Логотип
Тарих

Чишмә башы

Бу сәхифәдә дә – безнең журнал тарихы. Дөресрәге, кайчандыр «Азат хатын» («Сөембикә») редакциясендә эшләгән журналистлар язмышы. Хәер, алар язмышы илнекеннән аерылмаган да ул чакта...

Лена Гайнанова

«Азат хатын» – совет чоры хатын-кызлар вакытлы матбугатының беренче карлыгачы була. Ул 1926 елның август аенда чыга башлый. Өченче саннан башлап редакциягә секретарь булып үткен каләмле журналист, талантлы шагыйрь һәм оста оештыручы Һади Такташ килә. Бу язма аның газиз әнисе Шәмсениса апа турында.

– Хәзер язганыңны укып та бир инде, сеңлем, – ди апа.

Шәмсениса, әле генә үзе язып тәмамлаган хатны кулына алып, кычкырып укый башлый. Бик ишле гаилә әгъзаларыннан, бөтен күрше-күләннән аерым-аерым чуктин-чук сәламнәр күндергәннән соң, йорттагы хәлләр, авылдагы вакыйгалар тезелеп киткән иде хатта. Соңгы биттә сагынып саргаю, өзелеп көтү, ярату турында җырлар да бар иде.

Җыр чыгару Шәмсенисага әллә ни авыр түгел. Ул үзе җыр чыгарам дип тә уйламый, ничектер шулай, каршысында утырган йөзе сагышлы апаның инде дистә еллар патша хезмәтендә, солдатта йөргән ирен сагынып сулкылдавы була, кызның күңел кыллары нечкәреп китә, бәхетсез хатынның моңнары җыр булып кәгазьгә агыла башлый.

Шәмсениса хатны укып бетергәндә, апа тыела алмый елый иде инде. Бераздан соң ул, кызга карап:

– Гаеп итмә инде, сеңлем, елый дип. Минем эчемдәге бөтен хәсрәтемне җыр итеп язгансың бит. Яшь кенә бит әле син. Барысын да каян бу кадәр беләсең соң? Иргә чыгып, ирдән калып, нужа күрергә өлгермәгәнсең бит.

Шул чагында мич буенда җеп эрләп утырган хуҗа хатын сүзгә кушыла:

– И-и, ахирәт, нужаның аның бүтән төрлесе дә була шул. Хәдичә түти җизнидән дүрт бала белән торып калды бит. Өч кыз, бер малай. Нужаның әчесен нык татыдылар инде алар. Әнә Шәмсениса да, апалары да кече яшьтән кешегә хат язып, хат укып тамак туйдырдылар. Безнең авылга утырмага килгән саен, бөтен авыл халкының язу-сызу йомышларын үтәп йөри бит Шәмсениса...

Кызга иртәгә Сыркыдыга кайтып китәргә кирәк. Әнисе хәбәр җибәргән: «Кайтсын, үзен бик сагындым!» – ди-гән. Нәрсә булды икән? Бүтән елларда Шәмсениса, утырмага килеп, икешәр ай да тора торган иде. Бу юлы әнисе аны бер айдан кире өйгә чакыра.

Иртән иртүк юл чыгасы дип, иртәрәк ятарга булдылар. Хуҗалар инде күптән йоклый. Ә кыз, күңеленә тынгы таба алмыйча, йоклый алмыйча ята... «Әни нигә чакыртты икән? Өйдә әллә берәр күңелсезлек бар микән?» Аннары кызның уйлары бүгенге вакыйгаларга, Шәмсениса язган хатны бик кадерле нәрсә шикелле күкрәгенә кысып басып торган апага барып тоташты. Хатынның: «Яраткан кешең белән гомер ит!» – дигән сүзләре кабат исенә төшеп, кыз елмаеп куйды. Яратмаган кешегә кияүгә чыгалар диме соң? Бары тик яратканга гына!

Хәдичә түти кызын бик җылы каршылады. Аркасыннан сөйде, әйбәтләп сыйлады. Аннары өйгә чакыртуының сәбәбен сөйләде. Шәмсениса югында ул аны күрше Сәдрү малае Сафага ярәшкән икән. Калым итеп акчасын да алган. Туй көне дә билгеләнгән. Кызның кайтуын дүрт күз белән көтеп торганнар.

Шәмсениса, ышаныргамы-ышан-маскамы дигәндәй, әнисенә карап катып калган иде.

– Йә, кызым, сүзеңне әйт. Ризадыр бит? Сәдрү – бай кеше. Ятимлектә үстең. Хет кияүдә рәхәт яшәрсең, – ди

Хәдичә түти, өзеп-өзеп.
– Әни, акчаны Сәдрү абзыйга кире кертеп бир, мин Сафага чыкмыйм!
– И Алла! Кызым, акчаны тотып бетергән идем шул, бурычыбыз бар иде бит, шуны түләдем. Чык Сафага, кызым, карышма, үзеңә дә, безгә дә яхшырак булыр. Үзеңне күптән яратып йөриләр бит...
– Чыкмыйм!

Хәдичә апа бер карарга килеп:
– Сиңа шуннан да яхшырак кияүне каян табыйм мин? Чыгарсың! Кире уйлау юк! – диде.

Кыз әнисенең холкын белә иде. «Һе, көчләп кияүгә бирмәкче! Үзе мине бәхетле итәм дип уйлый инде... Нишләргә?..» Бер сәгатьтән бөтен нәрсә хәл ителгән иде инде. Сыркыдыга Урта Азиядән кунакка кайткан бер хатынга ияреп, иртәгә иртүк авылдан чыгып качарга!

...Ат тотып баручы малайга юлчылар үзләрен якындагы Торбеево станциясенә түгел, юлны саташтыру өчен, аннан ераграк урнашкан станциягә алып барырга кушалар. Поездга кереп утырулары була, тәрәзәдән атларын станциягә таба җан-фәрманга чаптырып килүче Сәдрү белән Сафаны күреп алалар. Менә Сәдрү абзый ашыгып вагонга килеп керә, аның артыннан – Сафа. Шәмсенисаны ике кулыннан тартып, кычкыртып, вагон ишегенә кадәр алып баралар, урамга өстери башлыйлар. Өзгәләнеп елаган кыз баланы, аны ишектән чыгарырга маташкан ирләрне күреп, кемдер берәү (Шәмсениса аны урядник дип хәтерләп калган): «Прекратите безобразие!» – дип кычкыра.

Сәдрү әлеге кешегә хәлне аңлата башлый:
– Бу кыз улымның кәләше, бүген никах буласы, ә ул өйдән чыгып качкан. Мусульманский бог, так делать – грех, говорит.
– Ә кыз бу егеткә кияүгә чыгарга ризамы? – ди теге кеше.
– Юк, юк, риза түгел, теләмим! –дип кычкыра Шәмсениса.
– Кыз риза түгел икән, сезнең аны көчләргә хакыгыз юк!

Шуның белән кәнитил дә тәмам була. Шәмсениса Урта Азиягә китеп бара.
Ул заманда авыл җирендә кыз баланың мондый тәвәккәллеге һәркемне шаккаттыра. Сыркыдыда бу вакыйга уңае белән кемдер бәет тә чыгара.

Сәдрү агай, талларыңа
Асыл кошлар кунмыйдыр.
Син теләгән Фәхри кызы
Сиңа килен булмыйдыр,
– дип, урамнан җырлап та үткәлиләр.
Китәрмен илегездән.
Тынармын сүзегездән.
Очып барган аккош төсле
Су эчмәм күлегездән.

Сыркыды халкы, бу җырны авылдан качып китәр алдыннан Шәмсениса чыгарган, дип, көйгә салып җырлап йөри.

Хәдичә түти кыз өчен дип алган калым акчасын Сәдрүгә түли алмый. Шул хакта озак вакыт ызгышлар бара. Калым акчасын Хәдичәнең Урта Азиядә яши торган кияве, Шәмсенисаның бертуган апасы Зөһрәнең ире Фазлет-дин Арсланов түли...

...Һади Такташның бертуган сеңлесе Хәнифә апа шушы кыйссаны сөйли иде дә, әниләре Шәмсениса апаның үтенечен искә төшерә иде: «Берүк, балалар, минем баштан үткән бу вакыйганы кешегә сөйләмәгез!» Хәнифә апа үзе бу хәлләрне кешеләр белүгә каршы түгел: «Әнине кимсетә торган нәрсә юк бит монда», – дип, миңа боларны матбугатта чыгарырга рөхсәтен әйтеп куя иде...

Шәмсениса апа, Урта Азиядән кайткач, үзенең яраткан кешесенә – Хәйруллага кияүгә чыга. Хәйрулла 25 елга патша хезмәтенә алынган була. Дүрт елдан соң, ашказаны авыртуы сәбәпле, өенә кайтарыла. Хәйрулланың беренче хатыны баладан үлә. Егет Шәмсениса белән бертуган Хәсәннең якын дусты була. Ул Хәсән янына еш килеп йөри. Шәмсенисаны ошата. Ләкин бу чая, уңган, җырга-телгә оста кызның үзендә күңеле барлыгын белгәч кенә башкода җибәрергә батырчылык итә. Хәлчә туй итәләр. Шәмсениса ике дистәдән артык туган-тумача яшәгән йортка өченче килендәш булып килә.

Такташевлар гаиләсендә тугыз бала туа. Шуларның алтысы – Фатыйма, Хафиз, Һади, Габидулла, Хәнифә, Мәрзия – исән-сау үсеп җитәләр. Һади гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. 

Гомеренең соңгы елларында Шәмсениса апа фаҗигагә тарый – аяклары авыртып, йөри алмас хәлгә килә, җиде ел урын өстендә ята. Һади Такташ аны Казанга алып килеп, «Иске клиника» хастаханәсендәге табибларга да күрсәтеп карый, файдасы булмый. Сыркы-дыда ананы иң кече кызлары Мәрзия тәрбияли.

Бу вакытта өч бала – Һади, Габидулла, Хәнифә – Казанда яшиләр. Ана аларга чиксез мәхәббәт тулы хатлар язып тора. Кулымда Шәмсениса апаның сакланып калган бер хаты: «...Габидулла җаным, балам! 30 нчы числода буш көн дөшемдә күрдем үзеңне. Зинһар, хат яз. Хәлең ярыймы? Үзеңә саулык, тәүфыйк теләп торам. Һади, җанкисәгем, син дөшемә иңмәйсең, тегел көн дә күрергә. Зинһар, бер-береңезне якын итеп, күрешеп торыңыз, ташлашмаңыз. Җанкисәкләрем, балаларым, мин сезне уйлап көн-төн үткәрәм. Ни ашый торганнардыр дип, ничек торалар дип... Һади балам, Рафушны анасы кая алып китте, беленәме? Балам, җаным, кайгырма. Син аңардан файда күрергә булса, дөнья читенә алып китсә дә, күрерсең. Файдасыз булса, кулыңда асрап та, эчеңне пошырыр... Һади балама берике шигырь язам, Хәнифә яратмаса да.
Өшим, балам, өшим инде, адиал ябынсам да, / Дөшләремә дә иңмәйсез никадәр сагынсам да. / Өстеңдәге күлмәгеңнең изүләрен кем уйган? / Адәм тегел, коштан да юк туган иленнән туйган».

Кечкенә буйлы почтальон Кармай Такташевлар өенә җылы җавап хатларын еш китерә. Ә 1931 елның 8 декабрь төнендә Хәйрулла абзый йортына кара хәбәр килә – Һади үлгән. Тормыш мәшәкатьләренә, олыгаюына бирешмәскә тырышып яшәгән Хәйрулла абзый берьюлы бөрешеп, хәлсезләнеп кала. Шәмсениса апаның да хәле начарая, урыныннан бөтенләй тормас була. Ачыргаланып, өзгәләнеп елаган күңе-леннән шигырь агыла:

Кай җирләрдә, балам, синең каберең?
Каен бармы каберең янында?
Рәсмең тора менә күз алдымда,
Үзең юк шул, балам, янымда.
Син утырткан ятим каеннарга
Күз яшьләрдән сулар сибәмен,
Таң алдында каен яфракларын
Җылы йөзең итеп үбәмен.
Таң җилләре, каен башын сыйпап,
Әкрен-әкрен итеп исәләр,
Син үлгәчтен никтер шиңмәделәр,
Каеннарың һаман үсәләр.
Каеннарга сөйлим моңнарымны.
Аңлаган күк тып-тын торалар,
Синең кулың итеп ботакларын
Гүя миңа сузган булалар.
Җәйләр җитте инде, ул каеннар
Яшел яфракларга төренде,
Алар кайгы белми, мәңге шатлар,
Тик әниең шашты, сөренде.
Таң җилләре, каен башын сыйпап,
Әкрен генә һаман исәрме?
Син үлгәчтен шаулап үскән каен
Мин үлгәчтен шулай үсәрме?..

Шәмсениса апа өйдәгеләргә дә, хәл белеп керүчеләргә дә Һадиның бала-чакларын, шаянлыкларын сөйли. Менә Һадиның 5–6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә, Хәсәннәр бакчасына кереп, кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качалар. Хәсән абзый Һадины эләктереп ала. Бер кулы белән колагыннан тотып, икенчесе белән балага суккалый, кычкырып тирги. Тавышны ишетеп, Шәмсениса апа урамга йөгереп чыга: «Хәсән абзый, ни өчен кыйныйсың?» – ди. «Әнә үзе әйтсен», – дип, Хәсән абзый өенә таба китеп бара. «Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң, кыйнаудан туктар иде», – ди әнисе. «Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан да разбуйникка алмаслар», – дип жавап бирә Һади. Әнисе «разбуйникның» корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. «И-и балам, бу нәни генә кыярларны ничек жәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!» Шул чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын да онытып, кычкырып елап җибәрә. «Хәзер нәрсәгә елыйсың инде?» – дип сорый әнисе. «Бик нәниләр бит әле-е-е, хәзер үсәлмиләр бит инде-е-е», – дип такмаклый Һади.

Тагын шулай бервакытны Шәмсе-ниса апа Һадины арыш көлтәсе өешергә алып бара. Көн бик эссе. Эш тә җиңел түгел. Менә чүмәлә өстенә менеп баскан Һади: «Әни, безнең өй турысында төтен күренә, пожар түгел микән?» – ди. Әнисе хәйләне сизә, ләкин: «Улым, булмаса, бар, өйгә кайт, пожар булса, килеп әйтерсең, булмаса, килеп тормассың», – ди. Һади, чүмәләдән төшеп, авылга таба йөгерә. Ләкин түзеп күп бара алмый, юлдан борылып, Парча елгасына су керергә чаба. Әнисе улының йомгак шикелле генә гәүдәсенә кызганып карап: «Көнозын су буенда уйнап кына йөрергә иде дә бит, балам», – дип уйлый.
Көне-төне колхоз эшендә һәм авыру әнисе янында кайгыртып йөргән Мәрзия һәм авылга кайткан арада башка балалары да Шәмсениса апа чыгарган шигырьләрне язып алгалыйлар.

Хәл белергә кергән күршеләренә:
Кыйблалардан килгән кара болыт,
Шул коядыр илләрнең тарысын.
Хәлең ничек, диеп ник сорыйсыз,

Күрмисезме йөземнең сарысын? – дип җавап бирә ана. Һадины юксынып, үзенең йөри алмавына әрнеп:

Җир җиләге чыга җир ярып,
Яфраклары кала җир ябып.
Кай җирләрдә, балам, синең каберең?
Ничек кенә күрием бер барып
, – дигән сүзләрне көйгә салып җырлый.

Урында ятканда, Шәмсениса апа бик нәфис бизәкләр белән карават япмасы бәйләгән. Кызы Хәнифә апа аны гомер буе саклаган. Үләр елында Хәнифә апа аны миңа бирде. Шулай ук әниләре Казанда «Иске клиника»да яткан чакта: «Һадием абажурына ябар», – дип, ике кечкенә япма да бәйләгән. Әнисе алдында Һади аны язу өстәлендәге лампасына каплап торган. «Әни, бу япмалар синең кулла-рыңны хәтерләтерләр, миңа шигырь язарга илһам бирерләр», – дигән. Ул япмаларны да, кайчан, кем бәйләгәне турында язылган язуы белән бергә, Хәнифә апа миңа тапшырды. 

Хәнифә апа Такташева болай сөйли иде: «Әни белән Һади абый төскә дә охшашлар, күңелләре-хисләре белән дә бердәйләр иде. Әти Һади абыйны укытучы итәсе килде, ә әни аның шагыйрьлеген хуп күрде. Әти дә, әни дә бик зирәк, заманына күрә укымышлы кешеләр иде. Үзара бик яратышып тордылар. Әни үлгәч, әтине җирдән күтәреп алганнар, шулкадәр хәсрәтләнгән. Әти бик сөйкемле кеше иде. Сакал-мыекны купшы йөртергә, ыспай киенергә ярата иде. Ул беребезгә-бер каты сүз әйтмәде. Ә авыл халкы арасында үткен сүзле, курыкмас туры әйтә торган бер кеше иде». Шәмсениса апа да кирәк урында җавабын әйтә белгән, тел яшермәгән. Илдар Мостафин әнисе Мәрзиянең сөйләгәнен хәтерли: «Шәмсениса юл буенда урак ура икән. Юлдан бик шәп атта кирелеге, тупаслыгы белән танылган барыня үтеп бара. Уракчылар янына җиткәч, бу: «Бог не в помощь!» – дип кычкыра. Шәмсениса да аңа үзе кебек җавап бирә: «Не спасибо!» – ди».

Такташевларны дошман күрүчеләр дә булган авылда. Авыл советына кереп оялаган көнчеләр Хәйрулла абзыйларны сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр, балалары укыган җирләргә «кулак балалары», дип донослар язып, укудан чыгартуга ирешәләр. Бу хәл-ләрне Һади Такташ газетага язып чыга, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, гаеплеләрне фаш иттерә, дөрес-лекне кайтарта. Шагыйрь үлгәч тә, гаиләне тынычлыкта калдырмыйлар. Төрле уйдырмалар белән нигезләп, Такташевларны колхоздан чыгаралар. Дөреслек инде уллары, югары белемле агроном Хафиз һәм укытучы Габидул-ла, Һади Такташның беренче хатыны юрист Гөлчирә Хәмзина ярдәме белән торгызыла.

Хәсрәтле көннәрнең берендә, кичен, авыл советыннан дежурный килеп: «Сезгә анда кәгазь килгән, иртәгә килеп алыгыз», – дип әйтеп китә. Ата белән ана: «Һадиның үлемен дә төнлә хәбәр иткәннәр иде бит», – дип, төнне кара кайгыда үткәрәләр. Хәйрулла абзый иртән авыл советына барса... зур гына сумма акча тоттырып кайтаралар. Һади Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзииа, Һади үлгәч, уллары Рафаилга тиешле пенсия акчасын, юллап, картлар исеменә күчергән икән. Кулымда Г. Хәмзинаның Казанга Габидуллага язган хаты: «...Абидулла, минем хәзерге экономик хәлем шактый ук әйбәт бит. Мин кадерле Һади ярдәме белән университет тәмамлаган кеше буларак, аның улына тиешле тәрбияне бирә алырмын, дип уйлыйм. Мин Һадиның картайган ата-анасын күздә тотам. Рафикка зур расходлар кирәк булганга кадәр, аңа тиешлесен картларга биреп, әз булса да аларга ярдәм итү – минем ихлас теләгем һәм мораль бурычым». Хәнифә апаның әйтүенчә, картларга берничә ел дәвамында Гөлчирә күчергән пенсия һәм әдәби гонорар акчалары килеп тора.

Шәмсенисаның бертуган апасы – Зөһрәнең кызы Нәгыймә апа Арсланова Һади әнисенең бик ягымлы кеше булуы, сүзләрне гел бизәкләп әйтүе турында сөйли: «Мәсәлән, мин аларга кунарга килә идем. Зур әни (Шәмсениса апа) алдыма аш кую белән генә чикләнми: «Аша әйбәтләп, Нәгыймә, бездә кояш соңрак чыга, кояш сезнең очтан чыга бит, безгә килеп җиткәнче озак гомер үтә, ачыгырсың», – ди иде».

Такташевларның Мәскәүдә яши торган олы кызлары Фатыйма апа җәен Сыркыдыга балалары белән кайтып яши. Фатыйма апаның улы Әхәт Богатов авылга кайтып йөрүләрен хәтерли: «Әби ятып кына тора, берәм-берәм янына киләбез, ул бераз калкынып, безнең башларыбыздан сыйпый, аркадан сөя. Ә бабай безне Торбеево станциясеннән үк ат белән барып ала иде. Юлда карыныгыз ачар, дип, станциядәге чәйханәгә алып кереп, чәй, булка белән сыйлый. Аның гел мәшәкатьле, киеренке хәлдә булуын хәтерлим. Шулай да безнең белән шаярып, уйнап та ала иде. Сеңлем Сәйдәне кулына ала да сарыкларны саната: «Бер ак куй, бер кара куй, бер ак куй, бер кара куй...» Шуннан үзенең бик күңеле булып көлә иде. Кичен йортка малларны кертергә, капкалар ябарга булышканда, бик оста итеп мактый. Шуннан соң тагын берәр йомыш кушсын иде, дип йөрисең.

Тавык оясына менеп, күкәй алам да күрше малайга бирәм, ул миңа алма бирә. Бабай күрмәмешкә салыша иде. Кирәк-яракка дип сораганда, бабайга бик арык, начар ат бирәләр иде. Малайлар белән ул атны конюхка тапшырырга барабыз, ә конюх безне сүгә, атны камыттан суктырткансыз, бабагыз килсен, ди. Бабай аның янына барып, нидер сөйләшеп кайта иде. Бабайның бер яраткан сүзен хәтерлим: «Э, пыста» (пусто, буш нәрсә)».

1936 елда, алтмыш өченче яшендә Шәмсениса апа үлгәч, Хәйрулла абзый Мәскәүдәге, Казандагы балаларында бераз торып ала да Ташкент янындагы Кибрай-Олугбәк бистәсенә – олы улы Хафиз янына китә. 1943 елның ноябрендә җитмеш тугыз яшендә шунда дөнья куя.

Алдымда Хафизның хатыны Мөршидә апаның кырык өченче елда Мәрзия апага язган хаты. Авыру тарихы, әйткән сүзләре, ничек үлүе турында тәфсилләнгән. Кайнатасына карата иң җылы, мәрхәмәтле хисләр белән тулган хат. Хафиз абыйның да, үзенең һәм балаларның да бу югалтуга күнегә алмаулары турында әрнеп язган. Кырыгынчы елларда Һади Такташның һәм Гөлчирә Хәмзинаның улы Рафаил Такташев (рәссам, сәнгать фәннәре докторы) әнисе белән бергә Фирганәгә барышлый Кибрай-Олугбәктә тукталалар, Рафаил абый карандаш белән бабасының рәсемен ясый. Ул аны шат күңелле кыяфәттә күрүен хәтерли. Шулардан чыгып, Хәйрулла абзый картлык елларын яхшы тәрбиядә уздырган, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Такташ әсәрләрен матбугатка әзерләгәндә, язучының шәхси тормышына караган материалларның аз булуы күзгә ташлана иде. Шагыйрьнең туганнарын, якыннарын эзләүне үземә максат итеп куйдым. 

Менә шул ният белән Такташның Мәскәүдәге туганнарына бардым. Мәрзия апаның улы Илдар Мостафин фатирында фоторәсемнәр карап утырабыз. Бер рәсемне кулына алып, Илдар: «Бу минем әбием», – диде. «Кайсы әбиегез?» «Минем әни Мәрзия белән Һади абыйның әниләре», – ди Илдар. Булмас! Шәмсениса апа беркайчан да рәсемгә төшмәгән дип санала иде. Хәнифә апа да шулай ди иде. Элекке Татарстан берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Милли музей) Такташ әнисенең телдән әйтеп ясалган зур рәсеме бар иде. Дөрес, музейдагы бу портрет Хәнифә апаның портреты сыман. Ә бу рәсемдә бөтенләй башка кеше. Такташ чалымнары монысында күбрәк. Ләкин ничек ышанырга? Илдарның әбисен күргәне юк бит. Кемнән раслатырга? Такташның бертуганнары дөньяда юк инде. Бердәнбер өметем – туксан яшен тутырган Таһир абый. Таһир абый белән Һади Такташның әтиләре бертуган.

Телефонны Таһир абыйның хатыны Нәгыймә апа алды. Килергә рөхсәт сорыйм. «Бүген соң бит инде, юлда куркырсың, иртәгә килерсең», – ди. Иртәгә? Юк, юк, бүген! Таһир абый олыгайган кеше, бер төн эчендә ни булмас!

Метро поездының озак, өстерәлеп кенә баруына шаккаттым. Элек мин метрода йөрүнең тизлеген ничек мактаганмын икән?

Ишек ачылуга ук, какча гәүдәле, пөхтә картны күреп алдым. Исәнләшү әдәбен ашык-пошык үтәп, бабай алдына Илдардан алган рәсемне куйдым. «Таһир абый, таныйсызмы бу кешене?» Җавапны ишетми калырмын дип, тын алудан туктадым. «Шәмсениса тәтәй, син бит бу! Йа Алла!» – картларча өзек-өзек тавыш белән Таһир абый шулай диде. Киеренкелектән кинәт бушанып, хәл бетеп, урындыкка утырдым. Көтелмәгән табыш иде бу!

Илдарның әйтүе буенча, бу рәсем аларда соңгы ун ел эчендә генә күренгән, «Һәрхәлдә, мин мәктәптә укыганда, бездә ул рәсем юк иде», – ди ул. Кемдә булган бу рәсем, мине тагын нинди ачышлар көтә?

Мәскәүгә икенче баруымда мәсьәлә ачыкланды. Рәсем башта Шәмсенисаның олы кызы Фатыймада булган. Фатыйма апаның улы Әхәт абый әйтүенчә, әнисе һаман саен рәсемне кулына алып: «Әнием, бәгърем», – дип үбә торган булган. Соңыннан рәсем Фатыйма ападан Мәрзия апага күчкән. Безнең көннәргә ул шулай килеп җиткән.

Фото: © Татарстан Республикасы Милли музее 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар