Логотип
Тарих

Саралан

ТАТАР сараланы авылы Татарстанныє Лаеш районы

Халкым язмышына тигән бик күп тарихи зилзиләләрне үз башыннан кичергән авыл ул татар Сараланы...


Саралан
Аланнарга керсәң – алсу җиләк, 
Болыннарга чыксаң – ак чәчәк.
Сагынганда ләкин төшләреңә
Сары алан булып керәчәк.

Күлләренә төшсәң, 
                   күңелең тулыр,
Туган якның күзе яшь кенә.
Мөлдерәпләр 
             түгелеп китәр төсле, 
«Мүкле күлем!» – 
               диеп дәш кенә.

Урманнарга барсаң, уйга салып,
Миләшләре яна сагыштан.
Авыл – безне,
Без авылны сагынып
Утлы сагышларга сабышкан.


Илсөяр Иксанова


Башкалабыз Казан­нан 60 чакрым ераклыкта, Лаеш районында урнашкан Татар Сарала­ны авылы – Казан ханлыгы дәверендә нигез салынган борынгы татар авыллары­бызның берсе. Географик яктан искиткеч уңайлы урнашкан ул: Идел-Кама дәүләт биосфера тыю­лыгының Саралан участогын тәшкил итүче калын урманнар белән каймаланган авылның бер ягында Мишә елгасы Камага килеп кушылса, биш-алты чакрым арада мәшһүр Идел җәйрәп ята... Авыл эчендә – күлләр, кыскасы, табигатьнең җән­нәткә тиң почмагында ул Татар Сараланы.  

Татар Сараланының тәүге урыны бүгенге авылдан ике чакрым чамасы ераклыкта, Мишә елгасы буенда булган. Куйбышев сусаклагычы төзелүгә бәйле рәвештә, 1953-54 ел­ларда сараланлылар төп урыннан читкәрәк күчеп нигез корырга мәҗбүр була. Халкым язмышына тигән бик күп тарихи зилзиләләрне үз башыннан кичергән (көчләп чукындыруга каршы тора алган «кара баганалы» авыл ул Саралан; тарихка «Сәнәкчеләр бунты» белән дә кереп калган) Иске авыл урынында йорт урыннары да, ата-баба зираты гына торып кала. 

Сараланлылар сап-сары чәчәк тулы урман аланында нигез корганнар, авылның атамасы да шушыннан килеп чыккан. Урман юлы буйлап Идел тарафына юнәлсәң, елга тугайлары белән тоташкан калкулык-ярларга килеп чыгасың. Һәрберсенең үз исем-атамасы. Шуларның аеруча текәсен халык Төксер тавы дип атаган. Табигатьне яз кояшы иркәли башлагач, Төксер тавына килеп чыксаң, каршыңда әкияти-сихри манзара ачыла: тау бите, тоташтан, хәзер сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгән күгелҗем-шәмәхә умырзаялар белән капланган була. Бу күренешкә тап булган кеше аны ел буена оныта алмый, икенче яз җитүгә, янә Төксер тавына ашыга...



Сараланның, шушы авыл тумасы, шагыйрә Илсөяр Иксановача итеп әйтсәк, «тәпине пешереп ала торган кайнар комлы» юлы буйлап көнба­тышка таба китсәң, тагын бер «могҗиза»га тап буласың. Атаклы Мүкле күле булыр ул. Чиста сулы, тирән күл. Аның тирәнлеген ата-бабаларыбыз, имеш, 23 дилбегәне бер-берсенә бәйләп үлчәп карыйлар, әмма төбенә төшеп җитә алмыйлар. Элекке заманнарда, имеш, пар атта җилдереп килгән бай, күлне абайламыйча, тарантаслары, атлары белән күлгә төшеп юк булган, ди, эзләгән­нәр-эзләгәннәр, әмма таба алмаганнар, ди. Суының чисталыгын җир астындагы су юллары белән тоташкан булуына бәйләп аңлаталар. Күл­нең могҗизасы шунда ки, элек-электән, күл өстендә каен, юкә, усак ише агачлардан һәм куаклардан торган кечкенә генә урман йөзеп йөргән. Әле без белгәндә дә шулай иде. Авыл кешеләре анда мүк чыгарганнар, аңлашылса кирәк, күлгә дә исем шушы уңайдан бирелгән. Бер язда ул урман күлнең бер ягында булса, икенче язга инде бөтенләй башка урынга күчкән була! Хәзерге вакытта күлнең суы бик нык кимеп, мүк-утрау бер урында җиргә тоташып калды. 

Әлбәттә, борынгы авылыбызның, кайсыберләрен авылның иң өлкән яшьтәге кешеләре дә аңлатып бирә алмый торган атамалар белән аталган урыннары бихисап: Кыргыз, Карамалы чокыры, Яксаз, Үбәтел, Поркопи ерганагы, Хәсби тавы, Тары елгасы... Шунысы куанычлы, авылдашлар арасында Саралан тарихы турында ишеткән-белгәннәрен тер­кәп барып, килер буынга тарихи ядкарь итеп калдыруны үзенә бурыч итеп алган өлкәннәребез дә бар. Шуларның берсе – шушы авылда гомер кичергән, умартачы булып эшләгән Маhруй апа Садыйкова. Маһруй апа авыл тарихындагы вакыйгаларны шигырь-хикәятләр, бәет-мөнәҗәтләр итеп дәфтәргә төшерә. Үз авызыннан тыңлаганда, әлеге хәлләрне үз күзләрең белән кичергән кебек буласың. Ә Кан елгасы хакындагы риваятьне тың­лаганда (аны Маhруй апага бабасы Мифтахетдин сөйләгән булган), күзләрдән яшьләр килә...

Төксер тавыннан урман эченәрәк кереп китсәң, берәр чакрым чамасы ераклыкка сузылган ерганакка hәм ерганак тирәли тезелеп киткән чокырларга юлыгасың. Ерганакны – «Кан елгасы», чокырларны «Пугачев чокырлары» дип атыйлар. Олылар элек: «Анда адәм каны аккан, адәм сөякләре ята», – дип, бала-чаганы ул тирәгә барып йөрү­дән тыярга тырышканнар. Әмма бала-чаганың кызыксынуын җиңеп буламыни: тыелган урынга бара торганнар, барган саен диярлек берәр сәер табылдык таба торганнар. Шуларның берсе – зур кылыч – озак еллар мәктәптә сакланды. 

Бу урынны «Кызлар каласы» дип тә йөртәләр. Кызлар кала­сы­ның тарихы Емельян Пугачев кү­тә­ре­лешенә барып тоташа. 
1774 елда меңләгән крестьяннарны ияртеп (тарихи чыганакларда 25 мең дип әйтелә) Татарстан җиренә килеп кергән Емельян Пугачевка Лаеш өязе, шул исәптән, Татар Сараланы авылы крестьяннары да кушылып китә. Пугачев күтәрелеше бастырылып, баш күтәрүдә катнашкан крестьяннарны коточкыч җәзаларга тарта башлагач, аларның гаиләләрен дә эзәрлекләү башлана. Йортлары яндырыла, хатыннары, балалары җәбер-җәзаларга, үлемгә дучар ителә. Хатын-кызлар hәм балалардан торган күп кенә гаиләләр, патша гаскәрләреннән качып котылмакчы булып, урманга китә. Алар җиргә куышлар казып кереп, шуларда яши башлыйлар. Саклану чарасы максатында, озын итеп ерым да казып куялар. Ләкин качкыннар турындагы хәбәр Казан губерниясе идарәсенә барып җитә. Саралан урманына атлы казаклар гаскәре килә... Мескен хатыннарны, балаларны табып алып, берсен-бер калдырмыйча кылыч аша уздыралар... Үзләре казыган ерым кан белән тулып, елга булып аккан, ди. Менә шул йөрәк өзгеч хәлләрдән соң бу урын «Кан елгасы» дип йөртелә башлый.

Еллар, гасырлар уза, әмма әлеге урын һаман да үзенең шомлылыгын югалтмый. Тарихта калган вакыйгалар онытылма сыннар дигәндәй, hәр җәй башында Кызлар каласында янып торган кызыл чәчәкләр шытып чыга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Төксер тавы,үткән тарихыңда Көчле сугыш барган үреңдә. Елгасыннан кеше каны аккан, Әле дә йөри халык телендә "Кан елгасы"- дигән исем калган. Яуда күпләр башын салганнар. Окоп чокырлары дәлил булып. Әле дә чокыр булып калганнар. Тау башында тора бу чокырлар, Карый алар Идел агышына. Әйтә кебек,без дә,Идел шаһит, Сугыш әфатенә,кайгы-сагышына. Узып киткән бик күп еллар, Бары тарих,риваятләр калган. Хәзер бу урында каен,нарат үсә, Бар матурлыкны да чолгап алган. Иң беренче булып.чыга умырзая . Көтеп алган язның чәчәге, Сирәк чәчәк , тансык,матур чәчәк, Торган җирнең гүзәл бизәге. Сокланалар карап тирә -яктан, Умырзая төрле төстә чәчәк аткан, Кар астыннан шытып чыгар өчен. Кайдан шундый көчләр тапкан ?. Сары,зәңгәр,ак чачәкләр оя-оя, Тау сыртында сибелеп үссеннәр. Риваятьләр генә ,сугыш күрми, Телдән-телгә генә күчсеннәр. "Кан елгасы"дигәнисем калган, Яуда күпләр башын салганнар. Окоп чокырлары дәлил булып. Әле дә чокыр булып калганнар. Тау башында тора бу чокырлар, Карый алар Идел агышына. Әйтә кебек,без дә Идел шаһит, Сугыш әфатенә,кайгы.сагышына. Узган инде , бик күп еллар... Бары тарих,риваятләр калган. Хәзер бу урында нарат, каен үсә. Бар матурлыкны да чорнап алган. Беренчеләр булып шытып чыга. Умырзая-язның чәчәге Сирәк чәчәк,тансык чәчәк, Торган якның гүзәл бизәге Сокланып карыйлар тирә-яктан. Умырзая матур чәчәк аткан, Кар астыннан шытып чыгыр өчен. Кайдан шундый көчләр тапкан. Сары,зәңгәр,ак чәчәкләр оя-оя, Тау сыртында сибелеп үссеннәр, Риваятләр генә сугыш күрми, Телдән-телгә генә күчсеннәр.

    Хәзер укыйлар