Йөзекләр урта гасырларда ук Идел буе татарлары өчен кыйммәтле һәм кирәкле бизәнү әйберләренә әйләнә.
Йөзек кию мәҗбүри саналган, чөнки хатын-кызларга кулларын күрсәтеп йөрү хәрәм дип исәпләнгән. Йөзек кимичә ризык әзерләргә керешү макталмаган. Ә кунакка барганда туташлар һәм ханымнар һәр бармагына, кайчакларда хәтта икешәр-өчәр йөзек кия торган булганнар. Мондый йола хакында күп кенә тарихчылар язып калдырган, бу хакта К. Фукс та искәртә. Һәм моның аңлатмасы да кызыклы. Кул бармакларының беренче буынына, имештер, күз тиюе ихтимал. Шуңа күрә дә аңа йөзек кию мәслихәт икән. Урта гасырларда яшәүчеләрнең йөзеккә мөнәсәбәтен Гомәр Хәйям дә искәртә: «Йөзектән гайре һәр төрле бизәнү әйберен кешеләр кияргә дә, кимәскә дә мөмкин. Ә йөзексез булу килешми».
Кашлы йөзекләр аеруча ихтирам ителгән. Кыйммәтле ташлар, минералларда тылсым көче булуына ышану зур булган. Затлы ташлар куркакка — кыюлык, тәвәккәллек, әдәпсезгә — тыйнаклык, ялкауга эш дәрте өсти, чибәрләрне күз тиюдән саклый дип инанганнар. Аларда дәвалау көче булуына шикләнмәгәннәр. Зөбәрҗәт тамак бакасын, бизгәкне куа, кызыл якут кан басымын һәм тән температурасын төшерә, йөрәк тибешен тәртипкә китерә һәм буыннар авыруы, ревматизм вакытында файдалы. Энҗе — чисталык символы. Мәрҗән (коралл) аппетитны яхшырта һәм бизләр ялкынсынудан саклый.
Гәрәбәнең һәм кайбер башка ташларның дәвалау үзенчәлекләрен хәзер инде фән дә раслый. Татар хатыннары арасында фирүзә (фирүз — фарсычадан җиңү дигән мәгънәгә ия) һәм ахак (хакыйкать — чынлык) аеруча зур мәхәббәт казанган. Гадәттә, зур ахак тирәли кечкенәрәк фирүзәләр тезелгән бизәнү әйберләренә ихтыяҗ зур булган. Йөзек кашында ташларның шул рәвешчә урнашуы явыз көчләрдән һәм күз тиюдән саклый дигән ышаныч тамыр җәйгән. Йөзек һәм бизәнү әйберендәге кашларны «күз» дип атау гадәткә кергән. «Күз» — күз тиюдән саклаучы көч булуына ышану хәзер дә яши.
Калкансыман йөзекләрнең түгәрәге, дүрт, алты, сигез кырлылары булган. Шомалары белән беррәттән, чүкеп һәм чокып сурәт төшергәннәре, гарәп сүзләре язылганнары бар. Хатын-кызлар кия торганнарына кайчакта йөзек иясенең исеме һәм теләкләр дә сырланган. Геометрик, дулкынсыман бизәкләр, рун язуы, тамгалар, хайван, кош рәсемнәре, аждаһа, хыялый сурәтләр дә еш очрый. Балдак-йөзекләрнең халык әкиятләрендә, риваять, поэмаларда еш кына иң авыр чакта кешеләргә ярдәмгә килүе сурәтләнә. Балдакларны ирләр дә кигән. Алар өчен ул бизәнү әйбере түгел, ә бәлки тормыш өчен кирәкле – таныклык-имза ролен үтәүче мөһер сыйфатында файдаланылган. Нинди дә булса вазифа башкаручы һәр ир-ат уң кулының чәнчә бармагында «йөзек-мөһер» йөрткән. Ханнар, әмирләр өчен йөзек хакимлек символы булса, кайчак йөзек иясенең нинди һөнәр иясе булуын да күрсәткән. Кашсыз, «рәҗәби» балдакларны көмештән осталар рәҗәб аенда койганнар, болар Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһу хозурына иңүе хакындагы риваятькә нигезләнеп, изге булып исәпләнә. Олы яшьтәге кешеләр койдырган балдак, әгәр иясе вафат булса, мәетне җирләгәндә салдырылмаган. Мондый йола хакында Н. Катанов язып калдырган. Урта Азиядә җиде металл: алтын, көмеш, бакыр, тимер, аккургаш, тутыя, кара кургашын эремәләрен кушып ясалган балдаклар хакында мәгълүмат күп. Алар бик чыдам, матур.
Зәркән әйберләр берничә төрле функция башкарган: күз тиюдән саклау, үзеңнекеме, түгелме икәнлеген аеру, йөзек иясенең биләгән вазифасын, бай яки ярлы булуын күрсәтү чарасы булып торган. Бу өлкәдә мәгълүмат аз, йөзекләрнең кайсылары татарлар тарафыннан эшләнгәнен, күпмесе читтән китертелгәнен ачыклау читен. Шунысы бәхәссез, Идел буе болгарларында һәм Казан ханлыгында йөзек кию киң таралган. Археология материаллары шуны раслый.
Автор язма өчен мәгълүматлар биргән Наил Шилди һәм Эльмира Мостафинага зур рәхмәт белдерә.
Комментарий юк