Логотип
Тарих

Такташ турында истәлекләр

Татар милли хатын-кызлар матбугатында ир-егетләрнең якыннан катнашуы күренекле публицист һәм мәгърифәтче Ягъкуб Хәлилинең җиңел кулыннан башлана. Билгеле булганча, ул 1913—1918 елларда «Сөембикә» исемле журнал нәшер итә. 1926 елның августында «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының беренче саны дөнья күрә. Редколлегияне Насыйров атлы партия эшлеклесе җитәкли. Ә журналның сәркатибе итеп шагыйрь Һади Такташ чакырыла. Аннан соң шагыйрь Фатих Кәрим эстафетаны үз кулына ала.

Журнал сугыштан соң 1958 елда яңадан чыга башлый. Җаваплы сәркатип итеп аспирантураны уңышлы тәмамлаган яшь галим Рашат Гайнановны билгелиләр. Журнал сәхифәләре танылган язучылар Аяз Гыйләҗев, Хәсән Сәрьян, Габдулла Шәрәфетдинов, журналист Хәмзә Зарипов һәм башкаларның якты эзләрен кадерләп саклый.

Төрле елларда редакциядә рәссамнар Тавил Хаҗиәхмәтов, Илдар Әхмәдиев, Хәбир Әхмәтҗанов, Айдар Үтәгәнов, Марат Мөхәммәтҗанов, Җ. Булатов, фотокорреспондентлар Риф Якупов, М. Блатт, Фәрит Гобәев, Дмитрий Бунтуков һ. б. эшли. (Ошбу сан чыккан көндә Марат Әмирханов — баш мөхәррир урынбасары, Газинур Хафизов — фотокорреспондент, Фәрит Таҗиев — компьютерчы, Илдар Фәезов машина йөртүче вазифаларын башкаралар иде).

Һади Такташ турында истәлек яз­ганда мин аның белән «Азат хатын» редакциясендә эшләгән чорны күздә тотам. Шулай булса да, кулга каләм алгач, шагыйрь белән таныш булган көннән башлап, аның яшьлек шаянлыклары турындагы кайбер аерым моментларга да тукталып китәсем килә. Мин Һади Такташны аның Казанга килгән вакытыннан — 1922 нче  елдан белә идем. 1923 нче елның башында Казан уку йортларының берсендә студентлар кичәсе булды. Кичәнең әдәби өлешеннән соң төрле уеннар уйналды. Әле дә хә­теремдә: шат күңелле укучы яшьләр шау-гөр почта уены уйнадылар. Уен вакытында миңа бер-ике генә строфа ши­гырьдән торган язу килде. Тәүге бер строфасы хәтеремдә нык калган:
«Зал читенә килеп сөялдем дә 
Урталыктан сине эзләдем, 
Ник эзләдем инде, 
Барыбер бит 
Миндә түгел иде күзләрең».
Имза урынында — номер.


Бу номер сары чәчле, зәңгәр күзле, өстенә вельветка кигән урта буйлы җегет — шагыйрь Һади Такташның күкрәгенә кадалган иде. Мин аны мо­ңар кадәр берничә айлар элек педаго­гия техникумына әдәбият түгәрәгенә Гадел Кутуй белән бергә килеп, үзенең шигырен укыганда, Һади Такташ икәнен белгән идем. Уен арасында аяк өстеннән генә язылган язуның да төгәл ритм-рифма белән язылуыннан да аның иясе шагыйрь икәнен белергә була иде. 

Такташ төрле уку йортларындагы укучы яшьләр белән аралашып, алар янында үзен бик гади тота, инде танылган шагыйрь булуына карамастан, бер дә һаваланмый иде. Яшьләр аны шагыйрь булуы өчен генә түгел, нәкъ менә үзен алар белән тиң, гади тотуы, шаян, шат күңелле мәзәкчәнлеге, тапкырлыгы өчен дә яраталар иде.

1926 нчы елның октябрь аенда пар­тия өлкә Комитетының хатын-кызлар бүлеге мөдире Гыйззениса иптәш Таҗетдинова мине чакырып, «Азат хатын» журналы редакциясенә эшкә барырга тәкъдим итте. Анда журналга яңа гына секретарь булып билгеләнгән Һади Такташ та утыра иде. Иптәш Таҗетдинова аңардан мине эшкә өйрәтүен үте­неп, матбугат өлкәсендә дә хатын-кыз кадрлар хәзерләү кирәклеген әйтте.

Такташ, журналда эшләргә алмашчы хәзерләүне үзенең бурычы итеп караячагын әйтеп, мине матбугат эшенә өйрәтергә сүз бирде.

Ул вакытта әле һәрбер гәзит-журнал редакциясе өчен аерым бүлмәләр юк, «Азат хатын» өчен дә «Кызыл Татарстан» редакциясенең бер почмагында ике-безгә бер генә өстәл иде. Штатта фотограф та, машинистка да, рәссам да юк. Типография ерак. Хәзерге Ленин урамыннан Камил Якуб исемендәге типографиягә җәяү чабабыз. Акчабыз булганда «барабыз» ала идек. 

Талантлы, үткен каләмле, оста оештыручы Такташ үзе эшне тиз, җиңел һәм яхшы итеп эшләве белән бергә, эшкә өйрәтә дә белә иде. Ул мине иң башлап журнал өчен ничек материал алырга, килгән материалларны ничек төзәтергә өйрәтте. Такташ яхшы иптәш булуы белән бергә, таләпчән журна­лист та иде. Эшне яхшы сыйфатлы итеп, пөхтә һәм үз вакытында эшләгәнне ярата иде.

Такташ «Азат хатын»да чын күңелдән сөеп эшләде. Яңа оештырылган журналның тиражын үстерү чараларын күрүдә дә, хатын-кызлардан хәбәрчеләр-язучылар җитештерүдә дә, шуның белән бергә журналның эчтәлеген хатын-кыз укучыларның бөтен сорауларына җавап бирерлек итеп кую юлында да бөтен көчен бирде. Басылмаган хәбәр­ләр турында хәбәрчеләргә ни өчен ба­сылмавының сәбәбен аңлатып, киләчәк­тә нәрсәләр турында, ничек язарга ки­ңәшләр биреп, аерым хатлар язарга да өлгерә иде. Шуның нәтиҗәсендә «Азат хатын» журналына Советлар Союзының бөтен почмакларыннан языш­тылар. Аның битләрендә үзләренең хәбәрләре, мәкаләләре, шигырь һәм хикәяләре белән хатын-кызлар актив катнаштылар. Журналда Галимҗан Ибраһимов кебек өлкән язучылар да, төрле җаваплы эштә эшләүчеләр дә, шулай ук зур тәҗрибәле педагоглар, атаклы медицина докторлары да язышып тор­дылар. Хатын-кыз журналына төрле катлаудагы кешеләрнең якынаюы Һади Такташның оста оештыручы, яхшы журналист булуыннан килде, әлбәттә. Без «Азат хатын» журналы редакция­сендә бер елга якын бергә эшләгәч, Такташ пароход белән Идел буйлап сәфәр итәргә дип ялга китте. Мин ре­дакциядә ялгыз калганга күрә, ул, жур­налның вакытында чыгуы турында борчылып, киңәшләр биреп, миңа хат язды. Эш турында язып бетергәч, га­дәтенчә мәзәкләп: «Кайтмый йөрим әле, кызык итим үзеңне, ачуымны да ки­тергән идең, җаның чыксын», дип өс­тәп куйган. (Без аның белән бервакыт эш турында һәйбәт кенә бәхәсләшеп алган идек.) Хатның ахырында «Ну, ярый, Гөлчирә, сау бул, Кави белән Толымбайны минем өчен үп» дип куй­ган. (Аның якын дуслары Кави Нәҗми белән Гомәр Толымбайский.) «Хатны Самар бакчасында утырып яздым», дигән.

Без бергә эшләгән ике елдан артык вакыт эчендә Такташның иҗат командировкасына киткән чаклары да булды. Ул бер вакытта да эшкә, «мин киткәч, җаваплылык минем өстән төшә» дип карамый иде. План буенча, киләчәк санның ма­териалларын хәзерләшеп, киңәш­ләр биреп китә иде. 

1928 нче елны иҗат командиров­касына киткәч тә ул редакциягә хат язган иде. Такташ мәзәксез генә язамы соң? Ул каймаклы ка­тык турында бик көлдереп язган иде. «Кайтасым да бик килә инде, анда әсма апаның каймаклы ка­тыгы да әчеп бетәр дип куркам» дигән. (Ул катык ярата иде. Шырдан авылыннан бер кара бөдрә чәчле Әсма исемле хатын безгә мәкәрҗә чиләге белән кай­маклы сөзмә катык китереп тора иде. Бервакыт Әсма апа, миңа дигән ка­тыкны да аларга калдырып киткән. Шагыйрьнең әнисе Шәмсениса апа бе­лән мин шул катыкны алырга барганда танышып кайттым.) Шуннан соң ул хатында эш барышында берәр кыенлык чыкса, Кави Нәҗмигә мөрәҗәгать итәр­гә кушып: «Көймәң комга терәлсә, Кавигә кер», дигән иде. Журнал типо­графиядә озак ятып, кичегеп чыкмагае яки ялгыш китмәгәе дип шөбһәләнгән­дер инде. Такташ яшь язучыларга киңәш бирү, үсәргә ярдәм итүне дә үзенең бурычы дип саный иде.

Бервакыт редакциягә түгәрәк йөзле, кара чәчле үткен һәм көләч күзле яшь җегет килеп керде. Бүгенге кебек күз алдымда, ул өстәл янына узарга базмыйча, ишек төбендә тукталып калды. Кече күңелле Һади урыныннан торып, аны ачык йөз белән каршылап, өстәл янына алып килде һәм урын күрсәтте. Бу — яшь шагыйрь Фатих Кәрим иде. Ул, оялып кына, үзенең шигырен укып чыгуны сорады. Мондый чакта Такташ, эше никадәр күп булса да, вакытын кызганмый иде. Ул Фатихның шигырен укып, яшь шагыйрьнең каләме өметле булганга үзе дә шатланып, аңар бик күп киңәшләр бирде. Шуннан соң Фатих Кәримнең безнең журналда шигырь һәм хикәяләре басыла башла­ды. Инде 1929 нчы елны Фатих «Азат хатын» журналына әдәби хезмәткәр булып килде.

Һади Такташның үзенең күп кенә шигырь һәм хикәялә­ре дә журналыбызның битләрен бизәде. Ул һәрбер язган нәрсәсен, басарга биргәнче, әйләнә-тирәсендәге иптәшләргә укып чыгарга ярата иде. Фикер алышканнан соң, кирәк тапса, ул язган нәрсәсенә төзәтмәләр кертә иде.
Такташ бер нәрсә турында язарга уйласа, сузып тормыйча, шунда ук башлый иде. Бик еш кына ул миңа эштән соң: «Мин фикеремне очламый китмим инде, син бар кайт, кызый, ял ит», — ди торган иде. Аның бик күп вакыт редакциядә эштән соң калып язуы ул елларда өендә иҗат эше белән шөгыльләнер өчен кирәкле шартлар җитмәвеннән булды, әлбәттә.

Һади, талантлы шагыйрь, яхшы жур­налист, кешеләргә яхшы иптәш булуы белән бергә, гаиләдә дә яхшы ир, яхшы ата булды. Ул үзенең хатынын Мәскәүгә укырга җибәреп, бала тәрбиясе, йорт хуҗалыгы турында кайгыртуларны да үз өстенә алып калган иде.

Хатын-кызларга карата саф һәм их­тирамлы хисләр саклаган шагыйрь, хатын-кызлар өстенә, производствода эшләү белән бергә, ана булу, йорт хуҗасы булу кебек авырлыклар да төшүен тирән аңлап, аларга зур хөрмәт белән карый иде. Аның ул елларда язылган шигырь һәм хикәяләре нәкъ шуны рас­лый да.
Такташ «Азат хатын» редакциясеннән киткән вакытта: «Хатын-кыз журналын­да эшләү минем иҗатым өчен бик күп нәрсә бирде», — диде.

Эшләмичә, бизәнеп кенә кыланып йөр­гән хатын-кызларны яратмады Такташ. Ул шулай ук эчкечеләрне дә, эчүне җегетлеккә санап йөрүчеләрне дә бер дә сөйми, үзе дә исерткечне авызына да алмый иде. Шуңа күрә дә аның шигырьләре һәрвакыт анык һәм төгәл бу­лалар иде, алардан аяз көн кебек аек акыл аңкып тора.

Талантлы һәм төпле шагыйрь үзенең фикерен ачуланып әйтер урында да, йомшак кына итеп, көлдереп кенә әйтә, ә таләпне каты итеп куя белде.

Партиябез һәм хөкүмәт тарафыннан яхшы сыйфатлы товар чыгару, бракка каршы көрәш бурычы куелган бер ва­кытта «Тун трагедиясен» язып, Такташ күп кенә завод-фабрикларның игътибарын эшләп чыгаруның сый­фатын яхшыртуга юнәлдерде.
«Кем теккәндер, 
           рәхмәт төшкән нәрсә, 
Шундый әйбәт итеп теккән иңнәрен: 
Бүген эштән кайтып килгән чакта 
Төшеп кала язды җиңнәрем…»

дип, кызык һәм үтемле итеп әйтә белде ул үзенең тәнкыйть фикерен.

Аның бу шигыре басылып чыккач, Казандагы мех фабрикларында, тегү фабрикларында махсус киңәшмәләр үт­кәрелүе хәтеремдә калган.
Такташ эшче-крестьян хатын-кызла­рына сәяси тәрбия бирү, аларны ирләр белән бер хокукта җәмәгать эшенә тарту юлында чын күңелдән сөеп эш­ләде.

1929 нчы елны һади Такташ «Чаян» редакциясенә күчерелеп, мин аның уры­нында секретарь булып калдым. 11 ел буе «Азат хатын» журналы редакциясендә эшләп, аның соңгы 6 елын (1937 нче елга кадәр) җаваплы редактор бу­лып эшли алуымны да матбу­гатта хатын-кыз кадрлар хә­зерләү эшендә Такташ хезмә­тенең җимеше дип карыйм.


«Сөембикә» журналы, № 12, 1958.

фото: «Азат хатын» журналы редакциясе (сулдан уңга): Шәмсия Кәримова, һади Такташ, редколлегия әгъзасы Насыйров, Гөлчирә Гафурова. 
1927 ел.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар