Логотип
Рәссам сәхифәсе

Курчаклы уйнаучы рәссам

Татьяна ВОЛКОВАның үзен күреп белмәсәләр дә, иманым камил, курчаклары күпләрнең хәтеренә уелып кала торгандыр. Аның кибетләр каршында сатып алучыларны урамнан ук мөлаем елмаеп «каршы алып утыручы» әби-бабайлары янында басып кемнәр генә фотога төшми калды икән Казанда?! Хәер, хәзер инде Казанда гына да түгелдер. Ни өчен дигәндә, останың милли киемнәр кигертеп ясалган ул хикмәтле курчаклары күргәзмәдән күргәзмәгә йөри торгач, күптән инде чикләрне узып, Франция, Германия, АКШ, Израильгә кадәр үк барып җиткән. 

– Мин яшәгән Казанның Урман арты бистәсендә гомер итүче зирәк карт­лар кечкенәдән күңелемә якын. Әбилә­р дә, кичен өйдәге эшләрен бетерүгә, ак яулыкларын, берсеннән-берсе матур чигүле алъяпкычларын ябып, бәйли башлаган оекбашларын тотып, капка төбенә чыгып утырырлар иде, – ди автор, милли курчаклар иҗат итүгә сәбәп булган балачак хатирәләрен яңартып.
Менә шуннан соң, ничек шушы кадәр дә нурлы йөзле итеп ясый ала икән ул бу татар әби-бабайларын, дип гаҗәпләнмисең инде. Күңелендәгесе белән әнә шулай юмарт бүлешә оста. Бабайларын мыек астыннан хәйләкәр елмайтуын гына күр... Ә күзләр?! Алардагы яшәү дәртен, очкынны, рәхәт канәгатьлекне күрсәтүнең бар әмәлен таба Татьяна Николаевна.

Юкса күз урынына бөтенесендә бер төймә генә бит инде... Шулаен шулай, әмма аның «очкынлы» дигәннәре бөтенләй башка. Күз кырыйларына кырыкмаса-кырык сыр чыгартып, бәбәкләрен кыса төшә дә, җайлап кына ирен читләренә хәйләкәр елмаю кундыра оста. 
– Кәефсез, дөнья мәшәкате баскан курчаклар ясау минем эш түгел. Моңа хәтта үземнең хокукым да юк дип саныйм, – ди автор бу уңайдан.
Курчак кына дисәк тә, биредә курчакчы өчен бер генә вак мәсьәлә дә юк. Бар да мөһим – пропорцияләр дә, килеш-килбәт тә, киемдәге һәр деталь дә. Шул ук вакытта милли традицияләрдән (бәби итәкле күлмәк­ләр, чигүле калфаклар, изү, камзул, түбәтәйләр, тамбур җөй һәм башкалар) тайпылыш булырга тиеш түгел, дигән фикердә оста. 

Соңгы өч елда Татьяна бөтенләе белән диярлек 50 нче, 60 нчы елларда калган балачак иленә кире әйләнеп кайтты. «Крестьян балалары», «Кышкы әкият» шәкелләре бер-берсен кабатламаган 50-60 курчакны берләштерә. Аларның һәркайсы уч төбенә сыярлык кына булса да, шулар аша тулы бер дөньяны, дәверне сурәтли автор. Биредә аяк астындагы карның шыгырдавын гына түгел, чана белән таудан җилдереп төш-кәндәге тизлекне дә, карның йомшаклыгын да, битләрне кызартканчы чеметтереп чыныктыручы суыкны да тойган кебек буласың. Иң мөһиме: салкын кышны да җылы итеп, назга төреп бирә белә. 

Яңа техника, бөтенләй үзгә материалны ача ул бу эшләрдә үзе өчен. Сүз дә юк, сарык йоныннан эшләнүләре аларга үзенә бер җылылык өсти. Киез дә, табигый тукымасы да тәнгә генә түгел, җанга ук якын. Бу җылылык останың тылсымлы куллары аша үтеп, тулысы белән курчакларга күчә. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар