Март, 2017

Кучкар
Яңа күтәрелешләр һәм яңа уңышлар ае. Кул кушырып ятмасагыз, күпкә ирешәчәксез. Шәхси тормышын үзгәртергә теләүчеләр өчен яхшы вакыт. Ай ахырында гениаль фикерләр туар, аларны хәтта язып барсагыз да була. 

Үгезбозау
Күбрәк ял итеп, көчегезне азрак сарыф итәргә тырышыгыз, туган көне алдыннан кешенең организмы зәгыйфь була. Бу айда зур эшләргә алынмагыз, яңаларын башламагыз. Кыйммәтле әйбер сатып алганда яки кәгазьләргә кул куйганда җентекләп өйрәнегез, алдану ихтималы зур.

Игезәкләр
Иҗади көчләрнең активлашкан чоры. Хәтта моңарчы бернинди сәләте беленмәгән кешеләрнең дә тирә-юньдәгеләрне шаккатыруы ихтимал. Мөһим эшләрне айның 10 сынына кадәр төгәлләргә тырышыгыз, югыйсә аның бик озакка сузылуы мөмкин. 

Кысла
Тормышыгызда үзгәрешләр булыр, абруегыз да, керемегез дә артыр. Хәтта күңелегездә йөрткән хыялыгызны да тормышка ашыра алырсыз. Тирә-юньдәгеләр, үзләре дә сизмәстән, сезгә ярдәм итәчәкләр. Белем алу, яңа эшкә өйрәнү өчен яхшы вакыт.

Арыслан
Уңышлы ай. Үзегезгә нәрсә кирәген яхшы беләсез, максатыгызга җиңел ирешерсез. Көтелмәгән керем керү ихтималы бар. Ай уртасында эшлекле тәкъдим булыр, алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр.

Сөмбелә
Күңелле мәшәкатьләр бөтереп алыр. Сәбәбе нинди генә булса да, алар  җаныгызга рәхәтлек бирәчәк. Айның икенче яртысында тормышыгызга яңалык кертердәй кеше белән очрашырсыз, тормышка карашыгыз үзгәрер.

Бизмән
Шатлык-сөенечләргә бай ай булыр. Яңа мөмкинлекләр ачылырга тора, уяу булыгыз. Моңарчы хыялыгызда гына йөрткән максатыгызга ирешү юлын күрерсез, файдасы тиярдәй кешеләр белән танышырсыз. 

Чаян
Көчле тәэссоратлар һәм кичерешләр вәгъдә итүче ай. Шәхси тормышыгызда уңай якка үзгәрешләр булыр, тотрыклы керем чыганагы барлыкка килер. Ел башында ук ниятләнгән эшләрегезне башкарып чыгарсыз.

Укчы
Яңа танышлыклар, яңа тәэсирләр ае. Җаныгыз иреккә омтыла, бераз күңелегезне күрү җаен да карарга тырышыгыз. Моңа кадәр «йокымсырап яткан» талантларыгыз ачылыр. Белем алу, яңа эшләргә өйрәнү өчен бик кулай чор. 

Кәҗәмөгез
Искиткеч мөмкинлекләр ае, алдыгыздагы һәр ишек ачык булачак. Кыюрак эш итсәгез, әллә нинди уңышларга ирешеп, үзегезнең нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтә алырсыз.  

Сукояр
Ай башы тыныч узса да, ай урталарына таба вакыйгалар ташкыны бөтереп алыр. Ерак арага сәфәр чыгу ихтималы зур. Эшегездә үзгәрешләр булып, югарырак вазыйфа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Финанс ягы тотрыклыланыр.

Балык
Беренче урында торган мөһим эшләрне барлап, көчегезне әлегә шуларга гына сарыф итегез. Вазыйфаларыгызга кермәгән эшләргә алынмагыз. Йолдызлар сезгә яхшы тәэсирләр, шатлыклы вакыйгалар вәгъдә итә. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3357
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3464
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3137
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5897
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4555
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек