Логотип
Тарих

Солдат шинеле

Илдар ЮЗЕЕВ
«Васыятен эзлим Кәримнең»
Васыяте, әйтер сүзе була
Сугышларда үлгән һәр ирнең,
Күңел тели шуны: иң ахыргы
Сүзен эзлим Фатих Кәримнең.
Музейларга кердем. Шунда күрдем
Пуля тишкән соры шинелен,
Шунда таптым аның безгә кайткан
Соңгы сүзен, соңгы шигырен.
Мин тапмадым анда ыңгырашу, —
Васыятен инде эзләмәм,
Соңгы сүзе аның сүзсез иде,
Әмма көчле иде сүзләрдән.





Харрас Әюпов 
«Кайту»


Фатих Кәрим…
Ул һаман да әле
Ачылмыйча калган сер кебек.
Батып барган үлем баржасыннан
Бозлы суга төшә сикереп.

Йөзеп чыга.
Ярга сала башын:
Кар булса да, үлем түгел ич!
Баш очыңда — күгең,
Кара болыт
Басканда да — илең күге ич…

Адаштырган песи баласыдай,
Айлар буе кайта — 
Кан… Яра…
Автомобиль покрышкасыннан
Галош ясап, җәяү кар яра.

Илдә кара буран…
Бик еракта
Нәни генә бер ут җемелди —
Өмет уты!.. Шуңа карап бара,
Ул сүнмәсә җанда, ир үлми…

Кайтып егылуга кабат төрмә…
Башларыннан ниләр үтмәгән!
Казанына карап кар ярадыр,
Ул әле дә кайтып җитмәгән…





Танылган, дан-дәрәҗәгә иреш­кән язучы халкының: «Без барыбыз да Гогольнең «Шинель»еннән чыктык», диюенә  беркем дә гаҗәпләнми. Гади, бәләкәй кеше фаҗигасен тасвирлаган бу хикәя әдәбият дөньясына аяк баскан  каләм иясен битараф калдыра алмый, һәр язучы менә шундый, үзе гап-гади, үзе дөреслеге белән һәркемне тетрәтә торган әсәр язу хакында хыяллана.

Фатих Кәрим шинеле башка... Инде алтмыш еллап музей экспонаты...

Гади шинельме соң ул? Юктыр. Шагыйрьнең тән җылысы, актык тамчы каны сеңгән, пулялар тишкәләгән шинель гади экспонат була димени?!

Шагыйрь турындагы истәлек­ләрен­дә каләмдәше, язучы Афзал Шамов ул шинельне тәфсилләп тасвирлый: «Тышта зәмһәрир суык. Матбугат йорты тәрәзәләре бозланып каткан. Өстәлдәге кара гына түгел, күңелләр дә туңа шикелле. Иптәшләребезнең күбесе фронтта, сугышта, инде кайгылы хәбәрләр дә килгәләде.

Менә шундый күңелсез, салкын көннәрнең берсендә Фатих Кәрим безнең янга, редакциягә елмаеп килеп керде. Өстендә өр-яңа шинель, башында кызыл йолдызлы бүрек, аны егетләрчә кыңгыр салып кигән, аягында киез итек, билен каеш белән кысып буган. Кием-салымы өстенә ятып, килешеп тора.

Килеп керү белән үк ул шатланып кычкырып җибәрде:
— Иптәшләр, ниһаять, мин дә сугышка китәм!

Без аны котлап, берәм-берәм кулын кыскач, үзен, бүлмә уртасына бастырдык та, кияү егетен тикшергәндәй, әйләндерә-әйләндерә карый башладык. Шинеле калын, җылы, эчтә пөхтә итеп тегелгән сырмасы да бар. Киез итеге дә таза, нык. Туңарлык түгел.
— Күлмәк-ыштаным да андый-мондый гына түгел, ә ефәк материалдан тегелгән, — диде Фатих.

Без, беркадәр гаҗәпләнеп:
— Нигә ефәктән? — дип сорадык.
— Җылы булсын өчен, — дип җавап бирде шагыйрь.

Аның бу җавабы күңелемә аеруча утырып калды. Хәзер дә, бик күп еллар узганнан соң да, мин аның бу сүзләрен аермачык ишетәм кебек: «Җылы булсын өчен». Чыннан да ефәк күлмәк-ыштан биргәннәр идеме аңа, әллә һәр солдатка бирелә торган бәз күлмәк-ыштан гына идеме — анысын тикшереп тормадык, сүзенә ышандык, чөнки бу сәгатьтә аның күңеле, җаны, бөтен торышы җылы нур белән тулы иде». 

Шатланмаслыкмыни, кулына корал тотып, ул да илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген саклап калыр өчен изге сугышка, җаны, вөҗданы кушкан эшкә бара. Моңа чын күңелдән, балаларча сөенә ул, чөнки Бөек Ватан сугышында катнашуны намус эше, дан эше дип саный.
Соры шинелемнең итәкләрен
Җилфердәтә шаулап искән җил;
Ышанычлы, сөйгән улың булып,
Мин сугышка барам, туган ил, — 

дип горурланып яза шагыйрь. Уенга түгел, үлемгә барганын да ачык күзаллый, хәтта үлемне дә табигый хәл итеп саный.

Үзен аска, җиңен баш очына
Салам да мин соры шинельнең,
Карап барам ачык тәрәзәдән
Урманнарын туган илемнең.
...Кайту да юк ләкин, кавышу да,
Дошманнарны әгәр җиңмәсәк,
Данлы җиңү байраклары белән
Илнең кайгы яшен сөртмәсәк. («Юл». 1942)


Фатих Кәрим фронтта чыннан да каһарманнарча сугыша, зур батырлыклар күрсәтә. Мылтык белән генә түгел, үткен каләме белән дә ашкынып Бөек җиңү көнен якынайтырга омтыла. Меңләгән татар сугышчыларының күңеленә уелып калырлык, афоризм дәрәҗәсендәге тыгыз, кристаллдай саф, чарланган шигырьләр иҗат итә. 
Үзең турында уйлама, 
Илең турында уйла, 
Илең турында уйласаң, 
Гомерең озын була.


Сугыш вакытында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин госпитальдән соң да яңадан сугыш кырына  омтыла. Оста сугышуы өчен  аңа күп тапкырлар язма рәвештә рәхмәт белдерелә. Фронтта ул рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, 1945 елның 6 фев­ралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Утлы гарасат эчендә атналар, айлар уза. Рядовойлар төнлә йоклаганда да ул уяу, йокысыз төннәр алҗытса да, кулдан каләмен төшерми. Ул — Шагыйрь.  Шагыйрьләр максатның зурлыгын алдан тоеп, үзләрен шуңа әзерлиләр, көтелмәгән сынауларга алдан ук әзер торалар. 
Кайгырам мин, гаять кыска гомер
Ялкынланып янсын иде, дип;
Үзем үлгәчтен дә, хезмәтләрем 
Җанлы булып калсын иде, дип.


Фатих Кәрим 1941 елның ахырыннан алып 1945 елның 19 февраленә — батырларча һәлак булганчыга кадәр, Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сузылган солдат юлын узды, көрәш юлын соклангыч шигъри көч белән гәүдәләндерде. Фронтта,  өч  елдан  артык  ва­кыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 повесть, «Шакир Шигаев» исемле зур драма әсәре иҗат итә. Ил язмышы, халык язмышы шагыйрь җаны аша уза.
Авыр чорда халкың: «Улым!» — дисен,
«Таянычым!» — дисен Туган ил. 


«Шәхес, шагыйрь үзен зур бәрелешләрдә таба. Сугыш, фашизмга каршы көрәш шагыйрь алдында йә үлем, йә җиңү дигән нәрсәне куйды. Шагыйрь үзенең бөтен ихтыяр көчен туплады, җире, тарихы, халкы исеменнән алгы сызыкка басты. Халыклар язмышы белән бәйле вакыйгаларның эчендә турыдан-туры катнашудан туган хисләрне, кичерешләрне нәрсә алыштыра алсын! Шагыйрьнең әсәрләрен урталыктан бөеклеккә күтәргән теге илаһи көч менә шунда. Шагыйрь үзе тудыручыга әйләнә, — дип язды Сибгат Хәким «Үлем турында уйлама» дигән мәкаләсендә. — Мин үзем дә фронтта булдым, алгы сызыкта шигырь язар өчен нинди шартлар барлыгын бик яхшы беләм. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән басып тора торган, янәшә атлап бара торган шагыйрь. Фатих Кәрим күләгәдә калып килә...»

Безнең буын Фатих Кәрим иҗатында тәрбияләнде. Кемдер кушканга гына түгел, җан таләп иткәнгә яратып укыганбыздыр шигырь-поэмаларын, ятлап, сәхнәләрдән сөйләп йөргәнбездер. Бүгенге илле-алтмыш-җитмеш яшьлекләрдән «Ант»ны, «Кыңгыраулы яшел гармун»ны, «Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл»ны яттан белүчеләр арабызда әле дә бихисап бит.  

1945 елның 18 февралендә Фатих Кәрим взводы белән  соңгы сугышка керә. Көчләре күп өлеш артыграк булган дошманга каршы көрәшә, взвод кыю рәвештә  алга ыргыла. Дошманның көчен сындырып, биеклекне яулап алуга ирешәләр. Аз санлы кыюларны биеклектән куып төшерергә теләп, фашистлар биш тапкыр һөҗүмгә күчәләр, ләкин зур югалтуларга дучар булып, кире чигенергә мәҗбүр булалар. Әмма дәһшәтле бу сугышта Фатих Кәрим — курку белмәс батыр сугышчы, саф йөрәкле патриот-шагыйрь һәлак була. Соңгы батырлыгы өчен аңа (үлгәннән соң) икенче орден — I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены бирелде. 

Яшәүгә омтылышы чиксез шагыйрьне, аның җанын яралаган җәрәхәтләр элек тә күп булган. Казанда, Җир тө­зелеше техникумында укыган елларда ук аны «мулла баласы» булганы өчен комсомолдан чыгаралар. Тик ВЛКСМ өлкә комитеты катнашкач кына комсомол сафында калдыралар. Яшь шагыйрьнең беренче җыентыгына  чордаш­ларының берсе язган тискәре рецензия дә нечкә күңелен яраларлык җөмләләргә бай була. «Ул — җидегәнчеләрнең юлдашы, солтангалиевче...» Бу сүзләр артында ни-нәрсә шәүләләнүе сер түгел. 1936 елда аның өстендәге кара болытлар куера. 1937 елда ул эшеннән чыгарыла һәм 1938 елның 3 гыйнварында «халык дошманы» исеме тагылып, Кремль төрмәсенә озатыла. Шагыйрьнең төрмәләрдә, сөргеннәрдә күргәннәре хакында мәгълүматлар юк түгел. Башта ун елга хөкем ителгән шагыйрьнең  дүрт елдан соң яңадан суд ясалып, 1941 елның декабрь башында аклануы билгеле.

Нахак бәла аркасында күпме газап-михнәт күргәннән соң, акланып кабат сафка кайтуын бәхетенә юрап, шагыйрь сугышка сөенеп китә.
Яттым исә, күкрәгемә ябам
Шинелемнең йомшак итәген;
Дошманнарны куа барган чакта
Итәкләрен канат итәмен.

Сугыш утларында көеп беткән
Өстемдәге соры шинелем —
Авыр елда туган улы итеп
Биргән бүләге ул илемнең.


Шинель кыйссасы  гыйбрәтле. Взвод командиры лейтенант Кәримов Фатих Вәлиевичне атакалар тынып торган арада, ә бәлки, яуланасы үр яулап алынгачтыр, соңгы тапкыр егылган урыныннан ерак түгел кыр уртасына күмәләр. Алюминий кисәгенә пәке очы белән шагыйрьнең исем-фамилиясен уеп, кабере өстенә куялар. Сугыштан соңгы мәшәкатьле елларда бу кабер югала. Шагыйрь иҗатына гашыйк өлкән матрос Мөбин Давыдов һәм Калининград өлкәсе җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән бу кабер табыла. Игелекле литвалылар Бронислав Тарнаускас һәм Бронис Малинаускас аны якындагы Победа поселогын­дагы туганнар каберлегенә күчергән булганнар икән. Ә 1966 елда литвалылар унбер кеше бергә күмелгән каберлектәге сугышчыларны Багратио­новск шәһәре янындагы туганнар каберлегенә күчергәндә берсенең шинельсез һәм итексез җирләнгәнен хәбәр итәләр. Соры шинельнең реликвиягә әйләнәчәген яхшы белгән көрәштәшләре Фатих Кәримнең кулъязмалары, шәхси әйберләре белән бергә, итеген һәм шинелен дә гаиләсенә посылка итеп салган булганнар. Шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукова посылка тартмасын тотып Язучылар берлегенә килә.  «Менә,  Фатихымнан  шулар  гына  кал­ды», — ди дә һуштан язып, гөрселдәп идәнгә егыла.

Бүгенге көндә шинель Милли музейның филиалы — Бөек Ватан сугышы музеенда саклана. Әмма заманында Дәүләт музеенда янгын чыгып, күп кыйммәтле экспонатлар харап була. Фатих Кәрим шинелен янгыннан могҗиза коткара: көя-кортлардан саклый торган эремәдә эшкәртү өчен аны Ленинградка җибәргән чак була бу. Шагыйрьнең орденнары, сәгате табылмый, эзсез югала. 
   

Мәхәббәт  көче

Фатих Кәрим иҗаты безгә — «Сөембикә»леләргә аеруча кадерле, якын, чөнки ул безнең егет, үзебезнеке! 1930–1931 елларда ул «Азат хатын» — хәзерге «Сөембикә» журналында җаваплы секретарь булып эшли. (Аңа кадәр бу җаваплы вазифаны мәхәббәт җырчысы Һади Такташ башкарган була.) Икенчедән, Такташ кебек үк Фатих Кәрим дә мәхәббәтнең серле, илаһи көченә чын күңелдән ышанган, саф, ихлас сөюгә дан җырлаган шагыйрь. Хәер, чын шагыйрь, зур шагыйрьләрнең һәркайсы  мәхәббәт җырчысы буларак дан алган. 

Петрарканың Лаурасы, Дон Кихотның Дульсинеясе... Хәер, без читкәрәк киттек шикелле. Фатих Кәримнең Кадриясе бөтенләй башка, ул җир кешесе, шагыйрь хатыны, балалар анасы. Әмма аның газиз иренә мәхәббәте, тугрылыгы, ярата, көтә белүе, ахыр килеп, ирен төрмәдән, балаларын ачлык-ялангачлыктан йолып калу өчен тырышып, күпме көч түгүе дастан итеп сөйләрлек. Өйдә калганнарга да җиңел түгел. Кадрия иренең гаепсезлеген дәлилләргә теләп кая гына бармый, кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамый, кулында ике кечкенә бала, мохтажлык, ачлык. Фатих Кәримне коткару өчен адвокат ялларга кирәк. Каян акча табарга? Фатихның бертуганы — Уфада яшәүчесе Гобәйдә апасы энесе гаиләсенең авыр хәлдә калуын сизенеп, бер­дәнбер пальтосын сатып, үсмер кызы Зөһрәне Казанга җибәрә, өзелергә җиткән гомерләрне ялгау өчен ярдәм бик тә вакытлы килеп җитә.
Шомырт чәчәгедәй саф, ягымлы,
Саф һәм йомшак синең күңелең.
Язгы кояш кебек ялкынланган
Йөрәгемнең хисләр гөле син. 
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
Сагынудан сине, Кадриям. 


Нахакка гаепләнеп, дүрт ел буе сасы камераларда, сөргендә «чыныккан» Фатих Кәрим, ниһаять, 1941 елның 3 декабрендә акланып төрмәдән чыгарыла, дуслары — Хәсән Туфанның да үзенеке кебек язмышка дучар булганын ул әле белми.
Дусларым юк хәзер, тик берәүгә
Мин кулларын үбеп баш иям,
Торгандыр ул сагыш ялкынында
Яфрак кебек кипкән Кадриям. 


Күрешү, кавышу шатлыгы озакка бармый, бер-ике атнадан, декабрь азагында Фатих Кәрим фронтка җибәрелүе хакында хәбәр ала. Алда әйтелгәнчә, бу хәбәрне ул  сөенеп кабул итә. 
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.


Сөеклесе — Кадриясе, кадерле балалары белән араларны хатлар якынайта. Һәм шигырьләр.
Син ерак миннән ерагын,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман,
Ул сине дә яралый.
...Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара.
...Хатка язган сүзләреңне
Күзләрең итеп үбәм.


Фантаст язучыларның күбесе киләчәкне алдан күреп, күзаллап, дистә еллардан соң нинди корал уйлап табыласын, нинди вакыйгалар буласын галимнәрдән алда фаразлап, үз әсәрләрендә чагылдыралар. Иҗат вакытында медиум сәләтенә ия булган шагыйрьләр, язучы, рәссамнар  күрәзәчегә әверелә. Моны хәзер фән дә таный. Фатих Кәрим шигырьләренең халык аңына тәэсир итү көче, хакыйкатькә якынлыгы хакында уйланганда «Ант»ы хәтердә яңара.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Һәм чигенми Фатих Кәрим.
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде, — 

дигән теләге дә тормышка ашты. Аның исеме җырга әверелде.

                                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фатих Кэрим дэ Муса Жэлил кебек ук Герой исеменэ лаек шэхес!!!

    Хәзер укыйлар