Логотип
Гаилә

«Туган җанлы булсыннар иде»

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН гаиләсендә ничегрәк уза микән бу чор? Аларның да бит уллары РАМАЗАН белән НУРСОЛТАН үсмер. Әти һәм үсмерләр белән сөйләшәбез.


 

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя.  К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН гаиләсендә ничегрәк уза микән бу чор? Аларның да бит уллары РАМАЗАН белән НУРСОЛТАН үсмер. Әти һәм үсмерләр белән сөйләшәбез.

Сезнең гаиләдә кем баш? Әтиме? Әниме?
Рамазан: Әлбәттә, әти. Ул һәр гаиләдә шулай булырга тиештер. Ирләр бит алар ике төрле сөйләшмиләр, ә хатын-кызлар фикерләрен үзгәртеп тора. Гаилә белән идарә итәр өчен нык сүзле булырга кирәктер.
Нурсолтан: Абый белән тулысынча килешәм. Әти – баш, әни – аның терәге. 
Нәрсәдер эшләргә кирәк булганда кемнән рөхсәт сорыйсыз?
Нурсолтан: Безнең ватсапта гаиләбезнең уртак чаты бар. Шунда язып сорыйбыз. Кая барасың, кем белән буласың, ничәдә кайтасың, өй эшләрен эшләдеңме дигән стандарт сорауларга җавап биргәч, рөхсәт итәләр. 
Әгәр «юк» дип әйтсәләр...
Рамазан
: Өйдә каласың инде.
Нурсолтан: Башта фикерләрен үзгәртеп карарга тырышабыз. Әнине күндереп була әле, әгәр әти юк дисә, димәк, юк инде, өйдә утырабыз. 
Малайлар булгач төрле хәлләр була. Кем беләндер сугышып кайттыгыз ди. Бу хакта өйдәгеләргә әйтәчәксезме?
Нурсолтан: Әнигә әйтмибез, нигә аны борчырга, ул бит хатын-кыз! Әтигә әйтергә мөмкинбез. Әтинең беренче соравы: «Кем башлады? Җиңдеңме?» Җиңгәнбез икән, «Молодец», ди. Әни, нигә сугышып йөрисең, берәрсенә зыян салсаң, әниләре килсә, дия башлый. 
Сезне ачуланалармы?
Рамазан: Күп очракта күз йомалар. «Малайлар, минем җыелып бара, тиздән түгеләчәк», – ди әти. Шуннан аңлыйбыз инде.
Ничек уйлыйсыз, әтиегез сезгә татуировка ясарга рөхсәт бирәчәкме?
Нурсолтан: Һичшиксез, юк! Мәктәптә берәр нәрсәне онытмас өчен кулыма ручка белән язып кайтсам да: «Күпме әйттем – кулыңа язма!» – дип шелтәләп ала. 
Рамазан: Әни, 17 яшьләр җиткәч сөйләшербез, диде. Әтинең, белүемчә, безнең кебек чакта татуировка ясатасы килгән, әмма аңа ризалык бирмәгәннәр. Бәлки, ул без үскәч, тормышындагы шул хәлне исенә төшерер дә, рөхсәт бирер. 18 яшь тула да, тату салачакмын дигән максат юк. Кызыкмыйм да. 
Сез икегез дә спортта. Спорт белән шөгыльләнү кемнең идеясе иде? 
Рамазан: Беренче класстан бишенче класска кадәр самбога йөрдем. Икенче класстан футбол белән шөгыльләнәм. Хәзер үземә яңа клуб таптым. Бу хакта әти-әнигә әйттем. Барысын да үзем хәл иттем. 
Нурсолтан: Тхэквондо белән шөгыльләнергә әти тәкъдим итте. Миңа ошады. Кара-кызыл пояска барып җиттем. Әлегә ташлап торырга туры килде. Хәзер минем йөрисем дә килми. Әти кара пояс көтә инде, беләм... 
Егетләр, армия турында нәрсә уйлыйсыз?
Рамазан: Армиягә барам. Барасым килә! Мәктәптә алтынчы класстан бирле «Юнармия» хәрәкәтендә катнашам. «Дедовщина», «Бер елыңны бушка уздырасың», – диләр, ә шул бер ел эчендә армиядән чын ир-егет булып кайтасың. 
Нурсолтан: Барамдыр инде, әлегә белмим. Әмма миңа «Не служил – не мужик», дигән фикер бөтенләй ошамый...


Рөстәм, хәзерге заманда күп гаиләләрдә балалар өчен әни – баш. Әти кеше абруйны ничек яуларга һәм ничек сакларга тиеш? 
– «Мин – әти!» – дип әйтеп кенә, күкрәк кагып абруй яулап алып булмый. Баланың әтигә карата хөрмәте баштан ук булырга тиеш, чөнки ул – әти. Шуннан соң әни дә әтиегез дип торсын инде ул. Әти кешенең игътибары да бик мө-һим. Бала, яныңа килеп, ихлас нидер сөйли икән, ә син һаман шул телевизор йә телефоннан аерылмый, баш кагып, әйе, әйе, дип кенә утырасың икән, ул башка яныңа килми инде, үзен тыңлардай башка кешене эзли. Көч белән дә абруй казанып булмый. Еллар үткәч, алар көчлегә әйләнә бит. Абруй гаиләдәге кагыйдәләрне саклаудан, вак детальләрдән җыела ул! 
Рөстәм, син тәмәке тартасың, улларыңнан ул ис килсә, нишләячәксең?
– Бу хәл булмады әле, әмма мин моны уйлап йөрим. Училищеда укыган елларым искә төшә... Дөресен әйтәм, үземне ничек тотачагымны белмим. Әмма миндә өмет бар. Яшьләр хәзер башкачарак. Безнең заманда малайлар белән тәмәке тарту, сыра эчү модада иде. Малайлар икесе дә спорт белән шөгыльләнгәч, тәмәке тартмаслар дип, бик ышанам. Тагын шунысын да әйтим әле: әлегә кадәр әни алдында тәмәке тартканым юк. Кыенсынам! 
Ике улың да спорт белән шөгыльләнә шул. Бармыйм, ташлыйм дигән чаклары булгандыр. Ничек мотивацияләдең?
– Берсендә Нурсолтан белән тренировкадан соң кайтып киләбез. Баш тренер: «Син ярышка барасың», – диде аңа. Юл буе эндәшмәде, кайтып җитәрәк: «Әти, минем барасым килми», – ди. «Ничек инде барасың килми? Син бит җыелма командада! Тренер әйткәч барасың», – дим. Авыз-борыны салынды моның. Бераз баргач: «Әти, тренер әйтер ул, әмма мин дә бит кеше. Минем бит үз фикерем булырга тиеш», – диде. Сүзсез калдым. Улыма ул вакытта бары 7–8 яшь тирәсе иде! Уйлыйм: бала бит хаклы. Нурсолтан җиңде, бармады, әмма икенче тапкыр барасың дигән шарт белән. Аның еракка йөрисе килмәгән икән. Нурсолтанның тхэквондога йөрү теләге азая башлагач, сөйләшеп бер фикергә килдек. Кара пояс ала, аннан соң шөгыльләнүдән туктаса да, каршы килмим. Ул бит аның үзенә бер һөнәр булып торачак. Әле расписаниеләр туры килмәү сәбәпле тренировкага йөрүдән туктады. Әмма ул барыбер кара пояс алачак! Әйткән сүзе бар – ә егет сүзе бер була ул! Рамазан юлны үзе ярды. Үзе йөри, ошамый икән, туктый. Ә менә футбол җене нык кагылган аңа. Спортта булгач, икесендә дә лидер сыйфатлары бар инде.  
Хәзер бит инде психологлар үсмерләргә юк дияргә ярамый, диләр? Бу кагыйдәгә ничек карыйсың?
– Сафсата бу! Бала бераз аңлый башлаган икән, юкны белеп үсәргә тиеш инде ул. Формалашып беткәч, аңына моны ничек кертәсең? Профилактика өчен булса да, кайвакыт юк дип тә әйтергә кирәк. 
Егетләр нәрсәнедер яшереп калалар дип уйлыйсыңмы?
– Бардыр инде анысы да дип уйлыйсың. Әмма беркөнне шундый очрак булды, коелып төштем. Кечкенә малайга шалтыратам. «Мин мәктәп янында», – ди, ә мин бу вакытта бер кафе яныннан үтеп барам, карыйм – Нурсолтан утыра. Тагын шалтыратам, ул шул ук сүзне кабатлый. Алдалый бит! Күз алдыңа китер, ялганлый! Икенче көнне кичен барысын да җыйдым. Тыя алмыйм үземне, калтыранам. «Кая булдың теге көнне?» – дим. «Әйттем бит мәктәптән кайтып бара идем», – ди. Ә мин машинадан гына видеога төшереп алган идем. «Бу нәрсә?» – дим. «Бу бит мин түгел, әти», – ди. Инде кызарга әзер идем. Рамазан да: «Әти, аңа охшаган, әмма Нурсолтан түгел», – ди. Әнисенә күрсәтәм. «Ул түгел, әтисе», – ди. Прическа, кара кофта нәкъ Нурсолтан инде менә. «Хәзер бөтен үсмер шулай йөри бит», – ди әниләре. Якынайтыбрак карыйм, чынлап та охшаган гына икән. Аллага шөкер, алдамаган булып чыкты улым. Үпкәләү түгел иде ул, гарьләнү иде. Югыйсә бер вак әйбер генә бу. Ә балалардан зуррак ялганлау ишетсәң, бик авыр булыр, мөгаен. 
Улларың әти каешын беләме?
– Каеш белән куркыта гына идем, әмма гомеремдә бер генә тапкыр икесен дә яңаклаганым булды. Йөрәгем әрнеде әрнүен. Уенчык аркасында сугыша башлаганнар иде. Аннан соң кабатлыйм бит, малайлар, дигән сүз генә дә җитте. Мин берүзем үстем, уйнарга беркемем юк иде. Ә алар – иң якын кешеләр! Бертуганнар! Минем өчен бик принципиаль булган бер сыйфат бар: туганлыкны белү. «Бишле»гә укыймы, «өчле»гә укыймы, сугышып кайтамы, анысы мине алай ук борчымый. Иң мөһиме: алар бер-берсен яклый белсен! «Брат за брата» дигән төшенчә бар. Алла сакласын, туганлыкны белмичә яшиләр икән, ул минем өчен иң зур йөрәк әрнүе булачак! 
Улларыңны тәрбияләүдә биш мөһим сүз?
– Яхшы гына тембр белән «Малайлар!» дип, вакытында әйтеп куя белергә кирәк. Әнигә, хатын-кызга карата хөрмәтне әти кеше тәрбияләргә тиеш. «Әниегезне бераз уйлагыз инде», дип әйтү җаваплылыкны үстерә. «Әти-әни, мин кайттым», «Әти-әни, мин киттем» дигән сүзләр. Моны балаларда тәрбияләү мөһим. Мин үземне оста куллы кеше дип әйтмәс идем. Әмма үзебезнең фатирга күчкәч, нидер эшлисе, ясыйсы килә. Миңа ярдәм кирәк булмаса да: «Малайлар, килегез әле, менә бу чүкечне тотыгыз әле», – дип чакырам. Эш коралы тотарга өйрәнеп, шуның белән эшләү теләге булырга тиештер инде ул гаилә башлыкларында. «Сез – бертуганнар, иң якын кешеләр!» Әйткәнемчә, бу минем өчен үтә дә мөһим. Абый-эне дигән хөрмәт, абыйларча мәхәббәт булсын. Аны без тәрбияләмәсәк, кем сеңдерә инде.


Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар