Логотип
Гореф-гадәт

Каюм бабай «мәгарәсе»

Сезнең гөбедә май атлап кара­ганыгыз бармы? Ә бәләк белән кер тәгәрәткәнегез? Мичтә пешкән коймак белән кайчан сыйланган идегез? 
Менә безнең дә бу эшләрнең берсен дә эшләп караганыбыз юк иде. Гөбеләр күптән инде чормада, киле, бәләкләр дә... Балачакта иңнән төшмәгән көянтә-чиләгенә кадәр музей экспонатына әверелә бара. Мичтә пешкән коймак тәме дә сагындырган, дидек тә... авылга кузгалдык.



Нәрсә әйтәсегезне чамалыйм: «Андый авылны кайдан табарсыз икән?» – дисез. Ә без ике гасырга чигенергә уйлыйбыз. «Вакыт машинасы»на утырабыз да... Шаяртам, билгеле. Андый машина юк, ә менә бу эшләрне үз кулларың белән эшләп карау мөмкинлеге бирә торган җир бар. Һәм андый җир Казаннан әллә ни ерак та түгел – Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында гына.
Сәяхәтебез музейга – Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография музей комплексына. Ләкин экспонатларын пыяла аша гына карап йөри торган гадәти музей түгел бу. Бөтен нәрсәне тотып, сынап, хәтта авыз итеп тә карарга була торганы. «Андый музей да буламы?» – диярсез. Менә бит, бар икән.

Шушы урында бер тайпылыш ясарга кирәк: әдип үзе Олы Ачасырда тумаган да, яшәмәгән дә. Аның туган авылы Олы Шырдан моннан алты чакрым ераклыкта. Шуңа да бу – Каюм Насыйри музее түгел, әдипнең исемен генә йөртә. Әмма дә ләкин кара-каршы ике яклы өй, ихатасында борынгы келәтләре, базлары, лапас, сарайлары булган бу йортны Каюм Насыйрига бөтенләй үк нисбәтсез дип тә булмый. Әдипнең туган нигезендә, энесенең улы Габдрахман Хөсәенов төзегән йорт ул. 1947 елда аны Габделгани Минзарипов дигән кеше шушында күчереп сала. Йорт белән бергә бик күп борынгы әйберләр: яңгыратып суга торган герле сәгать­ләр, Каюм Насыйри үз куллары белән ясаган борынгы көзгеләр, аның кул җылысын саклаган савыт-саба шкафы, ул ясаган кәнәфи, көнкүреш кирәк-ярагы, эш кораллары да күчә. Габдрахман Хөсәенов борынгы әйберләрнең кыйммәтен аңлый торган кеше була, үзенең вафатыннан соң йортының музей булуын тели. 1997 елның 1 мартында музей беренче кунакларны кабул итә.



...XXI гасырдан XIX гасырга кайту өчен бизәкле кап­каның келәсенә генә басасы. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән урта хәлле татар крестья­нының тормыш-көнкүрешен чагылдыручы утар... Яшел чирәм­ле зур ишегалды. Келәт, абзар, баз... Лапас астында арба-чана шәйләнә. Менә-менә келәт ишеге ачылыр да, кулындагы коштабакка түбәләмә итеп он тутырган ак яулыклы, чигүле алъяпкычлы җитү кыз килеп чыгар сыман. Дөрестән дә, каршыбызга чуар күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч япкан кызлар – музей хезмәткәрләре атлый. Дүртәү алар. Кулларында – чәкчәк. Безгә, боларны гел күреп яшәгән кешеләргә гадәти кебек күренсә дә, Мәс­кәү, Германия, Америкадан килгән кунакларга бу бик гаҗәп тоеладыр. Алар өчен монда бар да экзотикадыр. 
Музейның мөдире Гатиятуллина Рәзинә фаразыбыз­ның дөреслеген раслый. Үз гомерендә тере тавык та күрмәгән, авыл һавасы иснәмәгән, бәрәңгенең ничек үскәнен белмәгән кешеләр дә килә икән бирегә. Өйгә узып, экскурсовод: «Менә монысы хатыннар ягы булган, монысы ирләр ягы», – дип, элеккеге татар тормышы белән таныштырганда ниндирәк хисләр кичерә икән ул ханым-әфәнделәр? Чигүле борынгы чаршаулар, тәрәзә пәрдәләре, кызыл башлы сөлгеләр, кулдан тукылган паласлар, чигүле мендәр-ястыклар түшәлгән сәке, ялтыратып агартылган самавырлар аларга да матур күренә микән? Күренәдер. Шулай булмаса, туристларны җәлеп итү белән мәшгуль фирмалар инде менә ничә еллар бу музейны үзләренең экскурсия маршрутына кертмәсләр иде. Монда аларга бар да кызык, яңа, ят. Тагын кайсы музейда әле кунаклар килешкә самавыр куеп, коймак изеп торалар икән? Хәтта мунча да ягылган! Музей эшләү дәверендә юынып чыгарга теләүчесе генә булмаса да, мунча ишеген ачуга, биткә кайнар пар бөркелсә, күңелле дип, һәр кунакка мунча өлгергән була.



Аһ-ваһ килеп, йорт, ихатадагы абзар-кура, бакчалар белән танышканнан соң, тигәндә – кәбестә, киледә кипкән алмалар төеп, бәләк белән кер тәгәрәткәннән, кул тегермәнендә он тартканнан соң, кунакларны чәй табынына дәшәләр. Стенага киптерергә элгән бәйләм-бәйләм дару үләннәре: мәтрүшкәнең сарысы, зәңгәре, әрем, гөлбадран, юкә чәчәге исләренә хушланып, җырлап торган күмер самавырыннан шифалы чәй эчү, мич коймагы, татар чәкчәге, авыл катыгы белән сыйлану, әй, ошый да икән соң үзләренә! Ошамас инде, мичтә үзләре пешергән коймаклар бит ул! Табагачны кулларына алгач, әйләндерә-әйләндерә тикшерәләр икән. Кемдер җәһәт кенә каптырып ала, кемнеңдер коймагы табасы-ние белән учакка капланып төшә. Үлән чәйләре дә күңелләренә бик хуш кунакларның. Каюм Насыйри­ның дару үләннәрен өйрәнеп язган «Хәвасе нәбатат» китабына нигезләнеп, музей хезмәткәрләре үзләре җыя аларны. Туристларга үзенә күрә кечкенә генә бер күчтәнәч әзерлиләр шулай.



Утарда туристларга күрсәтә торган тагын бер кызыклы урын бар – кияү келәте. Ярма бүрәнәләрдән бурап салган, аулак, ышык урын ул. Авыл кешесе монда ашлыгын, онын, он үлчәргә бизмәнен-герен, тубалын-иләген саклаган. Келәтнең тагын бер вазыйфасы булган әле, кызы җитеп, кияүгә бирер вакыт җиткәч, никахтан соң монда кияү келәте әзерләгәннәр. Каюм Насыйриның «Сайланма әсәрләре»ндә (3 нче т., 248–249 нче битләр) кияү келәте турында болай диелә: «Ул бүлмәгә кияү урыны ясыйлар: карават, ул караватка ике кат түшәк җәяләр, мамык түшәк була, ефәк юрган, вә ефәк материядән яки нәфис ситсыдан ул караватка чаршау. Кияү керәсе кичне ул бүлмәне бик нәфис итеп җыялар...» Халкыбыз­ның бу борынгы йоласы хакында Гомәр Бәшировның «Туган ягым яшел бишек» әсәрендә дә бик матур итеп тасвирлана. Әле балаларның кияүне тиз генә кыз катына кертмичә, ишек бавы сораганнары безнең заманнарга кадәр килеп җиткән: «Ишек бавы – бер алтын, безнең апа – мең алтын...»

Кияү келәте дигәннән, без килгән көнне Олы Ача­сыр­ның иң өлкән кешесе – Гөлмөнәвәрә апа Яруллиналарда Коръән мәҗлесе иде. Насыйп булса, киләсе елга 100 яшь тула икән үзенә. Гөлмөнәвәрә апа кызык ул, һәр соравыбызга җавабы бер: «Онытканмын инде, балалар». Алай да кеше үзенең туен хәтерләмиме соң! Август аенда үз авылларына ук килен булып төшә ул. Ул чорда кияү келәтләре булмый инде, билгеле. Никах­­тан соң, кайнана-кайнаталар яшьләрнең үзләрен генә калдырып, күрше-күләнгә таралыша. Гөлмөнәвәрә апа онытканнарны Тәзкирә, Мәдинә апалар хәтерлә­рендә яңарта. «Элек, дөрестән дә, бай кешеләрнең андый келәтләре булган ул, – дип искә ала Тәзкирә апа Шәй­хуллина. – Мин менә 1977 елда килен булып төштем. Безнең чорга андый келәтләр калмаган иде инде. Никахтан соң төнге якка өйдәге бөтен кеше таралып бетә, икенче көнне генә кайталар. Өй әһелләре өч көн шулай кешедә кунып йөриләр әле. Безнең якта туйга кадәр «Иҗәбе кабул» дигән нәрсә үткәрәләр. Кияү белән кәләшне бер тактага бастырып, бергә тормыш көтәргә ризалыкларын сорыйлар. Аннары, туйлар узгач, Коръән мәҗлесе үткәрәләр. Аны безнең якта «Кайтара алу», диләр. Туйда булган үпкәләр, начарлыклар бар да юкка чыксын дип үткәрелә ул».



Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге музей гына түгел, әдипнең борынгы бабасының исемен йөрткән чишмә дә бар әле. Тау битеннән көнгә карап типкән бу чишмәне халык Бәйрәш чишмәсе дип атый. Миңнуллин Әнвәр дигән кеше аңа яңа улак куйды-рып, зур итеп бурасын бураткан. Музейны күрергә килгән туристлар бу чишмәне дә күрми китми.
Яшь киленнәргә су юлын күрсәтер өчен дә шушы чишмәгә алып төшәләр. Музей хезмәткәрләре чишмә йортын, улакларын ел саен юып, тирә-юненә чәчәкләр утыртып – карап-тәрбияләп торалар икән. «Чишмә суын авыз иткәндә, суга үлән бөртеге агызыгыз, – дип өйрәтә безне Рәзинә ханым. – Йоласы шундый безнең якта».



Каюм Насыйриның «Әбугалисина»сында геройлар гыйлем мәгарәсендә була. Ачасырдагы борынгы татар утары да Әбугалисина ятлап алырлык гореф-гадәт кануннары, йолалар саклана торган гаҗәеп мәгарә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар