Логотип
Тарих

Кадерле ядкарьләр

Һәр гаиләнең дә буыннан-буынга тапшырылып, күз карасыдай кадерләп саклый торган ядкарьләре була. 
«Сөембикә»нең бер саныннан Сәрвәр Әдһәмова турындагы күләмле язманы укыгач, минем дә күңел алгысып куйды. Сәрвәр апа безнең гаилә өчен дә кадерле кеше бит. Газиз әнием вафат булгач, мин борынгы сандык төбенә пөхтәләп төреп салып куелган, еллар уза-уза саргая, таушала төшкән кәгазь битләрен кулыма алдым. Бу язмаларның эчтәлеген чагыштырмача белә идем инде. Халкыбызның күренекле шәхесе Сәрвәр Әдһәмованың бабам Гариф Галиев һәм әнием Мәдинә Вәлиуллинага (кыз фамилиясе Галиева) язган хатлары алар. 

Сәрвәр Әдһәмова безнең гаилә белән ничек якынайган соң? Шушы урында мин кыскача гына Гариф бабамның биографиясен язып үтәргә тиеш булам. Бабам 1886 елда Кайбыч районының Кече Урсак авылында ярлы гаиләдә дөньяга килә. Җәйләрен көтү көтеп, кышларын байга ялланып, гаять авыр тормыш шартларында көн итүенә карамастан, табигатьтән бирелгән зирәклеге аркасында ул кечкенәдән үк «иске тормыш баткагыннан чыгарга», аң-белем алырга омтыла. Рус телендә язылган авто-биографиясе буенча, 1905–1909 елларда ул инде Кече Урсак мәктәбендә балаларга сабак бирә. Шушы елларда булса кирәк, Зур Урсак авылыннан бай кызы Миңзифага күзе төшеп, бөтенләй башка кияүгә тәгаенләп куелган кызны ябыштырып ала. Әти-әнисе, кызга ләгънәтләр укып, аннан ваз кичә. Миңзифа җиде ел буена балага уза алмый. Аннары сырхаулап, урын өстенә ава. Әтисе риза-бәхил­леген биреп киткәннән соң гына ая­гына баса ул. Бабай исә, 1910–1913 елларда хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң, 1914 елда беренче бөтендөнья сугышына китә. Беренче балалары туып, аңа бишек ясарга гына өлгереп кала.

Фронттагы бабам 1916 елда, фронттагы мөселман солдатлар өчен татарча газеталар җибәрүләрен сорап, газетада игълан бастыра. Нәкъ менә шушы игълан Гариф атлы гаскәри белән Троицк шәһәрен­дәге Мөгаллимнәр йортында белем эстәүче Сәрвәр туташ арасында хат язышуның башланып китүенә сәбәпче була да инде. 
 
«Безне — татар егетләрен —яктылыкка өндәүче, йолдыз кебек алдагы юлыбызны яктыртучы кеше Сәрвәр Әдһәмова булды.»

«11 март, 1916 сәнә.
Бик сөекле туганнарым! Сезгә кальбемнең иң нечкә тамырларыннан чыккан сәламнәремне күндерәм. Һәм сездән таныш булмасам да хат язганыма гафулык сорыйм. Беркөн мәдрәсәдә утырганда «Сүз» газетасы кертеп бирделәр. Аны ачып укый башлагач та сезнең газета сорап язган гозерегез күземә төште. Аны берничә мәртәбә укыдым. Һәм бераз уйлап тордым да иптәшләремә: «Әйдә, шул безне саклар өчен җаннарын фида кылырга торган туганнарыбызга өйдәге укып чыккан китапларыбызны җыеп җибәрик дип, укып күрсәттем. Алар беравыздан кабул кылдылар, һәм шулай итеп 56 китап җыелды. Сез аз булса да без (дарелмөгаллимәт кызлары) тарафыннан җибәрелгән ядкарьне кабул итегез! Әгәр дә иренмәсәгез, буш вакытта миңа хат язсагыз, бик шатлык белән кабул итәрмен. Хушыгыз, кыйммәтле туганнарым!
Сәрвәр Әдһәмова.

Теләсәгез адресым:
Г. Троицк Оренб. губ. 
Оренб. ул. № 92
Сарвар Адигамовой
Китапларны алгач бер хат язуыгызны бик түбәнчелек белән үтенәм. Сәрвәр».
Шул ук елны язылган хатларның тагын берсен китерәсем килә. 

«22 август, 1916 сәнә.
Кыйммәтле Гариф әфәнде! 
Сезгә бик сагынычлы сәламнәремне тәкъдим итәм. Мин сезгә Уразада бер хат язган идем, алгансыздыр дип уйлыйм. Мин ул хатымны язганда, сезнең хатыгызны алмадым дип язган идем. Без шуннан соң ук Кустанайга киттек. Мин Кустанайга киткәч тә сезнең хатыгыз килгән. Аны миңа әле күптән түгел генә бирделәр. «Кеше кайгысы кешегә иртә керә, кич чыга», диләр бит. Шуның шикелле, үзем өйдә юкта килгән хатны миңа кайткач бирергә онытканнар. Үзем сорашкач кына исләренә төште. Аны укыгач, бик куандым. Рәхмәт. Мин сезнең өчен кайгыра идем. Үзем җәйләрне бер төрле генә үткәрдем. Бездә бик күңелсез. Тик шул иптәшләрдән хат алып кына берәр көн куанып йөрисең. Башкаларга алай түгелдер шикелле. Шулай да минем әллә нигә эчем поша. Бер дә кайгым да юк. Инде сентәбернең 3 дә дәресләр башлана. Мин мәдрәсәне бик сагындым. Тизрәк укыйсы килә башлады. Тик торырга өйрәнмәгәч, туйдырды. Үзем Кустанайда ун көн тордым. Ул безнең шәһәрдән бер йөз алтмыш чакрымлык далада салынган бер шәһәр. Үзе алай артык матур да, артык ямьсез дә түгел. Уртача гына бер шәһәр икән. Анда безнең туганнарыбыз, танышларыбыз бар иде. Шуларга кунакка бардык. Анда бик күңелле булды. Шуннан кайткач, хәзер бигрәк эч поша башлады. 

Инде озакламый икенче Гает тә җитә бит. Көннәр бигрәк тиз уза. Сезгә ничектер, миңа тиз узган шикелле. Үзебез һаман дачадан кайтканыбыз юк. Көннәр җылы булып торса, сентәбер ахырына хәтле торабыз. Әле хәзергә һавалар алмашынып тора. Бер көнне бик каты суык, бер көнне эссе. Мин бу ел дарелмөгаллимәтнең 3 нче сыйныфына күчтем. Мөгаллимә булсам, өч ел, мөгаллимә булмасам, ике ел укыйм да, гимназиянең алтынчысы-на керәм. Анда ике ел укып, курска китәргә уйлыйм. Мөгаллимәләребез бу ел русчага – Балкан сугышына шәфкать туташы булып барган Мәрьям Паташева, хисап белән җәгърәфиягә – ул да сугышта булган Рокыя Юнусова. Тарихка – Газиз Гобәйдуллин. Университет бетергән әфәнде. Татарчага хәзергә билгеле түгел. Музыка, җыр, рәсем, эш, табигыяткә кемнәр икәне дә мәгълүм түгел. Дингә моллаабстай, ягъни Мөхлисә Буби керәләр. Инде хәзергә башка хәбәрләр юк. Әгәр дә теләсәгез, мин сезгә һәрвакыт язып торырмын. Теләмәсәгез, ихтыяр үзегездә. Үзегез дә хат языгыз! 
Мин хат укырга һәм хат язарга бик яратам. 
Сәрвәр Әдһәмова».

1917 елда бабай туган якларга әйләнеп кайта. Һәм калган гомерен укытучылыкка багышлый. 1920 нче еллар азагында, берничә ел рәттән, Тәтеш педагогия техникумы каршындагы укытучыларның белемен күтәрү курсларына барып укып кайта. Шыгай, Кече Урсак, Зур Урсак мәктәпләрендә укыта. 40 еллык педагоглык дәверендә Зур Урсак мәктәбендә директор вазыйфаларын башкарырга да, Кайбыч РОНОсында эшләп алырга да туры килә аңа. Гариф бабам белән Миңзифа әбием сигез бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр. Гариф бабай персональ пенсионер булып лаеклы ялга чыга. Килен булып төшкәннән бирле уңганлыгы-булганлыгы белән авыл халкын таң калдырып яшәгән Миңзифа әби, колхоз умартачылык белән шөгыль­ләнергә карар кылгач, алдынгы умартачы буларак дан казана. 

1969 елда «Азат хатын» журналы-ның 7 нче санында бабам белән әбием турында Рамазан Идиятул-линның «Күгәрченнәр кебек гөрләшеп» дигән җыйнак кына язмасы дөнья күрә. Әнә шул язманы укып утырганда, бабам әнием Мәдинәгә: «Мине мәгърифәт юлына кертеп җибәрүче, гомумән, безне – татар егетләрен – яктылыкка өндәүче, йолдыз кебек алдагы юлыбызны яктыртучы кеше Сәрвәр Әдһәмова булды», – дип, әлеге «тарихны» сөйли һәм әнигә Сәрвәр апаның хатларын бирә. Әни Сәрвәр Әдһәмованың адресын эзләп табып, аңа хат яза. Сәрвәр апа җавап бирә... Алга таба ул, әнинең үтенече белән, бабайга гарәп хәрефләре белән язган хатларын рус хәрефләренә күчереп тә җибәрә. Сәрвәр апаның әнигә язган хатларыннан түбәндәгесен сайлап алдым. 

«Мәдинә туган!
 Сезнең хатны күптән алсам да, әле бер эш, әле икенчесе чыгып, шушы көнгәчә җавап яза алмадым. (Грипп белән дә авырып алдым берничә көн.) Гафу итегез. 
Сезне кызыксындырган нәрсәләргә кыскача гына булса да җавап бирергә тырышам. «14-17 нче еллардагы татар кызларын мин бик йомык, куркучан, битләрен каплап йөрүче кызлар итеп күз алдыма китерә идем...» дисез. Дөрес, минем дә 6-7 яшьләремдә чапан бөркәнеп, битемне каплап йөргән чакларым булды. Ләкин 14-17 нче елларда инде олы яшьтәге хатын-кызлар-ның да барысы да чапан ябынып йөрми иде бездә. (Урта Азиядә исә анда башка хәл.)

Аннан соң, ул елларда без укыган мәктәп – «Дарелмөгаллимәт» («Мөгаллимәләр йорты») алдынгы уку йортларыннан булды. «Казан утлары» журналының 69 нчы ел, 12 нче санында «Буби» мәдрәсәсе турында бер мәкалә бар. Укымаган булсагыз, шуны укып чыгыгыз әле. Менә безнең Троицк шәһәрендәге «Дарелмөгаллимәт»нең барлык укытучылары диярлек (Мөхлисә Бубидан башлап), шул «Буби» мәдрәсәсе патша хөкүмәте тарафыннан тар-мар ителеп ябылганнан соң, безгә килгәннәр иде.

Без әдәби әсәрләрне бик яратып укырга да шунда өйрәндек. Ләкин ул елларда татар телендә әдәби әсәрләр бик аз иде бит әле, шуңа күрәдер, бәлки, без татар телендә чыга торган газет-журналларның да берсен калдырмый укый идек (күрәсез, соңгы биттәге игъланнарны да укыганбыз газетләрдәге). «Дарел-мөгаллимәт»тә укучы кызлар «Дарелмөгаллимин»дә укучы малайлар белән бергә «Яшь көч» дигән журнал да чыгардык бер елны. Ул журналны (200-300 данә) гектографта төннәр буе баса торган идек. 

Дарелмөгаллимәттә минем белән бергә укыган шәрикләремнән Маһинур Фәйзуллина соңыннан әдәбият белгече булды (фәннәр кандидаты) һәм күп еллар Алабуга пединститутында әдәбият буенча кафедра мөдире булып эшләде. Хәзер пенсиядә инде. 

Инде хатлар турында. Мин сез җибәргән хатны, копиясен алып калып, үзегезнең сорау буенча сезгә кире кайтардым. Сезнең өчен аны хәзерге алфавит белән дә яздым, калганнары, ярый, сездә торсын. Казанга килми тормассыз әле. Бер килгәндә алып килерсез дә бергә укырбыз. (Ә инде, сез уйлаганча, минем турыда истәлек язар өчен аның кирәге булмастыр. Мин бит әлләни зур язучы түгел. Үземнең язган әйберләрем бармак белән санарлык кына. Аларны да сыйфаты ягыннан алдынгы зур язучыларның әсәрләре белән бер рәткә куярлык дип әйтә алмыйм.)

Ул хатларда «Лунная красавица», «Не гони, ямщик, лошадей» дигән русча сүзләр бар дисез. Мин әтиеңә язган хатларда үземнең нинди кинокартиналар караганымны язганмындыр, мөгаен. Шул картиналарның исемнәредер ул. Даталар 1914, 16, 17 булуын мин оныткан идем инде. Минем хәтердә калу буенча, 16 нчы ел гына кебек иде. Ә 1914 елда миңа нибары 13 яшь кенә булган. (Мин 1901 елның 5 апрелендә туганмын.)

Аннан Сезне минем тулырак биографиям кызыксындыра. Анысын инде очрашканда сөйләрмен. Хәзергә шунысын гына раслап үтәм: дөрес, атаклы татар язучысы Кави Нәҗми минем иптәшем иде. Аның белән 
32 ел бергә гомер сөрдек. Һәм, әйтергә кирәк, искиткеч тату, матур яшәдек. Бердәнбер балабыз – улым Тансык (1927 елда туган) Казан университетында доцент (радиофизик). Киленем санврач. Аларның ике кызлары бар. Гүзәл быел 10 ынчыны бетерә. Фәридә 4 нче класста. Икесе дә инглиз мәктәбендә. 

Менә хәзергә бер иманага җитеп торыр. Әтиләрегезгә барганда миннән күп итеп сәлам әйтерсез. Сезнең укытучы булуыгыз турында мин дөрес сиземләгәнмен икән. Сәлам һәм ихтирам белән, Сәрвәр апагыз.
2 февраль, 1970 ел.»

Әнием 43 ел мәктәптә физика, математика укытты. Үз фәннәрен биш бармагы кебек белүе өстенә, менә дигән психолог иде әни. Әдәбиятны үлеп ярата иде. Безне дә шул рухта тәрбияләде. Кешеләргә, тормышка карата булган мәхәббәт хисен безгә дә күчерә алды. Моннан ун еллар электер, ягъни Сәрвәр Әдһәмованың 100 еллыгы уңаен­нандыр дип уйлыйм, әни «Сөем­бикә» журналына кыска гына хат язган булган. Үз сүзләре белән әйткәндә, «Сәрвәр апаның био­графиясенә штрихлар кертмәкче булган» ул. Әмма хатны никтер җибәрмәгән. Газиз әнием вафат булып бер ел узгач, аның күңелендә йөрткән теләген шушы рәвешле үзем тормышка ашырыйм дидем... Рухлары шат булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар