Логотип
Тарих

​Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 3

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 2: http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/istoriya/?id=8497

* Галимгә тыныч кына иҗат итәргә  насыйп булмый – патша хакимияте аны даими рәвештә эзәрлекләп тора. 1911 елның 12 февралендә булган тентү вакытында бик күп кулъязмаларын, басмага әзерләнгән китапларын, хатларын, документларын – барысын да, зур-зур әрҗәләргә тутырып, олауларга төяп алып китәләр. Һәм алар барысы да юкка чыга. 

 

* 1906-1917 елларда «Вакыт» газетасында, «Шура» журналында чыккан йөзләгән мәкаләләре өстенә дистәләгән китабы да дөнья күрә. Төрки-татар, гарәп-фарсы һәм рус чыганакларына нигезләнеп язылган әлеге китаплар Р. Фәхреддинне галим буларак янә бер кат таныта. 

 

* Сәяхәт итәргә яраткан. Юл мәшәкатьләреннән авырсынмаган. Кая гына барса да, музей-китапханәләрне күрергә тырышкан, борынгы каберлекләрдәге үткән замана кабер ташларынының язмаларын тикшерергә вакытын кызганмаган. 

 

* 1918 елның 26 гыйнварында  Оренбург Мөселман хәрби шурасы «Шура» һәм «Вакыт» басыла торган типографияне, аның бөтен милкен, банктагы акчаларын конфискацияли. «Шура»ның ун ел дәвамында алыштыргысыз мөхәррире булган Ризаэддин Фәхреддин эшсез кала. Кызы Әсма Шәрәф болай дип искә ала: «Гаилә зур, укып бетермәгән 4 бала, барыбыз да әткәй тәрбиясендә идек. Хуҗага хак түләп, фатирда тора идек. Гаиләне ничек тәэмин итәргә, тәрбияләргә, дигән сорау туды. Әткәй бик борчылды, пошынды». 

 

*Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Галимҗан Баруди Ризаэддин Фәхреддинне казыйлык хезмәтенә чакыра. Галим 1918 елның 18 февралендә, гаиләсен калдырып, сыкрана-сыкрана, Уфага китә.  

 

* 1918-1919 елларда Уфада большевиклар хакимияте урнаша һәм монда да тынычсызлык башлана. 1920 елда  Ризаэддин Фәхреддин берничә ай төрмәдә утыра. 

 

* 1921 елның язында галим, махсус вагон белән китапларын Оренбургтан Уфага поезд белән, ә аннары станциядән 4 олауга төяп өенә алып кайта. Басма китапларның һәм кулъязмаларның шактые югалган була. 

 

*  Ризаэддин Фәхреддин гыйльми эшенең зур өлешен үзе оештырган архивка кереп, сәгатьләр буе башкарган, андагы тарихи язмалардан, метрикаларны барлап, үзенә кирәк даталарны, фактларны тикшергән. Бу турыда көлеп, болай дип искә алган: «Әгәр берәр кеше читтән: «Риза казый архивта нинди байлыклар эзли икән?» – дип тикшереп торса, «Берәр хәзинә бардыр, шуны табарга маташа торгандыр», – дип уйлыйдыр. Хәлбуки, 3-4 сәгать вакыт сарый итеп, тузанга батып, «Асар»га языла торган 3-4 кешенең дөрес туган-үлгән елларын табу мимнем өчен бер чиләк алтыннан кыйммәтле була». 

 

*1929-1930 елларда латин графикасы гамәлгә кертелү сәбәпле, гарәби язулы кулъязма һәм басма китапларны җыйнап юк итү, яндыру сәясәте башлана. Шул сәбәпле,  Ризаэддин Фәхреддин үз исеменнән СССР Фәннәр академиясенә борынгы уникаль  кулъязмалар һәм басма китаплар, авыллардагы мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә сакланып калган әсәрләрне җыйнап, кәгазь фабрикаларына илтү, аларның ачык һавада, яңгыр астында харап булулары турында хат яза, халкыбызның тарихи кыйммәте зур булган язмаларын саклауны үтенеп мөрәҗәгать  итә.  

 

* 1921 елның 6 декаберендә Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Галимҗан Баруди вафат була. Шул көннән алып, 1923 елга кадәр  Ризаэддин Фәхреддин вакытлыча мөфти вазыйфасын башкара. 

 

 

*  Р. Фәхреддин, ачлык вакытында гаиләсен генә түгел, бөтен Идел-Урал халкын бу фаҗигадән саклап калырга кирәклеген кайгыртып, Мәскәүдән рөхсәт алып, башка мөселман һәм христиан мәмләкәтләре җитәкчеләренә, руханиларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Европа илләре һәм Америка ачыгучыларга 20 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтә. 

Гөлнур Хәсәншина әзерләде

Фотода: Ризаэддин Фәхреддин.
«Ризаэтддин Фәхреддин мемораил музее» сәхифәләреннән. Әлмәт районы Кичучат авылы.

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 1

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 2



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар