Фикус Көнчыгыш халыкларында борын-борыннан изге агач саналган. Шуңа бәйләнешле нисбәттә “фикус гаиләгә бәхет һәм уңыш китерә” дип юраганнар.
Фикус Көнчыгыш халыкларында борын-борыннан изге агач саналган. Шуңа бәйләнешле нисбәттә “фикус гаиләгә бәхет һәм уңыш китерә” дип юраганнар.
Фикус чыгышы буенча тропик Азия һәм Африка якларыннан. Дөньяда аның бер мең төре билгеле. Ә өй шартларында шуның нибары егерме төре генә үстерелә. (Ул төр фикуслар иң таләпчән зәвыклы кешене дә канәгатьләндерерлек гаҗәеп матурлар. Алар агачсыман, куаклы һәм үрмәгөл (лиана) рәвешендә булалар. Табигатьтә агачсыман фикусның утыз метр биеклектә үскәннәре дә бар.)
Бенджамин фикус гөле өйдә үстерү өчен искиткеч матур. Ул куе һәм нәфис яфраклы, йомшак сыгылма ботаклы, бүлмәдә ике метрга җитеп үсә. Үзен күләгәле урында да яхшы хис итә. Соңгы вакытта аның чуар яфраклы Старлайд һәм Вариегата төрләре дә уйлап табылды. Ул 1815 елдан ук билгеле.
Карика фикусы (икенче төрле аны инжир дип тә йөртәләр) иң борынгы җимешле агачлардан санала. Юан ботаклы, өчпочмак яисә пальма сыман яфраклы.
Лиро фикусы яфраклары скрипка рәвешендә кабарынкы була. Ул яктылыкны ярата. Ашарга яраксыз, декоратив вак җимешләр бирә.
Кәрлә фикус — зифа буйлы фикуслардан аермалы буларак, бик үзенчәлекле нәфис гөл. Вак һәм куе яфраклы, җәелеп үсүчән. Башка фикусларга караганда дымны күп суыра.
Фикус махсус тәрбия таләп итүче нәзберек үсемлек түгел. Шунлыктан, аны өйдә үстерү артык мәшәкать тудырмый. Күп су таләп итми, кайвакыт аңа коры туф рак артык дымга караганда файдалырак та. Ә менә яктылыкны үз итә, шуңа күрә аны тәрәзә янына урнаштыралар. Яхшы үссен өчен даими 18-20 градус җылылык кирәк.
Башка гөлләр белән беррәттән, фикуска да тукландыручы матдәләр таләп ителә. Аны яздан көзгә чаклы, һәр ун көн саен гөлләр ашламасы белән тукландырып тору зарур. Фикусны үсә барган саен зуррак чүлмәккә күчереп утыртырга кирәк. Күчерүне язгы чорда башкару кулай. Фикус утыртасы туфрак катнашмалы (урман туфрагы, черемә, ком) булырга тиеш.
Фикусны ботак очындагы чыбыкчадан үрчетәләр. Чыбыкчаны көпшәк җирлектә яисә суда тамырландыралар. Ул ботаклар кискәләүне җиңел кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк