Логотип
Гаилә

«Хәзерге үсмерләр дә безнең кебек романтик»

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Үсмер белән үзеңне ничек тотарга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире РАДИК САБИРОВ һәм аның кызы ИЛҮЗӘ.

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Үсмер белән үзеңне ничек тотарга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире РАДИК САБИРОВ һәм аның кызы ИЛҮЗӘ.


Илүзә, син романтикмы?
– Юк! Романтика баналь бит ул.
Синең өчен романтика нәрсә ул?
– Бер-береңә карата хисле мөнәсәбәтләр дип уйлыйм. Янымда кеше булмаганда гына хисләргә бирелә алам. Хисләр миңа кисәк кенә килә. Шул вакыт якыннарыма: «Мин сине яратам», – дим. Бу сүзне күбрәк әтиемә әйтәмдер. Нигә аңа күбрәк әйтәм – белмим. Бәлки, ул бик йомык һәм кырысрак булгангадыр. Ул компьютерда эшләп утыра. Мин аңа «яратам», дим. Ул «ыхы», ди йә «мин дә сине яратам», ди. Шулай дип кенә әйтә ул, әмма аңа бу минутта бик рәхәт булганын беләм инде. Сер генә бирми. 
Әтиең сине көндәлекләр яза, ди. 
– Әйе шул. 9 яшьтән башлап алып барам. Ул вакытта икетуган апам минем өчен үрнәк иде. Аңа охшарга тырышып яза башлаганмындыр. Хәзер көндәлекләрне киләчәктә укып, үткәннәрне искә төшерер өчен язам. Көндәлегем өстәлемдә ята. Әмма аны беркем дә алып укымый, чөнки беләләр: ул – минем шәхси әйберем. Бездә шәхси чикләрне хөрмәт итәләр һәм саклыйлар. 


Көндәлекләреңдә әти-әниең белән сүзгә килүләрне дә язасыңмы?
– Глобаль аңлашылмаучылык булганы юк безнең. Үпкәләгән кыяфәт чыгарсам да, үпкәләмим. Әти белән холыкларыбыз бик охшаган: үз фикеребездән кайтмыйбыз. Әнием – психолог. Аның белән конфликт бөтенләй юк. «Кызым, әйдә, үзара ышанычларны югалтмаска килешәбез», – ди ул һәрвакыт. Әти-әни белән сүзгә килсәм, үземне бик начар хис итәм, чөнки гаепле икәнемне аңлыйм. Кайчагында ашыгып әйтеп ташлыйм шул. 
Әтиеңнән куркасыңмы?
– Начар билге алган өчен өенә кайтырга куркучылар бар. Ә мин начар билге алсам, әти-әнием түгел, үземне үзем орышам. Аларның мине әрләгәннәре дә юк бугай. Хәтерләмим инде. Бәлки, ачулануларын ачулану дип кабул итмимдер. Ә әтидән куркырга кирәкми. Кечкенә бер ялгышың өчен дә әтиләр ачуланалар, җәза бирәләр икән, бу нормаль хәл түгел. Ул вакытта аңа мөрәҗәгать итмисең инде, башка кешеләргә сөйли, ярдәм сорый башлыйсың. Олылар тарафыннан басым була икән, бала депрессиягә китәргә һәм ерагаерга мөмкин. Гомумән, нормаль әти бала белән коннект-ны (мөнәсәбәтләрне – Ч. Г.) көйли белергә тиеш.  


Кофе алырга тәкъдим иткәч, «Юк, кирәкми ул бит сезнең акчагыз», – дидең. Акчага мөнәсәбәтең турында сөйләшик әле. 
– Кызык бер хәл искә төште хәзер. Бәләкәй чагымда әти-әни акчасын әрәм-шәрәм итмәсен өчен, бер тапкыр кибеттән чупа-чупс урладым. Ул вакытта ук аларның акчаны зур көч куеп эшләгән-нәрен аңлый идем. Хәзер инде үзем акча эшли ала торган яшьтә. (Илүзә 9 нчы сыйныфта укый. – Ч. Г.) Шуның өчен бик шатланам. «Шаян ТВ»да алып баручы булып эшлим, «Изумрудный город» эстрада биюе студиясендә биим. Төрле концертларда катнашабыз. Студиядә кечкенә балаларны да биергә өйрәтәм әле. Акчаны үземә түгел, күбрәк якыннарыма тотам. Үзем эшләп алган акчама аларга бүләкләр алганда шундый горурланам. Лагерьга юллама алганда, бию белән бәйгеләргә барганда, «үзем түлим», дим. Минем өчен акча тотканда никтер уңайсызланам. 


Егетең кафега чакырды да синең өчен түләргә теләде ди...
– Анысы ярар... Юк. Үзем түлим диячәкмен. 
Нинди егет синең өчен идеаль?
– Сине яраткан егеттер, мөгаен. Чибәр булсын инде ул. Аңа карагач, «нинди матур егет сайлагансың», дисеннәр. Кешеләрнең тышкы кыяфәтенә артык игътибар бирмә, диләр. Ничек игътибар итмисең инде?! Егетләр дә үзләрен карап йөрергә тиешләр. Китап укысын ул! Укыган китапларым турында сөйләшергә фикердәш кирәк булачак. Менә шундый егет идеаль инде. 


Әтиең белән горурланасыңмы?
– (Күзләре яна башлый.) Әлбәттә, горурланам. Бик нык! Ул бит барысын да үзе булдырган. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, университетта укыган, аннан шунда укыткан. Безнең мәктәпнең директоры – әтиемнең укучысы. Ул бик гыйлемле минем! Хәзер ул баш редактор. «Әтиемнең инстаграмы юк», «Минем әтинеке бар, әмма ул юзер», диючеләр күп. Ә минем әти – кәттә блогер. Бик күп социаль челтәрләрне алып бара, аның подписчиклары меңәрләгән, видеолары күп карау җыя. Дусларым да аны карап бара һәм соклана. Эше күп булса да, безне дә кайгыртырга җитешә. Ул бик көчле холыклы. Һаман укый, һаман үсештә. 

Радик, син романтик үсмер идеңме?
– Романтика барыбызда да булгандыр инде ул. «Элен и ребята» киносы килеп кергән чор бит ул. Аларны күреп, бүлмәгә постерлар ябыштыра башладык. «Ласковый май», София Ротаруны тыңлыйбыз. Район үзәгенә барган саен кассеталар алып кайтабыз. Качырып кына шигырьләр яза башладым. Беренче мәхәббәт белән хатлар языштык. Ул шәһәр кызы иде. Май аенда сирень чәчәкләре өзеп, аңа бүләк итүләр – барысы да үсмер чактагы матур бер хатирә. 


Миңа калса хәзерге үсмерләрдә романтика юк. Ә син ничек уйлыйсың?
– Бар ул аларда, Чулпан. Үземнең кызларда сизәм. Зур кызым холкы белән миңа бик охшаган. Көндәлекләр алып бара. Кечкенәсенең дә хәзер үз күңел дәфтәрләре бар. Хәтерләсәң, безнең вакытта да бар иде андый дәфтәрләр... 
Сокланып та куйдым сиңа. Күп әтиләр кызларының тормышыннан хәбәрдар түгел. Ә син көндәлек алып баруларына кадәр беләсең.
– Күренгәли бит инде ул. Ике кыз бит әле алар. Кечкенәсе вакыт-вакыт апасын сатыштыра да. Менә Илүзәнең мин белмәгән яңа бер аккаунты барлыгын да әйтте әле. 
Күп үсмерләр гадәте бу. Нигә әти-әнидән яшерәләр икән?
– Яшүсмерлек романтикасыдыр инде. Үзебез күрсәттекме әллә әти-әниләргә?! Ата-анадан аерылу дип санамыйм, мөстәкыйльлеккә бер адым ул. Моңа һич тә үпкәләргә кирәкми. Һәр кешенең үз дөньясы булырга тиеш. Билгеле, вакыт-вакыт куркынычсызлык ягын да уйлап куясың. Хәзер, ни әйтсәк тә, безнең балалар контрольдә. Без үскәндә булмады ул. Шуңа әти-әнидән эләккәләде дә. Кызларымның тәрбияле булуына шикләнмим. Милли тәрбиядә үсәләр. Яшәү урыныннан ераграк булса да, юкка гына Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен сайламадык. Кызларның, авылга кайтып, «әбика», «бабайка» дип йөрүләрен күз алдыма да китермим. 


Син кызларың белән бик якын. Һаман балалар белән, алар тормышы белән яшисең кебек. 
– Кызларым белән горурлану бар. Аларның уңышлары белән социаль челтәрләрдә дә уртаклашасы килә. Илүзә олимпиадаларда җиңә, бию буенча уңышлары зур, Галия фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Әлбәттә, тормышлары белән кызыксынам. Минем кызлар бит ул. Алар өчен җаваплымын. Әтине бала вакытта мин дә күрмәдем. Ул җитәкче кеше булгач, иртән чыгып китте дә төнлә кайтып керде. Иртән аркадан сөеп чыгып киткәнен йокы аралаш сизеп кала идем.Аның белән горурландым. Яратудан туктамадым. Кызлар аңлый: мин эштә. Көн саен алар белән була алмыйм, әмма җай чыккан саен, без бергә. 


Кыз бала әтисеннән куркырга тиешме ул?
– Курыкмасын, ә менә әти каршында җаваплылык тойсын. Илүзә миңа охшаган. Әти-әни алдында оятка калмыйм дигән уй белән яшәдем, хәзер кызым шулай. Укуы, әйбер сорамавы, акча бирсәм дә, нигә аның кадәр күп салдың, диюләре миңа охшаган. 


Акча дигәннән, кадерен беләме?
– 14 яшендә паспорт алуга, без аңа акча картасы ачтык. Депозитларны өйрәттем. Без бит аны бөтенләй дә белми үстек. Илүзә хәзер барысын да күзаллый. Акча кадерен белә. Бүгенге көн белән генә яшәмәскә, акчаны саклап тотарга өйрәттем дип уйлыйм. Илүзә хәзер үзе шактый акча эшли инде. 


Әти көнләшүе бармы ул? Син аңа ничек карыйсың?
– Табигый процесс инде ул. Балалар өлгерә, мәхәббәт барлыкка килә. Кинаяләр рәвешендә сорашам, кечкенәсенең апасын әзрәк кенә саткалаганы дәрәҗәсендә беләм. Билгеле, дус булган егетенең кем икәнен беләсе килә. Аның бик тә тәрбияле булуын телисең. Көнчелек юк. Әлегә юк... Бәлки, соңрак булыр. Әмма булуын теләмәс идем. Үрнәк әти образын егетләренә күчерсәләр, әйбәт булыр иде. Без – ирләрдә дә хатыным әнигә охшасын иде дигән фикер яши бит. 


Син үпкәчел әтиме?
– Булгалый инде. Вакытында шалтыратмаса, үпкәләп куясың. Кызлар белән гел язышып торам. Миңа алар белән элемтәдә тору бик мөһим. 
Кыз бала әтидән бүләк алып үсәргә тиешме? 
– Әлбәттә! Мин әле хәзер дә, зур кызлар икәнен белә торып, йомшак уенчыклар бүләк итәм.Алар аны куанып кабул итә, ул уенчыкларыннан аерылмыйлар. Бәйрәмнәрдә, чыгышларыннан соң чәчәкләр бүләк итәм. Сәнгать кешеләре чәчәк ярата бит ул. Кыз бала буларак, аларны иркәләп үстерергә кирәк. Кочаклап үбүләрсез булмый инде. Хәзер Илүзә зур инде, андый иркәләүләр арткарак калып бара. Ә Галия белән сөешәбез әле. Күңел белән иркәләү – бала белән араларны якынайта гына ул.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар