Логотип
Тарих

Кем без — карагаш нугайлар?

Әстерхан җире төрле милләт халык­лары килешеп, «тел, лөгать әдәп вә әхлак алмашып» яши торган үзенчәлекле төбәк ул.
Гыйбрәтле язмышка ия карагаш нугайларның бу төбәк тарихында үз урыны, үткәннән сузылып килүче эзе бар. Идел буе һәм Урал эргәсендәге җирләрдә күчмә тормыш белән гомер иткән нугай йортыннан XVI гасыр уртасында Кече Нугай Урдасы яки Казый улусы булып «башка чыккан» аларның бабалары. Бүленүнең сәбәбе — Йосыф би (Сөембикә ханбикәнең атасы — ред.) белән туганы Исмәгыйльнең тарихка мәгълүм каршылыгы. Бу хәлләр булып ятканда нугай йортының соңрак карагаш нугай исемен алачак тармагы хәзерге Пятигорск шәһәре тирәләрендә мал йөрткән. Карагачлар үсә торган җирләргә нисбәтле, төп урдадан чыккан тармакка аерымлык билгесе булып «ябышып» калгандыр бу исем, мөгаен.

Бабаларыбызның моннан соңгы язмышы калмыкларга бәйләнә. XVIII гасырның егерменче елларында Аюк хан аларны үз кулына төшерә. Калмык ханлыгы эчендә күченеп йөреп көн итүче карагашлар Әстерхан өлкәсенең хәзерге Кызыл Яр өязенә шулай килеп чыгалар. 1771 елны Калмык ханлыгы юк булып, калмыклар киредән җунгар иленә киткәннән соң карагашлар шушы җирләрдә Сәетләр һәм Ходҗитай авылларына нигез сала. Авыл — кышлау урыны, нугайлар яздан кара көзгәчә җәйләүдә яши.  Шулай да бу инде утрак тормышка күчүнең башы була.

XIX йөздә Сәетләрдән Куянлы, Лапас, Яшен-Суккан аерылып чыга, Ходҗитай карагашлары күченүдән Кече Арал, Зур һәм Кече Җанай авыллары барлыкка килә. XX гасыр башында Әстерхан каласына якын гына Кырык-өйле, Оч-Тамак, Яңа-Авыл бистәләре оеша.

Нугайлар, борын-борыннан, димәк, карагаш нугайлар да мал үрчетеп, «малсыз көнем сансыз» дип көн күрә. Сыер малын да, сарыкны да мулдан асрыйлар. XIX гасыр ахырларында яшелчәчелек дигән яңа һөнәр барлыкка килә. Идел буендагы Кызыл Яр, Игенче авыллары бу эштә бигрәк тә алдырып китә. XX гасыр башында балык тоту белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Утызынчы елларда, колхозлар төзелгәч, бу шөгыль халыкның төп эшенә әверелә.

Карагаш нугайлар әүвәлдән ыру (куб), токым булып яши. Дүрт ыру (куб) — найман, ас, мангыт һәм найманнардан чыккан тобетпес — үз чиратларында токымнарга бүленә. Һәр нәселнең үз мәчете һәм зиратта үз биләмәсе була. Сәетләрдә, мәсәлән, мәчетләр — җиде, Ходҗитайда — сигез. Токымның үз тамгасы, үз сугышчан атамасы, үз аксакаллар шурасы — «мәслихәт»е — бар тагын. Ыру-токым арасындагы низаглар нугай тарихында сирәк.

Нугай гаиләсе гореф-гадәтне саклап, Алтын Урда чорында ук бабалары кабул иткән ислам динен санлап яши. XIX гасыр азакларына кадәр карагашлар башлыча үз араларыннан гына килен төшерә. Соңрак аларга ике чит кавем килеп кушыла. Берләре — Кызыл Яр өязендә карагашлар янәшәсендә күчмә тормыш алып баручы төрекпәннәр («төрекмән» сүзеннән), икенчеләре — Павел I армиясендәге хезмәттән казах урдасы аша бирегә килеп эләккән «калпаклар» (чыгышлары — башлыча Казан татарларыннан).

Карагаш туе туй гына түгел, ә зур бәйрәм. Ул бер-берсенә ялганып баручы төрле күңелле-мәшәкатьле йолалар тезмәсеннән тора: кода төшерү туе, ягъни кодалау; туйга мал чалу; кыз ягындагы туй; дини йола — никах. Ә туйга кадәр җыен җыела, анда ир-атлар җыру әйтүдә, теләк теләүдә ярыша. Көрәш, ат чабышлары белән, бәйрәм мизгелләре гомер азагынача матур истәлекләр калдырырлык итеп уздырылган әүвәл карагаш туе.  Хәзер болары юк инде. Ләкин борынгыдагыча «озын нугай җыр» яңгырый әле. Халык авыз иҗатының үзенчәлекле бер төре бу. Уен коралын кушмастан, дөньяви, эпик темаларга фәкать ирләр тарафыннан башкарыла торган озын нугай җырның үз осталары ­булган. Кеременчектән Курбан-Гази, Кыркиледән Мамбетлар данын халык хәтере инде гасырдан артык телдән телгә тапшыра килә.

Матди мәдәниятебез кырыс тарихи шартларда, табигатьнең һәр фасылына җайлашып, төрле халыклар белән аралашып яшәвебез нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән безнең. Анда төньяк кавказлыларның тире башлыгы да, калмыкларның җиңел юрталары, русларның кара-каршы йорты, үзбәк халаты, татарларның чигүле читеге белән түбәтәе дә бар. Карагаш хатын-кызлары кигән кием катлаулы тегелеше, бизәүле-бизәкле булуы белән аерылып тора. Хатын-кызларның уң борын яфрагында алка йөртүе аларның бизәнгечләргә дә битараф булмавы турында сөйли булса кирәк. үзен генә түгел, торагын да чибәр тоткан карагаш хатын-кызлары. Авыллар­да әле дә йоннан бизәкләп киез басу, келәм туку эшен ташлап бетермиләр. «Агарту» максатыннан, юрталардан йортларга кертү өчен коллективлаштыру елларында куелган «тырышлык», ни кызганыч, нугайларны гасырлар кичеп килгән күп кенә һөнәр-осталыкларыннан читләштерә.

«Дезинфекцияли­без» дип сүттерелеп, «ялгышлык белән» янгын афәтенә тарыган юрталар белән бергә күңел бизмәннәрендә генә үлчәнешле күпме байлык көлгә әйләнә. Карагашларны «җиргә беркетү» өлкәнең төрле районнарына тарату белән бергә бара. Болар, әлбәттә, милләт өчен эзсез узмый… Менә шуңа күрә туган телебезне — без аны үзебезчә итеп ногай теле дибез — ­саклау, гореф-гадәтләребезне барлау-яңарту милли иҗтимагый оешмаларыбызның төп эше. Өмет — яшьләрдә.

«Сөембикә», № 10, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар