Логотип
Гөлләр

Ясмин гөле, каланхоэ һәм фикус

Тропиклар үсемлеге булган ЯСМИНне бүлмә шартларында үстерүе җайлы гына түгел. Ул яктылык ярата, ләкин туры караган кояш нурларын өнәми. Көньяк тәрәзә төбенә куясыз икән, җәйге якта аны җиңелчә күләгәләргә туры киләчәк. Яктылык җитмәсә, бөтенләй дә чәчәк атмый ул.

Тропиклар үсемлеге булган ЯСМИНне бүлмә шартларында үстерүе җайлы гына түгел. Ул яктылык ярата, ләкин туры караган кояш нурларын өнәми. Көньяк тәрәзә төбенә куясыз икән, җәйге якта аны җиңелчә күләгәләргә туры киләчәк. Яктылык җитмәсә, бөтенләй дә чәчәк атмый ул. Җылы вакытта ясминне балконга яки бакчага да чыгарып куярга мөмкин. Әмма кояш нурларына акрынлап өйрәтү мөһим. Һава температурасына таләпчән түгел. Шулай да кыш көне җылылык 13 градустан артмаган салкынча урын кирәк. Җылы бүлмәдә кышлаган ясмин яхшы үссә дә, чәчәк бөреләре яралмый. Яздан көзгәчә иң кулай температура – 18–24 градус җылылык. Суны күпме сибәсе өйдәге температурага бәйле. Эссе вакытта гөлне һәр өч көн саен сугаралар. Гөлнең туфрагы дымлы, ләкин юеш булмаска тиеш. Кышын исә атнага бер сугару да җитә. Ара-тирә 1 литр суга 1 чәй кашыгы алма серкәсе яки берничә тамчы лимон согы кушып сибү файдалы. Ясмин өчен һаваның дымлылыгы югары булу кирәк. Язын һәм җәен әледән-әле су бөркеп, гөлне коендырып торырга туры киләчәк.  Сыгылмалы ботакларына терәү куеп яки шкаф башына үрмәләтеп үстерәләр. Язын кыскартып кисеп, гөлне формалаштыру мөһим. Яшь вакытта гөлне – ел да, картларын ике-өч елга бер күчереп утырталар. Ясминне ботак очындагы яшь тармакларны тамырландырып үрчетәләр. Чәчәк аткан вакытта гөлне йокы бүлмәсендә тотарга ярамый, исеннән баш авыртырга мөмкин.


КАЛАНХОЭны күпләр дәвалау үзлегенә ия гөл дип кенә  уйлый. Ләкин аның купшы чәчәк ата торган төрләре дә бар. Мәсәлән, кибетләрдә каланхоэның  Каландива төренә караганын – кызыл, ал, сары чәчәклеләрен еш күрергә була. Әлеге төр селекция юлы белән чыгарылган, табигатьтә очрамый. Кибеттән сатып алу белән беренче бурыч – гөлне яңа туфракка күчереп утырту. Туфракның әчелеге нейтраль, ә савыт элеккегесеннән бераз гына зуррак булырга тиеш. Алдагы елларда исә гөлне ел да күчерү таләп ителми, чөнки аның тамыр системасы акрын үсә. Кояш нурлары туры карамаган якты урынны ярата, көнчыгышка яки көнбатышка караган тәрәзә төпләрендә яхшы үсә. Фитолампа куллансагыз, аны төнгә сүндерергә кирәк, каланхоэ – кыска көн үсемлеге. Һаваның дымлылыгына һәм температурага таләпчән түгел, корыда да  яхшы үсә. 15 градустан 30 градускача булган температура аның өчен бик кулай. Бу гөл – суккулент, ягъни яфраклары су запасын туплаучан. Шунлыктан аңа суны чамалап, туфрагы кипкәннән-кипкәнгә генә сибәләр. Каланхоэның чәчәк бөреләре көздән формалаша башлап, кышка чәчәк ата. Ашламалар белән тукландыруны да көзге якта башкаралар. Кибетләрдә суккулентлар өчен сатылган ашламалар каланхоэ өчен дә ярашлы. Иң мөһиме: анда азот микъдары күп булмасын. Декоративлыгын югалтмасын өчен, гөлне кисеп, формалаштырып торырга кирәк. Моны чәчәк атып бетергәч башкаралар. Карт гөлләрне яшәртү өчен өске өлешен бөтенләй кыркып алырга була. 

ФИКУСларның төрләре бик күп. Үрмәлесе, агач кебек үскәне, куаксыманнары да бар. Бенджамин фикусын, каучуклысын, эре яфраклы төрләрен иң популярлары дип әйтергә була. Инжир агачының да фикус булуын күпләр беләме икән? 
Нинди төргә караса да, фикуслар һаваның югары дымлылыгын, җитәрлек күләмдә яктылык, иркен урын һәм җылылык ярата. Урын алыштырганны һәм үтәли җилләрне өнәмиләр. Шулай ук салкынга да чыдамсызлар. Кышын өйдәге дымлылыкны арттыру өчен махсус һава дымландыргыч,  гөлгә әледән әле су бөркү яки янына савыт белән су кую кебек ысуллар кулланырга туры килә. Дымлылыкны яратса да, фикуска суны чамалап кына сибәргә кирәк. Сугарыр алдыннан гөлнең туфрагы 2-3 см тирәнлектә коры булырга тиеш. Бу аеруча Бенджамин фикусына һәм каучуклысына кагыла. Ә менә үрмәләп үсә торганнарына һәм кәрлә төрләренә суны ешрак сибәләр. 
Матурлыгын югалтмасын өчен, гөлне формалаштыру да мөһим. Моны яз көне башкаралар. Идәндәге чүлмәкләрдә үсүчеләренең озынлыгын 1 метр, ә өстәлдә яки тәрәзә төбендәгеләрен 40 см калдырып, ботак очларын кисәләр. Ләкин бер кискәндә 20 сантиметрдан да күбрәк кисмәскә кирәк. Яздан алып көзгә кадәр фикус ашлауга да мохтаҗ. Минераль һәм органик ашламаларны чиратлаштырып ашласаң яхшы. Фикусны ботак очын тамырландырып үрчетәләр. Яшь вакытында ул ел да күчереп утыртуга мохтаҗ, ә менә зур гөлне күчермиләр, бары туфрагын гына өлешчә алыштыралар. Фикусны «гаилә гөле» дип тә йөртәләр. Имеш, фикус үскән өйгә уңыш, гармония һәм муллык килә икән. Ышаныргамы, юкмы – анысы һәркемнең үз эше, ә менә бүлмәдәге һаваны чистартуы хак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар