Логотип
Тарих

Җиңги

Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...

Сәлиха ӘХМӘТОВА

Без бәләкәй чакларда да өйләнештеләр, гаилә кордылар. Бу – әллә кайда еракта калган заманнар, Бөек Ватан сугышына кадәрге еллар. Бик ачык хәтерлим: армиядән кайтып, агроном булып эшләп йөргән абый өйләнү турында сүз кузгатты. Гыйлембану апа белән гаилә кормакчы икән. Күрше-күлән, агай-эне туй мәшәкатьләре белән йөри башлады. Ә без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды.

«Әни, без сине дә, апайларны да рәнҗетмәбез», – диде абый. (Безнең якта үзеңнән кечерәк эне-сеңелләрне апай дип йөртәләр. – С. Ә.) Авылда үги әнисе сыйдырмаган Сабир җизни Халидә апабызга өйләнде. Алар күбрәк мунча алдында яшәде. Факирә апабызны Кирам җизни Яркәйгә (Башкортстанның Илеш районы үзәге – С. Ә.) – сукыр кайнана янына алып китте. Алга китеп әйтәм инде: ике җизни дә сугышта һәлак булдылар. Сукыр кайнананы вакытында намазга юындырып, өч баласын һәм шул кайнанасын 20 ел карады апа. Халидә апа бер генә бала белән калды.

...Туйга әзерләнә башладык. Абый, кечкенә өйнең чаршау очын бер генә метр чамасы калдырып, ак тактадан сәке өсләп, бүлмә ясады. Килен төшкәнче, әни безне кисәтеп куйды: «Җиңгәгезгә берәр ярамаган сүз әйтсәгез, минем балам түгел сез. Үпкәли торган гадәтегез дә бар, иренегезне турсайтмагыз», – ди. Без дә үзара артыгын сөйләшмәскә сүз куештык. Туйлар күбәйде. Без капка төпләрен саклыйбыз. Килен аягына чабата, өстенә киндер күлмәк киеп килсә, шундук кайтып китәбез. Ә ситсы күлмәктән, галоштан булган киленнәр бер-ике мәртәбә берәр тиен акча чәчә.

Бәхет сирәк эләгә иде шул. Җиңги килде. Ул бик яшь, бик сөйкемле күренде. Безгә «апаем» дип эндәшә, әнигә «әнкәй» дә «әнкәй» дип кенә тора. Әни дә гел «балам» да «балам» ди аңа. Мичкә салам йә тирес яга, безнең өслә-ребезне төзәтә, сыерны сава, эчәр суны ерактан ташый. Безгә дә ягымлы итеп кенә эш куша. Үзебез дә инде ярарга тырышабыз, эшне тиз генә үтәп чыгабыз. Ул килгән елны бер буш ихатага җитен чәчкән идек. Гаилә белән барып йолыктык, сугып, җитенен алдык. Аннары, талкып, сүс алдык, эрләдек, киләпкә сарыдык, суктык... Әни «Зингер» машинасында күлмәк, ыштаннар текте. Мунча ягарга, сыер саварга дип, җиңги белән ике энемне әни эштән алданрак җибәрә иде. Без кайтуга инде җиңги энеләремне юындырып та куйган була! 
Җитен эше бик катлаулы, озакка сузыла торган авыр хезмәт. Без гаилә белән тырыш булдык. Югыйсә күлмәк-ыштансыз сәндерәдән төшми ятучы балалар да була иде. Күрше Зариф абыйлар, мәсәлән, шундыйлардан иде. Җиңги ишле гаиләнең киндер күлмәк-ыштаннарын атнага икешәр юа, кыш көннәрендә тукмап торырга дип безне ияртә. Җиңги Халидә апа белән аеруча дус булды. Ел азагында Халидә апаның улы, җиңгиләрнең кызы туды. Җиңги дә үги ата белән авырлык күреп үскән. Иске Әлемдә яшәүче укытучы Хәнифә һәм Фатих Хафи-зовлар җиңгине үзләренә сыендырганнар, бик яхшы тәрбия биргәннәр. Мин гаиләдә бер генә дә тавыш чыкканын хәтерләмим.

Сугыш башлангач, тормышны тагын кара болыт каплады. Икенче көнне үк ике җизни, абый сугышка киттеләр. Илеш җизниләр Туймазыда хәрби әзерлек үттеләр. Ул китеп өч көн үтүгә, өченче балалары туган иде. Кил, дип, көн саен апама хат яза. 200 чакрым арага ничек арба тартып җәяү барырга?! Мескен сукыр әби Факирә апага: «Кызым, Кирамкаемны күреп кайтсаң, күзләрем ачылгандай булыр иде», – дигән. Апа шул мескен кайнаның өметен сүндермим дип, үзе кебек Сәвия апа белән юлга чыгып киткән. Арыш араларында кунып, яшь баланы черкиләрдән саклап, арбаның күчәре сынгач, авыл картлары булышлыгы белән рәтләп юлларын дәвам итүләр – үзе бер тарих. Гади авыл хатыннары әнә шундый батырлыкларга да барды ул чакта. Апаның исән кайтуы үзе могҗиза булды. Кайнанасының күзе ачылмады, аның каравы, рәхмәтләрен алып, соңгы юлга озатты аны Факирә апа. 

Сугыш башлануга безнең Гыйлембану җиңгигә солдат булып китүчеләрне Әгерҗегә поездга илтеп, яралы сугышчыларны алып кайту вазыйфасын йөклиләр. Җиңги аттан курка, җигә дә белми. Үзе елый. Ул заманда каршы сүз дә әйтеп булмый бит әле, шундук төрмәгә тыгалар. Әни Хәнифә апага хәбәр җибәрде. «Башка чараң юк, алып китәм», – дип килде Хәнифә апа. Җиңги: «Юк, китмим, мин китәргә килмәдем. Шәрипҗан кайтса, ничек күзенә күренермен?! Бу – минем гаиләм. Авырлык килсә дә, җиңел чакта да бергә булырга сүз бирдем никахта. 20 яшь кенә әле миңа, өйрәнермен», – диде. Бу сүзләрдән соң барыбыз да батыраеп киттек. Әни белән энем төнгә кадәр җиңгине ат җигәргә, тугарырга өйрәтте. Җиңги йокларга яткач, әни, мине уятып, бөтен эшне бетереп куйдык. Барысы да әзер булгач кына җиңгине уяттык. Ул төнлә генә ат янына керде, ашатты, эчертте. Атны үзе җиккәнен карап торды да әни: «Рәхмәт, балам, булдыра-сың», – дип, Гыйлембану җиңгине кочып алды. Капка төбендә – солдат буласы дүрт егет, әниләре. Күз яшьләрен тыя алмаган хатын-кызлар...

Башка урамнан да ир-егетләр төялгән атлар җиңгиләр атына кушылып китте, басу капкасына кадәр тыелгысыз күз яшьләре белән озатып калдык. Берсе шунда гармунын сыздырып җибәрде. Җиңги еламый, ниндидер горурлык хисе иде анда. Шул көннән башлап, сугыш беткәнче җиңги ерак юлга йөрде. Соңга таба, фронтка озатырдай кеше калмагач, үзе генә дә бер-ике солдат илтеп кайта иде. Ялгызы гына йөргәч, соңгы еллардагы газаплар, арык ат (атларның да яхшыларын фронтка озаттылар бит, җитмәсә), тездән батарлык пычрак, кар көртләре күмеп киткән кышкы юллар тәмам җелегенә үтте. Күргәннәрен әз-әз генә булса да бүлмә тактасына яза башлады. Мин ятсам да, торсам да, аларны укып, ятлап бетердем. Кайберләреннән матур гына сүз тезмәләре чыккан.

Ул чорда киленсез кеше булмагандыр да. Авылда бик күп, өй саен диярлек иде киленнәр. Шул авыр заманда ирләренең үле хәбәре килсә дә, китмичә, биана-биата белән яшәделәр, аларны хөрмәтләп соңгы юлга озатты-лар. Безнең урамдагы Гөлҗәннәт, Зөләйха, Шәмсениса, Рәйханәләр – шуларның мисалы. Җиңги–кайнана, кайнана–килен турында гаепләү сүзләре сөйләгәннәрен бер генә дә хәтерләмим. Аз гына утырганда да оекбашлар, бияләйләр бәйли башлыйлар. Безнең җиңги дә ерак юлга йөргәндә берәр кием оекбаш бәйләп кайта иде. Фронтка капчык-капчык оекбаш, бияләй җибәреп тордык.

Ә Гыйлембану җиңгинең юлларда күргән газапларын сөйләп тә, язып та бетереп булмас. 1945 елның кышы иде. Җиңги бер атна юк булып торды. Әни борчыла башлады. Идарәгә китте. «Кайтыр, поезд соңаргандыр», сүзеннән башканы әйтмәгәннәр. Таң белән әни өйне җылытты да, мине уятып, ике баланы ничек ашатырга, ничек кайгыртырга өйрәтеп, җиңгине эзләргә Әгерҗегә үк чыгып китте. Кара буран. Апалар окопта, урман кисүдә. Мин дә туктата алмадым. Кәзкәйгә биш чакрым. Буран улый. Әни таныш Рәхимә апаларга кергән. Алар ничек кирәк алай аңлатып, Аеш юлына чыгарып куйганнар. Кара буранда борылып кайтып керде әни. Шул төндә җиңги дә кайтты. Әни йөгереп атны тугарырга чыгып китте. Җиңги кайта башласа, аңа дип бөтен бәрәңгеләрне пешереп, туңга куя торган иде әни. Мин, казан астына ягып җибәрдем. Бик бетерешкән иде җиңги. Кызын кочып, такмаклап елап та алды. Ашагач, озак итеп сөйләшеп утырдылар. «Безнекеләр җиңәр, Аллаһ боерса», – ди. Ә мин җиңгәм язганнарны кабат күз алдымнан үткәреп яттым. Кышкы бураннарда атта 250 чакрым авыр юллар үтеп, салкыннарда дилбегә тоткан куллары берни сизмәслек булып туңып... Шуларны шигъри юлларга салган ул.

Сугыш чыккан көннән йөрдем ерак юлда,
Заманасы шундый бит – мәҗбүр итәләр.
Ил язмышы хәл ителгән мондый көндә
Карышсаң, сиңа кырын карап үтәләр.

Аештан Әгерҗегә солдатлар илтәм,
Яралылар кайтса, көт, алып кайт, диләр.
Хыялга чумып, көтәм поезд килгәнен,
Ир кайткан, имеш, сөйлим юлда күргәнем.

Көчле буран. Ат җитәкләп алдан барам.
Төренеп, чанада утырган дүрт солдат.
Үз кайгылары чиктән ашкан аларның,
Ярдәм итә алмыйлар хәлемне аңлап...

Шунда, өйгә кайткач буыннары сызланып, йоклый алмый яткан җиңгәм, аның таңда кабат юлга чыгасылары, поезд көтәселәре, яралы яшь егетләрне чанага күтәреп менгерүләре күз алдына килеп баса да, аны жәлләп елыйм. Идарә сөйләшкән фатирлары да тыныч булмаган бит! Арада нинди генә кешеләр юк иде, дип көрсенде. Алып килгән оннары, бәрәңгеләре югала торган булган. Аптырагач, ат печәнен ваклап, шуны кайнатып эчкәннәр. Төннәрен йөреп чыкканнар. Чөнки йоклау куркыныч: атны да, печәнне дә караклардан сакларга кирәк. Ә йокы баскан бер көнне уянып чыкса – ат бәйдән ычкынган, чана да буш калган. Аты борчыла, тартмый, җиңгәм аны туйдыра алмый җәфалана. Елый-елый ялларыннан үбеп җигә. Юлда саламнар җыеп ашата. Авыллар аша узганда, үзен хәерче итеп танытып, салам, печән теләнеп, капкалар шакый. Ул сөйләгәннәр тагын да куркынычрак, хәвефлерәк. Берсендә салам күреп, капка шакыгач, бер ир ача һәм тана чаклы этен баудан ычкындырып, җиңгигә өстереп җибәрә. Ярсыган эт беләгеннән тешләп, сөйрәп чаба. Битләре канап, сырмасы кимәслек хәлгә төшеп ертылып бетә. Ярый хатыны татар була бу адәмнең. Капкадан атылып чыга да, җиңгинең яраларын йод сөртеп эшкәртә. Салам-печән дә, бәрәңге дә бирәләр бераз. Теге ир үзенең иске тунын кидерә. Әнә шулай урыс тунын чак өстерәп, төнлә буранда көчкә кайтып егыла ул өйгә. Гади авыл хатыны ниләр генә күрми, нинди генә авырлыклар белән очрашмый! Сөйләгәннәрен язсаң, калын бер китап килеп чыгар иде, валлаһи!  

...Каникул көннәре иде. 1946 елның кышында күп җәрәхәтләр алып, бетеренеп, юка гына киемнән абый кайтып төште. Әсирлектә булган. Җиңги кызына дигән ярты стакан манный ярмасын абыйга пешереп ашатты.
Райкомда, нигә пленга төштең, дип, көнгә өч мәртәбә сорау алып газапладылар. Өч мәртәбә качарга уйлап кыйналган эзләрне күрсәткәч кенә йомшардылар, дип сөйләде. Чолгап кына алдылар дия иде.
Җиңү көннәре дә шатлык белән кайгы-хәсрәт аралаш үтте. Кызык та, кызганыч та булды. Зөһрә апа 4 яшьлек улына: «Урам тулы халык! Сталин бабагыз эпи бүлә, чыгыгыз урамга», – дигән дә, малай митинг вакытында: «Эпи кайда, эпи, эпи», – дип йөгерә башлады. (Бездә ипине «эпи» диләр. – С. Ә.) Гафур абыйларның читәненә кунаклаган өч малай, «эпи!» дип кычкырып, читәне белән килеп төштеләр.

Җиңги белән үгез җигеп җир сөрүләр мәңге онытылмас. Анда да үгез егылгач, бер сукрана белмәде. 16 яшькә җиткәч, урман кисәргә җибәрделәр. И мине җибәрмәскә тырышты инде! Бик якын итә иде шул мине Гыйлембану җиңгәм! 1943 елда җүләр закон чыкты. Әйтергә дә чиркангыч: «Баласызлар налогы». Мәгънәсез законнар чыга торды, озак яшәми бетә торды. Аттестатка «өлгергәнлек» сүзе өстәлде дә, Актанышлар – Пучыга, Пучылар Акта-нышка барып чыгарылыш имтиханы тапшырырга тиеш булды. Мин алтын медальгә тәмамладым мәктәпне. Һаман да җиңги сәбәпче булды инде. «Сәлиханы булса да укытыйк, налоглар баштан ашкан, укытыйк аны», – дигәч, шулкадәр сөендем! Көн саен җәяү 30 чакрым юл үтәсе. Юлларда үләннәр, башаклар җыеп, өйгә төн уртасы җиткәндә генә кайтып кергән чаклар, кеше гәүдәсен күтәреп чыккан бүреләр, авылларга теләнергә чыгып китеп үлгән сабыйлар, әбиләр бүген дә күз алдында. Интегүләремне аңлап, юата белде җиңги: «Укы, апай, укы, тырыш, гомер бетмәсә, кеше үлми, авырлык арты җиңеллек килә. Менә мин дә укымакчы идем, Хәнифә апалар кебек була идем... Син укы берүк», – дип, киләчәккә өмет белән сөйли иде. Мәктәп тәмамлаучылар-ны да, унынчыдагы яхшы укучыларны да укытучы итеп эшкә ала башладылар. Шул чакларда җиңгинең укытучылар гаиләсендә үсүенә кызыгып, минем дә укытучы буласым килде. Минзәлә педучилищесында, Алабуга пединститутында укыдым.

Җиңги безнең ишле гаилә белән унике ел яшәде. Аннары дүрт елдан соң гына өй алып чыктылар. Абыйны бик тәрбияләде. Биш баласы да тырыш булдылар. Араларында укытучылар да, китаплар авторы да бар. Чаллыда яшиләр.

Чибәр, сөйкемле, йомшак телле Гыйлембану җиңгәмне бик юксынам. Минем өчен апа да, дус кыз да, сердәш тә иде ул.

 

 Сәлиха апа оныгы Айдарның улы Әнвәр белән 9 Май көнне Җиңү парадында.

Беренче фотода: Гыйлембану җиңги ире Шәрипҗан белән. 1950 нче еллар.

Фотолар: гаилә архивыннан

Бу язманы укыгач, гаҗәпләнеп тә калырсыз. Нәрсә кирәк инде бу карт кешегә диючеләр булыр. Юк, миңа бернәрсә дә кирәкми. Мин инде гомернең соңгы ноктасында – 95 яшьтә. «Сөембикә» журналын даими укып барам. Бик эчтәлекле, әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә анда. Кызларым, онык-оныкчыкларым күп минем. Әллә берәр укырлар дип язган идем. Чөнки гаилә кыйммәтләре, анда хатын-кызның урыны турында уйландырган әйберләр шактый җыелды миндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.

            Хәзер укыйлар