Логотип
Гореф-гадәт

Ә авылда хәзер каз өмәсе...

Татар халкы гомер-гомергә күпләп каз үстергән. «Ун каз бер сыерга тора» дигән әйтем дә юктан гына чыкмагандыр. Авыррак тормышлы хуҗалыклар бер оя каз асраса, хәллерәкләрендә ике, хәтта өчәр оя каз булган. Билгеле инде, мондый ишле казларны бер көндә эшкәртеп өлгерү өчен эшче куллар да күп кирәк. Өмәләрне шуның өчен уздырган да инде халкым. Күрше-күлән, туган-тумача, яшь киленнәр, кызлар, кул астына керердәй бала-чага – өмәдән беркем дә читтә калмаган. 


Менә быел да ак кышларга аяк бастык. Кыш – сугым чоры, муллык чоры. Беренче кар төшү белән үк быел да авылларда каз өмәләре башланып киткәндер... Бездә өмәләр күп, ләкин каз өмәсе ул үзенә башка! Татар халкы гомер-гомергә күпләп каз үстергән. «Ун каз бер сыерга тора» дигән әйтем дә юктан гына чыкмагандыр. Авыррак тормышлы хуҗалыклар бер оя каз асраса, хәллерәкләрендә ике, хәтта өчәр оя каз булган. Билгеле инде, мондый ишле казларны бер көндә эшкәртеп өлгерү өчен эшче куллар да күп кирәк. Өмәләрне шуның өчен уздырган да инде халкым. Күрше-күлән, туган-тумача, яшь киленнәр, кызлар, кул астына керердәй бала-чага – өмәдән беркем дә читтә калмаган. 


«Мине каз өмәсеннән калдырмассың», – дип, җиткән кызлар инде җәйдән үк хуҗаларга сүз каткан. Өмәдә катнашу – уңганлык билгесе дә, яшь кызлар өчен мәртәбә дә. Монда үзеңне күрсәтәсең, авыл яңалыкларын белешәсең. Өйләндерер улы булган апалар исә сиздерми генә сине күзли... булдырамы, янәсе, килен итеп алырлыкмы? 
Кызлар булган җирдән егетләр каламы?! Гармуннарын култык астына кыстырып, җылы мунчага алары да елышкан. Бергә булгач, каз йолку эше үзе үк бәйрәмгә әверелгән. 
Гадәттә, өмәне иртүк башлап җибәргәннәр. Иң беренче килгән кызны өмә башы итеп куйганнар. Кайдадыр өмә башы итеп тәҗрибәле килен билгеләнгән. Ул һәркемгә эш бүлеп биреп, суын, савытын барлаган, мамык тутырыр өчен мендәр сүрүләрен әзерләгән. Кайбер якларда каз өмәсенә әти-әнисе исән булган кызларны гына чакырганнар. Шулай итмәсәң, казлар киләсе елга күп бәбкә чыгармый дип ышанганнар.
Казларның мамыгын йолкып, эчен алгач, өмәнең икенче өлеше башланган. Матур шәлъяулыкларын ябынып, кешелеккә дигән бишмәтләрен кигән кызлар көянтә башларына пар каз элеп, чишмәгә каз юарга төшкәннәр. Кызларга үзен танытмаслык итеп киенгән берәр егет тә ияргән. Анысы кызларны көлдереп, очраган берсен куркытып күңел ачкан.
Иңнәренә көянтәләрен элгән кызлар тезелешеп чишмәдән кайтышка авыл өстенә тәмле коймак исе таралган. Өмәчеләрне каз коймагы белән әзерләнгән чәй табыны көткән. Каз чәе белән өмәнең бу өлеше төгәлләнгән. Казларны саркытырга элеп, кызлар-егетләр өйләренә таралышкан.
Кичен казның баш-аягыннан зур бәлеш пешереп, хуҗалар аларны кабат кунакка чакырган. Кайбер якларда кызларны көндез үк бәлеш белән сыйлап, кичен аларны җылы мунчага каз каурые сыдырырга дәшкәннәр. Менә шунда уяулык соралган да инде. Аны-моны уйламый гына урындыкка утырырга ярамый – адәм көлкесенә калуың бар. Шаяннар каз куыгын кабартып, көрпә астына яшерергә дә күп сорамаган. Утыруың була – ша-арт! – шартлый куык. Аннары аңлат көлә-көлә идәндә тәгәрәшкәннәргә гаепнең үзеңдә түгеллеген! 
Хәзер бераз башкачарак узса да, авылларда каз өмәләре әле бүген дә гөрли. Мондый зур эш күрше-күлән ярдәм итми генә буламы соң? 
– Үземне белә-белгәннән каз-үрдәк йолыкмый калган еллар булмады, – дип сөйли авылдашым, Арча районы Кышкар авылы мәдәният йорты мөдире Ләйсән Шәфигулина, үзе үскәндәге каз өмәләрен искә алып. – Без бала вакытта авылда каз асрамаган кеше булды микән? Күршебез Фәльия апаларның казлары бигрәк күп була торган иде. Кайнанасы Газизә апа казлар үстерергә бик маһир. Аларның казлары да үзләренә башка бертөрле, караңгы соры төстә, йомрылар, матурлар... Казларын сораучылар күп булгандыр, тереләй дә сатканнарын беләм. Безнең әни дә алардан каз сатып алды. Теләсә кемгә, белмәгән кешегә каз сатмыйлар. Каз белән бергә кул арты китүдән бик курка халык. Фәльия апа да казны капчыкка салганда: «Ай, кара әле, нәрсә ул анда?» – дип, игътибарыңны читкә юнәлтә дә, сиздерми генә казның башыннан берәр каурыен йолкып ала торган иде. 
Без бала чакта да каз өмәләре бик күңелле узды. Әнием Илсөя, күршедәге Наҗия, Мәрвәр, Нәфига апалар, чираттан өмә уздырып, каз йолкыйлар. Аларга без, бала-чага да иярәбез. Каз йолку, эчен-башын алып урнаштыру, ахырдан табак-савытларын юып, мунчаларны җыештырып чыгару шактый авыр хезмәт. 
Һәр эшнең үз остасы була. Каз өмәсендә дә шулай. Наҗия апа казны бик җитез йолка. Кешеләр берне бетергәндә, ул инде икене йолкып өлгерә. Элек казларны хәзерге шикелле пешекләп тә, үтүкләп тә йолкымыйлар, бармак башлары ике каздан артыкка чыдамый. Шуңа да каз йолкучылар күп кирәк. Әниләр каз йолкый, ә безгә: «Шыпырт кына менә шуны эшләгез», – дип, баш-аяк чистартырга бирәләр. Хәзер инде баш йоннарын алучы кеше дә юктыр, элек шунысыннан да кечкенә генә диван мендәрләре ясый торганнар иде. «Баш йоны мендәре» дип йөрттеләр аны.
Казларны йолкып бетергәч, эчен алырга кирәк. Монда инде Мәрвәр апага җиткән кеше юк. «Кагылмагыз, үзем алам!» – дип кенә тора. Ул да бик белеп кенә эшләнә торган эш. Безнең әни казның маен алырга оста. Эчен кечкенә генә итеп ярып, бик оста итеп ала. Пешекләгәч,  кискән урыны, бөрешеп, тагын да кечерәя... «Күргәзмәгә куярлык булган», – дип, үз эшләренә үзләре сокланып, бер-берсен макташалар тагын. 
Шул көннеме, икенче көннеме каз ашы үткәрәләр иде. Казның баш-аягыннан зур бәлеш салалар, каз шулпасы пешерәләр. Ашап, догалар кылгач, менә башлана иде уен-көлке. Апалар бер-берсенә тастымаллар атышалар. Казлар киләсе елга да күп булып чыксын өчен булган икән бу йола. 
Бер елны шулай казларны йолкып бетереп, өс-башларны кагынгач, и тотындылар көлешергә. Ләүкә астында әле кагылмаган да бер каз качып калган икән. Кайчагында, кызык ясар өчен, өмәчеләрдән бер шаяны аны махсус да яшереп калдырган. 
Ләйсән апаның каз өмәсе белән бәйле кызыклы истәлекләре байтак. Менә, мәсәлән, элегрәк бала-чаганы хәйләләп: «Бар әле, әнә шул абыйлардан мамык машинкасын алып кайт», – дип чыгарып җибәрә торган булганнар.
 – Бала-чага аяк астында буталып, комачаулап йөрмәсен өчен шулай эшләгәннәрдер инде, – ди ул. – Үземнең дә кайнатама бала вакытта берәүләрдән мамык машинкасы алып кайтырга кушканнар. Анда барса: «И-и, ул машинканы башка берәүләр алып торган иде бит әле», – дип, шаяртып, Тәлгать әтине тагын да арырак озатканнар. Тәки буш кул кайтырга туры килгән аңа...
Казлар авыррак йолкынса, сугымчыга эләккән инде. Берәр чаярак хатын, шыпырт кына килеп, арттан берне кундырган. Тәҗрибәле сугымчылар алдатмаган анысы – поднос кыстырып килә торган булганнар. Монысын үземнең әтием Җәүдәттән белдем.
Казларны урнаштырып, бераз сулу алгач, әни күрше әбиләрен дә каз ашына чакыра иде. Күрше Зәкия, Хәдичә әбиләр кереп, башта каурый сыдыралар. «Сыдырган мамык кушсаң, мендәр тиз генә искерми», – ди торган иде әни.
– Мендәр сүрүенә каз мамыгын тутыру эшен парлы хатыннарга гына тапшырганнар. Кияүгә бармаган яшь кызлар да, ире үлгән толлар да мендәр тутырмаган. – Балтач районы Шуран җирле үзидарәсенең «Ак калфак» һәм ветераннар советы рәисе Әминә апа Мөхәммәтҗанова әнә шулай ди. – 
Беренче кар төшеп, көннәр суыткач, безнең Балтач якларында да каз өмәләре башланып китә. Иртәрәк ярамый, салкында казның мае калыная, итенә чын тәм керә. Кичтән казларны инештә коендырып алып менеп, чиста салам өстендә төн кундыралар. Мамыгы чиста булсын өчен шулай эшлиләр. Иртәгә каз суясы дигән көнне йорттагы хатын-кызлар йокламый инде. Аш-суын пешерәсе, мунча идәннәрен ышкып юып, мамык төшерергә урын әзерлисе бар... Ирләр пычак кайрый, каз тәпиләрен бәйләргә бауларны барлый... Иртән иртүк, кояш чыкканчы ук эш башлана. Без яшь вакытта казның йонын – аерым, мамыгын аерым төшерәләр иде. Йоны – түшәк-ястыкка, мамыгы – мендәргә. Йолкып бетергәч, карлы ләгәннәргә тыгып, казларны суыталар. Аннары кызлар өс-башларын кагарга дип урамга чыга. Урамда нинди кеше очрый, булачак ирең дә шундый кеше була дигән бер ырымы да бар иде. Башка төрле ырымнары да күп. Мәсәлән, казның муенын кисеп түгел, борып алалар бит. Анысын да кызлар башкара. Муенны ничә тапкыр борып чыгара, шул елдан гына кияүгә чыга, имештер. 
Казларны суыткач, эчен алалар. Аннары кайнарлау, чистарту кебек эшләр кала. Эчәкләрне орчык башы белән әйләндереп, кат-кат юалар, ул ап-ак була. Эшкәртеп бетергәч, казларны пар-пар итеп көянтә башларына элеп, кызлар чишмәгә төшеп китә. Хәзер күп җирләрдә күрәм: казларны көянтә башына берәрне генә эләләр. Ул парлы итеп, казларны бер-берсенә аркалары белән терәп, канатларын канатка чалыштырып эленергә тиеш – йоласы шундый. 
Чишмә буе – элек-электән гашыйкларның серләшү урыны саналган. Каз юганда да киез итекләре бозга ябышып калган яшьләр була торган иде. Якындагы берәрсеннән җылы су алып килеп, кубарып алмасаң, итегенең табаны төшеп кала. Табансыз кайтып китүчеләр яки, кузгалып китәм дип, җиргә мәтәлүчеләр дә булмый калмый. Кызык итеп сөйләргә бер вакыйга була инде ул. Менә берзаман кызлар тезелешеп су буеннан кайта. Гаҗәеп матур күренеш! 
Каз ашын шул көнне кич яки икенче көнне уздыралар. Безнең Түнтәрдә бәбкәләр бала-чага кебек ишле булсын, дип, балалар ашы үткәрү гадәте дә бар иде. 
Култык астындагы берничә бөртек хәрам йоныннан тыш, казның бер генә әйберсе дә әрәм булмый. Йон-мамыгы – мендәргә, ите – ашарга, мае ризык кыздырганда тотыла. Каз мае туңмай шикелле катмый, гел йомшак булып тора торган эрү май. Өшегән, туңган җирләрне дәвалар өчен дә шифалы. Канаты белән идән себерергә кулай. Каурый очыннан май канаты – дөгәч ясыйлар... Ә каклаган каз тагын! Анысы әле дә иң-иң затлы сыйлардан санала.
Әлеге фикерне Ләйсән апа да дәвам итә: 
– Казның койрык сөягендә бер учма йоны була. Каз күтиге диләр аны. Менә шуны юып-киптереп, яшь кызлар битләренә кершән якканда тоткан. Күз тимәсенгә, помпон итеп, балаларның башлыкларына такканнар.
Азнакай районы Буралы авылында яшәүче Фәридә апа Шәйдуллина да әнисенең каз өмәсе уздыруын искә алды. 
– 1980 еллар дип хәтерлим, – дип сөйли Фәридә апа. – Әнием Зәмзәмия борынгыча итеп каз өмәсе уздырырга уйлады. Авылдагы уңган кызларны чакырдык. Гармуннарын күтәреп, егетләр дә килеп җитте. Без ул вакытта мунчада түгел, өйдә йолыккан идек. Каз өмәсенә яшь кызлар гына түгел, яшьлекләрен сагынышкан әбиләр дә килде. Һәркемгә эш җитәрлек була бит ул каз йолыкканда. Җигүле атка утырып, әбиләр чишмәгә каз юарга да төште әле хәтта. Үзләре юмасалар да, кызларны өйрәтеп тордылар. Шул матур бәйрәм күңелдә ничә еллар йөрде дә, моннан берничә ел элек үзем дә зур итеп каз өмәсе уздырдым. Шулай ук бизәп атлар җиктек, чишмәләргә төшеп казлар юдык... Бик күңелле булган иде. Миннән күреп, башкалар да кызыгып калды.
Моннан ике еллап элек, Кайбыч районына командировкага баргач, үзебез дә каз өмәсенә туры килдек. Ишегалдындагы кечкенә өйне җылытып, бишләп хатын-кыз шау-гөр килеп казларны йолкып бетереп ята иде инде. «Өмәгә иртәнге алтыдан киләләр аны, көндезгә инде эш бетә», – дип, шаяртып шелтәләде алар безне. Идәнгә зур җәймә җәйгәннәр дә, түгәрәкләнешеп утырганнар. Гөрли генә эшләре, мамыклары оча гына. Шактый эшләп өлгергәннәр, ишегалдындагы озын өстәлдә чистартылган казлар тезелешкән. «Инде боларны салкын суда юасы да, элеп куеп, суларын саркытасы», – диеште өмәчеләр.
Хуҗабикәнең сөйләшергә дә вакыты юк – каз йолкучыларны сыйларга табын әзерләп мәш килә.
– Инде бу бишенче йортыбыз, – ди кызлар. – Әле тагын чакыручылар бар. Монда тиз кирәк, белеп эшләргә кирәк... 
Белеп эшләргә кирәк, дигәннән... Килен булып төшкәч, кайнанам Миңлегөл әни дә каз өмәсе уздырды. Олы килене буларак, өмә башы мин булырга тиеш тә бит... Инде күптән казлар йолыккан юк, онытыла икән ул. Казның бүтәкәсен чистарту эшен миңа тапшырдылар. Сары элпәсен тавыкныкы шикелле җиңел генә кубармакчы булам, юк, бирешми. Күрше-күлән, туган-тумачаның сынаулы караш ташлап алганын сизеп торам. Ярый әле иремнең Раушания апасы: «Тавыкныкы шикелле җиңел генә купмый шул казныкы, аны пычак белән кырырга кирәк», – дип, сиздерми генә ярдәм итеп җибәрде. Балалар тугач, кайнанам һәрберсенә аерым-аерым мендәр ясап биргән иде. Әле дә тузмады шул мендәрләре, өр-яңа кебек. 
Татар халкында каз белән бәйле ырымнар да күп. Мәсәлән, казлар бәбкәне күп чыгарсын өчен, киек казлар кайткан вакытта җирдән салам алып, каз оясына салганнар. Казларны чишмәгә юарга төшкәндә юл буйлап сыдырган каурый чәчә барганнар. Бу да киләсе елга казлар ишле булсын, судан тезелешеп кайтсын дигән нияттән башкарылган.  яр тутырып казлар үссен дип, кайбер авылларда каурыйны су буена тезеп чыкканнар. Каз өмәсенә килүчеләр канат урларга тырышкан. Канат урлап алып кайтсаң, үзеңнең дә казың уңа, имеш. Ә хуҗалар канатны бирмәскә тырышкан, тиз генә санап алып куйган. Бик гозерләнеп сорасалар, канатны өй почмагына кыстырып куйганнар, кирәк кеше шуннан алып киткән. Кешегә биргәндә канатның очын кисеп, казан өсләрен сыпырып кына да биргәннәр. Югыйсә кул арты китәргә мөмкин, дигәннәр. Каз канатын еракка, су артында яшәүчеләргә бирергә ярамый дигән ырым да бар. Кайдадыр сул канатын бирергә яраган, ә уң канатны берәүгә дә бирмәгәннәр. 
Тере казны да ырымлап кына сатканнар. Усал, мәкерле кешеләргә каз сатмаганнар. Алган кеше сатучыга бер телем ипи бирергә тиеш булган.
Безнең як авылларда инде күптән йорт казлары асрамыйлар. Урам тутырып утырган ап-ак казлар – инкубатордан алып үстерелгән бәбкәләр. Шулай булса да, Сабан туе кебек, каз өмәләре бүген дә онытылмый. Дөрес, аны инде авылның бар уңган кызларын чакырып уздырмыйлар. Үз туганнарың, дуслар, күршеләр җыелышып эшли. Аның монысы да бик күркәм бит. Димәк, дуслык, туганлык, күрше хакы дигән олы хисләр онытылмый. Башка бәйрәмнәр кебек үк, каз өмәләре дә безне бердәм итә. Менә шуның белән кыйммәт тә ул. 

Фото: «Татар-информ». Салават Камалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар