне хуплый. Халык исә җырны яратып, җылы кабул итте, шигырь авторын яклаучылар, бу турыда мәкаләләр язучылар да аз булмады. Әлеге моңлы җыр әле дә яңгырый. Горур яңгырый! 
Гөлшат апаның минем дустым, консерватория студенты Илһам Шакировка, башка яшь җырчыларга, сәнгатькәрләргә ярдәме күп тиде. Матбугатта сәләтле җырчылар турында күләмле язмалары, очерк-лары чыкты – аларга үсү, популярлашу өчен киң юл ачылды. Бик күп хезмәт куеп, мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкова турында өч китап бастырып чыгарды ул: «Сара Садыйкова» (1987), «Сагыналар сине чын дуслар» (1991), «Калфаклы сандугач» (2002). «Үзем турында» дигән китапның авторы дип күренекле җырчы Әлфия Авзалова күрсәтелсә дә, чынлыкта ул китапны да Гөлшат апа язды. Ә менә үзе турында китап язарга уңайсыз-ланды, тыйнаксызлык була, диде. Бик тыйнак, хәтта артык тыйнак иде шул ул... 
Кинорежиссер Идмас Үтәгәнов белән алар «Салих Сәйдәшев» документаль фильмын иҗат иттеләр. Телевидение аны композиторның юбилей көннәрендә тамашачыга күрсәтте. Композитор Сара Садый-кова турындагы «Моңсара» (1996), «Моңнар дөньясына сәяхәт» (2006) документаль фильмнарына сценарийларны да Гөлшат апа язды. «Тузган торактан күчкәндә» күп-серияле телевизион фильмы да – аның иҗат җимеше. Тамашачылар яратты аны! Беренче Президен-тыбыз Минтимер Шәймиев исеменнән сценарий авторы Гөлшат Зәйнашевага 50 мең сум бүләк тапшырылды ул чакта. 
Гөлшат апа үзенең фамилиясе нишләп Зәйнашева икән, дип гаҗәпләнә иде. Әтисе – Хисам, бабасы Хөснетдин ләбаса! Маһнуй апа аңа: «Зәйнашева фамилиясе бик абруйлы, башкага алыштырма!» – дигән булган. Татарстан язучыларының бер җыелышында Гөлшат апа Сарман егете, шәҗәрәләр төзүче шагыйрь Дамир Гарифул-линга үзенең гозерен җиткерә: «Шәҗәрәмне тикшерә алмассыңмы? Нишләп фамилиям Зәйнашева икән?» Дамир, архивларда казынып, шагыйрәнең җиде буын шәҗәрәсен төзи һәм шуны ачыклый: алар нәселендә, чыннан да, 1769 елда туган Зәйнагетдин исемле бик булдыклы, абруйлы зат булган. Авылдашлары аның исемен кыскартып, «Зәйнаш» дип йөрткән. Шуннан башланган Зәйнашевлар фамилиясе. Кызганыч, бу турыда Гөлшат апа үзе ишетергә өлгермәде. 
Гөлшат апа шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше иде. Мәсәлән, Әлфия Авзалованың яшь бала белән салкын, юеш фатирда яшәвен филармония җитәкчеләренә ул әйтә – җырчыга яңа торак бирәләр. Гаиләләре ишәйгәч, өч бүлмәле фатир алырга да ярдәм итә ул аларга. Шагыйрь булырга хыялланган Фәнис Яруллинга ярдәме дә – үзе бер кыйсса. Җылы хатлар яза ул аңа, язучы булу өчен нинди әсәрләр укырга, кемнән үрнәк алырга дигән файдалы киңәшләрен бирә. Күренекле язучыларның ки-тапларын сатып алып, почта аша җибәрә... Соңрак аның һәр язганын игътибар белән укып бара. Фәнис Ярулин аннан җыр язу серләрен ачуын сорый. Гөлшат апаның җавабы: «Җырның меңләгән серләреннән берсе – чын күңелдән, чын йөрәктән язу... Җырда тирән фикер гади генә, табигый генә әйтелергә тиеш. Җыр ул – поэзия-нең иң авыр, иң нечкә бер тар-магы». 
Ни гаҗәп, Гөлшат апа үзе гомеренең күп өлешен кысан, тузган торакларда үткәрде. Ниһаять, 1990 нчы еллар башында аңа Мусин урамында ике бүлмәле «хрущевка» бирделәр. Күчәргә җыенып йөргәндә, таныш түгел бер ир кеше килеп, бушаячак бүлмәне күрсәтүләрен сорый. Күптән түгел төрмәдән чыккан бу кешене район башкарма комитетыннан җибәргәннәр икән. Фатирны карагач, ул: «Юк, мин мондый торакка риза түгел», – дип чыгып китә... 
Гөлшат апабыз безнең гаиләне якын итә иде. «Марс энекәш, син миңа тормышта – бер терәк», – дигән иде бервакыт. Аңа зур терәк булдым дип мактана алмыйм, шулай да кайбер ярдәмем тиде. Элек күп нәрсә дефицит, акчаң булса да сатып алып булмый иде бит. «Татмелиоводстрой» трестында бүлек җитәкчесе булып эшләгән чак, танышларым аша Гөлшат апага чиратсыз гына суыткыч юнәттем берсендә. Бик куанган иде. 
Г. Тукай исемендәге премиягә күптән лаек иде инде ул. Әмма Язучылар берлеге дә, башка оешмалар да ләм-мим – тәкъдим итүче юк. Бу эшкә мин алындым. Үзем инде 17 ел укытучы, доцент булып эшләгән Казан авыл хуҗалыгы институты коллективы исеменнән шул мәртәбәле премияне бирү комитеты рәисе Мансур Хәсәновка хат яздык, аны институт җитәкчеләре, укытучылар, студентлар имзалады. Мөрәҗәгатебезгә нигез бар: үзенең иҗаты белән Гөлшат апа безнең студентларга, укытучыларга бик таныш һәм якын. Ул елларда студентлар белән очрашуларга, әдәби-музыкаль кичәләргә язучыларны, артистларны чакыра идек. Гөлшат апа аларга бик теләп килә, кичәне оста итеп, юмор белән үзе алып бара: көлдерә дә, уйландыра да. Студентларыбызның күпчелеге – авылдан, Гөлшат Зәйнашева җырларын тыңлап, җырлап үскән балалар... 1991 елда Гөлшат апа ул мәртәбәле премиянең лаеклы лауреаты булды. 
Бик бала җанлы иде ул, кызы Асиягә югары белемле музыкант булырга ярдәм итте. Гомумән, балаларны ихлас яратты. 1994–2004 елларда композитор Гөлнара Беляева белән балалар өчен илледән артык җыр иҗат иттеләр. Ул җырларны шагыйрәнең кызы, музыка укытучысы, хор дирижеры Асия Зәйнашева үзе оештырган «Айсылу» балалар вокаль ансамбле репертуарына кертте. 
75 яше тулгач, Гөлшат апаны көчле инсульт аяктан екты, ул ике елдан артык каты авырды. Әмма гомеренең соңгы көннәренә кадәр камил акылында булды, кыенлык белән булса да сөйләшеп ятты. Яныннан кеше өзелмәде... 2005 елның 1 апрелендә арабыздан китеп барды ул. Ул көнне Татарстан радиосы иртәнге тапшыруларын шагыйрәнең «Китмә, сандугач» җыры (Рөстәм Яхин музыкасы) белән башлап җибәрде һәм кайгы-лы хәбәрне халыкка җиткерде... Г. Камал театры Гөлшат Зәйнаше-ваны соңгы юлга озатырга килгән халык белән шыгрым тулы иде. 
 Язмышы яралы булса да, Гөлшат апа дөнья ямен, яшәү кадерен белеп, тормышка гашыйк булып гомер итте. Малга, байлыкка кызыкмады. Аның байлыгы – табигать биргән мул таланты, гаиләсе, дуслары, халык мәхәббәте булды. Ул бәхетле иде!
Фото: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар