Логотип
Матурлык

​Түгәрәк, шакмак, өчпочмак...

Чәч — хатын-кызның зиннәте. Килешле итеп киселгән чәч кешене бизи. Юк, бизәп кенә калмый, танымаслык итеп үзгәртә дә. Килеш­тереп кисүчесен табуы гына менә... Бар ул, бар Казанда андый оста! Ул — Артём АНДРИЯНОВ.

Чәч — хатын-кызның зиннәте. Килешле итеп киселгән чәч кешене бизи. Юк, бизәп кенә калмый, танымаслык итеп үзгәртә дә. Килеш­тереп кисүчесен табуы гына менә... Бар ул, бар Казанда андый оста! Ул — Артём АНДРИЯНОВ. Кешегә бер күз салу белән үк, аңа нәрсә килеш­кәнен, нәрсә килешмәгәнен әйтә дә бирә. Мин үзем дә Артёмга кыяфәтемне үз­гәртмәкче булып килгән идем. Ә ул әллә ни үзгә­ртүне кирәк тапмады, ничек кенә тарасам да, минемчә ятарга теләмәгән тузгак чәчемне шомар­тып, йөз-битемә дөрес сызыклар гына өстәде. Әллә ни үзгәрмәде дә кебек, ә нәтиҗәсе искиткеч — чәчемне ничек тарыйм, шулай ята хәзер. Сез дә чәчегезне Артём киңәш иткәнчә тарап карагыз әле. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек. 

Түгәрәк йөз

Түгәрәк йөзле кешенең бите аркылыга-буйга бер чамада була. Баш түбәсен­дәге чәчләрне күперенкерәк итеп кисеп, яңак тирәләрен шомарак, ятыбрак тора торган итеп тарасаң, йөз озынча күренәчәк. (Бу очракта күп кенә хатын-кызлар хата җибәрә: алар яңак тирәсендәге чәчләрне күпертеп, йөзне киңрәк күрсәтәләр. Күперенке өлеш фәкать баш түбә­сендәге генә булырга тиеш.) Маңгай чәчен кисте­рергә теләсәгез, кыек киселгәне отышл­ы. Чәчегезнең очларын бөдрә­ләтә­сегез килсә, алар артка таба түгел, биткә таба бөгелеп, яңак сөя­генең иң киң өлешен каплап торсын. Артык вак һәм күпереп торучы көдрә­ләр килешми. Чәчегез аз гына дулкынланып торса, шул җиткән. Бераз каба­рынкы булып торган туры чәч тә килешә. Түгәрәк йөзле кешегә баскычлап киселгән, озынлыгы ияктән астарак булган чәч тә матур. Чәчегез­не шома итеп артка җыеп куярга яки кыл уртадан аерып ачарга киңәш ителми.

Иң идеаль йөз формасы – овал. Овал йөзле кешегә теләсә нинди прическа килешә – маңгай чәчен кискәне, кисмәгәне, озыны, кыскасы. Йөз-битнең башка төрле формаларын да без прическа ярдәмендә овал рәвешенә китерергә тырышабыз.
 

Шакмак йөз

Шакмак йөзле кешенең маңгае киң, ияге зур күренә. Безнең максат – маңгай белән иякне таррак, йөзне озынчарак итеп күрсәтү. Чәчнең озын­лыгын дөрес билгеләү мөһим – ул иңбашларына җитеп торсын, озынрак булса да матур. 

Иң яхшысы – чәчне баскыч-баскыч итеп кисү. Башның алгы ягындагы чәчләрне аз гына күпертергә кирәк. Чәчнең күперенке өлеше яңак белән ияк тирәсенә туры килмәсен. Чәч очлары муенга күләгә бирсә, муен-ияк тирәләре таррак күренә. Чәчегезне ике якка ачарга теләсәгез, кыл уртадан да, кырыйдан да түгел, ә уртадан аз гына читтәрәк ачарга кирәк. Маңгай чәченә килгән­дә, тигез киселгән озын куе маңгай чәче иякне тагын да авыррак итеп күрсәтә.  Кыска итеп киселгән чәч тә, турыга гына төшеп торганы да, «каре» тибындагы симметрияле прическалар да килешми. Дулкынланып торган чәчләр йөзнең почмакларын «йомшарта».
 

Турыпочмаклы йөз 

Йөзе турыпочмакка тартым кешенең ияге озынча, маңгае биек була. Безнең максат – битне киңрәк, иякне кечерәк итеп күрсәтү. Мондый йөзгә уртача озынлыктагы баскычлап киселгән, чәч очлары бөдрәләнеп торган прическалар матур. Чәч очла­рының йөз тирәли ятып, битне каймалап торуы күркәм күренә. Кыска чәч бигүк килешеп бетмәс. Баш түбәсен­дәге чәчләрне җиңелчә генә күпер­тегез. Прическаның иң киң өлеше каш сызыгыннан үтмәсен. Биек маңгайны каплау өчен кашка кадәр маңгай чәче калдырырга мөмкин. Ул туры да, кыйгач та була ала. Колакларны каплау отышлы. Чәчләрегезне турайтмагыз – турыга гына төшкән чәч йөзне тагын да озынайта. Чәчегез озын булса, муен тирәсендә аны бераз бөдрәләндереп җибәрергә кирәк. Чәчегезне турыга ачып, маңгайдан күтәртеп җыеп куярга да киңәш итмибез, чөнки йөзнең җитешсезлекләре ачылачак. 

Өчпочмаклы йөз

Өчпочмак сыман йөзле кешенең маңгае киң, яңак сөякләре калку, ә ияге тар була. Максатыбыз: маңгай­ны – таррак, ияк тирәләрен бераз киң­рәк итеп күрсәтү. Безгә чәч яр­дәмендә йөзнең «очлы» почмакларын капларга кирәк. Калку яңак сөяклә­рен­нән ияккә таба чәчләр кырт кына тараеп килмә­сен өчен, прическаның иң киң өлеше колак яфраклары сызыгыннан үтәргә тиеш. Иң яхшысы – аска таба киңәеп китүче прическа. Озынлыгы муенның уртасына кадәр яки аз гына озынрак булса отышлы. Чәчләрне җиңелчә генә дулкынланып тора торган итеп бөдрә­ләтә аласыз – сезгә килешергә тиеш. Биек маңгайны каплар өчен кашка кадәр тигез яки авыш киселгән маңгай чәче калдырыгыз. Маңгай чәче калдырып, биек һәм күперенке итеп ясалган чәч тә матур була. Ян-яктан чәч тотамнарын калдырып, артка таба шома итеп таралган, кыска маңгай чәчле прическалар мондый йөзгә килешми. 
 

Груша формасындагы йөз 

Грушага охшаган йөзле кешенең яңаклары киң, маңгае тар була. Карап торышка йөзне овал рәвешенә китерү өчен баш түбәсендәге чәчләр­не күпертеп, күперенке, күләмле прическа ясарга кирәк. Әмма күперенке­лекнең иң киң өлеше ияк тирәсендә түгел, ә маңгай сызыгында булырга тиеш. Маңгай ачык булып, чәч очлары яңак тирәсен, иякне яртылаш каплап торса отышлы. Йөзнең өске ягын киңрәк күрсәтү өчен чигә тирәләрендә бөдрәләр ясарга була. Груша формалы йөзгә асимметрияле прическалар килешә. Чәчегезне икегә аерасыгыз килсә, кыл уртадан түгел, кыеклап ачыгыз. Чәч тотамнары аска таба нечкәреп килә торган күперенке «каре» тибындагы прическалар матур күренә. Дулкынланып торган озын чәчләр дә килешәчәк. Киң яңакларны ачык калдырып киселгән кыска чәч, кыска маңгай чәче отышлы вариант түгел.
 

Ромб йөз

Ромбка тартым йөзле кешенең яңак сөякләре киң, ә маңгае белән ияге тар була. Андый­ларның чәчләре яңакларны капларлык һәм шул ук вакытта маңгай белән иякне ачык калдырып киселгән булырга тиеш. Яңаклар киңрәк булган саен, баш түбәсендәге чәчләр күпе­ребрәк торырга тиеш. Күперенкелек өстәү өчен баш түбәсендәге чәчләр бераз кыскарак, ә чигә тирәләре озынрак итеп киселә. Чәчләр ияк тирәсендә дә кабарыбрак торсын. Иңбашына кадәр таралып торса да отышлы. Ромб сыман йөзле кешегә яңакларны каплап торган дулкын сыман чәчләр килешә. Ә менә туры сызыклар ясап кырт киселгән прическа, кыл уртадан туры юл ачып, шома итеп таралган чәчләр килешми. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар