Мин эшли торган моторлар төзү заводында сугыш елларыннан истә калган бер вакыйга турында сөйлиләр. Заводка Америка һәм Англия делегацияләре килеп, цехлар буйлап йөргәндә, берсе кечкенә генә буйлы, базык гәүдәле Женя Мочекны күрә, сорау бирә:
– Сездә бала-чагалар да эшлимени хәзер? – ди. Аңа җавапны Женя үзе бирә:
– Мин бала түгел, миңа бүген уналты яшь тулды. Әгәр безнең кебекләрне фронтка алырга рөхсәт булса, мин бик теләп фашистларны кырырга китәр идем. Һәлак булган ватандашларым өчен ничек үч алыр идем мин! Ләкин, кызганычка каршы, безне фронтка алмыйлар. Шуңа күрә үземнең дошманга булган ачуымны менә бу детальләр белән кайтарам мин!
Евгений Романович Мочен – хәзер цех начальнигы, коммунист. Ул заводка яңа килгән яшьләр белән еш очраша һәм аның әлеге сүзләреннән һәркемнең күңелендә хезмәт дәрте кабына.
Завод бусагасын атлап, мотор төзүчеләрнең данлы коллективына кушылгач, миңа коммунист Мочек кебек кешеләрне күп очратырга туры килде. Аларның кайберләре миндә эшче дигән исемгә, фрезерчылык һөнәренә күңелемдә мәхәббәт һәм горурлык хисе уяттылар, ә кайберләре әле дә минем белән эшлиләр һәм мин аларның җылы йогынтысын көн саен сизеп торам.
15 нче профессиональ-техник училищены тәмамлап заводка килгән көнемне бөтен гомерем буена онытмам кебек. Хезмәт кенәгәмдә «Ленин орденлы Казан моторлар төзү заводы фрезерчысы» дип язылган сүзләрне күргәч, дулкынлануымның һәм шатлануымның чиге булмады. Димәк, мин дә әнием һәм абыем кебек эшчеләр сыйныфы сафына бастым.
Баштарак без өйрәнчекләр цехында эшләдек. Безне – ике яшь кенә кызны – фрезер станогына куйдылар. Алмашчым Маша Карягина иде. Училищеда укыганда ук, безнең кайбер малайлар һәм кызлар практик дөресләр вакытында үзләре хәзерләгән детальләр турында: «Аларны арыбер чүплеккә һәм металл калдыклары арасына ташлыйлар. Безнең эш цехка баргач кына башланачак», – дип уйлыйлар иде. Беренче көннәрдә мин дә шундый фикердә булдым. Ләкин заводка килгәч, мин үзебез ясаган ачкычларны күрдем.
Үземә беркетелгән станокка басып, кулыма тоткан сызымыма һәм бирелгән заготовкага карап торганда, яныма өйрәнчекләр цехы начальнигы Глеб Степанович Телицын үзе килеп җитте. Заданиене аңлавымны-аңламавымны сорашкач, ул миңа туры карап:
– Дикъкать беләнрәк, тырышыбрак эшлә, кызым. Бу детальләр механика цехлары өчен җайланмалар ясарга барачак, – диде.
Озакламый безне мөстәкыйль эшкә – инструментлар хәзерләү цехына күчерделәр, һәрберебезгә разрядлар бирделәр. Шундый зур коллективка эләгеп йөзләрчә катлаулы станокларны күргәч, бер мәлгә генә шикләнеп тә куйдым.
Бу шөбһәле минутларда миңа үземнең булачак цехташларым, группадашларым ярдәм кулы суздылар. Шуларның берсе – урта яшьләрдәге бер хатын минем янга килде дә:
– Беренче эш көнең котлы булсын, сеңелем! Аңламаган нәрсәләрең булса – |тартынып торма, үземнән сора, – диде.
Бу – фрезерчы Екатерина Мельникова иде. Мин аңа, үз әниемә ияләнгән кебек, якынаеп киттем. Катя апаның минем кебек яшь кызларга булышуы беренче генә булмагандыр ахры, ул мине фрезерчылык эшенә гашыйк итте. Катя апа миндә үз станогым, үз детальләрем өчен генә түгел, ә цех һәм завод планы өчен дә җаваплылык тәрбияләде. «Безнең кискечләр завод цехлары өчен генә хәзерләнмиләр. Алар башка шәһәрләргә дә җибәреләләр», – ди иде ул.
Бервакыт безнең цехта эшчеләрнең гомуми җыелышы булып үтте. Анда заводка күптән түгел генә килгән бер эшченең тәртибе тикшерелде. Ул үзенә тапшырылган заданиеләрне килде-китте генә башкара икән.
Җыелышта бик күп кешеләр сөйләде. Менә урыныннан шомартучы Нәзирә Галиуллина күтәрелде. Нәзирә апа – завод ветераны, коммунист, тырыш хезмәтләре өчен ул берничә медаль, «Почет билгесе» һәм Ленин орденнары белән бүләкләнгән. Күп еллар буенча цех партбюросы һәм завод парткомы члены, шәһәр Советы депутаты булган кеше. Ул бик күпләрне уйланырга мәҗбүр иткән көнчыгыш халыкларының бер гыйбрәтле хикәясен сөйләде. «Бервакыт төзүчеләрдән: сез ни эшлисез? – дип сораганнар, – диде ул. – Аларның берсе: кирпечләр өям, – дип, икенчесе: стена ясыйм, – дип җавап биргән. Ә өченчесе, үз куллары башкарган эшкә бер карап алган да горурланып: «Сарай салам!» – дип җавап кайтарган».
Нәзирә апа сүзен:
– Менә безгә дә үзебезнең эшебезне мәһабәт сарай салу белән тиңләргә, үзеңдә зур җаваплылык тоеп яшәргә кирәк, – дип тәмамлады.
Әйе, бу җаваплылык хисен, эшче дигән бөек исем белән горурлануны, үз намусыңны саклауны бик киң аңларга кирәк. Ул бит әле нормаңны 100 процентка үтәп бару гына түгел. Ул – эшченең белеме, үзенең осталыгын күтәрү турында даими уйлануы, рухи ныклыгы, дисциплиналы булуы, эшләргә һәм яшәргә комачаулаучы нәрсәләр белән килешмәүчәнлеге. Мәсәлән, безнең исерекләр һәм прогулчылар белән килешеп яшәргә хакыбыз бармы? Юк! Ләкин, кызганычка каршы, бу фикер әлегә бетеп җитмәгән, алар безнең заводта да бар. Кичә мин завод газетасында шундый ике кеше турында укыдым. Аларның берсе хезмәт дисциплинасын боза; эчкечелеккә бирелеп, еш кына соңга кала, эшендә брак ясый. Ә икенчесе егерме көн буена, бернинди сәбәпсез-нисез, эшкә чыкмый. Шунысы үкенечле: яшь егет, күптән түгел генә армия сафыннан кайткан, аңа завод тулай торагында бүлмә дә биргәннәр. Ә ул исә үзенә шундый шартлар тудырган коллектив йөзенә пычрак аткан. Югарыда искә алынганнарның беренчесе заводтан хурлыклы төстә куылды, ә икенчесе каты кисәтелде.
Мин бу чараларны дөрес һәм урынлы дип саныйм. ВЦСПСның VIII Пленумы карарларында, КПСС Үзәк Комитетының декабрь (1969) Пленумында әйтелгәнчә, хезмәт дисциплинасын һәм җәмәгать тәртибен бозучыларга карата, эш урыннарын еш алыштыручыларга һәм прогулчыларга карата тиешенчә җәза бирелергә тиеш. Менә тагын бер мисал. Безнең заводта ел саен яшь фрезерчылар, слесарьлар, токарьлар арасында һөнәр осталыгына ярышлар үткәрелә. Яшь токаребыз Ирек Вәлиев, мәсәлән, завод чемпионы дигән исемне яулады. Ирек хәтта РСФСР беренчелегенә ярышларда катнашты һәм бүләкле урынны алды. Яшь фрезерчы Әнәс Посылов та үзен фрезерчылык эшенең чемпионы итеп танытты. Яшь рационализаторларыбыз исә Татарстанда беренче урынга чыктылар. Бишьеллыкның дүрт елы эчендә генә дә алар тормышка ашырган тәкъдимнәрдән заводыбыз миллионнарча сум экономия алды.
Ә шулай да кайбер вакытларда яшьләр арасында: «Боларның барысы да миңа кагылмый», – дигән ваемсыз караш очратырга мөмкин. Минемчә, мондый ваемсыз кеше – барлык яңалыкның дошманы. Андыйлардан коммунизм эше өчен чын көрәшчеләр чыкмаячак.
Бу сүзләрне укыгач, кайберәүләр миннән: «Син әле яшь кыз. Үзеңнән өлкәннәр турында болай фикер йөртергә хакың, сүзләреңне расларлык дәлилләрең бармы?» – дип сорарлар сыман. Мин: «Хакым бар!» – дип җавап бирәм. Дәлилләрем – минем үз эшемне, үз һөнәремне, үзем эшли торган цехымны һәм заводымны, аның кешеләрен яратуымда. Ә тәҗрибәм җитми икән – зарар юк, ул вакыты белән киләчәк.
Минем бишьеллыкны срогыннан элек тәмамлау, туган Татарстанымның 50 еллыгын лаеклы каршылау өчен шәхси йөкләмәм бар, аны үтәү өчен үзебезнең группа фрезерчысы Анастасия Беспалова белән ярышып эшлим мин. Бу ярыш икебезгә дә файда бирә. Аннан соң минем күңелемдә саклап йөрткән якты хыялларым бар: кичке мәктәпнең унберенче классын тәмамлагач, югары белем алырга һәм бөек партиясе сафына басарга телим! Даһи юлбашчыбыз башлаган эшне башка комсомол һәм коммунист иптәшләрем белән бергә, минем дә дәвам итәсем килә.
1970
Комментарий юк