Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Мөслимнең энҗе бөртеге

Казаннан Мөслимгә җыенганда ук инде, «биюче», «актриса», «режиссер», «байкер»... дип тезеп китеп, аны әллә нинди көтелмәгән сыйфатларга төрә башладылар.
«Ел хатын-кызы-2016» Республика конкурсы-ның Мамадышта узган зона турында ул ялтырап, балкып кабына! Сәхнәгә экстремаль кыяфәттә квадроциклда чыгып, чын-чынлап фурор ясый! Сыгылмалы хәрәкәтләр, нәфис гәүдә, зифа буй, позитив караш, уңай энергетика – җыенысы бергә кушылып, укучылары белән ясаган дебютында башкалардан шундук аерып куя аны! Менә ни өчен байкер, менә ни өчен актриса!..

Ул алкышлар, ул ни җитди жюриның да, соклануын яшерә алмыйча, иң югары баллар тезүе... Мөслим лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, югары категорияле җитәкче Лилия Ягды кызы Хәбибуллина «Хатын-кыз – лидер» номинация­сендә әнә шулай таң калдыра ул чакта. Укучылары исә:
«Иң шәп укытучыбыз!», «Ыспай һәм сылу!», «Таләпчән!», «Гадел!», «Ул безнең «железная леди»! – диләр аның хакында. «Лилия Ягдиевна үткәргән һәр чараның үз төсе, үз почеркы бар. Шуңа күрә аларның һәркайсы күңелләргә барып җитә, – ди Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Рушат Җәүдәт улы Солтанов. – Һәр бала, һәр әти-әни аның бәйрәм-кичәләреннән моңарчы күрелмәгән яңалык, бүтәннәрнекенә охшамаган кабатланмас күңелле тамаша көтә. Без шуңа күнеккән».
 


Йә, нинди син, «железная леди»?

...Мөслим. Тирә-юньгә җиләк исе, печән исе, чәчәк исе таралган. Ык буеннан, таулар тезмәсеннән җылы җил исә. Лицейга барыргамы, район хакимиятенә сугылыргамы дип торганда, Лилия үзе шалтырата: «Хәзер төшеп алам!» Ул да булмый, сөйкемле яшь ханым машинадан чыгып кулын суза: «Лилия булам!» Ә мин аны «Кавказская пленница»дагы Нинага охшатам. Тезләрен каплаган джинсы шортысы, яшькелт футболкасы, кискән чәчләре – бар да килешә! Үзе шук-шаян, уенчак, җитез, тапкыр сүзле. Бүгенге маршрутыбызны билгеләп тә куйды. «Башта безгә кереп җимеш бәлеше белән чәй эчәбез. Аннары Мәдәният йортында чыгарылыш кичәсенең репетициясен карарбыз, лицейга барып килербез, укучыларым белән таныштырырмын...»
Ихтыярсыз, лицей директоры Зөлфия Зәки кызы Хәкимованың Лилия турында әйткәннәре искә төште: «Беренче күрүебездә үк матур киенүләренә, төз итеп атлап йөрүләренә игътибар иттек. Районга биюне ул алып килде. Бөтен бала «Энҗе бөртекләре»нә эләгергә тырыша иде. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак, төгәл, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмый, таләпчән, яратып эшли...» Менә син нинди икән, Лилия.

Руль артында барган көйгә генә, дустанә елмаеп, кемнәрнеңдер сәламен ала. Каршыга килүче машинадагылар, үз күреп, сигнал бирә. Күз карашларыннан ук белеп була: яраталар аны. «Укучыларым! – ди Лилия. – Узган ел тәмамладылар». Рульне виртуозларча оста боргалый-боргалый, зәңгәр, кызыл, яшел, фирүзә түбәле йортларны, яшел урам-тыкрыкларны калдырып, Чаллы юлындагы яңа микрорайонга алып китә. Мәчет, кибетләр күзгә чалынып ала. Урамнан узучы апалар, аны ничектер бик якын итеп, «үзебезнең Лилия» дип, ягымлы карашлары белән озатып кала.
– Яратам Мөслимне! Мөслим дип үлеп китәм инде! Әле әни исән вакытта да, Җәлилгә кайтсам, көчкә бер кич куна идем дә, кире Мөслимгә ашыга идем. Кунакка йөрергә яратмыйм. Үз өем, үз почмагым, үз мендәрем кирәк! Ярар, энекәшләрем Радист белән Рамил Җәлилдә яшәп ята бит инде. Күрешеп, йөрешеп торабыз...
Менә сиңа мә! Лилия Мөслим килене икән бит!

1990 елдан бирле инде ул Мөслимнеке. Балачагы Сарман районындагы Иске Минзәләбашта – әнисе авылында үткән. «Мине балалар бакчасында да биеткәннәр. Шундый фотоларым да күп. Мәктәптә укыганда бик талантлы, бик чибәр пионервожатый Ирина апабыз бар иде. Шул сәнгать дөньясына тартты бугай. Матур хыяллар, романтика белән яши идек. Мин, хәрби кеше булырга хыялланып: «Кызлар армиядә хезмәт итә аламы?» – дип сорап, телевидениегә, «Служу Советскому Союзу» тапшыруына хат та юлладым әле хәтта». Лилия көлә-көлә сөйли. «Бу кыз тумыштан лидер. Анда оештыру сәләте көчле», – ди торган була класс җитәкчесе. Тикмәгә генә фотосы бүген дә Иске Минзәләбаш мәктәбенең Мактау китабын бизәмидер шул!.. Аннары әнисенә Җәлилдә фатир биргәннәр. Җәлилнең 1 нче мәктәбендә укыганда ук биюе белән башкаларны әсир иткән бу чая кыз сигезенчедән соң Алабуга мәдәни-агарту училищесының хореография бүлегенә укырга кергән. «16 яшемдә чыгып киткән идем әни яныннан, бүгенге көнгә кадәр читтә. Кыз баланың язмышы шул», – ди ул үзе. Ә туган җире менә – әллә кайдагы Мары шәһәре икән! Лилия өчен ул Караком каналы, Туран түбәнлеге, Әфганстан тауларыннан башланып киткән Мургаб елгасы һәм Төрекмәнстанның Ашхабад-тан кала өченче зур шәһәре. Шул гына. Тик шул гынамы соң?! «Миндә шәрык каны уйный: кызу канлымын, – дияргә ярата Лилия. – Гадел булмаган әйбергә чәчрәп чыгарга миңа куш инде. Укучыларымны яклап, директорга да керәм, әти-әниләре белән дә сөйләшәм». «Төрекмән кызлары бик чибәр, биючеләрнеке кебек матур буй-сынлы була!» Монысын башкалар әйтә. Әтисе Ягды Бяшимов – төрекмән кешесе. Хәер, ана белән кызның Татарстанга кайтып урнашканнарына да байтак еллар узган инде. Баштарак әтисеннән хатлар да килештергән. Бераздан инде аралар өзелгән. «Төрекмән туганнарымны эзләп, «Жди меня»га да язып караган идем, очына чыгып булмады», – дип көрсенеп ала. 

1990 елдан Лилия – Мөслимдә. Мәдәният йортына хореограф булып урнаша. Талантларга бай Мөслим. Шәп җырлыйлар. Сыздырып гармунда уйныйлар. Курайчылары бөтен Татарстанга танылган. Ә менә биюгә никтер игътибар җитмәгән. Күршеләр – Актанышлар, күр, ничек бии! Мөслимнәрне дә баскан җирдә ут чыгарырлык итеп биетәсе иде! Димәк, Лилия өлешенә тигән көмеш бу, югарыдан тапшырылган олы вәкаләт, җаваплы миссия. Мөслимдә генә түгел, тирә-юньдә даны таралган «Яшьлек» бию ансамбле әнә шулай туа. Аннары – малайлар-кызларның «Энҗе бөртекләре» бию ансамбле «Сандугач сайрар илем», «Ватан» республика конкурсларында лауреат була, дипломнар алып кайта. Исеме дә, үзләре дә матур шул – «Энҗе бөртекләре»! Анысын да Лилия апалары уйлап таба. Сәхнәдә энҗе-мәрҗәннәр кебек чәчелеп биюче 12 кыз, 12 малайга карап, яратып, «Энҗе бөртекләре» дип дәшә башлый ул. Олы улы Рамис та биюче әнисенең шәп шәкерте – бии! «Аңа инде 27 яшь. Армиядә хезмәт итеп кайтты. Энергетика университетын тәмамлады. Хәзер Чаллыда эшли. Кече улым Исламга 6 яшь. Ул икенче елга мәктәпкә бара».
Биюче Лилия ничек мәктәп дөньясына килеп эләккән соң? Соравымны биргәнче үк үзе тормышының шул этабына күчте.

– Мәдәният йортында хореограф булып эшләп йөрим. Баламның мәктәпкә барыр вакыты җитте, гел биеп йөреп булмас, дим. Үзе шагыйрь, үзе курайчы Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов 1 нче мәктәпнең директоры иде. Ул эшкә алды мине. Бүгенге көнгәчә рәхмәтле мин аңа. Тора салып бию дигән фән укыту юк бит инде.

Ә минем укытучы белемем дә юк иде әле. Бардым. «Мөҗәһит абый, баламны укырга бирәм, клубтан китәм, мине мәктәпкә эшкә алыгыз әле», – дидем. Берсүзсез алды. Бию түгәрәкләре алып бара башладым. Аннан соң физкультураның бер сәгатен алып, спорт-сәламәтләндерү дигән дәресләрне миңа тапшырдылар. Укучылар йорты директоры Наилә апа җәйге каникул көннәрендә мине лагерьга өлкән пионервожатый итеп куйды да: «Лилия, җитте, укырга кер», – диде. Тәрбия завучы Әлфия Зәйнулловна да шуны ук кабатлады. Әнә шулай Чаллы пединститутына барып кердем мин. Башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломын алдым. Биюне барыбер ташлатмадылар: музыка мәктәбендә сәгатьләр алып бардым.


«Үз өем, үз почмагым»

Мөслим зур түгел: ун-унбиш минуттан инде без өр-яңа йорт каршына килеп туктыйбыз. Әле күптән түгел генә күченгәннәр. Яңа өйдә генә була торган тавышлар яңгырап ишетелерлек рәхәт иркенлек.
Зур тәрәзәләрдән бәрәңге бакчалары, түтәлләр күренә. Еракта-еракта Ык тугайлары җәйрәп ята. Җәй чәчәклә­ре – ромашкалар, кыңгыраулар кухняга үзенчә ямь биреп утыра. «Аш пеште!» – дип елмаеп каршылый ире Илшат. «Ял көнне урманга, алма бакчасына бардык. Мин машина йөрттем!» – дип яңалыкны җитке-рәсе, мактанып аласы килә бәләкәй Исламның. Компьютер, телефон, интернет, флешка, квадроцикл, велосипед – бөте­несенең «тел»ен белә беренчегә генә җыенучы бала. Ялт кына әнисенә флешканы китереп тоттыра, компьютерны көйли.

– Икебез дә мәктәптә, мәгариф өлкәсендә эшләгәч, бер-беребезнең хәлен күз карашыннан ук аңларга өйрәндек. Илшат – мәктәп директоры. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Тойгелде интернат-мәктәбенә көн саен йөреп эшли. Проблемалар килеп чыкса, гаиләдә уртага салып сөйләшәбез, киңәшләшәбез, – ди Лилия, уллары Ислам белән мәш килгән Илшатка яратып карап. – Кайчак ул әйтә, син дөрес эшләмәгәнсең, дип. Мин дә үз фикеремне белдерми калмыйм. Синең урында булсам, мин менә болайрак эшләр идем, дим. Гаиләдә дә бар да ал да гөл генә булып бетми. Кайчагында ул җайлый, кайчагында – мин. Вакытында дәшми кала да белергә кирәк икәнен бик яхшы төшендем инде. Кайчак шундый уйлар да килә башка: әгәр тормышымны өр-яңадан башларга туры килсә… туры сүзле булмас идем, кешеләргә каты итеп әйтмәс идем, кайбер ялгышларны кабатламас идем, дим… Үз-үзеңнән качып буламы соң?! Ярый әле мине аңлый торган Илшат бар. Ипле, җайлы, күп укый, күп белә ул минем. Акыллы гаиләдә үскән. Кайнатам Рафис – районда билгеле табиб, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, кайнанам Фәнисә – мөгаллимә, Татарстанның атказанган укытучысы. Әти-әни безнең өчен куанып яшиләр. Гел уллар гына үстерсәк тә, киленнәребез үз кызларыбыз кебек, дип, гел әйтеп торалар. Килен – кайнана туфрагыннан диләр бит, хактыр: безне туры сүзлелек берләштерә. Кайчагында берәр эш эшләп куясың да, үкенеп йөри-сең. Аның да, минем дә шул гадәт бар. Кибеттән берәр әйбер алып кайтам да, ошатмыйча кире илтеп бирәм. «Бу кадәр әнигә охшасаң да охшарсың икән!» – дип куя Илшат та. Без өч килен-килендәш Хәбибуллин-нарда. Ничек кенә серләшәбез әле!

Лилия телефоннан укучылары белән сөйләшкән арада, Илшат: «Гел безнең әни сыман инде бу Лилия! – дип, яратып кына шелтәләгәндәй итә. – Һаман мәктәп эше, мәктәп эше, мәктәп эше!.. Дүшәмбе директорда киңәшмәдә, сишәмбе – класс сәгате көне, чәршәмбе – класс җитәкчеләре семинары, пәнҗешәм-бе – укучылар үзидарәсе... Безнең әни дә кайтып керми иде шул мәктәптән».
Илшатның: «Аллаһы Тәгалә тарафыннан хатын-кызга бирелгән бөтен сыйфат та аңарда бар», – дигән сүзләре исә иң-иң зур мактау түгелмени?!
Хатыны турында ул купшы сүзләр дә әйтмәде югый­сә, ә күңелгә аермачык булып уелып калды менә: «Их­лас. Кешелекле. Гадел. Үземнән дә ныграк ышанам аңа!»
 
…Моннан шактый еллар элек туйда таныша Илшат белән Лилия. Күрешеп, очрашып йөрүләр… Бер-берсен сынар өчен шактый вакыт та кирәк була әле. Менә шуңа күз карашыннан ук аңлыйдыр, берсенең ни уйлаганын, икенчесенең нәрсә әйтәчәген алдан ук белеп торадыр алар. 
 


Саубуллашу вальсы

– Үземне балалар белән тиң күреп сөйләшәм мин. Артык якын да китермим, әллә кем булып та йөрмим. Фамилия белән түгел, исемнәре белән эндәшергә ты-
рышам. Шулай якынрак. Кирәк икән, кушаматлары белән үз итеп аралашам. Мин аларга «свой парень». Кызлар белән аулакта сөйләшергә яратабыз. Сер сыя миңа. Үземә дә киңәшләр бирәләр! Әнә берсе WhatsAppта язган, сез – супер, яшел күлмәгегез бик тә килешә, дигән. Күпләр чәчемне үстерергә куша... Убырлы карчык та, клоун да булып уйнап күрсәттем инде аларга…

Лилия, дөньяларын онытып, һаман шул укучыларын сөйли. Без район мәдәният йортына ашыгабыз. Репетициягә. Бу юлы да сценарийны Лилия Ягды кызы язган. Йокларга яткач та мәктәп эшенә чума: төнлә бию уйлап ята дисәләр, шул – Лилия Хәбибуллина турында булыр ул сүзләр. Быелгы чыгарылыш кичәсе менә шундый әкият белән башланып китәсе икән.

...Борын-борын заманда, агачлар бик зур, мәктәп ишегалдындагы сукмаклар бик озын, мәктәп баскычлары бик текә һәм биек булганда, кечкенә малайларны-кызларны әти-әниләре мәктәпкә алып килгәннәр. Менә шулай «Балачак» исемле якты матур әкият башланып киткән. Әмма бүген бу әкият безнең өчен тәмамла­на­чак. Без зурлар дөньясына аяк басачакбыз...

Ул әлеге әкиятнең бүгенге геройлары – укучылар үзидарәсе премьер-министры Ралина, клипмейкерлар Алсу белән Карлен Григорян, разрядлы шахматчы Нияз, «рок-гитара-прическа» кушаматлы Нәфис, өч Алинә, табиб булып Канадага китәргә җыенучы Ләйсәния... Данияр, Луиза, Рәмилә, Айсылулар, унберенчеләрнең тагын әллә кемнәре турында яратып сөйләп бара. Алтын өмет, көмеш яңгыр, алтынлы-көмешле салават күпере дип, көтелмәгән чагыштырулары белән шаккаттыра. Берничә көннән быелгы унберләр белән дә саубуллашыр. Сагындырырлар инде. Күр, ничек уратып алдылар үзен! Лилия Ягды кызы турында үз фикерләре, үз сүзләре бар. Унберләр­нең сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Рәхимҗановна белән Алсу Галиевнаның да…
– Лилия Ягдиевна – көчле хатын-кыз! Үзе шундый ягымлы. Теләсә ниди ситуациядән елмаеп чыга белә. Якты күңелле чын кеше! Холкы менә дигән!
– Мөслимебезнең энҗе бөртеге!
– Безне үз артыннан ияртеп бара торган җитәкче ул! 
– Талантлы! Чын лидер! Безнең хыялларны чынга әйләндерүче тылсымчы!
– Берчак бөтенесен шаккаттырырлык, күкнең җиденче катына күтәрерлек бәйрәм ясыйсыбыз килде. Ни теләгәнебезне Лилия апа шундук аңлап алды.

Төн утырып сценарий язды. У-у-у! Әллә ни булды ул!
– Ул безне ничек итеп күрәсе килде, шундый итеп «әвәләде». Без чиксез рәхмәтле аңа! Яратабыз!
– Ул шундый олы йөрәкле! Укучысы Садриева Ләйсәнгә РКБда авыр операция ясагач, Лилия апа Казанга барып, аңа кан биреп кайтты.
– Лилия Ягдиевна – оста дипломат: хакимият, парт-нерлар белән элемтәләр урнаштыра белә. Безне бер команда булып эшләргә өйрәтте.
– «Бердәмлек» Лицей Демократик Республикасы укучылар үзидарәсен Лилия апа уйлап тапты! Безне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына парламент дәресенә чакырдылар.
– Безнең административ-уен формасындагы «Дублер көне» моделе II Бөтенроссия укучылар үзидарәсе модельләре конкурсында беренчелекне яулады!

Ул да булмый, таләпчән режиссер Лилия апаларының командасы ишетелә:
– Йә, тагын бер кабатлыйбыз!
– Сандугач, тик кенә тор әле...
– Тормозить итмибез!
– Елмаеп, елмаеп биегез!

Егетләр-кызлар вальска бөтерелә. Лилия апалары һаман өйрәтә, кат-кат кабатлата, шомарта. Рәхәт ыгы-зыгы. Күңелләрнең иләс бер мәле. Ә җанда бер көчәеп, бер ераклашып «Саубуллашу» аккордлары яңгырый.
Җыры да җыры! Елыйсыны китереп, җаннарны актара. Ә мәктәптә – балачак, дәресләр, хыяллар, укытучылар кала.

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу – саубуллашу вальсы!
Бу – саубуллашу...
– Булдырасыз!


Лилия үзе дә – вальс ритмында. Менә-менә очып китәр сыман. Сагышы, сөенече – бөтенесе бергә буталган. Күзләрендә – әллә яшь, әллә чык тамчысы…

Фото: Алмаз ЗАКИРОВ.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар