Раузаның әтисе Әхмәт ага да кайнатасы Салих кебек үк мәчет, мәктәп төзелеше өчен акча кызганмаган. Заманында Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете чыгымнарын да Әхмәт Кастров үз өстенә алган. Мәдрәсә укытучыларына хезмәт хакын да ул түләгән.
Әнисе ягыннан Рауза апаның шәҗәрәсе Шакуловлар нәселенә барып тоташа. Аның әбисе – Әйнел-Хәят Вәли кызы Шакулова. Касыйм ханбикәсе Фатыйма Солтан да – Шакуловлар нәселеннән. Фатыйма Солтан 1681 елда вафат була. Аның вафаты Касыйм ханлыгы бетү вакытына туры килә. Тарихчы, хәзерге вакытта татар халкы шәҗәрәсе өстендә эшләгән Гадел Беляев: «Шакуловлар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың эшен дәвам иткән, аның сәхабәсе булган Шах-Кулига барып тоташа», – дип саный. Шул нәсел дәвамчысы Сара Шакулова заманында Франциядәге Сорбонна университетын тәмамлаган, берара Асадуллаев йортындагы мәктәпнең директоры булган.
Сара Шакулова турында Рауза апа болай дип искә ала: – Сара апа соңыннан ликбезда да эшләде. Русча әйткәндә – «ликвидация безграмотности». Ул безнең күршебез Шәмсекамәр апа Орлованы да укырга өйрәтте. Шәмсекамәр апа пешекче булып эшли иде. Мин аларның: «Мы не рабы – рабы не мы», – дип русча кабатлауларын әле дә хәтерлим. Үзе татар булса да, Шәмсекамәр апаның фамилиясе русча иде. Кем биргәндер инде аңа андый фамилияне?
Берзаман ул хәтта Моссоветта депутат та булып алды. Ул вакытта Ленинның «һәр пешекче хөкүмәт белән идарә итә белергә тиеш» дигән сүзләрен бөтен кеше дә белә иде. Менә аны, пешекче дип, депутат итеп куйдылар.
1917 елгы революциядән соң барысы да үзгәрә. Кастровларның да өйләре, барлык байлыклары тартып алына. 1921 елда алар Мәскәүгә килеп, Кече татар тыкрыгындагы 4 нче йортка урнашалар. Революциягә кадәр ул йортны Раузаның бабасы ягыннан абыйсы Хәсән Ерзин салдырган була. Кастровлар гаиләсе биредә 1967 елга кадәр яши. Якында гына тарихи мәчет, татар үзәге, татар мәктәбе... Ул тирәләр Рауза апаның иң яраткан урыннарына әйләнә. Клементьев тыкрыгында, бабасы өенә урнашкан мәктәптә укый. Ә дин дәресләрен өйләреннән ерак булмаган Зур татар урамындагы мәчет мәдрәсәсендә ала.
Укытучыларының берсе – данлыклы дин белгече, галим Муса Бигиев! (Бигиевның Петербургтан Мәскәүгә куылган вакыты була ул.) Мәдрәсәнең төп укытучысы – ул вакытта тарихи мәчетнең дә имамы булып эшләгән Абдулла хәзрәт Шәмсетдинов. Абдулла хәзрәт әлеге мәчеттә буыннан-буынга имамнар булып торган Агиларны алыштырган. Ул – аларның кияве. Шунысын да әйтергә кирәк, 1937 елда атып үтерелгән, хатыны сөргендә вафат булган Абдулла хәзрәтнең кызы Илсөяр апа әле исән-сау. Рауза апаның йөз яшьлек туган көн бәйрәменә ул да килгән иде. Дусты турында Илсөяр апа: «Рауза – бик тынгысыз кеше. Әле һаман кибетләргә үзе йөри. Аны карап торучы табиблар да, собестан килеп ярдәм итүчеләр дә бар. Тик әле ул үз көнен үзе күрә, ашарына да үзе пешерә. Без аның белән көн дә дип әйтерлек хәлләр белешеп, телефон аша сөйләшеп торабыз», – диде.
Рауза апа, заманында алдынгы, җәдиди фикерле, ләкин дини традицияләрдән тайпылмаган гаиләдә туып, революциядән соң да яңа тормышны кабул итеп яши. Әле 1913 елда ук нефть сәнәгатьчесе Шәмси Асадуллаев һәм татар җәмәгатьчелеге акчасына төзелгән Асадуллаев йорты Рауза апаның яшь чагында ук татар мәдәни үзәге булган. Һәм ул аның өчен татар мәдәниятенең мәркәзенә әверелә. Җитмәсә, мәдәни үзәк алар яшәгән йорттан да ерак түгел. Узган гасырның утызынчы еллары Рауза апаның күңеленә бигрәк тә тирән уелып калган, шуңа да әлеге чорны ул бөтен нечкәлекләре белән искә ала. Рауза апа ул вакытта Мәскәү консерваториясенең татар бүлеге студентлары Сара Садыйкова, аның тормыш иптәше Газиз Айдарский белән аралашып яши, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Ерикәй, татар операсының беренче солисткаларыннан булган Зөһрә Байрашева аның дусларына әйләнә.
Маллары, байлыклары, күпсанлы йортлары совет хөкүмәте тарафыннан тартып алынса да, әйткәнемчә, алар яңа заманга ярашып яшәргә омтылган. Әмма заманның яман җилләре гаиләне барыбер аямый. Яңа канун буенча Кастровларның балаларына институтларга кереп уку тыела. Алар хәтта сайлау хокукыннан да мәхрүм ителә.
Комментарийлар
0
0
Шундый байлар бүгенге көннәрдә дә булса икән...
0
0