Логотип
Гореф-гадәт

Эх, күңелле өмәсе!

Өмә ул – бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. Ул – безнең борынгы йолаларыбызның берсе. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне халкыбыз гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган.


Өмә ул – бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. Ул – безнең борынгы йолаларыбызның берсе. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне халкыбыз гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган. Киндер өмәсе, сүс өмәсе, тула басу, орчык өмәләре... Алар күп. Халкым хәтта өйне дә күмәкләп, өмә белән күтәргән. Җитү кызлар өмә белән киндер тукыган, тула баскан... Өмәләр – әле бүген дә тормышыбызның күркәм бер бизәге. Авылдашлар өмә белән чишмәләрне ача, зират чистарта, мәчетләрне юа.

Утын өмәсе
Пенза өлкәсендә үзгә бер өмә бар. Утын өмәсе ул. Әлеге төбәкнең Качкар (рәсми атамасы Кутеево) авылында туып-үскән Фирдәвес Тумеркина безгә шул йола турында сөйләде.
– Элек, өйләргә газ кергәнче, утынны күрше-күлән өмә белән әзерлиләр иде. Кечерәк чакта андый өмәләргә без дә катнаштык, – ди ул. – Урман ачасы бар, дип, олылар алдан ук хәстәрен күрә башлый. Урманчы белән сөйләшеп, делянкалар билгеләнә. Делянкадагы һәр агачны кисәргә ярамый – яшь чыбык, корыган, чирле агачлар гына киселә. Бу ике як өчен дә файдалы, авыл халкы да кышка утынлы була, урман да чистарып кала. Урманны, гадәттә, җәй башында ачалар. Бәрәңге (Пенза ягында аны картюк диләр) чүпләре инде уталып, төбенә өелгән, печәнгә төшәргә әле иртәрәк... Менә шул вакытта күрше-күлән, берләшеп, кышкылыкка дип утын әзерләп кала. Иратлар, яшьрәк хатын-кызлар балта белән нечкә агачларны чабып, кисеп бара, без, бала-чага, аларны юлга якынрак җиргә ташып, өя барабыз. Һәр өем янына казык кагып, кайсы гаиләнеке икәне языла. 
Урман ачарга бару үзе бер күңелле вакыйга. Һәркем өеннән ашарга-эчәргә алып килә: йомырка, якмыш, җәймә, шешә белән сөт... Аерым ашау-эчү юк, чистартылган аланга ашъяулык җәеп, һәркем үз ризыгын уртага куя.
Игеннәр җыелып беткәч, ул утыннарны трактор арбаларына төяп, кабак (капка шулай атала) алдына алып кайтып бушаталар. Монда да күмәклек сорала, чөнки ул авыр эш, вакытны күп сорый. Ә бергә-бергә эшләгәч, арырга өлгермисең дә. Көз көне исә шул утыннарны кисеп, өеп куябыз. Гаиләсе ишле булганнар бу эшне үзләре башкара, ялгызларныкын, карт-карчыкларныкын кисеп бирергә кабат өмәгә җыелабыз. Монысында инде башлыча яшьләр – 15–17 яшьлек егет-кызлар катнаша. Нечкә чыбыклар, тапамага куеп, балта белән чабыла. Юанракларын, өчаякка салып, ике куллы пычкы белән кисәбез. Киселгән утынны бер төркем әрдәнәгә өя бара. Утын киселеп беткәч, барыбызны мул табын көтә. Безнең якта өмәчеләргә эшти пешерәләр. Эшти – итле шулпага салма (токмач) салып пешерелгән аш. Итен исә турап, картюк белән аерым чыгаралар. Тамакларны туйдыргач, теләгән кеше мунчага кереп, юынып чыга. Утын киселгән көнне мунча ягу – өмәнең мәҗбүри өлеше. Аннары өйләргә таралышабыз. Ләкин бу өмә бетте дигән сүз түгел әле. Хуҗалар безне кичен уенга чакырып кала. Кичке эшләрне карагач, киенеп-ясанып, уенга киләбез. Анысы өй эчендә була торган иде. Яшьләр түгәрәкләнеп утырып, төрле уеннар уйныйбыз – йөзек салыш, прәшкәдән... Җырлыйбыз, биибез. Прәшкәдән уены турында әйтеп китим әле. Урындыклар алып, түгәрәкләнеп утырабыз. Берәү, кулына солдат каешын икегә бөкләп тотып, уртага баса да берәрсе янына килеп, сорау бирә: «Тәп-тәп Зарифы (авылда һәр нәселнең кушаматы бар, исемгә дә шул кушаматны өстәп сөйләшәләр) кем янына йөри?» Тегесе әйтми торса, ботына каеш прәшкәсе эләгәсен көт тә тор! Кемнең сук-тырып торасы килсен, серне чишәргә туры килә, билгеле.
Фирдәвес апа узган ел утын кисү өмәсен үзе оештырып, аны яшьләргә дә күрсәткән.
– Гореф-гадәтләр белән яшьтән үк кызыксынам, – ди ул. – Өемдә бер бүлмәне музей итеп, балаларыма тарихи мирас калдыру хыялым бар. Анда сакланырлык экспонатларым да җыелган. 1876 елда туган карт әбием Айникамалның, 1894 елгы Фатыйма әбиемнең, әниемнең күлмәкләре әле дә исән. Карт әбиемнең күлмәгенә инде 150 ел.

Печән өсте
Җәй челләсе. Көндез хәтта болындагы чикерткәләр дә тынып калган кебек. Күк йөзендә кулъяулык кадәр дә болыт әсәре юк. Авылның эшкә яраклы бар кешесе болында – печән әзерләүдә. Хәзер печәнне мотоблок-лар, бензин белән эшли торган триммерлар, тракторлар белән чабалар. Ә бит әле кайчан гына печән әзер-ләүдә төп эш коралы чалгы иде. Бишле, алтылы, җиделе, сигезле чалгылар... Бишлесе – кыска чалгы, капка-койма тирәләрен чабар өчен кулай, җиделесе, сигезлесе – зур, болында печәнне киң колач белән алдырып чаба торган чалгылар.
Яшел Үзән районының Бакырчы авылыннан Рәйханә апа Зәйнуллина балачакта колхозчылар белән печән өмәсенә төшкән көннәрен әле дә яхшы хәтерли.
– Печән өсте дисәң дә печән өсте иде шул, – ди ул. – Олысы-кечесе иртә таңнан кырда. Авылның кайсы очыннан нинди юл, сукмак булса, барысының да тузанында арба эзе ярылып ята. Кая күз салсаң да – тап-такыр, берәр җирдә ник бер уч печән калсын?! Анда-санда шайтан таягы белән әрем генә тырпаеп тора. Чөгендер чүбенең бер каты инде уталган, икенчесе әле өлгермәгән чак. Колхозның люцернасы өлгергән, шуны чабарга чыгачаклар. Яхшы каралган чалгы булса, печән үзеннән-үзе чабылган кебек, артык ардырмый. Чалгыны бөтен кеше дә кайрый белми, аны тапаучы аерым осталар була. Сандалга – бүкәнгә беркетелгән тимер шакмакка салып, чүкеч белән тапыйлар аны. Алдан ук су мичкәләрен дә карап куялар. Анысын инде бабайлар башкара – ат арбасына куеп, кырдагыларга эчәргә су алып киләләр. Үзем дә алтынчы классны тәмамлагач, колхозчы хатын-кызлар белән печән чаптым. Чапкан печән кибүгә сәнәк-тырмалар белән печән җыярга чыгалар. Аннары аны ат арбасына олаулап төйиләр, яшьрәкләр юллаган печәнне тырмалый бара. Шул олауларны кибәннәргә ташыйлар. Кибән салуның да үз осталары бар. Матур, җыйнак итеп кибән сала белүчеләр – өлкән бабайлар. Печән өстендә олысы да, кечесе дә мәш килә. Авылда бала-чага караучы әбиләр генә калыр иде. Алар тирә-күрше балаларына да күз-колак булып тора. «Бер сыер, өч баш сарык асрап, кыш чыгарга 56 арба печән-курмы кирәк», – дия иде әни. Ничә арба кирәк-леген дә санаганнар бит әле! Алар төяп кайта торган арбадагы печән зур карават озынлыгында, метрга якын биеклектә, ныклап, тыгызлап бәйләнгән олау була иде.
Печәнгә барганда-кайтканда җыр лый торган җырлары да булган әле. 
Җитен генә күлмәк җилфердидер
Болыннарда печән чапканда.
Күкләр дә күкерәр, җир тетерәр,
Печәнчеләр җырлап кайтканда...

Нократ ягында авылга быел гына килгән яшь килен, печәнгә төшкәч, болында оннан боламык пешереп, печәнчеләрне сыйлаган. «Болом саламат» дип аталган ул. Яшь киленнең әнисе печән чапканда пешерер өчен ак он биреп җибәргән. Шуннан куе гына боламык болгатып, сыер мае белән ашаганнар. Ул якларда «болым затма» дип аталган йола да башкарылган. Печән өстенең соңгы көнендә тәмле ризыклар пешереп уздырганнар аны. «Болом затмага» дип, яшь киленнең әнисе тавык тутырган.
Борынгыдан калган тагын бер шаян йола – яшь киленне суга салу гадәте. Шушы төбәкнең су ияләре белән таныштыру өчен башкарылган дип аңлаталар аны. Елга яныннан узганда яшь киленне күтәреп алып суга ыргытканнар. Аның артыннан яшь кызлар да суга чумган. Йоласы шулай булгач, үпкә-сапка тотучы булмаган.
Печән өстенә дип, элек берәр сарык чалганнар, күп итеп катык оетканнар. Әче катык әйрән ясар өчен әйбәт. Катыкны салкын чишмә суына туглап, тәменчә генә тоз салып ясалган әйрән сусауны да яхшы баса, тамакны да туйдыра. Көне буена кояшта җылынмасын өчен, әйрәнле савытны якындагы чишмәгә батырганнар яки җиргә күмгәннәр. Печән өмәләре, бераз үзгәрәк булса да, авылда әле дә яши. Болында үзең чабып киптергән печәнне хәзер дә туган-тумача, күрше-тирә белән бергәләп төяү, кертеп урнаштыру гадәте бүген дә бар.

Урак өмәсе
Печәннәр җыелып беткәч, урак өсте башлана. Уракны җиңел куллы кешедән башлатырга тырышканнар. Беренче учманы җиңел куллы кеше урса, урак җайлы бара дигәннәр. Пермь ягында урак өмәсе «урак пумич» дип йөртелгән. Өмәгә беренче булып килгән кеше «пумич башлык» булган. Аңа атап өч бүлемле шәңгә пешергәннәр – бер бүлеменә кишер, икенчесенә бәрәңге, өченчесенә эремчек салганнар.
Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повестенда урак өмәсе шулкадәр матур тасвирлана. «Урак өмәсе – үзе бер бәйрәм ул. Көне буе янып-пешеп эшлиләр дә кичен ихата тутырып табынга җыелалар. Ит согыналар, шулпа чөмерәләр. Олырак ир-ат, чаярак бичә-чәчә шау-шу килеп бал эчә. Егет-җилән белән кыз-кыркын табыны болай да, бал эчми дә кызмача була. ...Өмәгә сайлап кына, көндез кулыннан эш килер, кичен табын кадерен белер кешеләрне генә чакыралар. Анда эләгү мәртәбәгә санала. Дөрес, кайбер әрсезрәк адәмнәр чакырганны да көтеп тормый.
...Кояш чыгуга, безнең капка төбендә мәхшәр кайный иде. Кулбашларына уракларын салып, бөтенесе дә килгәннәр... Якынрак кардәш-ыру, алдан әйтеп куелганча, атын җигеп килгән. Быел арыш басуы ерак. Җәяүләп озак барырга кирәк булачак. Аннан да болай, өмә урагына җәяү йөрү үзе үк килешә торган эш түгел. Яме китә.
...Кыз-кыркын белән килен-киштә, чыр-чу килеп, әле теге арбага, әле бу арбага барып сугылды. Берсе ахирәте, икенчесе кардәше, өченчесе күршесе янына эләгергә тырышты... Олырак хатыннар белән ир-ат тегеләрдән калган арбаларны тутырды.
...Төшкелеккә баллы катык белән юача булды. Өмә ашы үзе бер тамаша ул. Һәр табынга зур-зур табаклар куелган, тау-тау итеп юача киселгән. Табак тирәли утырган өмәчеләр кашыкларны биетә генә. Оялып, юанып утырсаң, ач калуыңны көт тә тор. Туя биргәчрәк шаяру, көлешү дә башланды. Йә берәүнең кулындагы кашыгын кинәт табакка бәреп төшерәләр, йә икенчесенең кулыннан, инде каптым дигәндә, калачын тартып алалар. Теге ачык авызлардан бөте-несе дә гөж килеп көлә шуннан...»

Өй салу өмәсе
Мишәрләр аны «диңгез кору», «нигез салу» дип тә атый. Өйнең нигезен корган көнне пешерелгән ботканы да «диңгез боткасы» дип йөртәләр. Бу көнне өй янына миләш агачы утырту гадәте дә булган. Печән өстенә бәйле хатирәләрен уртаклашкан Рәйханә апаларның өе дә 1973 елда өмә белән күтәрелә. Ул көннәр матур бер истәлек булып әле дә хәтерендә яши аның.
– Абый бүрәнәләрне Айшә урманнарыннан кисеп алып кайткан иде. Осталар яллап, аны бураттык, – дип искә ала Рәйханә апа яңа өй салып чыккан чакларын. – Иртәгә өй күтәрәбез дигән көнне бөтен тугантумачага, күршеләргә, авылдашларга, балта осталарына әйтеп чыктык. «Киләбез, киләбез!» – дип калдылар. Өмәгә дәшсәләр, ничек тә килергә тырышалар иде. Хәтта эштән сорап ук калалар. Кырыктан да кимрәк кеше җыелмый. Аллаһының рәхмә-тедер, өмә узасы көнне көне дә матур, кояшлы була торган иде бит. Һәрхәлдә, өмә вакытында яңгыр яуганын хәтерләмим.
Бүрәнә арасына кыстырасы мунчалаларны, саламнарны алдан ук барлап куйган буласың. Безнең якта мүкле күлләр юк, мүк урынына мунчала кулланалар. Өмә көнне хатын-кызлар иртүк көянтә-чиләк белән су ташырга керешә. Бездә ул вакытта суны тау астыннан, ерактан ташыйсы. Саламны чылату өчен су күп кирәк. Бабайлар озын тактага йөз иллеле кадак кагып, «тарак» ясый. Монысы – мунчала тарау өчен. Бу эшне бала-чага башкара.
Иң беренче эш итеп булачак өйнең дүрт почмагына дүрт имән бүкән куела. Дога укып, һәр чатлыкка (почмакка) догалык куеп калдыралар. Осталар отвес белән бүрәнәләрнең тигезлеген карап кына тора. Кузлалар тезеп, 12 бүрәнәгә кадәр күтәрәләр өйне. 12 нче бүрәнәне салгач, матча куела. Матчаны күтәрү – иң җаваплы һәм авыр эшләрдән. Матча күтәргәндә дә дога укыла.
Рәйханә апаның сүзен бүлеп әйтик, Сергач якларында матчаны күтәргәндә осталарга сөлге бүләк итү гадәте бар икән. Сөлгегә бер бөтен ипи дә бәйлиләр. Бер матча булса – бер сөлге, икәү икән – икене. Шулай ук матча астында бер тавык чалу йоласы да булган. Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар тавыкны мич урынын ясаган вакытта чалган. Ләмберә татарларында исә мичне беренче тапкыр якканда корбан канын чыгару гадәте билгеле. 
– Өмә көнне табынга хәрам керт-миләр, бу көнне барысының да күңе-лендә бары изге теләк кенә – салган йортларының игелеген күреп, исән-имин яшәсеннәр, – дип дәвам итә Рәйханә апа. – Ул көнне бөтен туган-тумача ризык алып килә. Кем – аш, кем – йомырка, май, сөт, ипи... Су ташыган хатын-кызлар тиз-тиз генә йомычкаларны себереп алып, җиргә зур палас җәеп, шушы ризык-лардан табын кора. Кайда нинди табак, тәлинкә, кашык бар – шулар белән ашыйбыз. Ызба ашы дип атала ул. Олылар тамакларын туйдырып кузгалуга, урамда нинди бала-чага бар – табынга аларны чакыралар. Алар да иртәдән бирле тырышып эшләде бит өмәдә! Күмәк эшләгәч, шулкадәр тиз күтәрәләр иде ызбаны.
Бүген дә, Аллаһка шөкер, шушы өемдә яшим. Кичә генә салып кергән шикелле әле дә. Бүрәнә арасына кыстырган мунчалалары да шул килеш. Рафаэль, Нурулла, Нуретдин абыйлар бу эшнең чын осталары иде шул. Өйнең мүген кыстыру өчен зур осталык кирәк.
Мондый өмәләр бүген дә уза бездә. Дөрес, өй үк салмыйлар, гараж, мунчаларны өмә белән күтәрәләр. Өмәдә бит савап өчен генә катнашасың, бер тиен дә акча алмыйсың. Өмәдә катнашу – изге эш.
Кадерле укучыларыбыз, өмәләр турында язып та, каз өмәсен телгә алмаганнар, димәгез. Бу хакта алдагы саннарыбызда укый алырсыз.

Язманы әзерләгәндә галимә Флера Баязитова хезмәтләре файдаланылды.

Видеода утын кисү өмәсеннән күренешләр. Әлеге видеоязманы Пенза өлкәсенең Качкар (рәсми атамасы Кутеево) авылында туып-үскән Фирдәвес Тумеркина тәкъдим итте. 

Фотода: Арча районы Кышкар авылынннан Вәлиев Харис, Галиев Фәрит, Гайнетдинов Нәзир (сулдан уңга) печән чаба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар