Логотип
Рәссам сәхифәсе

Наив сәнгать югарылыгында

Альфрид Шәймәрдановны һәрвакыт примитивист яки наив сәнгать вәкиле итеп таныштыралар. Моннан ике дистә еллар элек ул сәнгать дөньясына җете, хәтта агрессив төсләрдән тулышып торган, вак детальләрдән бербөтен хасил итеп эшләнгән картиналары белән, «Менә мин! Ничек бар, шулай кабул итегез!» дигәндәй, янартау булып килеп керде.

Кабул иттеләр аны, яраттылар. Әллә дөньясының артык катлаулы булуы тәмам туйдырган, әллә постмодернистик сәнгать теләсә кайсы чикләрне сызып ташлаган – Шәймәрдановның табигать гармониясен интуитив рәвештә тоемлап, иң кирәкле штрихларны гына өскә калкытып сурәтләгән эшләре, чыннан да, тансык иде.

Беренче карашка, бу картиналарның авторы – бала, бик тә талантлы бала дигән тойгы кичерәсең. Чынлыкта исә авторның балачагы армия хезмәте, Ленинград киноинженерлар институты һәм Казан кинохроника студия­сен­дә эшләгән еллар артында калган. Альфрид Шәймәрданов 1961 елда Саба районында туып, Казакъстанда үскән. Шахтер гаиләсеннән. Чын-чынлап рәссам пумаласын 1993 елда кулына ала һәм шунда ук чын профессионал булырга карар кыла. Әлбәттә, беренче эшләрендә үк әйтер сүзе барлыгын сиздереп куйса да, техника, стиль, композиция буенча «чын профессионалларча» эшләргә туры килә. Озакламый «Сальвадор Дали Казанда», «Майя Плисецкая Африкада» һәм башка шундый картиналар туа. Рудольф Нуриев, Чыңгыз хан, Че Гевара кебек тарихта булган шәхесләргә мифик эчтәлекне әнә шул рәвешле беренче булып наив сәнгать «кигертә».

«Сәнгать күңелсез булырга тиеш түгел, – дип саный рәссам. – Ул күңелләрне кузгатырга, эмоцияләрдән кайнап торырга тиеш». Дөрестән дә, Альфрид Шәймәрданов сәнгате битараф калдырмый: еш кына сабыйларча сөенеч, мультфильм карагандагы кебек хисләр уята – чынбарлыкка туры килмәсә дә, ышанасың, тормышка күчереп карыйсың. Бәйрәм рухына тиенәсең.

Сәнгать белгече Динә Әхмәтова Альфрид Шәймәрдановның иҗатында панорамалы сурәт, сурәтне монтажлау ысулы белән төшерү, тирәнрәк караганда, клиплар эстетикасын аның кинематографиядәге тәҗрибәсе белән бәйләп карый. Альберт Шакиров (кызганычка каршы, мәрхүм инде) аның турында: «Кабатланмас иҗат иясе булган уникаль рәссам. Мин аның эшләре XXI гасырның сәнгать тарихында калачагына тамчы да шикләнмим», – дип язган. XXI гасырның икенче дистәсен ваклыйбыз инде. Шәймәрданов иҗаты ышанычлы адымнар белән киләчәккә бара.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар