Тарихи үткәнгә йөз белән

Надия ФӘХРЕТДИНОВА Казан шәһәрендә туып-үсә. Шуңа да Казан каласындагы урам күренешләрен ул яратып, якын, үз итеп тасвирлый. Аның аулак, тыныч урамнары белән беррәттән, шау-шулы шәһәр тормышына да киң урын бирә. Рәссамның «Комлев урамы», төрле ел фасылларындагы Эрмитаж бакчасы күренешләре, зооботаник бакчасындагы җәйге үсемлекләр дөньясын сурәтләү һәм башка күп кенә хезмәтләре Казан шәһәренең үзенчәлекле бизәкләрен ассызыклыйлар.


Рәссам үз иҗатында Казанның тарихи яктан истәлекле урыннарын тасвирлауга зур игътибар бирә. Бу кызыксыну аны киң планда татар халкы тарихын өйрәнүгә, иҗат итүгә алып килә. «Сөембикә» рәсемендәге төп герой – горур, уйлап эш итүчән, акыллы, сабыр, сылу. Надия Фәхретдинова тарихи шәхесләрнең эчке бирелеше белән бергә аларны әйләндереп алган мохиткә, кием-салымнарына, бизәнү әйберләренә җитди игътибар бирә, шул тарихи чорга туры килгән башка төр үрнәкләрен дә тәкъдим итә.
Рәссамның әсәрләре татар халкының тарихи үткән көнкүрешенә, күркәм гореф-гадәтләренә багышланган, аларда халкыбызның тарихи үткәне бөтен барлыгы белән, аерым милли нечкәлекләре белән чагылыш тапкан. Гомумән, рәссамның әсәрләрендә хезмәт яратучы, нәрсәгә генә алынса да, ахырына кадәр башкарып чыга торган тырыш халкыбыз өчен горурлану хисләре кичерәбез.
Язучыларыбыз, галимнәребез китапларына да яратып, илһамланып иллюстрацияләр ясый Надия Фәхретдинова. Рәссам бүген дә үзенең ару-талуны белмәс серле кылкаләме белән халкыбызның тарихи үткәнен яктыртуга зур өлеш кертә, үткәнебез белән горурлану хисен киләчәк буыннарга җиткерә.
«Сөембикә», № 7, 2010.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.