Логотип
Тарих

Рәхмәт сезгә, хәким...

Согуд Гарәбстанында эшләүче беренче совет акушер-гинекологы була ул.

Наил ТАИРОВ, тарих фәннәре докторы; 
Илhам ТАИРОВ, табиб

Казан университеты аудиторияләрендә һәм лабораторияләрендә алган төпле белем аның студентларын гомер буе озата бара. Кайларда гына, дөньяның нинди генә почмакларында эшләргә туры килми аларга?! Әйе, язмыш кемнәрнедер туган илдән еракларга да алып китә. Арада дәүләт һәм ил җитәкчелеге ышанып тапшырган җаваплы вазыйфаларны башкарганнары да бар. Әминә Вәлиулла кызы АЛИМБЕК та — шундыйлардан. 

Иң беренче акушер-гинекологларның берсе ул Әминә ханым. Медицинага ул мәгариф өлкәсендә, иҗтимагый-сәяси тормышта инде шактый тәҗрибә туплаганнан соң килә. 

Сембер губернасының Карсун өязе Дракино (Драка) авылында (бүгенге Ульяновск өлкәсе Инза районы Дракино (Драка) авылы), халык укытучысы Вәлиулла Алимбеков гаиләсендә 1894 елда туа. Үз авыллары мәктәбендә укыганнан соң Сембер хатын-кызлар гимназиясендә белем ала. 1913–1917 елларда Буа якларында һәм үзенең туган авылы мәктәбендә укыта. 

Октябрь революциясеннән соң Әминә губернада совет властен урнаштыруда актив катнаша. 1918–1919 елларда ул Сембер РКП(б) горкомының татар секциясе секретаре булып тора, кызыл гвардиячеләр отрядларын оештыручыларның да берсе санала. Татар хатын-кызлары арасында бик зур иҗтимагый эшләр дә алып бара. 

1920 елда Әминә Алимбекның иң зур хыялы чынга аша – Казан университетының медицина факультетына укырга керә. Практик дәресләрдә, авыру тарихларын тикшергәндә группадашларын һәрвакыт аның төпле җавап-лары шаккаттыра. Әмма бу уңышлар үзеннән-үзе генә килми: алар артында тырышлык, үҗәтлек ята. Әминә төннәр буе күренекле белгечләрнең монографияләрен өйрәнә, ә көндезләрен авырулар янында үткәрә. Аның бу вакытта 400 ятим бала тәрбияләнгән балалар йортын җитәкләве дә мәгълүм. 1924 елда әлеге балалар йортында илнең халык мәгариф комитеты җитәкчесе А. В. Луначарский була һәм коллективның эшчәнлегенә зур бәя бирә. 

Табиб-гинеколог һөнәрен исә юкка гына сайламый ул. Авыл укытучысы булып эшләгәндә дә, хатын-кыз хәрәкәте активисты булып йөргәндә дә хатын-кызларның бала тапканда вафат булу очраклары белән очрашырга туры килә Әминәгә. Сәбәп һәрвакыт диярлек бер – тиешле медицина ярдәме ала алмау. Атаклы галим, профессор Викторин Сергеевич Груздев лекцияләрен тыңлау да эзсез генә узмый. (Казаннарга шушы галим исемен йөрткән «Груздев хастаханәсе» – Толстой һәм Бутлеров урамнары чатында урнашкан бала тудыру йорты бүген яхшы таныш.)

Университетны тәмамлаганнан соң башта ординатурада, аннан аспирантурада укый. Бу чорда ул шактый катлаулы тикшеренүләр, эзләнүләр алып бара һәм һәрвакыт профессор В. С. Груздевның ярдәмен тоеп эшли. 

Ординатурада, аспирантурада укыганда Әминә клиникада яши дисәк тә була. Төннәрен кизү тора, катлаулы операцияләр ясарга алына. Клиника җитәкчелеге аңа иң авыр хәлдәге авыруларны ышанып тапшыра... Эше бик күп вакытын алса да, клиникада үзенә йөкләнгән вазыйфалар Әминәгә шатлык һәм канәгатьлек кенә китерә. 

Әминә Вәлиулла кызы командировкаларга да еш йөри. Аларның берсе дә гади генә командировка булмый. 1932–1933 елларда хатын-кызларның оча сөягенең анатомик үзенчәлекләрен өйрәнә, чөнки бала тапканнан соң була торган эренле тирән яралар татар хатыннары арасында ешрак очраган.

1930 елда Татарстан табиблары съездында Әминә Алимбек ясаган фәнни доклад та медицина җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята. Бу съездда Идел буе милли автономияләренең барысыннан да вәкилләр катнаша. 

Әминә ханым медицина буенча белемнәрне халыкка җиткерү белән һәрвакыт актив шөгыльләнә. Әйтик, 20 нче елларда аның инициативасы белән университет клиникасында санитар курслары оештырыла һәм уңышлы гына эшләп килә. Татар телендә «Кызамык: дәвалау, аның белән көрәшү юллары» (Казан, 1928) дигән китабы басылып чыга. Фәнни кызыксыну даирәсе шактый киң була аның: «Яман шеш белән авыручыларны радий белән дәвалаганда канның морфологик картинасы», «Радий белән дәвалаганда канның торышы», «Аналыктан кан киткәндә күкәйлекләрне өлешчә резекцияләү»... Соңгы тема буенча аның зур гына мәкаләсе 1930 елда «Казан медицина журналы»-ның 7 нче санында дөнья күрә. Аналыктан кан китүләрне оператив дәвалау буенча «беренче карлыгач» дип саный аны галимнәр. 

Белемен, квалификациясен күтәрүнең, чит ил табибларының тәҗрибәсен өйрәнүнең никадәрле мөһим икәнен яхшы аңлый Әминә. Бигрәк тә немец коллегалары уңышлары кызыксындыра аны. Аспирантураны тәмамлап, 1932 елның 1 сентябрендә акушерлык-гинекология клиникасы ассистенты булып урнашуга, Әминә медицина институты җитәкчелегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул анда болай дип яза: «Акушерлык һәм гинекология юнәлешендә үземнең белемнәремне тирәнәйтү, бу өлкәдә дәвалау максатыннан рентгенологияне куллану белән якыннан танышу өчен, мине Германиягә бер елдан да кимрәк булмаган командировкага юллавыгызны сорыйм». Гариза ахырында 1933 елның 14 гыйнвары дип куелган. Аның бу мөрәҗәгатен хуплап, профессор В. С. Груздев түбәндәге юлларны өсти: «Үз ягыбыздан мин шуны әйтә алам: акушерлык-гинекология хастаханәсе каршында заманча аппаратура белән җиһазланган рентген кабинеты булдыру ихтыяҗы бик зур. Аның юклыгы акушерлык-гинекология бүлеге өчен зур кимчелек. Бу кабинет диагностика өчен дә, дәвалау максатларында да зур ярдәмче булыр иде. Әлеге кабинетны оештыру һәм аннан соң эшен алып бару өчен чит илдә, аерым алганда Германиядә рентгенодиагностика һәм рентгенотерапия эшенең торышын нечкәләп өйрәнгән кеше кирәк. Бу вазыйфага без доктор Алимбекны тәкъдим итәбез». Профессор В. С. Груздев белән бергә бу гаризага акушерлык-гинекология клиникасы директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы кеше дә үзенең имзасын куя. (Кызганыч, гаризада аның фамилиясен укып булмый.)

Әмма яшь докторның бу планы чынга ашмый: Германиядә властька инде нацистлар килә, Алимбек командировкага чыгып китә алмый...

1935 елның язында В. С. Груздев һәм башка коллегалары белән бергә Әминә Алимбек IX Бөтенсоюз гинеколог-лар съездында катнаша – анда Татарстан табибларын тәкъдим итә. Бәхете түгәрәк еллар: атаклы татар журналисты Шәриф Байчурага кияүгә чыга, уллары Үзбәк туа. (Соңыннан Үзбәк зур галим булып җитешә, филология фәннәре докторы була.)

Күренекле бу татар кызының тормышында 1935–1937 еллар аерым бер юл алып тора: ул совет хөкүмәтенең бик мөһим һәм җаваплы йөкләмәсен үти – Согуд Гарәбстанында табиб булып эшли. 

  Әминә Алимбек укучылары белән

 

1935 елның язында бу мәсьәлә инде хәл ителә – Әминә Алимбек табиб-гинеколог булып эшләү өчен чит илгә китәчәк. Гомумсоюз чит ил санитар мәгълүмат бюросы директоры В. Бронер Казан медицина институты директорына хат яза. Үз белгечлеге буенча эшләү өчен, ике елга командировкага киткән А. В. Алимбекның эш урынын саклауны сорый. Институт директоры кул куйган чираттагы карар инде шул хакта сөйли: 1935 елның мартыннан Әминә Алимбек ике елга командировкага китә – ул Советлар Союзында булмаячак. 

Мәскәүдән ул юлга 1935 елның 23 апрелендә кузгала. Юл ике айга сузыла – Җиддә шәһәрендә урнашкан СССР вәкиллегенә ул 19 майда гына барып җитә. Икенче көнне Әминә Согуд Гарәбстаны хөкүмәте белән контракт төзи. Бар нәрсә дә искә алына: ул бу илгә ике ел хезмәт итәргә тиеш; ике якка да (Мәскәү–Әр-Рияд һәм Әр-Рияд–Мәскәү) юл чыгымнарын Согуд Гарәбстаны хөкүмәте күтәрә. Әгәр табиб вакытыннан алданрак кайтып китә икән, кире кайту юлы түләнмәячәк. Әминә Алимбек авырып киткән очракта, аны дәвалау өчен тотылган бөтен чыгымнарны Согуд Гарәбстаны хөкүмәте үз өстенә ала. Табибка ике айлык ял да карала. Бу рәсми документка теркәлгән шартлар буенча, табиб бары тик балаларны һәм хатын-кызларны гына кабул итәргә тиеш була. 

1935 елның 31 маенда Әминә Согуд Гарәбстанының башкаласы Әр-Рияд шәһәренә, үзенең эш урынына юл ала. Юл уңаенда ул король чакыруы буенча Таиф шәһәренә кереп чыга – монарх улларының берсенең хатынын карый. 

1935 елның 14 июнендә, ниһаять, Әр-Рияд шәһәренә килеп җитә һәм үзенең вазыйфаларына керешә. 

Табибәнең эшен король Абдель-Азиз Ибн-Сауд шәхсән үзе күзәтеп, хәтта тикшереп тора. Әминә Алимбек аның белән килештермичә бер генә җитди адым да ясамый. Әгәр корольнең каядыр киткән чагы булса (күрше патшалыкларга яки берәр айга ауга), Әминә көн саен телеграф аша аңа гаилә әгъзаларының сәламәтлеге турында мәгълүмат тапшырып тора. Әлбәттә, гарәп телендә. Әгәр инде хатыннарының берәрсе авырый башласа (кан китсә, баласы төшсә), ул аңа ябык телеграммалар юллый. Король табибка шифрны үзе алдан биреп куя торган була. Үзе булмаганда, табибның эше белән идарә итүне король даирәсендәге якын кешелә-ре – абыйсы яки апасы үз өстенә ала. 

Ерак ул илдә Әминә Алимбек ике амбулатория оештыра: берсе – король сараенда аның хәләл җефетләре һәм сарай хатыннары өчен, икенчесе – Әр-Рияд шәһәрендә. Икенче клиникада табиб бала көтүче һәм кулларында сабый балалары булган әниләрне кабул итә. Амбулаторияләр икесе дә 1935 елның 1 июлендә ачыла. Табиб өчен иң авыры – үз тирәсендә урта һәм кече медицина хезмәткәрләренең бөтен-ләй юклыгы: һәммә эшне дә үзенә башкарырга туры килә. Дөрес, бераздан икенче амбулаториягә техник хезмәткәрләр итеп бер парны билгелиләр. Әлеге пар – ир белән хатын үз бурычларын төгәл башкарырга тырыша. Беренче амбулато-риядә техник хезмәткәрләр алышынып тора: кайчакта хәтта үз йортындагы хезмәтчене дә эшкә җәлеп итәргә туры килә. 

Шулай да иң авыр эш, әлбәттә, сарай хатыннарын дәвалау була. Алар шактый күп – берничә дистә булалар. Бу пациентларның берсе дә табиб кабул иткән бүлмәгә үзе килми, һәрберсен яннарына барып карарга кирәк.

Өчәр катлы бу йортларның берсеннән икенчесенә йөрү өчен табибка күпме вакыт кына кирәк! Соңыннан Алимбек: «Бу – ел буе берөзлексез кизү торуга тиң булды», – ди. 

Стационар бүлек булмау да эшне бик авырлаштыра. Ашыгыч операцияләрнең күбесен (аналыктан кан китүне туктату, соңгылыкны төшерү, бала тапканнан соң җөй салу...) урында – ком өстендә эшләргә туры килә. Операция вакытында наркоз бирергә кирәк булса, башка берәр табибны чакырта торган була: алар Әминә ханым кушкан һәр эшне төгәл үтәп барырга тырышкан. 

Ул балаларны дәвалауга, булачак әниләрнең һәм яңа туган сабыйларның сәламәтлеген саклауга да зур игътибар бирә. Соңыннан Әминә Алимбек үзе язганча, аның бу тырышлыгын король аеруча югары бәяли. 

Лаборатория булмау да аның эшендә зур кыенлыклар тудыра. Ярый әле кечкенә операцияләр ясау өчен инструментларны, бала тудыру өчен акушер сумкасын, зур булмаган аптечканы үзе белән алып килгән була. Дарулар белән булган проблеманы хәл итү юлларын да табарга тырыша: аның бер өлешен Советлар Союзыннан ук алып килә, кайберләрен юлда килешли сатып ала, ә кайбер даруларны СССРның Җиддә шәһәрендәге вәкиллегеннән король сараена бүләк рәвешендә ала. Әминә ханымның микроскоп һәм кан басымын үлчәү өчен аппарат, кечкенә һәм зур операцияләр ясау өчен инструментлар сатып алуы да мәгълүм, димәк, боларның берсе дә моңарчы аларда булмаган. 

Әминә Алимбекның ил җитәкчелегенә язган отчетында мондый юллар бар: «Амбулатор кабул итү бүлеге бинасында даруханә дә оештырдым. Операция өчен кирәк булган инструментларым һәм акушер сумкам да шунда сакланды». 

Сарайның үзендә 15 урынлы акушерлык-гинекология бүлеген ачу мәсьәләсен ул король каршында бөтен җитдилеге белән куя: 5 урын – акушерлык, 10 урын гинекология өчен булырга тиеш, ди. Король табиб белән килешә һәм аңа стационарга җиһазлар алу, штат булдыру буенча чыгымнарны санап, смета төзергә куша. Әмма Әминә ханымның авырып китүе (кайбер мәгълүматлар тропик бизгәк йоктыруын сөйли), бу эшне ахыргача җиткерергә комачаулый. 

Йогышлы авыруларның күплеге, балалар арасында үлем очраклары еш очравы, дин тәэсире артык көчле булу, әлбәттә, табибның эшен катлауландыра. Совет табибы ул чакта ярдәмне үз белгечлеге буенча гына күрсәтеп калмый, аңа трахома, дерматовенерологик чирләр белән авыручылар да еш мөрәҗәгать итә. Аларны да дәваларга туры килә: гарәп хатыннары бары тик хатын-кыз табибка гына күренәләр. 

Әминә Вәлиулла кызы француз телен ныклап өйрәнә, чөнки даруханәләрдә француз яки гарәп телендә язылган рецептлар гына кабул ителә. 

Башка табиблар аны үзләре өчен зур көндәш итеп күрәләр: дарулар бирмәскә яки бирүне гел тоткарларга тырышалар. Шуңа күрә дә Әминә ханымга шәхси даруханәсен оештырырга туры килә. Ярый әле гарәп телен бик тиз өйрәнә – эшендә шул ярдәм итә. Тел белүе аркасында пациентларының ышанычын һәм мәхәббәтен дә бик тиз яулый. Аны яратып һәм хөрмәт итеп «хәким» дип йөртәләр. 

Әминә Алимбекның эшчәнлеге гарәп дәүләтенең рәсми җитәкчеләре тарафыннан да югары бәяләнә. «Безнең илнең элеккеге вәкаләтле вәкиле Хәкимовка минем турыда король биргән кыска характеристикада болай диелгән: «Без – олылар да, кечеләр дә – барыбыз да аны яхшы доктор булганы, көнкүрешебезне белгәне, кануннарыбызны ихтирам иткәне өчен яраттык. Бигрәк тә чын мөселман булганы өчен якын күрдек!» Анда ирешкән уңышларым турында бу юллар күпне сөйлидер...» Әминә Алимбекның И. В. Сталинга язган хатыннан бу юллар. 

Авыруларны дәвалау белән беррәттән, Ә. Алимбек анда фәнни-тикшеренү эшләре дә алып бара: бәдәви хатын-кызларның оча сөяге төзелешен, аларның җенси тормышын өйрәнә. Җенси яктан аларның бик иртә – 10–14 яшьтә үк өлгереп җитүләрен, ә 30–35 яшьтә инде сүнүләрен, алар арасында инфантилизм – физик һәм психик яктан үсешнең тоткарлануы, җитлекмәгәнлек еш очравын ачыклый.

Атаклы совет дипломаты Кәрим Хәкимов көн саен туып торган яңа, бер-берсенә охшамаган проблемаларны хәл итәргә булыша табибка. Икенче бер атаклы дипломат һәм галим Назир Тюракулов биргән киңәшләрнең дә кирәге чыга. «Элеккеге вәкаләтле вәкил Назир Тюракулов миңа корольдән һәм аның гаиләсеннән бүләкләр бирәселәрен һәм аларны алырга туры киләсен әйтте. Бүләкне кире кагуны король үзен мыскыллау дип кабул итәчәк, диде. Тюракулов хатынына король бүләк иткән алтын сәгатьне, сарайдан бүләк булып килгән берничә гарәп костюмын да күрсәтте. Дөрес, үземә бирелгән бүләкләрнең күп өлешен мин шунда ук кул астымда эшләүче персоналга бүләк итеп бардым. Корольнең бүләген – сәгатьне, мәсәлән, шоферыма бирдем, үземә исә үз акчама сатып алдым. Бүләкләрнең бер өлеше миндә калды, алар бүгенге көндә багажымда (НКИД складында) саклана», – дип яза Әминә. Бу хат 1938 елның 26 февралендә язылган. Анда телгә алынган кешеләрнең берсе хакында да табибә инде ниндидер яхшы сүз әйтергә җөрьәт итә алмый, чөнки һәркайсы репрессияләнгән була. 
Моңа кадәр күрмәгән, ияләшмәгән шартларда көнне-төнне белми эшләү Әминә Алимбекның сәламәтлеген какшата – 1936 елның ноябрендә ул авырып китә.

Үзенең авыруы турында ул болай дип яза: «Бизгәк авыруы эләктердем... Әр-Риядта, Согуд Гарәбстаны короле сараенда авырып яттым. Хәлем авыр иде. Температурам 40,1 гә кадәр җиткән: төш белән өнне бутый, саташа башладым...» Терелүгә таба бармагач, аны Мәккәгә озаталар.

«Мәккәгә гыйнвар азагында китереп җиткергәннәр. Шунда ук СССРның Җиддә шәһәрендә урнашкан вәкаләтле вәкиллегенә авырып китүемне, Әр-Риядтан Мәккәгә алып килүләрен әйтеп телеграмма сукканнар. Шул хәлемдә мине Җиддәгә илтәләр, анда тагын ике ай ярым авырып ятам. Монда инде бизгәк янына ревматизм да өстәлә: югары температура һәм көчле авыртулар миңа урыннан торырга ирек бирми», – дип яза ул. 

Шушы авыруы аркасында аңа туган илгә вакытыннан алда кире әйләнеп кайтырга туры килә. Аның гомере өчен күренекле табиблар айлар буе көрәшә. Мәскәүдә Әминә Алимбек Кремль хастаханәсендә, хирургия бүлегендә ята. Шушы хәлендә ул ЦК ВКП(б)га һәм И. В. Сталинга Согуд Гарәбстанында башкарган эшләре турында үзенчәлекле отчет яза. Бу хат-отчет аның кыскача биографиясен дә үз эченә алган. 

Кызганыч, илнең иң яхшы клиникаларында дәвалану да нәтиҗә бирми, булышмый: 1938 елны Кырымда, Евпаториядә ул вафат була. 

Әминә Вәлиулла кызы Алимбекның гомере чагыштыр-мача бик кыска була, әмма шул вакыт эчендә дә ул үзен талантлы оештыручы, күпкырлы галим, педагог итеп күрсәтергә өлгерә. В. С. Груздевның иң талантлы шәкерт-ләре арасында аның үз урыны бар. 

Фотода Әминә ханым ире Шәриф Байчура һәм улы Үзбәк белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар