Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 187 нче аятендә:
«Хатыннарыгыз – сезнең өчен кием, ә сез – хатыннарыгыз өчен кием...» – дигән.
Кием – кешенең тәненә ятып тора, кием – тәнне каплый, кием – тәнне салкыннан йә эсседән, тирә-якның начар йогынтысыннан саклый. Халкыбызда: «Агач күрке – яфрак, кеше күрке – кием», – дигән әйтем бар. Кеше – күңеленә яткан, күңеленә ошаган, үзенә туры килә торган киемне сайлап ала. Аллаһ, ир белән хатынны бер-берегезгә кием дип, бик зур мәгънә салып әйткән.
Аллаһ Коръәндә ир белән хатынның ни рәвешле мөгамәлә кылырга тиешлекләрен бәйнә-бәйнә аңлаткан. Аллаһ Коръәндә «Әгъраф» сүрәсенең 189 нчы аятендә:
«Ул – Аллаһ, сезне бер җаннан яралтты һәм, адәм анда тынычлык тапсын өчен, аның үзеннән хатын барлыкка китерде», – дип ир һәм хатын ике өлештән торсалар да, хис-тойгыларда, рухи һәм бәдәни якынлыкта бербөтен булуларын ап-ачык итеп аңлата. Никахлы ир белән хатын фани тормыш өчен дә, Ахирәт тормышы өчен дә бергәләп хезмәт итәләр, бер-берсен төрле яманлыктан, начарлыктан, хәрамнән саклыйлар. Һәрхәлдә, ул шулай булырга тиеш.
Ир белән хатын арасында бар яклап та тыгыз бәйләнеш булу – Аллаһның иң бөек могҗизаларыннан берсе. Бу хакта Аллаһ Коръәндә «Рум» сүрәсенең 21 нче аятендә болай ди:
«Сез тынычлану тапсын өчен, сезнең үзегездән хатыннар яралтуы, арагызга мәхәббәт һәм мәрхәмәт салуы – Аллаһның могҗизаларыннан. Дөреслектә, болар – фикер йөртә белгән кешеләр өчен ачык галәмәтләр».
Раббыбыз күңелебезгә салган мәхәббәт һәм мәрхәмәтне саклау – ирнең дә, хатынның да уртак бурычы. Аллаһ ризалыгына омтылып, Коръән буенча һәм, аннары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сөннәте буенча яшәргә тырышучы хатын-кызлар ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешерләр, ин шәә Аллаһ.
Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә:
«Хатын-кыз биш вакыт намаз укыса, Рамазанда ураза тотса, үзенең намусын сакласа, иренә итагать итсә, аңа Кыямәт көнендә: «Җәннәткә үзең теләгән капкадан кер!» – дип әйтеләчәк», – дип хакыйкый мөслимәләрне Җәннәтле булу белән сөендергән.
Хакыйкый мөслимәләр ирләренә һәр эш-гамәлдә итагать итәргә тырышалар, әгәр дә ирләре Аллаһ Тәгалә кушмаган эшне боермасалар, ягъни хәрам нәрсәгә якынайтмасалар.
Аллаһ Коръәндә «Ниса» («Хатыннар») сүрәсенең 34 нче аятендә:
«... Изге хатыннар Аллаһуга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә булмаганда, Аллаһ саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар (һичбер хыянәткә бармаслар)...» – дип хатыннарга ирләренә итагать итәргә, тугры булырга һәм дә сакчыл булырга боера.
Тормышта һәрвакытта да бар да ал да гөл булып тормый. Ир белән хатын арасында кайвакытта ызгыш-талаш зурга киткән очраклар да була. Шул чагында гаиләне саклап калу чарасына керешү кирәк. Раббыбыз кешеләргә гаиләне саклап калу юлын да өйрәткән. Коръәндә «Ниса 7 сүрәсенең 35 нче аятендә Аллаһ Үзенең Сүзен дәвам итеп болай ди:
«Әгәр ир белән хатын арасында фетнә һәм дошманлык туса, шул вакытта тормышлары бозылудан курыксагыз, гаделлек белән тикшереп араларын төзәтү өчен, ирнең якыннарыннан бер гадел кешене һәм хатын ягыннан бер гадел кешене билгеләгез. Әгәр билгеләнгән кешеләр, ир белән хатын арасын чын күңелдән төзәтергә теләсәләр һәм, төзәтү өчен бөтен чараларны кылсалар, Аллаһ тәүфыйкъ биреп, ир белән хатын арасына дуслыкны салыр. Дөреслектә, Аллаһ кешеләрнең гамәлләрен Белүче һәм күңелләрендәге теләкләреннән хәбәрдар булды».
Димәк, ир белән хатын ягыннан яхшылык теләүче, гадел туганнар гаиләне саклап калу өчен тырышлык куярга тиешләр.
Хатын иренә дус та, сердәш тә, таяныч та, гомерлек яры да һәм аның балаларының анасы да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә:
«Әгәр дә ир кеше хатынын урынга чакырса һәм хатын моннан баш тартса, ире ачулы килеш йоклап китсә, ул хатынга таң атканчы фәрештәләр ләгънәт кылалар», – дип хатын-кызны ләгънәттән сакланырга кушкан. Ире ачуланган чакта да, хатынга үзара дуслашу юлын күрсәтеп, Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм болай ди:
«Ирләренә яхшы мөнәсәбәттә булучы, балалар табучы (әгәр бала таба алса) һәм ирләренең теләкләрен үтәүче хатыннарыгыз Җәннәткә керәчәк. Әгәр мондый хатынга ире ачуланса, ул аның кулыннан тота да: «Аллаһ белән ант итәм, син мине гафу итмичә, мин йокларга ятмаячакмын», – дип әйтә». Хәдис-шәрифне аңлап һәм үз тормышында кулланып яшәүче хатын-кыз ире белән үзара яхшы мөгамәләне саклауга юл ача.
Мөслимә – иреннән сәбәпсез талак сорамаска тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм:
«Сәбәпсез талак сораучы хатын Җәннәтнең исен дә иснәмәячәк», – дигән. Хатын тәкъва булган иренә зарар китерүдән сакланырга тиеш. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм:
«Әгәр дә хатын-кыз иренә зарар китерсә, аның Җәннәттә булачак хатыны: «Аңа зарар китермә, ул синең белән аз гына була (ягъни фани дөньяда гына) һәм тиздән безнең белән булачак», – дип әйтә», – дигән.
Мөслимә нәфел уразаны, ягъни ирекле уразаны иренең рөхсәтеннән башка тота алмый. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә:
«Ире булганда, хатын-кыз рамазаннан башка уразаны рөхсәтсез тотарга тиеш түгел», – дигән. Рамазан уразасы – фарыз, аны ирдән сорап тормыйча һәркем тотарга тиеш.
Өйдән чыгып башка урыннарга бару, кунаклар кабул итү кебек мәсьәләләрдә дә хатын иреннән рөхсәт сорарга тиеш.
Тагын мөһим мәсьәләне һәр хатын-кыз исендә тотарга тиешле. Хатын интим тормыш хакында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш.
Кыз бала кияүгә чыкканчы әти-әнисе аңа гаилә тормышы, ир белән мөгамәлә кылу, ирнең туганнары белән үзара мөнәсәбәтләр хакында тормыш сабаклары, яхшы тәрбия бирергә тиешләр.
Аллаһ Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 34 нче аятендә ир кешене гаилә башлыгы итеп билгеләве хакында әйтә:
«Аллаһ берсе алдында икенчесе өстенрәк итеп билгеләгәне өчен һәм, алар малларын гаиләгә сарыф иткәннәре өчен, ирләр хатыннардан өстенрәк торалар».
Менә шул рәвешле Аллаһ ир кешегә гаиләсе, ата-анасы өчен җаваплылык йөкләгән. Әмма бу – ир кешенең өстенрәк, ә хатын-кызның ирдән түбәнрәк булуын аңлатмый. Ир белән хатын бер-берсен һәр яклап та тулыландыралар. Аллаһ ир белән хатынны хезмәттәшләр һәм тормышта бер-берсенә нык терәкләр итеп яраткан. Хатын-кызның бурычы – бала табу һәм аны яхшы итеп, Исламга муафыйкъ рәвештә тәрбияләү. Бу бурыч гаять авыр, җаваплы һәм әҗер-саваплы. Шуңа күрә, җаваплылыкның икенче өлеше – гаиләне тәэмин итү ир кешегә йөкләнгән дә инде. Ягъни, хатыны үз вазыйфасын яхшы итеп башкарсын өчен, ир кеше хатынын матди яктан тәэмин итәргә, яхшы шартлар тудырырга тиеш.
Гаилә бәхете – бер-береңне аңлау, Аллаһ ризалыгы өчен ярату һәм гафу итә белү, бер-береңә мәрхәмәтле булу. Аллаһ Тәгалә хатынны үз иренә хезмәтче итеп түгел, ә тормыш иптәше итеп яраткан. Безнең халыкта ир үзенең хатынын, ә хатын үзенең ирен – «тормыш иптәшем» дип әйтү киң кулланылышка кергән. Бер-берсенә гомер буе чын иптәш булып, кайгыларны уртак итеп, шатлыкларны бүлешеп, бер-берсенә мәрхәмәт кылып яшәү генә кешене бәхетле итә. Яшь чагында мәхәббәт алгы планда булса, олыгайгач үзара мәрхәмәт зур әһәмияткә ия була. Яшьлек дәрте сүлпәнләнгәч, олыгайгач үзара шәфкатьлелек аркылы ир белән хатын бер-берсенә ныграк тартылалар.
Әгәр дә ир белән хатын бер-берсен Аллаһ ризалыгы өчен сөеп, бер-берсеннән разый булып, бер-берсенең хакларын үтәп яшәсәләр, шәригать юлыннан аерылмыйча бер-берсенә тугры, ышанычлы парлар булсалар, дөньяда бәхетле гомер итүләре өстенә, Кыямәттә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешәчәкләр.
Дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле булу өчен Аллаһ Тәгалә һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм кушканча яшәргә тырышыйк!
фото:
https://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Ирнен ризалыгын алам дип хэзер анын белэн утырып эчэргэме?
0
0
0
0
Мэкалэ авторы " ирлэре Алла Тэгалэ кушмаган эшне боермасалар" дип яза, ягьни хэрэмгэ этэрмэсэлэр, аларны итагать итэргэ тиеш ди. Кем инде утырып эчсен.Моселман ире андый талэп куймый хатынына.
0
0