Логотип
Гореф-гадәт

​Килен сәламе

Рухи дөнья – җанның садә һәм илаһи бер кодрәте. Күңел сафлыгы, хисләр байлыгы, талант кебек матур сыйфатларны колачлый ул. 
Бай рухлы кешенең яшәеше дә, үзен башкалар белән ничек итеп тотуыннан башлап, тормышын ничек итеп алып баруына кадәр, бүтәннәрдә бары тик олы хөрмәт кенә уята.

Ташкентта яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәни мирасы бер-берсенеке белән үтә дә тыгыз үрелгән. Бөек Ватан сугышы елларында Урта Азия дошман кул астында калган җирләрдән качып килгән меңнәрчә халыкның сыеныр йортына әйләнде. Кырыгынчы еллар уртасыннан Советлар Союзында яшәү­­че төрле милләт вәкилләренең Үзбәкстанга күченә башлавы аларның яшәү рәвешләренә дә үзгәрешләр кертми калмады. 1966 елгы көчле җир тетрәүдән соң, Ташкент­ка агылучылар саны артты гына. Алар – Үзбәкстанның башкаласын өр-яңадан төзергә килүчеләр иде. СССР заманында барыбыз да дус-тату идек. Дәүләт бәйрәмнәрен дә, дини бәйрәмнәрне дә уртак бәйрәм иттек. Ул чорларда дингә мөнәсәбәт үзгә булса да, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле идек, бер-беребезне аңлап яшәдек.

Мәдәни мирасыбызга гарәпләрнең дә йогынтысы бик зур. Алар – Идел буе, Урал, Себер, Кавказ, Урта Азия, Казакъстан җирләрендә ислам динен таратучылар.

Ислам дине йолалары – мәҗүсилек чорыннан ук ияреп кил­гән гадәтләр, шунда яшәүче халыкларның мәдәнияте белән үрелеп, көндәлек тормышыбызга үтеп кер­гән, төрки телле кабиләләрнең аңында ныклап урнашкан. 

Урта Азиядә дини бәйрәмнәр (Корбан, Ураза гает­ләре) – бик тә күңелле, мул табыннар артында уза. Аңа шактый алдан әзерләнә башлыйлар. Юу-җыю, пешеренү-төшеренү... Бәйрәм хөрмәтенә өр-яңа киемнәр алына, бигрәк тә балаларны кайгырталар.
Гарәфә көн – тантаналы көн. Халыкта ул мунча көне булып йөри. Бөтен кеше мунчага агыла. Бөек бәйрәм алдыннан җан гына түгел, тән дә чиста булу шарт.

Бу көнне Ташкентның һәр йортында пылау пешә. Пылаудан тыш, бәлешләр, төрле тәм-томнар чыга табынга. Пылауны күрше-күләнгә дә өләшеп чыгалар. Мохтаҗ­лар, фәкыйрьләр дә бәйрәм сыеннан мәхрүм калмый. Без үскәндә бу көнне әти-әнием дә күрше-тирәгә пылау таратырлар иде. Пылаудан авыз итүчеләр арасында руслар да, әрмәннәр дә, яһүдләр дә, греклар да, үзебез­нең мөселман агай-эне дә булыр иде. Сабый чакта Гарәфә көн безнең күңелләргә тәм-томнан авыз итү көне булып сеңеп калган. Күз алдына гына китерегез, зур касәгә өеп, күршеләр безгә пылау кертә.
Пылау өстенә кош теле, бавырсак, печенье, конфетлар да өелгән әле.

Бу гадәт бары тик Ташкентта гына бар, Үзбәкстанның башка өлкәләрендә андыйны күргәнем булмады. Ул, мөгаен, сугыш чорыннан ук кереп калган бер матур гадәт-тер. Үзбәкстанга эвакуация белән никадәр халык килгән бит! Җирле халык аларга үзләренең аш-суыннан өлеш чыгара. Тирә-күршең белән ризык бүлешү гадәте менә шулай кереп китә. Әнием күчтәнәч пылауларны аерым-аерым зур яссы тәлинкәләргә бушата. Аны ләгән дип йөртәләр иде.

Без исә һәркемнекеннән берәм-берәм авыз итеп, һәркай­сына үз бәябезне биреп чыгабыз. Карап торышка төрлесе төрлечә күренсә дә, алар искиткеч тәмле була торган иде. Урта Азиядә кечкенәләр берсүзсез өлкәннәргә буйсына. Энем кечкенә булганда мин дә йорт саен кереп, пылау өләшеп чыга торган идем. Энем үскәч, бу вазыйфа аңа күчте. Гарәфә көнендә күчтәнәч өләшү шактый авыр хезмәт ул. Җилдәй җитез булып, пылау суынганчы һәркемгә үз өлешен таратып чыгарга кирәк. Урта Азия-дә, татар авылларындагыча, күрше төшенчәсе бик киң мәгънәле. Үз подъездыңдагы күршеләрдән тыш, күрше подъездда яшәүчеләр дә бар... Бер мәхәлләдә күп катлы өч-дүрт йорт – һәркайсына кереп чыгарга кирәк.

Ә менә камыр ашларын татарлар кебек оста пешергән бер генә халык та юктыр, мөгаен. Безнең мактанычыбыз ул камыр ризыклары. Иң тәмле бәлешләр, кош телләре, бавырсаклар, чәкчәк, урамалар... Күрше-күлән әниемне еш кына табын әзерләшергә чакыра торган иде. Камыр ризыкларына осталык безнең каныбыздадыр.

Корбан һәм Ураза гаете ише дини бәйрәмнәрдә без, күрше йортларда көн күрүче бөтен бала-чага, бергә җыелып, йорттан йортка «Рамазан» җырлап йөри торган идек. Моның өчен безгә тәм-том, бүләк-мазар бирәләр. Баераклар 10, 20 тиен акча да биргәли. Ул чор өчен шактый зур акча иде ул! «Рамазан» җырларга күбесенчә ир балалар йөри, гәрчә без, кызлар, аерым бер төркем булып йөрсәк тә, малайлар күбрәк була торган иде. Гадәттә, кызлар кыенсына, шуңа күрә төркемебез дә сыек булгандыр инде.


«Рамазан»

Тагын бер кызыклы һәм матур йоланы әйтим әле. Ул «Килен сәламе» яки «Килен гает» дип атала. Бу йола инде берничә гасыр буе дәвам итә. Яшь киленнәр кияүгә чыкканнан соңгы беренче гаетләрендә ирләре йортында бик мул итеп бәйрәм табыны кора. Бу көнне ул йортка һәркем, хәтта бер дә таныш булмаганнар да кереп, «Килен сәламе» бәйрәмендә катнаша, рәхәтләнеп сыйлана һәм яшь килен белән таныша ала. Табынны килен ягы әзерли. Теләсә, кияү ягы да булышырга мөмкин. Шактый чыгымлы йола бу. Ул көнне кыз туып-үскән өйдә тәм-том пешерелә. Бәйрәм алдыннан бөтен туган-тумача җыелышып, табын әзерли. Табын Гарәфә көнгә әзер булырга тиеш. Бәйрәмгә яшь килен өр-яңа киемнәрен кия, башына зур матур яулык яки бөркәнчек яба һәм бу көнне йортына аяк баскан һәркемне өч тапкыр баш иеп сәламли. Менә шуңа күрә бу «Килен сәламе» дип атала да инде. Өстәлләр тәм-томнан сыгылып тора. Табынга, гадәттә, пәхләвә, парварда, нават, тортлар, үзләре пешергән печенье, кош теле, урама, самса, юпка һәм башка баллы тәгамнәр куела. Болардан тыш, күп итеп чикләвек, җәй айлары туры килсә, җиләк-җимеш тә була. Кайнар ашлар чыгарыла.

Беренчегә – шурпа яки маш хурда (маштан пешкән аш) бирелә. Икенчегә – манты яки пылау. Тагын әле кайнар һәм салкын кабымлыклар – норин, хасип... Бу көнне кызның туганнары төшке аш вакытына турылап килә. Дөрес, озаклап утырмыйлар, чөнки бәйрәм көнне алардан башка да кунаклар бик күп киләсе әле. Балалар «Килен сәламе»нә өерләре белән йөри.

Без дә шулай бер төркемгә берләшеп, тирә-юньдәге яшь киленнәрнең һәркайсына керәбез, сыйланабыз. Аннан соң инде кайсы киленнең чибәррәк булуын, кемнең табыны мулрак әзерләнүен рәхәтләнеп тикше-рәбез. Әлбәттә, без бала-чаганы кадерле кунакны каршылаган кебек, баш иеп каршы алмыйлар. Хәер, безнең өчен анысы әллә ни мөһим түгел, иң кызыгы – яшь киленне күрү, тәм-том белән сыйлану бит!

Киленне сәламләргә кергәч, «күп яшаңг», ягъни озын-озак яшә дип әйтү мәслихәт.

Үсеп, җитү кыз булгач, «Килен сәламе»нә мин инде үземнең дус кызларымны сәламләү өчен йөри башладым. Мине инде бу йортларда кадерле кунак урынына каршылыйлар, ир йортында ничек яшәүләрен сөйлиләр, серләре белән уртаклашалар иде. Бу бәйрәмне үземнең дә әзерләшкәнем булды. Тегүчегә күлмәк тектерергә дә бергәләп баргаладык. Гаеткә яшь килен бәйрәм бирнәсе – гает сәрпә әзерләргә тиеш.
 
Башкалар үз гадәтләрен күпме генә тагарга тырышмасын, төр­ки халыкларның йолалары гасырлар дәвамында үзгәрмичә сакланып калган.

Беренче гаетнең матәм, күңелсез вакыйгалар белән бер көнгә туры килгән очраклары да булгалый. Мондый чакта да йортка кешеләр килә, Коръән укыйлар, табын коралар. Бер дә таныш булмаган кешеләр килеп тә дога кылып чыгарга, мәрхүмнең җаны җәннәткә керүен теләп китәргә мөмкиннәр.

Мәетне искә алу мәҗлесләре өчен пылауны фәкать ирләр генә пешерә. Хатын-кызлар табын хәстәрли, соңыннан җыештыра. Кайчак табынны да ир-атлар үзләре кора.
Руханилык дингә генә кайтып калмасын. Динилек руханилыкның бер билгесе булса да, идеалда кешеләр-не һәм җәмгыятьне рухи үстерү өчен хезмәт тә итәргә тиеш ул.

Гает – Шәрыктагы үзгә бер матур бәйрәм.


Аны олысы-кечесе зурлап, тантаналы итеп билгеләп үтә. Гает көнне кешеләр дә ягымлырак, игътибарлырак, шәфкатьлерәк, сабыррак... Барлык ачу-үпкәләр дә гафу ителә. Күңелләр ихлас булгангадыр бу, мөгаен.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп язма. Барам эле Узбекстанга.

    Хәзер укыйлар