Аның остаханәсендә – бихисап савыт-саба. Киштәсендә – китаплар. Аларның да саны бихисап. Булат – китап рәссамы.
«Менә «Сөембикә белән Леонардо да Винчи». Сөембикә дә, Чечилия Галлерани портретындагы кебек үк, кулына ас тотып утыра. Ханбикә даһи Леонардо сызымнары буенча очу аппараты ясаткан һәм... күрәсезме, ул Казан күгендә оча!» Булат үз фантазиясенә үзе шат. Ул башка яшәү яссылыгындагы имраларны да сурәтләп караган хәтта. Булат Әлфир улы театрлар өчен спектакльләр бизи, милли фестивальләрдә катнаша. Алабуганың 1000 еллыгына багышланган фильм өчен җыр язарга һәм Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә дәресләр алып барырга да өлгерә. Мәртәбәле исемнәр иясе: Б. Урманче һәм М. Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты. «Кыйссаи Йосыф» – әтисе бу китапны алып кайткан көннән бирле Булат өчен юлдаш. «Йосыф кыйссасы» темасын гомерем буе язачакмын», – ди ул.
Аның диплом эше инде «Евразия» триптихы итеп киңәйтелгән, һәм ул «Россия яшьлеге» күргәзмәсенең «Рәсем техникасындагы үзенчәлек өчен» номинациясендә җиңү яулаган әсәр, Кол Галинең тууына 830 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән «Кыйссаи Йосыф» китабы да аның иллюстрацияләре белән бизәлгән. «Алтынчәч турындагы риваятьләр», «Мәгърифәтчеләр», «Болгар риваятьләре» серияләре... Алар арасындагы «Җир җиләге», «Пышылдау», «Бер әйләнеп карадым», «Кәләш»... ягъни «Төшләр» сериясен Булат Шәрык сәнгате калыбына салып, томанлы, тонык төсмерләр белән, күп мәгънә өстәп иҗат итә. Ул бит әле шигырьләр дә яза. «Башта көй ишетәм, аннан соң гына күңелгә сүзләр килә. Сәнгать тә минем өчен шул ук көй. Мин линия-ләр ритмын, Ак һәм Кара көчләр көрәшен сизәм, җылы һәм салкын төсләр берләшүен күрәм, һәм әгәр дә алар бер-берсе белән гармониягә керә алса, димәк, җан халә-темне күрсәтеп бирүче картинам әзер», – ди рәссам. Иҗатындагы башка теманы да үз гомер агышы белән бәйләп алып бара – заман хатын-кызларын гаярь болгар амазонкаларының якты образлары сыман сурәтләп, гасыр хәтеренә терки. Аның өчен Ватан – газиз. «Мин үз төшемнән үзем куркып уяндым. Төшемдә кешеләр... төрекчә сөйләште! «Арт-Истанбул» Халыкара сынлы сәнгать ярминкәләрендә катнашсам да, Әнкараның сәнгать галереялары белән 5 ел рәттән хезмәттәшлек итсәм дә, тәмам төрекчә сөйләшеп, Төркиядә яшәп калырга теләсәм дә, кире уйладым», – ди Булат.
Үз тамырлары береккән җиргә кире әйләнеп кайткан кылкаләм остасы бүген Болгар дәүләте хакында зур күләмле картиналар яза. Димәк, картиналарындагы төсләр көе – борынгы көй. Күкләр Булатка бик күп сәләт биргән. Һәм ул алга бара!
Булат өчен иң мөһиме – аны борынгы болгар халкының илаһи Рухы үз итә. Димәк, без генә түгел, картиналарын яратып өлгергән бүтән илләрнең сәнгать сөючеләре дә аның тарихи юнәлештәге классик әсәрләрен күреп тагы бер кат сокланырлар. Иҗатчы тамгасына ия Булат Гыйльванов үзе дә картиналарына билгеләр сала. Мәсәлән, чия. Аның өчен ул – мәхәббәт һәм тормыш концентрациясе. Алма – бала-багалма. Билге-символлардан торган әсәрләр иҗат кешеләренә хас нәрсә. Чөнки алар белә: мәңгелек – алда!
«Сөембикә», № 8, 2015.
Комментарий юк