Логотип
Гаилә

«Блогер булу зыян итми»

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – Татарстанның атказанган артисты Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА һәм аның кызы ИЛЬВИНА.

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – Татарстанның атказанган артисты Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА һәм аның кызы ИЛЬВИНА.


Ильвина, әниең, балалар блогер булсын иде, ди. Моңа мөнәсәбәтең?
– Мин каршы. Шәхсән үземә кирәкми дип саныйм. Төрле үсмерләрнең кызыксынулары төрле бит. Кемгәдер, бәлки, социаль челтәр йолдызы булу ошыйдыр. Миңа ошамый. Анда нинди генә комментарийлар язмыйлар. Берәр видео куйгач, мыскыллы сүзләр язсалар, мин ябылачакмын, күңелем яраланачак. Мин башкаларны карарга яратам. Андый кешеләр дә булырга тиеш бит. Гомумән, социаль челтәрләр белән дус түгелмен. Фотога да, видеога да төшәргә яратмыйм. 
 

Чынлап та үсмерләр фотога төшәргә яратмый. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
– Ачылырга теләмиләрдер... әйтә алмыйм... Селфи ясап йөрүчеләрдән түгел мин. Әни төшәргә кушканда гына фотога төшәм. Фотода матур чыкмыйм кебек тоела. Үзем фотографияләр ясарга яратам. Әмма берсен дә интернетка чыгармыйм. Ә болай ютуб карыйм. Моңсу булса, шундагы видеоларны карап нерв киренкелеген бетерәм. Ә социаль челтәрләр аша трендлар белән танышам.
 

Ә китаплар белән ничек хәлләр?
– Ой... «Сәләт» лагерына барып кайтканнан соң китаплар белән кызыксына башладым. Җәй дәвамында дүрт китап укыдым. Төрле жанрдагы бик кызыклы китаплар иде. 
 

Телефонда күп утыруыңа әниең ачуланамы?
– Әйе! Ә мин телефоннан сериаллар карарга яратам. Әни урамга чыгарга куша, ә мин җәйне бөтенләй яратмыйм. Җылыны, җәйге табигатьне яратмыйм. Кышны яратам. Карны, шугалакны... Фигуралы шуу – минем хобби. 
 

Кызык, мәктәп балалары, киресенчә, җәйне бик ярата. Каникуллар бит!
– Мәктәптә уку авыр булмаса, җәй көне дә уку булуын теләр идем. Контроль эшләрдән генә ял итәсем килә. Миңа җәй бик озын булып тоела. Каникулларны яратам, әмма ял итәргә бер атна да җитә. Зур компанияләр, кызлар белән йөрергә яратмыйм. Ялгызлык күбрәк ошый. Үз-үзем белән сөйләшү рәхәтрәк. Ә җәй ул – өй, әнигә булышу, балаларны карашу...
 

Үземнән беләм, олы балага бала карау эләгә инде ул. Син апа кеше, энеләреңне-сеңелләреңне кара, диләр. Бу синең дә ачуыңны китерәме?
– Китерә дә инде... Әмма мин Ильяс тугач бик шатландым. Беренче тапкыр бәби күрдем! Ильясны үзем карадым. Әни концертларга киткәндә алып кала идем. 8 яшь иде ул вакытта миңа. Ә Илһамны бергәләп карадык. Бишенчебез туса, бик тә кыз булуын теләр идем. Мин карар идем аны. Иң мөһиме: сеңелкәш булсын. Әйе, апам булса, бөтенләй кайф булган булыр иде. Апалы кешеләр – бәхетле кешеләр. Апа абыйга караганда якынрак, якын дус кебек, барысына өйрәтә. Ә Данил мине һаман үчекли генә. Сеңлем тууга өметләнәм әле мин. 
 

Ә әниең синең өчен иң элек әниме, иптәш кызмы? 
– Әни. Ул минем әни! 
 

Синең әниең – танылган җырчы. Горурланасыңмы?
– Әйе, әмма миңа Лилия Муллагалиева кызы дип караулары бөтенләй ошамый. Әни – әни ул, ә мин ул – мин. Үз ихтыяҗларымда аның исемен кулланып яшисем килми. Башкаларның да бу гадәтләрен хуп күрмим. 
 

Ә сәхнәгә тартыласыңмы соң?
– Юк. Миңа үз тавышым да ошамый. Ачык буласым килми минем. «Понты» дигән төшенчәгә исем китми. 
 

Әниең белән бергә кичергән иң рәхәт мизгел?
– Балачакта без икәү генә Дубайга ял итәргә барган идек. Гомумән, әни белән икәү генә берәр кая бару рәхәт. Без күп балалы гаилә булгач, бу бик сирәк эләгә. Без, гадәттә, бөтенебез бергә йөрибез... 
 

Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең? 
– Әти-әни мине спорт буенча китәр дип уйлый. Мин дә шулай уйлыйм. Хореограф та буласым килә. Әни үзенең хыялын чынга ашыруымны тели – көнчыгыш биюләре белән шөгыльләнергә киңәш итә. Бу шөгылең белән акча да эшли аласың, ди. Әлегә булдыра алмыйм. Ул биюләр минем өчен нык ачык. Бию ошый, әмма көнчыгыш биюләре генә түгел. Мин, гомумән, фигуралы шуу буенча профессиональ рәвештә шөгыльләнер идем, әмма инде соң.


Лилия, кызыгыз Ильвина белән холкыгыз охшашмы? 
– Безнең туган көннәр аермасы берничә көн генә. Икебез дә Үлчәүләр. Үлчәүләр – үзләренә кайвакытта ышанмый, күп нәрсәне үлчи, бар кешене җайлап йөри. Бу яктан без охшаш. Әмма Ильвинада күбрәк әтисе холкы. Әтисе кебек спортчы ул. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде. Кирелек икебездә дә бар. Мин дә шундый идемме соң, дип сорыйм кайчак әнидән. 
 

Ильвинаны аңламаган чакларыгыз бар, димәк?
– Бар инде, ничек булмасын?! Ул гел мин әйткәнне генә эшләп торырга тиеш түгел. Без, әниләр, ничек кенә заманча булырга тырышсак та, башкачарак фикер йөртәбез. «Алай итми идек, без мондый түгел идек», – дип, балаларны үзебез белән чагыштырырга яратабыз бит әле. «Ул бит син! Син шулай эшләгән! Ә мин ничек күрәм, шулай эшлим», – ди ул вакытларда кызым. Әле аның күп нәрсәгә карашлары формалашып бетмәгән, төрле җирдән мәгълүмат җыя торган чоры. Бер-ике елдан соң һәрнәрсәгә үз карашы булыр дип уйлыйм. 
 

Хәзер балалар, нигездә, интернеттан мәгълүмат ала. «Дөнья пәрәвезе»ндә кызыгызның нәрсә туплавы белән кызыксынасызмы?
– Барын да контрольдә тотам дип әйтә алмыйм. Әйе, алар хәзер гаджет балалары. Моны аңлыйм һәм интернетта актив булуларын телим. Социаль челтәрләрдә үз аккаунтларыгызны булдырыгыз, фото-видео төшерергә иренмәгез, дим. 
 

Менә бит! Гадәттә, әниләр социаль челтәрләр баланы боза, вакытын бушка уздыра, ди. Ә сез аның балаларга файдасын нәрсәдә күрәсез? 
– Блогер була икән, текст язарга, хатасыз язарга, видеолар төшереп, монтажларга өйрәнә. Нәрсә языйм, ничек языйм икән дип уйлый. Димәк, фикерләргә өйрәнә. Үз контентыңны булдыргач, кешенеке белән дә кызыксына башлыйсың. Чагыштырасың, нидер аласың. Ул яктан социаль челтәрләр күп нәрсә бирә. Әйбәт итеп блог алып барасың икән, реклама буенча хезмәттәшлек тәкъдим итә башлыйлар. Бу да кирәк! Әмма минем Ильвина моңа каршы. Ул үз битен алып барырга яратмый, кирәк тә санамый. Мин үзем социаль челтәрләрнең файдасын күп күрәм, утырырга вакытым гына җитми. Ә ул кечкенәдән өйрәнсә, бу аның тормыш рәвешенә әйләнә. Җитмәсә, анда бөтен видео, фотолар саклана. Үскәч, үзен карый ала. Хәзер бит альбом төзеп утырмыйсың.
 

Социаль челтәрләрдә утырып, балаларның укуга карашлары салкынаймасмы? Ни генә дисәк тә, аларның төп бурычлары классик белем алу бит әле.
– Үсмерләр инде үз графигын үзе төзи башларга тиеш. Ильвина, мәсәлән, үзенә кирәк булгач, физик әзерлек буенча көнгә берничә тапкыр шөгыльләнә. Аңа әйтеп торасы да юк. Әлбәттә, балалар гаджетта үзләренә файда алыр өчен генә утырсын иде. Шуңа күрә дә беренче сыйныфка укырга кермичә, балаларга телефон бирмәдек без. Алар аңа кызыкмадылар да. Кунакка килгән балаларга да телефоннарын алып куярга кушам. Шөгыльләнергә шөгыль җитәрлек бездә. Спорт мәйданчыгыбыз, бассейныбыз бар. Әтисе спортчы булгач, аларны һәрвакыт ни белән булса да мавыктыра. Өч улыбыз да – хоккейга, Ильвина колга белән сикерүгә йөри. Аларның вакытлары юк.
Ильвинадан соң ике улыгыз бар. Кыз кеше булгач, миңа булыш, энеләреңне кара дисең, бит инде. Көнләшү булмадымы?
– Юк, сиздермәде. Алар, чынлап та, бер-берсен карап үсәләр. Өйдә балалар үзләре генә калган вакытлар да бар. 6 яшьлек Ильяс энесен алып кала иде инде. Бик җаваплы һәм мөстәкыйль алар минем. Сәхнә артында үскәнгә дә шулайдыр ул. Зурлары ашарга пешерә белә. Ильвина токмач басып кисә.
 

Балалар белән гел сөешеп кенә яшәмисең. Үпкәләүләр, үсмерлек чорында ишекне шапылдатып чыгып китүләр дә була. Ул вакытта сез нишлисез?
– Тынычлыкта калдырам. Нидер әйтеп җиткерергә кирәк икән, мин инде аны әйтәм һәм ишекне үзем ябып куярга мөмкинмен. Әйтәм бит, минем Үлчәү булуым ярдәм итә. Җитез булсам да, сабырлыгым зур минем. Аннан соң балаларым да үзем кебек беркатлы. Үпкәлиләр дә шунда ук оныталар. 
 

Киләчәктә Ильвина сезгә ошамаган һөнәр сайласа, нишләр идегез?
– Нинди һөнәр сайласа да риза. Үз тамагыңны туендырырлык һөнәрең белән бергә хоббиларың күп булсын, дим. Биисеңме, җырлыйсыңмы, керфек үстерәсеңме, маникюр ясыйсыңмы – мөһим түгел. Белгечлегем буенча гына эшлим дигән фикер дөрес түгел, минемчә. Буш вакытың бар икән, акча эшләргә кирәк. Көтеп утырырга ярамый хәзер. 
 

Сез – җырчы, җитмәсә блогер әни. Балаларга вакытыгызны ничек җиткерәсез?
– Балаларга әкиятләр укып утыра торган әни түгел инде мин. Аларның сабырлыклары да җитми, үзем дә яратмыйм димме соң. Әмма балаларга вакытым җитә дип уйлыйм. Гастрольләргә дә еш чыгам дип әйтмим. Ике-өч көннән соң үлеп сагына башлыйм. Беркая да чыкмыйча, өйдә пешеренеп, җыештырып, балалар тәрбияләп кенә дә ята алам.
Фото: Анна Арахамия
 

Теги: Лилия Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар